Анда-санда ике ял көне бергә туры килгәндә туган авылына кайткаласа да, Габделбарый ял вакыты җиткәнне түземсезлек белән көтте. Бу юлы да әле отпускыга шактый вакыт барын исендә тотып авылга кайтып хәлләрен белеп килергә булды. Авылга әти-әнисенә дип күчтәнәч салган спорт сумкасын җилкәсенә асып тукталышка таба китеп барганын хатыны Сәйдә тәрәзәдән карап озатып калса да, ире чаттан күренми башлауга, авыз эченнән генә берәр җыр көйли-көйли, шапылдап караватына кереп авып, кулына телефонын алып, берәр дус кызына шалтыратып, үзенең “свободная” икәнен җиткерде. Гомумән, Сәйдә иренә дә авылга кайтырга “полный свобода” биреп, үзе исә дус-ишләре белән иркенләп ял итәргә ярата иде. Киявенең ишектән чыгып киткәнен генә көтеп торгандай, Факия дә бүлмәсеннән башын чыгарып, ишеккә таба ымлап, киттеме дип кызына сорау юллады. Анасы белән сөйләшеп торырга Сәйдәнең вакыты юк иде, ул анасына таба, не мешай, дигәндәй, кул гына селтәде.
-Ашатасың, эчертәсең, артларыннан табак-савытын юасың, монысы ишшу сөйләшмәгән дә була. Гомер буе минекен ашап ятасың, оятсыз, яшең бара, ни эшләмисең, ни бала тапмыйсың, ни дип яшисең син бу дөньяда, дип кызына мырлый-мырлый Факия кухня ягына узды.
Иптәш кызының телефон аша ишетеп, нигә ворчит бабка диюенә, надоела как назойливая муха. Иди говорит, работай, или роди. А я что, дура? Муж для чего? Вот пусть и обеспечивает, дип кенә көлде. Телефонның икенче ягындагы иптәш кызы да шундыйрак фикердә иде бугай, ул да Сәйдәгә кушылып кеткелдәде. Көндезен кибетләрдә йөреп кайтырга, аннары саунага барырга килешеп, телефонын сүндереп, Сәйдә дә кухняга чыкты.
-Әни син ник иртән үк настроениемны бозасың? Мин синекен ашамыйм. Минем ирем бар. И ващще әле син аныкын ашап ятасың. Синең пенсия акчаң үзеңә дару алырга да җитми. Постоянно миннән акча аласың. Кая безнең туйга кергән акчалар?
Бер уйламаган җирдән, әллә кызының, әллә анасының кәефе шуның чаклы гына идеме, әллә чынлап та шешләре тулып шешкән булдымы, аналы-кызлы бер-берсенә яла яга, кычкыра-талашырга тотындылар. Икесенең дә бер берсенә әйтер сүзләре беткәч, икесе дә күз яшьләрен сөртә-сөртә үз бүлмәләренә таралды.
Сәйдә бераз тынычлангач, тагын телефонын кулына алып, икенче иптәш кызына бар моң-зарын түкте. Иш-ишен, чишмә-инешен табар дигәндәй, боларның сүзләре беректе, тиз арада җыенып, әнисенә әйтеп тә тормастан, дус кызы янына чыгып китте.
Факия дә аһ-ух килеп, бераз уфылдап бүлмәсендә утырганнан соң, вакыт уздырып кайтыйм әле дип, урамга җыенды. Үзе дә авылда туып-үсеп, барлы-юклы белеме белән химия заводында идән юучы булып эшкә урнашып, пенсиягә чыкканчы шунда эшләп, дача җирлеге алып, шунда кайнашып гомерен уздырган хатынга квартирада һава җитмәгән кебек тоелды. Шәһәргә килеп урнашуга ук авылдагы сугыш инвалиды атасын, колхоз фермасында егерме биш ел сыер савып бер якка янтайган анасын ул бөтенләй онытты. Вакыт, акча җитмәүне сылтау итеп, авылга еллар буена кайтып күренмәде. Тулай торагына үзен эзләп килгән, аркасына биштәренә бәрәңге, каз, бозау ите тутырып килгән анасын күргәч тә оялды Факия. Вахтер хатын янында урындыкта кызының кайтуын көтеп утырган ананы кочагына аласы урынга, ни дип килеп йөрисең. Минем ашарыма бар. Башка киләсе булма , дип төксе генә исәнләшеп, бүлмәсенә алып кереп тә тормады. Әнисе белән вахтер хатын янында гына исәнләшеп, саубуллашып, үзе хәтле капчыкны көчкә өстерәп, лифт ишегенә таба китте. Анасы, җыерчыклы бите буйлап туктамый агып торган күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бер якка янтайган гәүдәсен тагын да алга таба ия төшеп, тулай торак ишегеннән чыгып китте. Кызының анасына карата булган кыланышына вахтер хатын шаккатып, артларыннан карап калды. Анасы гына кызы янына башка килә алмады, әллә электән үк авырулары күп булганмы, әллә вакыты җиткән булганмы, шул очрашудан соң бик озак та тормыйча йокларга яткан җиреннән генә җиңел генә ахирәткә китеп барды. Инвалид атасы авыл советына барып, үзен картлар йортына җибәрүләрен, үлсәм дә кызымны борчымагыз, аңа кайгы хәбәре салмагыз, дип сорап, гариза язды. Аның кайчан үлгәнен һәм кайда күмелгәнен дә Факия пенсиягә чыгарга кәгазьләр юллый башлагач кына белде. Рәтләп ни кияүгә чыга алмыйча, тулай торактан тора-бара үзенә бер бүлмә алып, шунда яшәде. Соңыннан үзем өчен булыр дип, күрше бүлмәдә яшәүче хатыннынң ире белән чуала башлап, аннан авырга узып, кызы Сәвияне тапты. Күрше хатыны аны-моны сизми калды, ахрысы, ире дә берни дә белдертмәде, кызы Сәйдә күрше балалары белән аралашып тату гына яшәп ятканда, Факия белән бергә идән юа торган иптәш хатыны тиктомалдан үлеп китте. Моңарчы да ул хатыннарга килеп-китеп йөргән Факия дус хатынын соңгы юлга озатуда күп көч куйды, аныә искә алу ашларын да уздырды, ялгыз калган ирнең хәлен белергә дә бик еш кереп чыккалады. Эчендә нинди уйлары барын кем белсен инде, әмма бер килүендә ир Факиягә, әллә кушылып бергә яши башлыйкмы соң? Син мине, мин сине беләбез инде. Миңа да ялгызыма бик авыр, син да бала белән тулай торакта интегәсең дигәч, Факия бик тиз риза булды. Хатыны үлеп ярты ел узуга ирнең фатирын һәм тулай торак бүлмәсен өч бүлмәле фатирга алыштырып гаилә булып яши дә башладылар. Тик ир генә, үз хатынын оныта алмады ахрысы. Бергә йокласалар, бер табын артына утырып ашасалар да җаннары берегә алмады. Ир биреште. Әллә чирдән, әллә күңеле сызып, ун ел бергә яшәгәннән соң, Факия аны да дус хатыны, ахирәте янәшәсенә җирләде. Тормышы мул, тыныч кына акканда кызының үсеп буйга җитүен сизми дә калды. Сәйдәдә тач әнисе характеры иде. Еллар узган саен ул заводта идән юучы булып эшләүче анасыннан оялды, иптәш кызлары килгән вакытта, бүлмәңнән чыкмый тор, аннары чыгарсың, миңа просто стыдно, что у меня такая мать, ди торган булды. Мүктәпне тәмамлауга иптәш кызлары кебек институтка керергә омтылып караса да, канаты кыска булып чыкты. Әмма ул әнисе тәкъдиме белән училищега барырга да риза түгел иде. Сайлана сайлана кышлар да килеп җитте, әмма белеме дә , профессиясе дә булмаган Сәйдәне бер җирдә дә колач җәеп эшкә алырга атлыгып тормадылар. Кышларны язлар, айларны еллар сиздермичә алыштыра тордылар. Бизәнеп ясанып диваннан караватка күчеп көн уздыручы Сәйдәнең тора-бара иптәшләре дә сирәгәйде. Иң якыннары дип йөргәннәре дә бераз басылып кияүгә чыгып, бала тапты, гаилә корды. Сәйдә дә минем алдагы көнем кияүгә чыксам гына бәхетле булачак дигән уй-хыяллар белән, рестораннарга юл тотты. Шундый очрашуларның берсендә, киноларда күреп сокланган, хыялларында гына күрергә дип тилмергән Шварцнеггер, әйтерсең лә үзе аның каршысына килеп басты. Бала тапмыйча, эштә ватылмыйча, үз иркенә генә яшәгән Сәйдәнең нәзек биле, калкурак күкрәкләре җәлеп иттеме бу ир-егетне, белмәссең, ничек итеп шушы егеткә кияүгә чыкканын Сәйдә үзе дә сизми калды. Дөресрәге, ерак төрек таулары арасында туып үскән бу иргә безнең илдә теркәлү, прописка кирәк иде. Үзенә кирәклесенә ирешүгә Сәйдәнең ире характерын тиз арада күрсәтә дә башлады. Ничек булып бетәр иде икән бу мәхәббәт кыйссасы, кызу канлы төрек ире, чираттагы дуслары белән ресторанда кызып китеп таныш түгел бер кешегә пычак белән кадап, рәшәткә артына эләкте. Шушы хәлләрдән соң, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән чит ил кешесен пропискадан төшереп, аның белән законлы рәвештә аерышылып кына, Сәйдә тагын иркен сулый башлады. Озак та тормый, тагын шул ук тырма башына китереп баскандай икенче бер башкисәргә тап булып, аңа кияүгә чыкты. Әллә Сәйдәгә генә гел шундый җүнсез бәндәләр очрап торды, белмәссең, бусы да сугыша, кыйный торган ир булып чыкты. Алдан ук Сәйдәгә өч тапкыр рәсми өйләнгәнлеге турында әйткән булса да, Сәйдә сәбәпләрен сорашып тормаган иде шул. Тәмле телләнеп, матур итеп букетлар, шампан шәраплары бүләк иткән ирне туй узуга алыштырып куйдылармени,- китте сугыш,кычкырыш, акча талаш! Сәйдә бу иреннән көч-хәл белән котылып, аның булган кредитларын үз өстенә алгач кына, бу ир Сәйдәне тынычлыкта калдырды.
Аптырагач, әнисенең пенсия акчасы икесенең ашарына, кредитлар һәм өч бүлмәле квартира өчен түләргә җитми башлагач,оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, Сәйдә дә заводка идән юучы булып эшкә урнашты. Монда мине беркем күрми, бер-ике сәгать юам да, көнем ирекле булачак дип фикер йөртте. Менә шул ирләрнең киенә-чишенә торган бытовка дип аталучы производство бинасында танышты да инде ул Габделбарый белән. Әллә аны сынап карага теләде мастерлары, смена алышынып, эш урыннарыннан майга-корымга буялып беткән ирләр эш киемнәрен салып-душ керергә барган вакытны сайлап, шкаф асларын юып чыгарга кушты Сәйдәгә. Ул, берни уйламыйча, ирләрнең кием-салымнары эленә торган шкаф асларын иелеп юып йөргәндә арты белән, шкаф янында чишенеп торучы ирне абайламыйча, килеп бәрелде. Болай булыр дип уйламаган ир дә, моңа хәтле бер дә күренмәгән яшь хатын алдында ялангач басып торуыннан оялып, кием-салым гына сыя торган шкаф эченә чак үзе кереп китмәде. Каушавыннан җан җирен ни белән капларга белмичә, кулы белән шкафыннан киемнәрен өстерәп төшерде. Юеш идәнгә таралган киемнәре астыннан сөлгесен алыйм дигәндә үзе янында оялуыннан кып-кызыл булгып басып торган Сәйдәгә тагын килеп бәрелде. Сәйдә, ай, диеп, битен-кәзен куллары белән каплап, идән юа торган таягын да онытып, идән юучылар утыра торган бүлмәгә йөгерде. Андагы хатын-кызлар, мондагы шәрә ирләрне күреп гадәтләнгән күрәсең, Сәйдәнең оялуыннан шаркылдап көлештеләр. Әле син нормальныен күрдең. Монда алар арасында күсәк зурлыклылары да бар, ничава тора-бара игътибар да итми башлаячаксың. Кияүдәме син? Әә, алайса, ниндие ошый, шундыйны монда сайлап ала аласың, самый шәп җиргә эләктең, дип мыскыллап көлүләрен дәвам иттеләр. Сәйдә ул эш көнен көч-хәл белән эшләп бетерде. Башка килмим , дип кайтып китсә дә, кичә генә шкаф янында күргән егетне күрәсе килү теләге көчле булып чыктымы, иртән башкалардан да иртәрәк эшенә ашыкты. Тик Габделбарый сменалап эшли, һәм икенче көнне ял итә булып чыкты. Башка шәрә ирләр аны никтер кызыктырмады. Тагын ике көннән Габделбарый эшенә килеп, үзе дә таныш түгел кыз очравын өмет итеп шкафын ачып җибәрүгә, шуны гына көткәндәй, Сәйдә дә рәтләр арасыннан узып китте. Егетнең йөрәге сикереп куйды. Ничек кенә булса да бу таныш түгел хатын-кызга эндәшәсе килеп китте. Сәйдәнең дә бу минутларда йөрәге урынында түгел иде. Ничек кенә булмасын, оялчан Габделбарый Сәйдәнең йөрәгенә, ә бәлкем Сәйдә Габделбарыйга тел ачкычы тапкандыр, яшьләр бер-берсен ошатып йөреп тә киттеләр. Әмма Сәйдә Габделбарый белән йөри башлауга эшемне яратмыйм дип, бу эшен дә ташлады. Габделбарыйга да бер дә ошамый иде хатынының шәрә ирләр янында идән юучы булып эшләвен. Габделбарының ай саен, хатыны, балага уздым дип куандырыр дигән хыялы гына никтер гел чынга ашарга теләмәде. Сәйдә, әллә берәр авыруы бар идеме, әллә характеры буенча бала яратмый идеме, балага узмады. Габделбарыйның да ата-анасы оныклар көтүен улларына кат-кат җиткерсәләр дә, аларның да өмете буш булды.
Габделбарыйның бер карасаң, характеры алтын иде. Кычкырышмый, талашмый-сугышмый, акчасын тиененә хәтле кайтарып бирә, әмма бу тыныч кына аккан тормыш Сәйдәне бик тиз ялыктырды. Тиздән аның элеккеге кебек рестораннарга барып җилкенәсе, тузан туздырып биеп-күңел ачып кайтасы килә башлады. Габделбарыйның авылга кайтып килергә иде дигән сүзләрен ул кош баласы анасы томшыгыннан җим көткәндәй көтте. Менә бүген дә шундый “Бәхет” тәтегән көне иде Сәйдәнең. Дус кызлары, таныш ирләре белән ресторанда кәеф ачып, саунага барып тән һәм җан эретеп, соң гына тәмам арып-талып, югары кәеф белән өйгә кайтып керсә, аһ итте. Факия ванна бүлмәсендә үз-үзенә кул салган иде. Сәйдә ни эшләргә белми башта аптырап калды, аннары, бергә ял иткән хатыннарга шалтыратты, милиция, ашыгыч ярдәм чакырды. Тик элмәктә асылынып торган әнисенең гәүдәсенә кагылырга курыкты. Йөрәге бәгыре бер минут эчендә таш булып катып китте, ул әллә куркудан, әллә нервыдан, ни елый, ни кычкыра алмады. Милиция хезмәткәрләренең сорауларына да җавап бирә алмыйча, бер ноктага текәлгән көе бер яктан икенче якка селкенеп тик утыруыннда булды. Иптәш хатыннарының берсе, ике яклап яңаклагач кына, ушына килгәндәй булды. Ире Габделбарыйның телефонына шалтыратып күңелсез хәбәрне җиткерде...
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова