Сельские нивы
+2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
18 Января , 12:00

Соңлаганмын икән шул

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова. 4 ӨЛЕШ. Һәйй, кем генә белми инде шул җәйге төннәрнең кыскалыгын! Инде кайчан караңгы төшәр икән дип түземсезләнеп көтә-көтә хәлең бетә, ә ул шул синең түземсезләнеп сагынып-саргаеп көткәнеңне үчекләгән кебек бер яктан кояш бата да таң да беленә башлый...

Соңлаганмын икән шул
Соңлаганмын икән шул

Һәйй, кем генә белми инде шул җәйге төннәрнең кыскалыгын! Инде кайчан караңгы төшәр икән дип түземсезләнеп көтә-көтә хәлең бетә, ә ул шул синең түземсезләнеп сагынып-саргаеп көткәнеңне үчекләгән кебек бер яктан кояш бата да таң да беленә башлый...Төн пәрдәсен бер якка этәргәндәй итеп авылның беренче әтәчләре киртәгә менеп канат кагына, кемнеңдер абзарында , тагын көтүгә барасы дигән кебек авыр итеп пуфылдап сыеры аякка баса, кайсыдыр хуҗабикәнең әтәчләрдән дә алда торып сыер савасы чиләгеп шапырдатып юганы ишетелә... Нәгыймә белән Идрис авылның иртәнге мелодиясен тыңлап бер-берсенә сыенышып капка төбендә утыруларын белде. Кызының Идрис белән йөрүенә эчтән генә бер дә риза булмаса да, әнисе, егетнең тәртипле, кыз баланың намусына тимәслеген яхшы белә иде, булса кирәк, ачык тәрәзәне төнгелеккә дә япмыйча боларның нидер пышылдашканын, ара-тирә әкрен генә көлешеп алганын тыңлап бер уянып-бер йоклап китеп төнен уздырды. Шулай да кече капканың шакылдаган тавышына уянып караватына торып утырып, шыпырт кына урынына кереп ятарга тырышкан кызына, тавышына бераз гына усаллык ноталары чыгарырга керешеп сүз башлады.
-Нәгыймә, син, кызым, әллә акылдан шаша башладыңмы? Ярар иде сиңа унҗиде-унсигез булса, утырыр идең дә инде капка төбен сагалап. Ә бу Идрис белән йөрүегезне әйтәм. Үз тиңеңне табарга кирәк, үз тиңеңне! Кем малае бит ул – иптәш Фатыйхов малае! Әллә алар сиңа өйләндереләр дип уйлыйсыңмы? Көтеп тор, әнә! Әле бозып ташламаса ярый дип төн йокыларымны йокламыйча тыңланып ятам. Кара аны, Нәгыймә, үзеңне боздыра күрмә. Мин дә, мәрхүм әтиең дә мәңге бәхиллек бирмәячәкбез, ул-бу ясап, йөзебезгә кызыллык китерсәң.
-Әй, әнкәй, әллә ниләр уйлап хафаланма инде. Мин бала-чагамы үз-үземне белештермәскә. Мин вапше кияүгә чыгу турында уйламыйм да. Бигрәк инде, әнкәй, миңа да ышанмагач кемгә ышанырга тиеш соң син,ә? Сине кемгә калдырып кияүгә чыгыйм инде мин? Әйдә, әнкәй, мин дә синең яныңа гына ятыйм әле. Урын-җиремне дә туздырып торасым булмас.Кечкенә чагымдагы кебек мине аркамнан бәпләп йоклат әле, яме.
Шулай диде дә, Нәгыймә өстендәге ситсы күлмәген карават башына гына элеп, ефәк эчке күлмәктән әнисе караватына, аның куенына ук кереп йокларга ятты.
-Һее, таң әтәчләре уянганчы йөрде дә, хәзер йокы бүсмәкче буласыңмы? Лагерыңа барыр вакытың җитә, кызым, менә бер йоклап калырсың әле.
Шулай да кайсы әнинең зур үсеп буйга җиткән баласын кече чагындагы кебек итеп яратасы килмәсен инде. Торып сыер савар вакыты җиткән булса да, ятуга мышнап йоклап киткән кызын аркасыннан бәпләп, әнисе дә иртәнге йокыга талды.
...Әнисе белән кызының тәмле төшләнеп яткан йокысын тәрәзәләренә нык итеп сугып дөбердәткән тавыш бүлде. Чынлап та икесе дә йоклап калганнар, күрше хатыны боларның ишек алдында көтүгә чыгарга дип түземсезләнеп мөгрәп торган сыерларын күреп йокыларыннан уятырга кергән икән.
-Абау, әттәгенәсе, менә ишә болар йокыны! Әллә икегез дә төн буе егетләр белән булдыгызмы? – күрше хатыны керә-керешкә Нәгыймә караватына да күз салып өлгерде. – Әйтәм аны, төн буена урамда быдыр-быдыр килештеләр. Минем дә күзгә йокы кермәде. Сиңа, Нәгыймәкәем, кияүгә чыгып бала табыр вакыт җиткән бит инде, ничу анда авыл буйлап персиятел малае белән кочаклашып йөрергә. Авыл хатыннары телендә сез генә хәзер. Иптәш Фатыйхов хатынын бүлнискә озаткач, малае сездән чыкмый да диләр. Ну, Кәримә..., әй, анасын корт чаккыры, тәки шуның ниен әйтергә өйрәнә алмадым, иптәш Фатыйховның хатыны инде, сине килен итеп алыр микән соң? Ай-һай дорфа бит ул. Районда юктыр ул андый хатын, билләһи.
-Син әйтәсеңме аны, күршекәем, күргән дә капланган бит шул имансыз Идрис кызыма! Бусы да бит, шул яшенә җитеп ни рәтләп җегетләр белән йөрмәде, килгәннәрен күсәк белән куып кайтара торды. Мин инде Нәгыймә сазаган кыз булып кала икән дип уйлап йөри идем. Ул персиятел малаена чыкса да бәхетле булыр дисеңме? Һии, алар бит, үзләренә иш булганны гына санга сугалар. Иш булмасамыыы, аларга хезмәтче булырга үстермәдем әле кызымны! Юкк, сорап килсә дә бирмим мин ул Идрискә кызымны.
-Әнкәәй, җитте сезгә. Карале син боларны. Эрләмәгән-сукмаган, болар кисә паласны, дигәндәй. Әле миннән сорагыз сез башта – мин кияүгә китәргә телимме? Юк!- Нәгыймә әниләренең алдына килеп басты да, кулларын бөер турына куйды. –Менә бу группа бозауларны үстереп тапшырам да, таналар группасы алам әле. Гел бозаулар арасында гына ятарга димәгән. Ә Идрискә килгәндә, без бит классташлар. Класс-таш-лаар, белдегезме шуны. Вәйт, мәктәп хатирәләрен искә төшереп утырабыз без, беләсегез килсә.
-Әйе, әйе, белмәгән кая дие ул. Бик беләбез. Безнең башлардан да узды инде ул сайрар телле сандугачларның колакларга тәмле итеп сайраулары . Тик аннары нишләптер күңел болгана башлый, гел йокы баса... Беләбез, бик яхшы беләбез. Я, ярар сезнең белән болай тел шомартып утырганчы, чыгып самавырымны яңартыйм әле. Картым да югалткандыр инде, Ай, билекәем, билекәем, бетте, бетте, калхуз эшендә бөтен сәламәтлегем беттеее, дип күрше хатыны өенә ашыкты.
-Кызым, Нәгыймә, чынлап та авылда миңа да кырын карап куялар, әле кичә кибеткә төшкән ием, мин кергәч тә хатыннар, авызларына су капкандай, шып булдылар. Сине сөйлиләр инде. Һай, кызым, бик сак бул инде, алдана күрмә, балакаем.
-Әнкәй, теләсә нәрсә юрамагыз инде. Я,чынлап та юраганыгыз юш килер, тфу-тфу-тфуу. Мин ипигә май ягам да бер банка вареньены үзем белән алам әле. Әбәдтә шунда гына чәй эчәрбез.
-Менә. Менә, Идрис фермага урнашкач, әбәдкә дә кайтмый башладың. Кара аны, матри, куак астында алай-болай итмәгез.
Нәгыймә, әнисенә, әй синең шул булыр инде, дип ишеккә ашыкты. Көтүгә соңга калган сыерын тиз-тиз генә савып әнисе дә сыерның муенына муенчак киертеп, болынга таралган сыерлар көтүе ягына китте...
Кәримә Ситдыйковна район больницасында үзен чынлап та театр сәхнәсендәге кебек тотты. Ул, мин сиңа әйтим тәкәбберлеге йөзенә чәчрәп чыккан караш, ул күкрәкләрен алга киереп дошман амбразурасын алырга барган герой солдат кебек итеп атлап барулары, башта ялгышыптыр инде өч кешелек палатага урнаштырганнар иде аны. Моны ул гомумән үзен мәсхәрәләү дип кабул итте. Райком беренче секретареның хатынына шалтыратып, еламсырап үзенең болай да туктамый “сызлап” авырткан башының скоро разобьется икәнен аңлатты, палатада ятучы авыруларның исләренә чыдый торган түгел, и вообще, здесь немыслимые условия дип жалу бирде. О, районда партия секретарена түгел хатыннарына буйсыналар дип тә уйларлык иде бу очракта, баш врач үзе кереп, гафу үтенеп Кәримә Ситдыйковнаны аерым бер палатага күчерде. Аңарга ашарга да палатасына гына китерергә боерык бирде. Аны карап тәрбияләп торырга дип ияртеп килгән Фәймә түти, йоклап китеп гырлап борчымасын диптер инде, палата ишеге төбендә, коридордагы кушеткада йокларга тиеш булып чыкты. .. Кыскасы, Кәримә Ситдыйковна монда да үз тәртибен урнаштыра алды. Аңа район үзәгендәге кибетләргә чыгып йөрү дә, кемгә дә булса кунакка барып утырып кайту да рөхсәт ителгән иде. Ире белән малае, җае чыккан саен килеп торсалар да, ул алардан риза түгел иде. Улын һаман саен, синнән сасы ферма исе килә, караватымнан ераккарак утыр әле дип, мыскыллады. Иренә дә җылы чырай күрсәтмәде. Шулай райком секретарләре бичәләре белән әшнәләнеп йөри торгач, улына туры килерлек кәләш тә тапты. Дөресрәге, район больницасына килүенең дә төп сәбәбе, улын авыл кызыннан биздерү, ничек кенә булса да хет район үзәгенә эшкә урнаштырып, “статусы” туры килердәй кызга өйләндерү иде. Икенче секретарьнең хатынының икетуган бик матур сеңлесе барлыгы беленде. Кафе-ресторанда официантка гына булып эшләсә дә, олы түрәнең хатынының туганы булгач, Кәримә Ситдыйковна бу эшкә ныклап тотынды. Икенченең хатыны Антонида Сергеевна да җилбәзәк сеңлесен тизрәк кемгә дә булса олактырырга теләвен әйтмәсә дә, эшне бик хуп күрде. Кырыкмаса-кырык егет белән чуалып, моңа кадәр инде хатын-кыз врачлары кабинетларын да әз таптамаган кыз туганы матурлыкка бик матур булса да, алгы ягына бик “слабый” иде шул. Үзләре оятка калганчы, егет белән кызны тизрәк таныштырып туйлар ясау чарасына да кереште Антонида Сергеевна. Райондагы иң якын дустым Кәримә Ситдыйковна кунакка килде, әйдә син дә кил дип племянницасы Розаны да чакырды.
-Менә, Розочка, таныш бул, райондагы иң алдынгы, иң бай хуҗалыкның хуҗабикәсе бу – Кәримә Ситдыйковна. Әле беләсең килсә, аның нинди уңган, булган, и, кстати – единственный, улы да бар бит. Быел гына институт бетереп, авылга эшкә дә урнашкан. Ну, анысы инде, икенче разговор. Я вообще не понимаю, как можно закончив институт и получив диплом рваться в деревню. Наши мужья, ладно, подневольные, они работают там, куда их направит партия. Но молодожь то, молодежь! Не переживай дорогая, Карима Ситдыйковна, мы уж этот вопрос как-нибудь уладим. Как говорится, голова поворачивается туда, куда повернет ее шея. А я шею поворачивать и сворачивать умею. – Хуҗабикә калын тавыш белән гөргелдәп көлеп куйды. –Розочка, поухаживай пожалуйста за нами, за старушками, хорошо.
Розамы соң инде аңламый, билгеле наполеон планнарының горизонты чиксезлеген аңлап та алды, болар каршына бөгелә-сыгыла ризыгын да ташыды, җае чыкканда анекдотларын да кыстырды, бокалларын да гел тутыра гына торды, ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, Кәримә Ситдыйковнаның иңбашына да кагылгалады. Тутасы Антонида Сергеевна соравы буенча Роза җыр башлады. Чынлап та Розаның тавышы чишмә чылтыраган кебек матур иде. Әллә шәраблар башына китте шунда, Кәримә Ситдыйковна инде бу кызны үз өендә өстәл тирәли шулай үзенә хезмәт итеп йөгереп йөргән кебек күз алдына китереп күзләрен дә йомды.
Җыр тыңлый - тыңлый, ул хыял дәрьясына чумды: Алла боерса улымны шушы кызга өйләндерәм. Бөтен авылны шаккатырып партия секретарларын чакырып туй ясыйм. Улымны хатыны белән районга эшкә урнаштырам. Аннары үзебез дә районга күченербез. Булды, җитте, мин шушы юан марҗа Антонидадан киммени авылда әтәч тавышлары тыңлап ятарга! Планнарны тормышка ашырырга без һәрвакыт әзер!- Әллә инде бу сүзләрне кычкырып ук әйтте, хуҗабикә аңа сәерсенеп карап куйды. Хәер аның да инде мие кайнап, башы ястык сорый башлаган иде. Розага Кәримә Ситдыйковнаны ипләп кенә култыклап больницага озатып куй дигәч, Роза шатланып риза булды. Әһә, бусы тиздән зиратка юл тотачак икән. Картлачы да хатыныннан озак тормас. Обычно гомер буе бергә яшәгәннәр бер-бер артлы тютююю. Ә улларын. Аңа гына камыт кигезә алырмын, мондый хатыннан нормальный ул туа алмый инде дигән уйларын башында төрле вариантларга төрләндерә-төрләндерә больницага якынлаштылар. Бирим дигән колына-чыгарып куйган юлына диләрме әле?! Именно шушы көнне шушы сәгатьтә үк Идрисне күрермен дип башына да китереп карамаган Розаның күзләре хәтәр очкынланды. – Һее, матур гына икән. Миңа аның матурлыгы ниемә инде. Ярар, башта мин үземнең “культурныйлыгымны күрсәтим әле.
-Исәнмесез. –Роза оялгандай итеп зур зәңгәр күзләрен аска төбәде. Әниегез минем апамнарда бераз кунакта булды. Башы бик авырта бит Кәримә Ситдыйковнаның. Шуңа озатып куярга булдым дип алдашты.
Идриснең күңеле кызның шундый мәрхәмәтле, игътибарлы булуына сөенде. Әнисен икесе ике яктан култыклап палатасына кертеп яткыргач һәм ул ятуга гырлап йоклап та киткәч, изгелек кылган кешене болай гына палата ишегеннән чыгарып җибәрү килешмәс дип, Идрис кызны больница капкасына хәтле озатып куярга булды.
-Телисезме, мин сезнең әниегезне көн саен прогулкаларга алып чыгам. Юк, юк, сез каршы килеп маташмагыз. Миңа чеметем дә авыр түгел. Әниегез бит ул сезнең. Монда бит палаталарда барыбер исе үк әллә нинди. Уфф, яратмыйм больница исен. Шуңа да мин медик булырга теләмәдем дә. Идрис сез кайда укыдыгыз соң дип сорамакчы гына иде, кыз сүзне бөтенләй икенчегә борып, ой, беләсезме, минем китапханәгә кереп китап алып чыгасым бар иде. Әй, берүзем барасы да килми инде, ялгызың гына йөрү әллә ничек диде. Идрис, кулындагы сәгатенә күз төшерде дә, болай минем бераз вакыт бар әле барын. Әйдә соң, озатып куям алайса, дип Розага иярде. Әллә район үзәгендә бердәнбер китапханә булып чыкты инде, бара бара тәмам хәлдән тайды Идрис. Җитмәсә, Нәгыймәсенә мин анда озак тоткарланмам, син бозауларыңны ашатып бетергәнче кайтып та җитәрмен дип сүз дә биргән иде. Ничек кенә тизрәк ычкынырга инде бу Розадан дигән уйларын әздән генә кычкырып әйтмәде, бәхетенә алар инде китапханә каршысында иделәр. Әйдәгез, сез дә үзегезнең күңелегезгә ошаган китапларны сайларсыз, дип сайравына, Идрис, гафу итегез, мин эшемә тоткарланам. Икенче юлы, инде, икенче юлы, дип кыз белән кыска гына итеп саубуллашты да йөгерә-атлый больница ягына китте. Әнисен күреп, хәлен белешеп чыгасы иде дә, Фәймә апасы, ул әле йоклый борчып йөрмә, дигәч, палатага керәсе итмәде. Бер читтә аны көтеп торган колхоз машинасына кереп утырды да, әйдә, чаптык, тәки тигәнәк кебек ябеште бит бу пәри кызы, дип, шоферга тизлеген арттырырга кушты.
ДӘВАМЫ БАР.

 

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: