Һәлак булучылар арасында алты коткаручы да бар. ТАСС чыганагы, җир астында эшләгән кешеләр арасында исән калучылар юк, дип билгеләп үтә.
25 ноябрь иртәсендә «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан иде. Ышанычлы чыганаклар мәгълүматларына караганда, бу һәлакәтнең сәбәбе - метан шартлау. Бу вакытта шахтада 285 кеше булган.
Тикшерү комитеты җитештерү объектларында хәвефсезлек таләпләрен бозу турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгаткан. Бу эш кысаларында шахта директоры, аның урынбасары һәм участок начальнигы тоткарланган.
Кемерово өлкәсе губернаторы алдагы өч көнне төбәктә мәтам көннәре дип игълан итте.