Сельские нивы
-4 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
26 Июня , 19:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.19 бүлек. Ул сөенеченнән иреннәрен ялап куйды. Ничәмә айлар бер кайнар чәй эчәргә тилмерде бит ул.Серый алып килгән ризыкларын өстәл өстенә куйды да караватка барып утырды. Алар бик аз сөйләшәләр иде, Серый әллә ни ачылмый.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Ул сөенеченнән иреннәрен ялап куйды. Ничәмә айлар бер кайнар чәй эчәргә тилмерде бит ул.
Серый алып килгән ризыкларын өстәл өстенә куйды да караватка барып утырды. Алар бик аз сөйләшәләр иде, Серый әллә ни ачылмый. Дилә дә шым гына аны күзәтергә, ярты сүздән аңларга тырышты. Тик әллә ни булды, Дилә никтер читенсенеп, бөтенләй югалып калды. Җир астында күмәк кеше арасында бер-берсенә терәлешеп утыралар да шым гына арлы-бирле йөргән кешеләрне күзәтәләр. Сөйләшкәндә дә бернинди читенсенү тоймадылар. Ә монда бер бүлмәдә икәү генә калгач, Дилә нәрсә эшләргә дә белмәде. Серый ничек утырса, шулай уйга батып утыра бирде. Аннан кинәт уянып киткәндәй булды да карашын Диләгә күчерде. Дилә сискәнеп китте.
— Мин хәзер, – диде карават астына иелеп. — Хәзер су китерәм, чәй кайнатабыз. Чәй эчәсең киләме?
— Бик тә, – диде Дилә. – Су булса, юып та чыгарыр идем, яз көне тычканнардан соң юарга кирәк. Ярый, мин суга гына барып киләм.
Серый чиләк белән чәйнүкне алды да әллә кая чыгып та югалды. Аның артыннан Дилә дә чыкты. Көн инде кичкә авыша, кояш баерга бара. Тышта саф һава һәм әлегә билгесез яңа тормыш. Алда ни көтә?..
Серый озак тормады, су күтәреп килеп тә җитте.
– Тә-әк, менә моннан ерак түгел, мин утын да җыеп кайтыйм инде, син булганнарын яга тор. Минем монда былтыр яшереп киткән мич тә булырга тиеш.
Аның хәрәкәтләре бик җитез, эшне белеп эшли иде. Дилә дә аннан калышмаска тырышып, булган су белән өстәл өсләрен, барлык жирне сабын белән юып чыгарды. Икесе дә үз эшләре белән мәшгуль булсалар да, хәзер ни була инде дип уйларга онытмадылар бугай. Караңгы төшкәнче салкын өйгә җан өрергә тырыштылар. Әле яз, җир дә бик җылынып бетмәгән, өй эче дә салкын шул. Шулай да барлы-юклы урын-җирләрне кагып, юып чыгаргач, үзенә күрә бер рәхәтлек биргәндәй булды. Бар булганнарын урнаштырып, икесе ике караватка йокларга яттылар. Таш бетон идән түгел инде, әллә җәяү килеп арыткан. – Дилә яту белән берни уйламыйча каты йокыга талды.
Бу яңа тормышка да күнегә башлады, ерактан гына бакчага килгән халыкны күзәтте. Каралган бакчалар ераграк иде аларга. Монысының нишләп хуҗасы юктыр, бу бакчаның берничә ел каралганы күренеп тора. Быел гына килеп куып чыгармасалар... Бер көрәк табып, бәрәңге утыртканда яхшы булыр иде. Аның бакчасын быел кем карыйдыр?.. Эче сызылып куйды. Бианасы берүзе килеп казына микән? Мескенкәем, нишлидер инде ансыз, аның бит бөтен карап торганы Дилә иде. Юк, әнкәй, миңа кирегә юл юк. Мин үлдем, юк мин, көтмә мине. Эх, төнлә барып, әллә бакчасын казып бирергәме икән? Берүзе газапланыр бит... Әллә карт бианасын, әллә үзен җәлләп, күзеннән яшь бәреп чыкты.
— Ни булды, кем рәнҗетте? – дип Серый аның янына килеп утырды. Ахрысы, читтән күзәтеп торган. Дилә җилкәсен җыерды, тик күз яше агудан туктамады. Серый аны тыймады, шым гына утыра бирде. Аннан җилкәсеннән кочаклады да: – Дилә, минем синнән бер кайчан да тормышың турында сораганым юк, бәлки сөйләрсең?
– Сөйләргә? – Дилә бермәлгә уйга калды. – Нәрсә сөйләргә соң сиңа, ирем турындамы, улым турындамы, кызым турындамы? Мин аларны онытырга тырышам. Ә алар, үч иткәндәй, көн дә искә төшәләр йә төшкә керәләр. Минем дә хәтерем югалсын иде синең кебек, бәлки җиңелерәк булыр иде яшәве. Ул үткән тормыш турында уйларны күтәреп йөрисем килми.
– Үткән тормыш тик авыр күңелсезлекләрдән генә тормагандыр бит, аның бәхетле көннәре дә булгандыр? Ирең белән өйләнешкәндә яратышкансыздыр, мәхәббәт булгандыр бит...
– Булмагандыр, миңа шулай тоелган гына. Ул, беләсеңме, нинди чибәр, озын буйлы, аның килешмәгән җире юк! Мин аны үлепләр дә яраттым. Ул йоклаганда гына мин аңа сокланып карап туя алмый идем. Балалар да аңа охшап тудылар. Кызым да озын буйлы, озын калын чәчле, күзләре дә әтисенеке, зәңгәр сөрмәл. Улым... – диде дә Дилә төртелеп калды. — Ул да чибәр иде, – диде тирән итеп сулыш алып, күзенә яшь төелде, сөйләгәндә тавышы калтырады.
– Эчеп-сугышып ямьсезләнеп бетте. Ирем мине беркайчан да яратмады, ә мин һаман бервакыт яратыр дип көттем дә көттем. Ә ул чыгып китте, башкалар белән дә яшәп карады, аннан тагын кайтты, тагын китте. Юк, сөйлисем дә, искә дә төшерәсем килми.
– Ә син аны хәзер дә яратасыңмы? – диде Серый чыбык белән җир өстенә сызгалап. Дилә бераз тынып калды, сорауга җавап бирер өчен йөрәк түрендә казынды. Аннан акрын гына:
– Белмим, мин аның кайтканын көтә, ә кайтса, коела да төшә идем, ничек кенә ярарга тырышмадым - ярый алмадым, бер җылы сүз дә ишетмәдем.
– Ә ник аерылмадың, ник түзеп яшәдең, ник балалар таптың?

Дилә шым гына утыра бирде, аннан яшьле күзләрен Серыйга күтәрде.
– Белмим, — диде чак ишетелерлек итеп. Ике арада тагын тынлык урнашты. Язгы сихри кич, әле агачлар да яфрак ярмаган. Җир өстендә көндез бакчачылар агач чүп-чар яндырганнан калган ачы төтен исе тора, ә күктә тулган ай йөзә, җир өсте яп-якты. Тирә-якта тынлык агачлар тезелешеп басканнар да, болар тагын ни турын да сөйләшерләр икән, дигән шикелле тынып калганнар. Озакламый бу агачлар яфрак ярыр, тирә-як яшеллеккә күмелер. Шулай, да җир өсте салкын иде шул әле. Дилә үз үзен кочаклап калтыранып куйды. Серый аны елый дип уйлады бугай, иннәреннән кочты.
– Ярый, борчылма, теләмәсәң, сөйләмә. Без синең белән бер-беребезне болай да яхшы аңлыйбыз. Тик шулай да эчеңне бушатасың килсә, сөйләш, эчеңә җыеп яткырганнан күңел җиңеләймәс. – Серый йомшак кына аның чәченнән сыйпап куйды. Дилә аның тын алышын тоеп утырды, тәне сагаеп катып калды. Серый да моны тойды. – Эх син... Курыкма, мин сиңа кагылмыйм. Без синең белән дуслар, бәхетсезлек буенча. Миңа никтер синең янда тыныч, миңа синең белән җиңел. Артык сорау биреп тә йөдәтмисең. Бер нәрсәне аңламыйм: шундый кечкенә хатынны ничек рәнҗетергә була?

Ул тагын Диләнең аркасыннан йомшак кына сыйпап куйды. Диләнең мондый иркәләүне дә, җәлләүне дә бер кайчан да тойганы булмады. Күңеле тулып китте, тик күз яшен күрсәтмәскә тырышты. Башын күтәрми генә аяк астына карап утыра бирде. Серыйның җылы кулы астыннан чыгасы да, этәсе дә килмәде. Алар арасында үзләре генә тоя торган дуслык урнашты. Һәм дуслык аларга бик тә кирәк иде шул. Ялгызлык кешене акылдан яздыра. Бик ачылып сөйләшмәсәләр дә, бер-береңнең җылылыгын тою дә бик җиткән. Алар икесе бер-берсенә ачылмаган серле сандык иде.

Инде җәй уртасы да җитте, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерде. Дилә беркөнне төнлә белән кача-поса үз бакчаларына барып кайтты. Ни күрсен – бакча казылмаган да, утыртылмаган да, быел кеше килгәне дә сизелми. Йөрәге сыкрап куйды. Биатасы исән чакта гөрләп торган дөнья иде бит... Бианасы әйтмешли, чын ир, гаилә башлыгы иде шул. Бианасы бакчага килә алмыйча өзгәләнəдер инде. Юк, чирләгәндер, барыбер килми калмас иде... Дилә төнге карактай акрын гына капканы ачып керде. Монда аңа һәр адым, һәрбер таш таныш иде. Шыпырт кына, күршеләр күрмәсен дип, түтәл арасыннан үрмәләп җиләк җыеп алды да ничек килсә шулай шым гына чыгып, акрын гына бәләкәй капканы япты. Капка рәнҗегәндәй ыңгырашып куйды. Дилә бераз баргач, артына борылып карады. Зур гына йортның ике тәрәзәсе аңа моңаеп, «син дә ялгыз, мин дә ялгыз калдым», дия иде кебек. Бу йортның да кайнап торган чагы бар иде лабаса. Язын сагынып киләләр, көзен исә, исән тор дип хушлашып кайтып китәләр иде. Бу йортларның да җаны бар бит, кайгыртучан хуҗасы исән булганда гына алар да яши. Олы ике тәрәзә, әйтерсең, күзләрен зур ачып хуҗасын көтә. Хуҗасы килмәсә, ят куллар аны да ватып-җимереп, мескен хәлгә калдырачаклар. «И дөньякаем, – диде Дилә күзенә тулган яшь аркылы, – син дә миннән башка беркемгә кирәкмисең икән». Үткән көннәр искә төшеп йөрәкне таласа да, кире кайтмасы көн кебек ачык иде.
Вагон янына кайтып җиткәч, өй эченә үтәргә ашыкмады, алмагач төбенә барып утырды да җиләкле чиләген алдына куйды. Алар шундый эре, хуш исле иде, Дилә аларны берәм-берәм учына алып иснәп карады. Тик алар аңа элекке кебек ләззәт тә, шатлык та китермәделәр, киресенчә, күңел түреннән әллә нинди сагыш актарылып чыкты. Берсен капты да ашый алмады, буылып еларга тотынды. Бианасы да, үзенең әти-әнисе дә исенә төште, аны рәнҗетеп мыскыл иткән улы да, бай хатынга алыштырып, ташлап чыгып киткән ире белән кызы да. Йә Ходай, никләр бардым ул бакчага, инде онытылып тыныч яши башлаган идем бит... Кайчан да булса бу җанның талануы бетəрме, юкмы? Гомере үтте бит инде беркемгә кирәксез булып. Бу тормыш та тормыш түгел шул. Хәтерең исән чакта үткәннәр синнән калмый, хәтерең белән бергә һаман шул үткәннең колы булып каласың икән... Дилә шулай уйланып күпме утыргандыр, салкынча җил искәнгә айнып киткәндәй булды. Кинәт ишеккә борылып карады.
Берсузсез үзенә төбәлгән күзләр белән очрашты да тынып калды. Никтер Серый алдында еларга курка иде ул. Әллә яныннан куып жибәрер дип, әллә... Аңлап бетерми иде нидән курыкканын. Дилә акрын гына урыныннан торды да җиләкле чиләген аның алдына китереп куйды, үзе берсүзсез урынына кереп ятты.
– Диля, син бит өеңә кайтып китә аласың, бәлки кайтырсың? Син бит барыбер күңелең белән анда, – диде Серый. Ул да никтер моңсу кебек тоелды. Алар болай да бик сирәк сөйләшәләр.
– Юк, кирегә юл юк, – диде Дилә акрын гына. Әлдә төн буе елап арыды, әллә йокламау үзенекен итте, тиз генә йокыга да китте. Сукбайның аның көне дә, төне дә бер, ашарына бетсә, эзләп чыга, ашый, йоклый. Бернинди җаваплылык юк. Юк дип тә, кирәк дип тә кайгырмый.

Дилә белән Серый үзләре тапкан шул бер кисәк җирдә, алама булса да баш өстендә түбә булганга шөкер итеп, тыныч кына яшиләр иде. Ашау ягы да начар түгел, ипилек кенә шешә җыеп та акча эшлиләр. Аларга әллә ни күп тә кирәкми, ипи-тозлык булса, шул җиткән. Бакчаларда алма-чия дә өлгерде. Ходайның кодрәте киң, беркем дә ачка үлми. Җиләк-җимеш өлгергәч, тирә-якта ташландык бакчаларда кешеләр дә йөри башлады. Дилә бик күренеп йөрмәскә тырышты, кемгә тап буласыңны кем белә. Берәр таныш килеп чыгып танып алса, Алла сакласын...
Алла сакламады шул, бәхетсезгә бәхетле яшәү ярамыйдыр, күрәсең. Дилә кинәт акырышка-бакырышкан яшьләр тавышына уянып китте. Эссе булгач, тышкы ишек тә ачык иде. Тавышлар якынайганнан якынайды. Күп тә үтмәде, тимер вагонның башына таш аттылар бугай, ул шундый нык шалтырады, Дилә куркудан кычкырып җибәрде. Серый акрын гына урыныннан торды да ишек катына килеп басты. Ишетелгән тавышларга караганда, бу – төнге" разбой" ясап йөргән яшьләр иде.
Бу якка килеп җиткәннәре юк иде әле, моныңчы тыныч иде. Дилә, куркудан тын да алмыйча, ишек катында торган Серыйны күзәтте. Әгәр монда керә калсалар, икесе генә нишли ала соң алар? Күп тә үтмәде, ишек катында бер шәүлә пәйда булды. Кайсыдыр тимер вагонга китереп типте. Тимер даңгырдавы төнге тынлыкны бозып, әллә кайларга таралды. Берсе бүлмә эченә фонарь як тыртуга, Дилә куркудан башын юрган астына яшерде. Курку көчәйгәннән көчәеп, йөрәк авыздан чыга язып типте. Чакырылмагн төнге кунакларга да ишетелә иде сыман. Бәлки кермәсләр, үтеп китәрләр дигән өметләр юкка чыкты.
— Монда кемдер яши ахрысы, хәзер күңел ачабыз, - диде берсе.
Ишектән керә башлаганнарын ишетеп, беттек, дип кенә уйлады Дилә. Кинәт ишек катында әллә ниткән тавыш башланды. Дилә башын ачып караганда, урам да əүмәкләшәләр, әле таң атарга гына маташа, шуңа ни булганын аңлап та булмый. Дилә Серыйның бер тавыш-тынсыз аякларын болгаганын күреп, урыныннан сикереп торды, кулына ни дә булса алып, Серыйга ярдәм итмәкче булды. Ишек төбенә килеп басканда, җирдә ayнап яткан дүрт үсмер егетне күреп, телсез калды. Берсе кулына утын кисәве алып каршы тормакчы булган иде дә, Серый күз ачып йомганчы тегене җиргә әйләндереп кенә салды. Моны көтмәгән төнге кунаклар башта югалып калсалар да, болай гына бирешергә, чыгып китәргә җыенмадылар. Берәм-берәм торып, кулларына алырга ни дә булса эзли башладылар. Дилә дә кулына нидер эләктерде. Серый акрын гына:
– Чыкма, эләктерсәләр, бетерәләр, – диде. Дүрт яктан камый башладылар. Серый ишек катында торуында булды. Тегеләр ташлануга, ишек башына ябышты да аяклары белән тагын дүртесен дүрт якка селтәп җибәрде. Дилә шаккатты. Ул шундый тиз хәрәкәтләнә, күз дә иярми кала. Берсенә селтәп җибәргән иде, болганып барып төште дә селкенмичә ята бирде. Башкалар әле Серыйга, әле җирдә яткан иптәшләренә карап алдылар. Серый тонык кына, үзенә хас булмаган тавыш белән:
– Иптәшегезне алыгыз да моннан таегыз, юкса, тагын берегезне имгәтәм, – диде. Серый кычкырмаса да, тавышы җир астыннан килгәндәй куркыныч иде. Тегеләр бер-берсенә карап алдылар да, җирдә аунап яткан иптәшләрен култык астыннан күтәреп, капкага таба сөйрәделәр. Юлга чыккач берсе:
– Без әле монда киләбез, – дип янады. Моның шулай буласы көн кебек ачык иде. Алар азрак ерагайгач, Серый Диләгә борылды:
– Моннан китәргә кирәк, җый булган әйберләрне. Тынгылыкта калдырмаячаклар.

Дилә булган байлыкларны тиз-тиз генә төрде дә Серыйның кырына чыгып басты. Савыт - саба, барлы юклы кием – зур гына ике сумка әйбер җыелды. Серый сумкаларны күтәрде дә биек үләннәр арасына таба атлады, Дилә аңа берсүзсез иярде. Бераз баргач, артына әйләнеп карады. Алама булса да, баш очында түбә иде бит. Үз булып киткән иде ләбаса. Хәзер кая барып баш төртерләр инде? Алар бик ерак киттеләр ул җирдән. Һәр хәлдә, Диләгә шулай тоелды. Килә торгач, бер әрәмәлеккә килеп чыктылар, агып яткан кечкенә елгасы да бар. Монда, күрәсең, күптәннән кеше аягы басмаган. Ике юан гына агачның тирә-ягын биек үлән баскан. Урын искитмәле матур. Дилә тирә-ягына каранып алды, аңа монда ошый иде. Тик Серый ни дияр? Ул да Диләгә карады да сумкаларны җиргә куйды. Кояш та бар жирне яктыртып, дөньяны уятып җибәрде. Агачларда кошлар
сайраша башлады.
– Ярый, әлегә шунда урнашыйк, суы бар, ипи бар. Ризыкларны менә монда агачка элик.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: