Все новости
Литература
22 Января 2022, 13:58

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз икенче өлеш. Бернәрсә дә аңламаган Гамил урыныннан сикереп торды , битендәге су тамчыларын кулы белән сөртеп җибәрде дә: -— Син нәрсә, әллә бөтереп ычкындыңмы? Кем кешене су сибеп уята инде? — дип ул Галиягә усал итеп карады.

— Анда,  анда,... әти...әти үлгән.— дип Галия елый ук башлады.

Гамил янә;

-— Ничек? Тукта, тукта әйт әле яхшырак,  нәрсә булды?

— Белмим, әни, әни шалтыратты, ул әтине  кыйнаганнар диде.

— Соң кыйнаган әле ул үлгән дигән сүз түгел бит Галия. Ярый әйдә киен белешербез дөресен-— дип Гамил башта эшенә шалтыратып нәрсә булганын әйтте, берәр көн килә алмыйм дип аңлатты.  Аннары Миләүшә апаның телефон номерын җыйды.

— Исәнмесез,  нәрсә сезнең хәлләр?

— Гамил улым бабаңны үтерделәр бит , дип Миләүшә апа елый, елый, — улым тизрәк кайтыгыз.

— Ә сез кая соң?Галия бит әтине кыйнаганнар гына диде.

— Улым үтерделәр шул, кыйнап үтерделәр,  зинһар өчен   кайтыгыз гына, без әлегә өйдә, тик кайтып җиткәндә шалтыратырсыз, без район үзәге хастаханәсенә барырбыз дип торабыз. — диде дә телефонын куйды.

Гамил районда бергә эшләгән  дусты белән элемтәгә кереп  нәрсә ишеткәнен сөйләп:

-— Миңа тёща әйтсә дә мин бернәрсә дә аңламадым. — дип бетерде ул сүзен.

   Дусты әйтүе буенча Линарны таң алдыннан кемнәрдер килеп, сөйләшергә дип чакырып чыгарганнар.  Ирен машинага утыртып алып  киткәнне хатыны тәрәзәдән карап калган. Миләүшә апа шикләнеп тиз генә машиналы туганнарына, дусларына шалтыратып әйткән. Алар җыелып килгәнче вакыт үткән. Ферма тирәләрен карап әйләнгәннәр, ләкин таба алмагач район үзәге  полиция бүлегенә мөрәҗәгать  итәргә теләгәннәр.  Шунда авыл тирәли әйләнеп йөрүче бер туганы иске канюшня янында яткан Линар абыйны табып алган.  Мескенне үтергәнче кыйнаганнар ди. Кем белә бәлки вакытында табып алган булсалар әле гомерен саклап та калган булырлар иде. — дип сүзен бетерде дусты. Гамил кабалана, кабалана әйберләрен җыйган Галиягә карап:

-— Син кая җыенасың соң болай?  Ял йортына бармыйбыз бит. Галия кадерлем синең кайгың хәзер минем кайгым, тынычланырга тырыш әле. Аңлыйм хәлеңне дә, тик синең өчен бик борчылам.  Әйдә тынычландыра торган дару эчеп җибәр, аннары әниең янына кайтабыз.

— Гамил димәк әтине чыннан да  кыйнап үтергәннәр,  син шуңа мине тынычландырырга тырышасың?

— Әйе Галия, бик кызганыч тик бу дөрес, бу сүзләрне минем авыздан ишетәсе дә авырдыр сиңа.

-— Гамил ә син, син минем әтине үтерүчеләрне табырсыңмы? Әйт миңа, әйт инде, әйт табам диген— дип Галия Гамилнең күкрәгенә ике кулы белән суга башлады— әйт, әйт дим мин, табам дип әйт.

— Галия кадерлем миннән генә тормый бит ул, тик мин сүз бирәм, мин тырышырмын, бик тырышырмын.

Гамил Галияне каты итеп кочаклап үзенә,  күкрәгенә кысты да:

— Галия үтенәм тынычланырга тырыш, безнең авылга кайтасыбыз бар бит әле.

— Син ничек күз алдыңа китерәсең аны ә ? Тынычлан дип әйтү бик җиңел, ул минем әти Гамил, ул минем әтием.

Гамил Галияне  кочагыннан ычкындырды да:

-— Мин бик яхшы күз алдына китерәм аны  Галия. Мин сине бик яхшы аңлыйм да, мин ул югалтуны үттем инде һәм миннән дә күбрәк сине аңлаучы булмастыр. Әйе, әйе Галия, миңа да әтине югалкач бик авыр булды. Ләкин миңа ул вакытта кирәкле сүзләрне әйтергә, мине тынычландырырга, минем хәлемне аңлаучы кеше булды янымда. Мин дә бик авыр кичердем,  үземнең дә  үләселәрем килде. Тик әйтүемчә янымда кеше бар иде. Ул миңа әниләр өчен, апаларым хакына яшәргә,  аларга төрәк булырга кирәк икәнен аңлатты.

— Әледә шул Алсуыңны уйлыйсың,  ә мине, мине уйлыйсыңмы? Миңа ничек авыр икәнен беләсеңме?

— Галия башлама, мин бары ул миңа булышты дидем һәм бу дөрес нишли алам? Сине дә бик яхшы аңлыйм мин, әйе,  мин синең яныңда булам, гел синең яныңда булам Галия, ишет инде хәзер булса да мине ниһаять.

— Гафур ит мине Гамил, әйдә кайтабыз,  ә син һәрвакыттагыча хаклы.

Галия ашыга,  ашыга киенә башлады.  Юл буе диярлек ул елап кайтты,  Гамилнең әйткән сүзләре дә аның колагы аша үтеп кенә китте, ул бернәрсә дә  ишетмәде. Гамил дә аңа бүтән дәшмәде, бик җәлләде ул Галияне. Чыннан да  иң кадерле кешене, әтине югалтулары бик авыр. Авылга кайтып җитеп, Миләүшә апалар капка төбенә  килеп туктадылар.  Авылда бит инде бөтен халык белә, шуңа да капка төбенә күп кеше,  җыелган әби,  бабайлар сөйләшеп, үзара нәрсә булганын аңларга тырышалар.  Гамил белән Галия машинадан төшеп өйгә керделәр. Миләүшә апа янында якын туганнар җыелганнар.  Галия әнисенең елап утыруын күреп түзмәде, аның янына килеп әнисен кочаклап алды да:

-— Әни җаным нишлибез,  әтидән башка ничек яшибез әнием?

Әниле кызлы шулай кочаклашып еладылар. Аларга беркем, берсүз дәшмәде. Монда нәрсә әйтәсең?  Ике якын кеше бер берсенең кайгысын уртаклаша, авыр югалтуны икесе дә  йөрәк аша үткәрә. Гамил янына туганнан туган Линар абыйның энесе Рөстәм абый килеп:

-— Иртәгә күмәбез дип сөйләштек, районнан алып кайтырга машинасы да бар, тик үтенәм,  табыгыз ул кабәхәт җаннарны, табыгыз.

— Рөстәм абый аларны табарга да вакыт кирәк  бит ,  ә үземнән килгәнен мин барын да  эшлим, сүз бирәм.

— Мин сиңа ышанам Гамил, ышанам, авылда участковый булып эшләгәндә дә  син искиткеч яхшы эшләдең.

— Рәхмәт,  бабайны күмү эшләре беткәч мин район үзәге идарәсе белән  элемтәгә керермен.

  Берничә көн  бары куркыныч төш кебек үтеп китте.  Галия әлегә әни янында калам дигәч Гамил каршы килмәде, берсүзсез аны авылда калдырып үзе шәһәргә китеп барды.  Үзенең дә авыр уйларыннан арынырга аңа эше ярдәм итте дисәң дә  була. Ләкин ул гел шалтыратып,  Линар абыйны үтерүчеләр хакында сорашып торды. Тик әлегә җавап бер иде, әлегә эзләренә төшеп булмый. Менә бабасының җидесе дә җитте. Гамил кабат авылга кайтты. Хатын кызлар чаба-чаба өстәл әзерли, һәркемнең үз  эше.

-— Гамил кияү мунчага барып кил әле, кунаклар каршы алырга вакыт җитә, ә тәти апа һаман күренми, нәрсәдер алып керәм дип чыгып киткән иде . — диде Гамилгә Рөстәм абыйның хатыны Гүзәл апа.

Гамил мунчаның тышкы ишеген ачып әби дип кенә әйтмәкче иде, мунча эчендә ишетелгән тавышлар аны туктап калырга мәҗбүр итте.

— Әни үтенәм кычкырып сөйләмә кеше ишетмәсен.

-— Ишетсен, ишетсен кызым, күпме мин түзеп яшәдем,  күпме борчылдым бит. Белдем,  белдем мин шулай бетәсен,  безгә бары ана каргышы, ананың ачы күз яшьләре төште.

— Әни җаным син нәрсә әйтәсең аңламыйм.?

— Мәхмүдә апаң каргышы турында әйтәм кызым. Улын төрмәгә алып киткәч ул безгә килде. Үтенәм эш судка барып җиткәнче дөресен әйтегез,  Алланың рәхмәте  хакына дөресен әйтергә  кирәк .  Син, син кыйнагансың бит Госманны, нигә әйтмисең дип әтиең алдына төзләнде. Синең акчаң күп, утыртсалар да күп утырмассың, тик баламны гына ул ачы язмыштан алып кал Алла хакы өчен — дип елады. Әтиең Мәхмүдәне өтеп, өйдән куып чыгарды. Ишетсәң иде син Мәхмүдәнең ничек ачыргаланып кычкырып елаганын.  Мин инде күк ишелеп төшәр дип уйлаган идем.

— Әни ә ул әти кыйнаганын каян белгән соң?

-— Улы әйткән, тик аңа ышанмаганнар, киеме канлы булгач алар гаепле дип тапканнар. Әтиең дә Госман абыеңа акча түләгән.

— Әни бу ничектер туры килми бит. Госман абыйны әти каты кыйнаса, нигә дип ул,  ул бит әти өстеннән,  аны утыртыр өчен йөрергә тиеш  иде .

— Шулай, тик әтиең аңа гомер буе акча түләп яшәде.  Шул акчасы өчен янган өйгә кереп янып үлде дә. Ә менә әтиеңне ул Госманны кыйнаган кебек кыйнап үтерделәр.  Менә ул чын дөреслек кызым.

— Юк әни,  мин сиңа ышанмыйм,  бу ялган, әтигә нигә кирәк иде ике яшь егетне бердә юкка төрмәгә утыртырга? Аларның ни катышы бар? Юк, юк бу дөрес түгел.

— Дөрес кызым, дөрес. Әтиең ул вакытта колхозны үзләштерә башлаган иде, күп суммада акча кирәк булды. Ә судка барырлык булса банкларда  аңа акча кем бирә? Җитмәсә зур кешеләр белән дә  дуслашырга өлгерде.  Үзенең чиста булып калуын теләде ул. Ә ул малайлар кирәкмәгән җирдә, шул урынга килүләре белән генә гаепле. Мин күп тапкыр әтиеңә ул хакта әйттем , үпкәләшеп тә беттек.  Мәхмүдәнең күз яше төшә дидем, үтенәм булыш балаларга дип күп ялындым мин. Булмады,  ә мин үз иремне төрмәгә утыртырлар дип курыктыммы, белмим. Ә әтиең гел көлде, кая синең Мәхмүдәңнең күз яше, күпме вакыт үтте дип. Төшә ул кызым, кешене бер дә юкка елатасың икән, аның күз яше көчле кышкы бурандай, ачы җилле яңгыр булып бер синең өстеңә төшә ул. Әйе, бер Алланың рәхмәте  белә кайчан ул каргыш яңгырлары явасын балам. Менә Мәхмүдәнең ачы күз яшьләре безгә кышкы бураны белән килеп тә җитте. Юк мин аны гаепләмим, без, бары без гаепле кызым. — дип Миләүшә апа кызын кочаклап алды. Гамил әле генә кергән кебек ишекне каты итеп ябып:

-— Әби, Галия сез мондамы?Күз яшьләрен сөртә-сөртә башта Миләүшә апа, аннары Галия мунча эченнән чыктылар. 

—  Әби мунча кызудыр, хәзер инде салкын тидерерсез, өстегездә дә юк, җылы әйбер кимәгән — дип, Гамил курткасын салып Миләүшә апа өстенә ябып

— Ә син Галия көтеп тор, мин сиңа да нәрсә булса да алып киләм— дип мунчадан чыкты. Ул үзе ишеткәннәрдән үзе куркып калды.  Менә бит бу гаиләдә нинди хәлләр булган. Үзе уйланды, үзе өйгә кереп Галиянең пальтосын алып,  аны хатынына бирде дә:

-— Син керә тор, мин хәзер керәм — дип үзе урамда калды. Ул мунчада ишеткәннәрне башында әйләндереп уйларга кирәк иде аңа. Ничек итеп ул шулай эшли алган? Нигә дип яшь егетләрнең язмышы белән  уйнаган? Ә егетләр, алар хәзер нишли? Кая барсаларда клеймо кебек артларыннан төрмәдә утырган дигән кәгазь йөриячәк бит. Ул яшь егетләрнең нинди гаебе булган? Менә бит ялгышлык җибәрүләр нинди ачы кайгы китерәләр.   

Линар абыйның ашы үтеп киткәч Гамил уйлады да, Галиягә Рәис абыйларга барып киләм диде, ә үзе туп-туры Мәхмүдә апаларга юл тотты. Ишекне Закир абый ачты, Гамилне күреп бик гаҗәпләнеп:

-— Гамил син? Нәрсә хәлләр, безгә сине нинди җилләр ташлады?

— Исәнмесез Закир абый, ә Мәхмүдә апа өйдәме? 

-— Әйе, ә нәрсә булды? 

-— Закир абый мөмкин булса әйдә өйгә кереп сөйләшик әле. Минем сезгә чын дөреслекне әйтеп, Саматка чиста документлар ясатып буласын аңлатып үтәсем килә.

-— Дәвамы бар.Г.Галимова.

Читайте нас: