Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
12 Июля 2021, 17:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

8 бүлекМин ак каеннарны кисмәдем,Каен суы эчмәдем.Адәм балалары кебекРәхәт күреп үсмәдем, - дип җырлый торган иде әнием без каен суы алып кайтсак.

8 бүлек

Мин ак каеннарны кисмәдем,
Каен суы эчмәдем.
Адәм балалары кебек
Рәхәт күреп үсмәдем, - дип җырлый торган иде әнием без каен суы алып кайтсак. Бәбкәм, синең кияүгә киткәнеңне күреп үләсем килә, шуңа күрә ничек тә сәрхүшләнми генә яшәргә иде шул әле. Син, балам, бәлки өйгә күчәрсең, Маһинур урыны бушады бит. Яз көне ирләр азгынлана, сак бул, балам.
Минем бит сакчым бар, Акбүре әле дә ишек төбендә көтеп утыра.
Ярый, балам, Ходай үзе сакласын, шулай да Ходай сакланганны саклармын, дигән.
Ярый-ярый, дәү әни, сак булырмын. Кая, чәй куеп, чәй эчик әле.
Алар икәү бик тәмләп чәй эчтеләр. Фатыйма Айбикә инәйләрнең өен исенә төшерде, үз өй эчен күздән кичергәч, оят булып китте. Өйдәге барлы-юклы әйберләрне кояшка чыгарып элде, тәрәзәләрне юып булса да, шушы шыксыз өйгә ямь бирергә маташты, идәндәге саламнарны алыштырып җәйде, кулына таныш киез килеп эләккәч, йөрәге тагын тыпырчынып куйды. Үзен оныттырмас нәрсәләр, күп булмаса да, җитәрлек шул. Фатыйма өйдәге эшләре бетергәч, җыенып, үз эшенә китте. Әнисе Маһинур сеңлесенә киткән иде, әле дә кайтмый калды. Фатыйма үзенең эш урынына килеп, кичкелеккә бозауларын эчерергә җыена башлады, бер чиләген тапмыйча, тегеләй дә, болай да каранды. Күзе сәндерәгә төште, чиләк сәндерәдә тора. Фатыйма аптырап чиләкне күтәргән иде, анда олы гына бер төргәкне күреп йөрәге жу итте, ашыга-ашыга актара башлады.
Михман, Михманның гына эше булыр - ап-ак шакмаклы сөлгеләр, шакмаклы таш шикәр кисәге, ярты ипи. Йә Аллам, ничек шулай әллә кайда йөреп калды соң? Ул бит килгән булган, бергәләп чәй эчәрбез, дип уйлагандыр, ә ул менә әллә кайда йөреп, күрми дә калды. Фатыйманың хәтта елыйсы килде, «бәлки ерак китмәгәндер» дигән өмет белән урамга ташланды, тик ишек белән Саттар агайны бәреп екканын сизми дә калды.
— Фатыйма, үтерәсең бит, кая шулчаклы ишекне тибәсең, - диде үрмәләп тора-тора. - Хәтта тәмәкем чыгып очты, -дип, кабызган тәмәкесен эзләп алды. Эзләгәне кәҗә бәтие түгел, папирос иде. Фатыйма ялгышмаган, Михман булган монда. «Солдатлар кая?» дип кычкырып сораудан көчкә тыелып калды. Саттар агайның дулап китүеннән куркып, эргә буенарак елышты. Саттар агай бик кычкырыр иде дә, Фатыйма кырында җоннарын кабартып утырган бүресеннән шүрләде.
— Кеше төсле йөрергә өйрән, - диде, кычкырмаса да, бик каты гына итеп. Ишек алдына килеп туктаган арба тавышы коткарды. Арбада Маһинур сеңлесе белән Әхтәм утыралар иде. Алар икесе дә шаяра-көлә арбадан сикереп төштеләр. Маһинур апасын күреп, абзар эченә тартты, Әхтәм генә тышта, Саттар агай белән торып калды.
— Апа, апа, солдатлар килгән бит. Теге синең баһадирың да килгән.
— Кайда алар? - диде Фатыйма сабырсызланып.
— Күперне рәтлиләр. Апа, бигрәкләр дә сылу егет, башларыңны югалтырлык.
— Синең башыңны Әхтәм югалтмадымыни әле?
— И-и, апа, Әхтәм - Әхтәм инде ул, әни аны бала әтәч ди, ә теге бит бөркет, чагыштырып буламыни икесен?
— Алайса, ник чыктың әтәчкә?
— Ярый инде, апа, әтәч җирдә йөри, бөркет һавада оча, сиңа гына пар ул, ә миңа шул әтәч тә ярап торыр. Апа, кара әле, - диде, кигән камзулын ычкындырып. Яңа бүлтәеп килгән корсагын сыйпап, авызын ерды. - Әтәч әтәчлеген итте, - диде дә пырхылдап көлеп җибәрде. Маһинур үзенчә бик бәхетле иде. һавадан йолдызлар тотмый, әллә кайдагы бөркетне көтми, булган әтәченә дә риза булып көнкүреше. Ул да әнисе кебек итәк тутырып бала табар. Әхтәмнәр гаиләсе вак-төяк кенә булсалар да, эшкә, дөнья көтәргә теш- тырнаклары белән ябышып яталар.
Фатыйма икенче көнне көчкә көтеп алды, иртә торып эшләрен бетерде дә, матур күлмәген киеп, Акбүресен ияртеп, авыл арты буйлап кына күпергә таба атлады. Нишлисен әле үзе дә белми иде, күпердән ерак түгел бер калкулыкка менде, аннан күпер өсте уч төбедәй күренә. Солдатлар тегеләй-болай кайнаша, ахрысы, бүрәнәләр алыштыралар. Фатыйма тын да алмый аларны күзәтте, кирәкле кешесен иләп тапкач, үзенең елмаеп җибәрүен сизми дә калды. Акбүре генә әле балалыктан чыгып бетмәгән, дөнья матур, юлым иркен, дип, Фатыйма тирәли бөтерелә-бөтерелә чабып уйнады. Солдатлар да бу күренешне күреп алдылар, бөтенесе кул болгап, үзләренә чакыра башладылар. Араларыннан бер солдат аерылып чыкты да Фатыймага таба йөгерә башлады. Фатыйманың йөрәге шатлыктан сикереп чыга язды, бөтен кеше каршысында очрашасы килмәде, ерак түгел каенлыкка таба йөгерде, солдат та шул якка юлын борды. Алар көчкә тын алып, олы каен төбендә капма-каршы килеп очраштылар, икесенең дә йөзендә әйтеп бетергесез шатлык, сагыну кычкырып тора иде.
Фатьма, Фатьма, - диде Михман, еш-еш сулыш алып, мин сине шундый сагындым, мин сине... - дип, ничекләр итеп аңлатырга белмәде, аның шатлыгы бөтен тирә-якны яңгырта. Акбүре генә бик сагаеп ырлап куйды, хуҗабикәсенә якын җибәрергә теләмәде. Фатыйма, иелеп, Акбүресенең муеныннан кочаклап алды.
Чү, алай ярамый, кил монда, Михман, кил, — дип, үз янына чакырды.
Фатыйма башта үзе үрелеп, Михманның кулыннан сыйпады, бүресенә аңлатырга тырышты. Алар бер-берсенә шундый якын килеп, терәлешеп утырдылар. Михманның ак якалы солдат күлмәгенең изүләре ычкынган, чәчләре тирләп мaңгаена ябышкан - Фатыйма аннан күзен ала алмады, көче ташып торган бу чибәр баһадирны дөньяга тудырган анага мең-мең рәхмәтләр укыды. Аның күзләрендә соклану катыш ярату ярылып ята. «Кем бәхетенә тудың икән?» диде пышылдап, үрелеп, йомшак куллары белән аның маңгай тирен сөртте. Егет ул кагылуга күзләрен йомды, Фатыйманың кулын учларына алып, ирененә тидерде, Фатыйма аңламаган имдә ниндидер сүзләр тезде, ул сүзләр арасында бәхетем, мәхәббәтем дигән сүзләр дә бар иде.
Фатьма, мин синсез яши алмыйм, мин бик-бик яратам сине.
Фатыйма йотардай булып аның һәр сулышын күзәтте, аның ачык изүеннән киң күкрәкләр еш-еш калыкты. Бар җаны-тәне белән күкрәп тора, кайнар сулышы килеп бәрелә дә яңакларын өтеп-өтеп ала. Фатыйма үзенең нишләгәнен дә белмичә, аның муенына сарылды, күкрәгенә башын салып, аның көчле йөрәк тибешен тыңлады, мәңге аерылмас иде шушы йөрәктән. Яшь йөрәкләр бер-берсен йөрәк тибешеннән дә аңладылар, икесе бер уйда, бер теләктә иде алар. Озын кышкы төннәрне шушы очрашу көнен көтеп, хыялларында күпме тапкырлар бер-берсен яраттылар, хыялларда уянган көчле хисләр йокыдан яздырдылар, менә хәзер очрашкач, мөмкин идеме соң бер-береңә кагылмаска, ул татлы иреннәрне суырып-суырып үпмәскә?!
Ах, яшьлек, йөгәнсез яшьлек... Фатыйма белән Михман иртәгә тагын шушында очрашырга сөйләшеп аерылыштылар. Фатыймага, әйтерсең, канат тактылар, атлап түгел, очып кына йөрде. Гашыйк кеше яңа аткан чәчкәне хәтерләтә. Фатыйма үзе шушы килгән язны хәтерләтте. Күзгә күренеп чәчкә атты: үзе серле, үзе сөйкемле, үзенең хәтта күзләре көлеп тора. Алар икесе тирә-якларында берни күрми, пар бөркетләрдәй бер-берсен яраттылар. Кыска гына очрашулар сусынны баса алмый шул, аерылышкач та башлары әйләнеп, үзалларына елмаеп тик йөриләр, тирә-якта беркемне күрми, ишетмиләр. Әйтерсең, бөтен галәмдә алар икәү, бөтен Урал таулары өстеннән икәү генә очалар.
Кояш, көчен жәлләми җирне җылытып, язны уятты, ә яз аңа бар рәхмәтен белдереп, дөньяны чәчкәгә күмде. Кояш үлеп язга гашыйк, жәлләми җылысын да, назлап сибә нурын, гөлләр уянып чәчкә ата, иртән уянып кояшка елмая. Гашыйктыр кояш яңа туган язга, алар да аерылыша бик кыска төнгә, ай калка алмашка, ул да бик сокланып җир тирәли әйләнә. Бәлки аның да өмете бардыр сылу язда, кая инде аңа кояшка тиңләшергә. Ашыгып кояш калка, бирмәс шул үзе уяткан язны беркемгә.
Михман белән Фатыйма икенче көнне тагын шунда очраштылар, астарак уйсулык табып, үзләренә шалаш кебек нәрсә ясап куйдылар, аңа үзләре дә сокланып сөенделәр. Аны шундый яратып, матур итеп читәнләп үреп мендерделәр, ник кирәген үзләре дә әлегә аңламадылар. Ахрысы, язда очрашкан кошлардай, аларның да тизрәк оя корып, үз дөньяларын булдыру теләге иде. Шул аз гына очрашкан арада да бер-берсенә чын тормыш бүләк итәсе килгәндер. Алар бер-берсен яхшы аңладылар, сөйләштеләр, көлештеләр, киләчәк турында хыялландылар. Михман аңа үзенең ерак
Кавказы, әти-әнисе турында сөйләде, ел ярымнан хезмәте беткәч, Фатыйманы килеп аласын һәм бергәләп Кавказга кайтып, туй ясасын, Фатыймасын бик-бик бәхетле итәргә хыяллануын сөйләде.
Фатьма, син минем белән Кавказга, Азәрбәйҗанга китәсеңме? - диде күзләренә карап.
Мин синең белән җир чигенә дә китәм, - диде Фатыйма, йөгерсең, ул Кавказ Урал тавы артында гына.
Үз авылыннан беркая чыкмаган Фатыйма күзалдына да китерә алмады ничек ташлап китәсен: авылын, туганнарын, барысыннан да ныграк яраткан карт әбисен, Акбүресен. Туган һәр көн үзенә матурлык өстәп туды, җир өстен умырзаялар каплады, алар урнашкан уйсулыкта зәңгәрле сары чәчкәләр көннән-көн күбәйгәннән-күбәйде, болай да әйләнгән башларны әйләндереп, шомырт чәчкә атты. Өздереп кошлар сайрады, оя корды. Кеше ни, кош ни, бар тере җанның йөрәге шушы язга кушылып типте. Барысы да шушы матурлыктан, шушы хуш исләрдән исерде, башлары әйләнде, бәхеткә омтылды, бар җан тик матурлыкны гына күрде, бер-берсенә бәхет-шатлык өләшергә ашыкты. Фатыймалар шалашыннан ерак түгел кечкенә уйсулыкка торналар килеп төште, аларны хәйран калдырып, олы торна канатларын җәеп, әни торна тирәли искитмәле матур бию биеде, томшыкларын шакылдатып үзенчә көй чыгарды. Михман белән Фатыйма хәйран калып бер-берсенә карап елмайдылар: күрче, алар да кеше сыман, муеннары белән бер- берсенә уралып-уралып, бер-берсен яраттылар. Әни торна, ахрысы, бик гашыйк, каршы килмәде, үзен яраттырды. Михман бик мәгънәле итеп Фатыймага карап алды да аның каршысына торып басты, кулларын көянтә күтәргәндәй җөеп, бик матур итеп аның алдында бии башлады. Башта адымнары бик йомшак, акрын, аннан кызурак-кызурак биергә тотынды, аның аякларына күз иярмәде. Ул бар җанын-тәнен биреп биеде, күзләрен сөеклесеннән алмады, бик озак биеде ул. Ул да торна биюен кабатлады, аннан арып, еш-еш сулап, аның алдына килеп тезләнде.
Фатьма, бул минем хатыным, без дә торналар кебек парлашып яшик.
Фатыйма каршысына тезләнгән киң җилкәле егет асылына, аның дулкынланып торган куе чәчләренә, яңак буйлап агып төшкән тир бөртекләренә, аңа текәлгән матур корән күзләргә, өскә бөкләнеп торган куе керфекләргә, бөркет канатыдай куе кара кашларга һушы китеп гашыйк иде. Фатыйма, үрелеп, аның керфекләренә кайнар иреннәре белән кагылды, күзенә тулган шатлык күз яшьләрен яшерә алмады, күз яшьләре аркылы елмаеп:
- Мин риза, - дип пышылдады.
Көчле куллар аны үз кочагына алып кыстылар, сөеклесенең кагылган бер җире ут капкандай өтеп-өтеп алды. Михман Фатыйманың шомырттай кара күзләреннән, чиядәй пешеп өлгергән иреннәреннән, бит алмаларыннан, ярсып типкән муен тамырларыннан үпте. Алар икесе дә әле моңа чаклы татымаган хисләр чолгынына кереп киттеләр, икесе дә артык көчле хисләр уянудан дер-дер калтырандылар, аларга ияреп, Урал таулары да әйләнде. Михман тәненә тирләп ябышкан күлмәген салып атты, нишләргә белмичә, ерак түгел җыелып яткан күлләвек суына барып сузылды. Ахрысы, артык кызган канны суытмакчы булды, торып утырды. Йөрәгенең читлегенә сыя алмыйча типкәнен Фатыйма күреп утырды, үзе дә шул хәлдә иде. Фатыйма калтыранган куллары белән күлмәкнең изү төймәләрен ычкындырды да өстендәге күлмәген салып, кайчандыр Айбикә инәй биргән ак эчке күлмәктән генә калды, кысып үргән чәч толымын сүтеп, таратып җибәрде, озын, калын чәч бөртекләре алдын-артын, ярты гәүдәсен каплады.
- Михман, - диде акрын гына калтыранган тавыш белән.
Михман торып басты да артына әйләнде, су анасыдай чәчкә күмелеп утырган Фатыйманы күргәч, телсез калып карап торды. Фатыйма җирдә тезләнеп утырган, куллары белән тезләрен капламакчы, үзенең куллары калтырый, шомырт кара күзләр үзенә чакыра. Михман Фатыйманы җирдән каз мамыгыдай күтәреп алды да үзләре корган ояга атлады.
- Фатьма, син минеке, минем арватым. - Ул Фатыйманы акрын гына җиргә утыртты, калын чәч бөртекләрен аралап, аның тулган айдай йөзен ачты, иягеннән күтәреп, күзләренә карады. - Син минем арватым.
Михман калтыранган куллары белән матур булып калкып торган күкрәкләргә кагылды, алар да җавап итеп, бер калыкты, бер батты. Дәрте ташып, каны кайнап торган яшь егет үз хисләрен озак йөгәнләп тора алмады. Тик шулай да ул ир кеше, алар икесе дә беренче тапкыр яңа тормышка аяк басалар; кызны куркытмаска теләп, гомерлеккә истә калырлык итеп, аны иркәләде, назлады. Михманның җылы, олы куллары акылдан яздырырлык итеп иркәлиләр, Фатыйма бер генә мизгелгә дә шикләнмичә, үз язмышын аның кулына тапшырды. Алар бергә кушылганда, җирләр убылып, җаннар кош булып күкләргә очты. «Ах!» дип кычкырган тавыш уйсу таллар арасына кереп, аһәң булып яңгырады, татлы ыңгырашу тавышы күкләрне айкады. Бу язда кемдер тапты, кемдер иң кадерле, гомергә бер генә югалта торган сафлыгын, чисталыгын югалтты, киләчәген сөеклесенең кулына тапшырды. Ах, бу йөгәнсез яшьлек, язның сихри көннәре, тылсымлы төннәре. Уйсу күлдә торналар парлашып оя корды. Тормыш юлы катлаулы, килә алырмы соң алар киләсе язда да парлашып? Фатыйма белән Михман хушлашыр алдыннан кабат торналарга карап сокландылар, аларның аерыласы юк, дип көнләштеләр.
Икенче көнне Фатыйма тагын очрашуга, күпер күренә торган калкулыкка йөгерде. Акбүре аның аягына сарылып шаярды. Алар Михманга кул болгарга дип, калкулыкка менеп бастылар, тик күпер өсте буш, солдатлар да, бер кеше дә юк. Фатыйма, иртәрәк килдем, ахрысы, дип, кояшка күтәрелеп карады, кояш агачлар башына менеп кунаклаган. «Бәлки соңрак килерләр», - дип, Фатыйма тагын Акбүресе белән шаярырга тотынды. Башын күккә күтәрде, кояш инде тылның кап өстенә менеп кунаклаган. Тагын көтәргә булды, кояш каршы як агачлар башына кунаклаганчы көтте - юк, килмәделәр. Фатыйма көндәге иртәнге эшен бетерде дә кабат очрашуга өметләнеп, калкулыкка йөгерде. Тукта, бәлки ул аларның куышына килә торгандыр? Шулай булмыйча, һичшиксез шунда көтә, дип, бар көченә шунда чапты, тик анда да бушлык, аны беркем дә көтми иде. Торналар гына һаман шул бер урында шикәр туен бәйрәм итәләр.
Алар бәхетле, аларның аерыласы юк, - диде Михман хушлашканда.
«Аларның берсе үлсә, икенчесе ялгыз яши алмый, диләр, күккә менә дә аска таш булып томырыла, үз-үзен үтерә, диләр. Мин ышанам, мин дә хәзер синнән башка яши алмам, син килмәсәң, мин дә үләрмен бит, Михман, син кайда?»
Фатыйма көн саен үзләре төзегән куышка йөрде, калкулыкка менеп, сәгатьләр буе шунда утырды. Болай эшсез тик утырырга ярамаганны да аңлый, тик берни эшли алмый.
Тау битләрен яшел үлән, сары үги ана чәчкәсе каплады.
Фатыйма бозауларын шул калкулыкка куып алып килеп көтәргә җибәрде, ә кичләрен, бозау абзарында ятканчы, дип, кайбер көнне шул куышка килеп куна торган булды. Ул һичшиксез шушында килергә тиеш иде. Фатыйма бозаулары белән куыштан ерак китмәде, вакыт-вакыт юлга күз сала - сала, кышлыкка себерке бәйләде, кирәкле үләннәр җыйды. Чөнки бозаулар да балалар кебек чирлиләр, аларның да әле эче китә, әле ютәллиләр, дарулар юк, бозау караучылар кышлыкка кирәген үзләре хәстәрли.
Көннәр үтә торды, җиләк тә пеште, чиләк-чиләк җиләк җыеп киптерделәр. Тормыш үз җае белән барды, тик юлда көткән кеше генә күренмәде. Фатыйма өчен берсеннән-берсе газаплы көннәр башланды. Куышын чын өйгә әйләндереп бетерде, хуш исле яшел үлән түшәде, таган асып чәй кайнатты. Бу тирәгә кеше бик аяк басмый, аста сазлык, халык җиләккә, печәнгә тау битенә йөри. Бу тирәдәге уйсулык Фатыйма белән Акбүренең биләмәсенә әйләнде. Саттар агай килеп, берничә тапкыр әйтеп карады:

Дәвамы бар

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: