Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Закон
22 Июля 2021, 16:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

21 бүлек- Ох, нинди матур күлмәгең! Безнең Рушания мәктәптә иң матур кыз, чәче дә иң озыны.Рушания бик канәгать елмаеп, өй уртасында әйләнде. Асылгәрәй түзмәде:- Ярар, нәрсә гел аны мактап кына торасыз? Бар, сал күлмәгеңне, - диде.- Ай, усал да соң бу бала, - дип куйды Айбикә инәй, - үскәч ни булыр? Асылгәрәй, кая әле, син дә матур күлмәк кигәнсең бит, гел олы егетләргә охшап калгансың.

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР
КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР
21 бүлек

- Ох, нинди матур күлмәгең! Безнең Рушания мәктәптә иң матур кыз, чәче дә иң озыны.
Рушания бик канәгать елмаеп, өй уртасында әйләнде. Асылгәрәй түзмәде:
- Ярар, нәрсә гел аны мактап кына торасыз? Бар, сал күлмәгеңне, - диде.
- Ай, усал да соң бу бала, - дип куйды Айбикә инәй, - үскәч ни булыр? Асылгәрәй, кая әле, син дә матур күлмәк кигәнсең бит, гел олы егетләргә охшап калгансың.
Асылгәрәй үзенә карап алды да:
- Матур шул, - диде. Рушания янына килеп баскач, тагын кәефе кырылды. Бер Рушанияга, бер үзенә карап алды.
- Сиңа килешә, - диде Рушания аның күлмәк якасын рәтләп.
Килешәдер дә ул, тик барыбер бәләкәй күрсәтә.
Асылгәрәйне яңа күлмәк тә сөендерми иде.
Фатыйма эшкә ат җигеп йөри, иртән атның дилбегәсен тапмыйча ах итте. Аптырап, өйгә кире керде. Айбулат әллә берәй җиргә алып куйдымы, дип сорарга булды.
– Айбулат, Айбулат улым, уян әле, ат җигә алмыйм, дилбегәне кая куйдың?
Айбулат берсүзсез янында йоклап яткан Асылгәрәйнең өстендәге юрганны гына ачты. Фатыйма ни көләргә, ни еларга белмәде. Асылгәрәй ике аягын бергә кушып, бот төбеннән дилбегә белән кысып урап бәйләп яткан. Ярар, иртән карарбыз, ничек аякларына басар икән?
Фатыйма җәяү генә китте эшенә.
Кич җитсә, Фатыйма дилбегәне яшереп куя башлады, ә Асылгәрәй бөтен кешенең теңкәсенә тия, аякны бәйләгез дип. Ишек яңагына билге куйдылар, күпмегә үсәр икән дип. Үсүен үсә иде дә ул, тик Рушанияны гына куып җитә алмады. Яшүсмерләрнең үзенә генә хас бер ямьсез чаклары була. Рушания да шулай унике белән ундүрт арасында озын торыклы, ябык озын гәүдәле кызга әйләнде. Айбикә инәй мәктәптән елап кайткан бербөртеген ничек юатырга белмәде. Мин барысыннан да озын, миннән көләләр, Фатыйма кызы, диләр. Дисеннәр, балам, кешедә эшең булмасын, елама, беркайчан беркем күз яшеңне күрмәсен. Күз яше сеңдерер өчен, әнә, мендәр бар, төннәр буе ела, тик кеше күрмәсен. Башыңны югары күтәреп горур йөр, Барый атаң да бик гәүдәле, озын кеше иде бит, хәтерләмисеңмени?
Айбикә инәй бик сагына иде Барыйкаен. Ул исән булсамы, ул аны гомер буе ят күздән, ачы сүздән саклап яшәде, хәзер менә исән булса, аларның шомыртына берәрсе авыз ачып сүз әйтергә кыймас иде.
- Мин дә, балам, синең кебек чагында шулай идем, кызлар алар күбәләк кебек, күбәләк тә башта корт булып яши, аннан бермәлне көтмәгәндә шул корт искитмәле матур күбәләккә әйләнә дә куя. Менә синең дә шундый чагың. Озакламый җиткән кыз булырсың. «Сине үстереп кияүгә бирсәм, тынычлап үләрмен». - Тик монысын кычкырып әйтмәде, эчтән генә уйлады. Бик тә борчыла иде ул, күз нурын бәләкәй килеш калдырып китүдән курка иде.
Фатыйма эштән кайтып килешли, капка төбендә утырган Айбикә инәйне күреп, янына килеп утырды.
— Инәй, ни булды, әллә нинди уйга чумгансың, әллә чирләп киттеңме?
— Фатыйма, шуны уйлап утырам, мин үлә калсам, авылда ясин укырдай, мине борынгы йола белән соңгы юлга озатыр бер кеше дә юк.
— Инәй, ни булды сиңа, кая җыендың?
— Үлем бит сорап килми, килсә, мине озатыр кеше юк, мин бит карт инде. Рушания комсомол, аңа ярамый, аны да өйрәтә алмыйм, ә ясинсыз ярамый. Ичмасам, син өйрәнер идең мин исән чакта.
— Мин өйрәнә алмам шул, аның хәрефләре дә әллә нинди кәкре-бөкре.
— Алай димә, хәрефләре бик тә җайлы, догаларны җырлап укырсың, Алла теләсә. Өйрән, Фатыйма балам, ярамый Алласыз яшәргә, синең гарип балаң бар. - Айбикә инәй җанланып китте. - Син уйлап кына кара, көненә бер генә хәреф, бер генә сүз өйрән - айга күпме хәреф, күпме сүз өйрәнергә була. Фатыйма, өйрән, Ходай үзе борылыр сиңа йөзе белән, бөтен гөнаһларыңны кичерер. Кешеләр кайтырлар әле иманга, менә күр дә тор, мин әйткән иде диярсең.
— Ярый, Айбикә инәй, кичләрен өйрәнеп карарбыз.
Фатыйма Айбикә инәйнең күңелен сындырмас өчен
генә ризалашты. Аллага да, муллага да ышанмый иде, ул да комсомол да булды, хәзер менә коммунистлыкка өндиләр, алдынгы бозау караучы, ятимнәр дә үстерә диләр. Айбикә инәйнең аның баласы өчен күпме көч, чиксез мәхәббәтен биреп яшәвен күреп, үзен аның алдында бурычлы икәнен Фатыйма онытмады. Кирәк икән Коръәнен дә өйрәнер, Айбикә инәйдәй изге кешенең күңелен сындырмас. Фатыйма кич белән эшен бетереп, бер дәфтәр алып, аларга җыенды. Үзе никтер дулкынланды, бер башласа, ташларга ярамаячак, ә өйрәнә алмаса? Шулай да тәвәкәлләп, алга атлады. Эссе җәй булганга, өй ишеге ачык, бер чаршау гына тартылган. Фатыйма бераз аларның ни сөйләшкәнен тыңлап торды.
— Шомыртым, син беркайчан да онытма ашап бетерү белән ризыкны җыеп, өстен ябарга, савыт-сабаларны да тиз генә юып алып куярга. Чөнки безнең ризыкларны шайтаннар пычратмасын дип, фәрештәләр канатларын җәеп саклап торалар, шуңа фәрештәнең канатын талдырма, бәбкәм, тиз генә җыештырып куй.
- Әни, фәрештәләр дигәнең кемнәр соң ул?
- Фәрештәләр Ходайның ярдәмчеләре, алар безнең ике иңебездә безнең гомер китабын язып утыручылар. Бер иңдәгесе эшләгән яхшылыкларны, икенчесе кылган гөнаһларыңны язып бара, кеше үлгәч, шуны үлчәүләргә салалар. Шуңа күрә зекер әйтеп йөрергә кирәк. ЛӘ ИЛАҺЫ ИЛАЛЛАҺЫ дип йөрсәң, шул да Алланы олылау, иман китерү була.
Фатыйма шым гына кире борылды. Акрын гына чыгып, үз өенә кереп китте. Ул да табак-савытын юмаган иде, азак юармын әле, дип, ташлап чыгып киткән иде. Үзе дә сизмәстән, тиз-тиз генә савыт-сабасын юып атты, өстәл өстен җыештырып, яңа чиста чүпрәк ябып куйды. Аннан бераз ни эшләргә белмичә, сәке читенә килеп утырды. Әле генә ишеткәннәрне аңларга тырышты. Айбикә инәйне тынычландырыр өчен генә йөрү дөрес булырмы икән соң? Нишләптер әнисе бу әйберләрне әйтеп үстермәде, хәер, боларны ул үзе дә белми бит. Фатыйма аптырап уйланды- уйланды да әлегә калдырып торырга булды. Печән өсте башланды, шуңа күрә аның белән шөгыльләнергә әлегә вакыт җитмәде. Моны, ахрысы, Айбикә инәй дә аңлап, әлегә сүз башламады. Тик Фатыйманың биргән сүзе иңнәрендә бирелгән вәгъдә булып басып торды. Ул әлегә үз-үзен күндерә алмый иде. Печәнне Айбулат белән бергәләп чаптылар, Асылгәрәй дә кул арасына керә башлады, аңа да бәләкәй чалгы сатып алды. Фатыйма печән кипкәч, җыярга Айбикә инәй белән Рушанияны, Мәхмүтне дә алып бара. Күмәкләшеп гөр киләләр. Хәтта Мәхмүт тә тырма белән эшли, акылсыз дисәң дә, кушканны бик яхшы эшли иде ул, аруны да белми, үзалдына тырмасын тартып йөри бирә. Айбикә инәй көннекә аш пешерә, мәтрүшкәле чәй кайната. Шуның арасында тау битеннән чия дә җыеп төшәләр. Фатыйма кич кайтканда уйланып кайта, Барый абзый үлгәч ул ике гаиләгә баш булып калды. Айбикә инәйнең малларын да бетертмәде. Сыеры белән сарыклары калды. Ике гаилә өчен печән әзерләде, малларны кышын малайлар караштылар, утынын да ике гаиләгә әзерләргә туры килә. Менә әле дә күпме печән күбәләделәр, арып, кичке эшкә кайтырга чыктылар.
- И-и, Фатыйма җаным, бигрәк матур бу дөнья, эшләп арып печәннән кайтулары үзе бер рәхәт. Әле шуны уйлап кайтам, әлдә, Ходайның рәхмәте, син бар, без нишләр идек икән синсез? Картлыкта ялгызлыктан да куркыныч нәрсә юк, шомыртым һәм сез булмасагыз, бу дөньяны мин ялгыз ничек яшәр идем? Ходайның кодрәте киң, балалар, анагызга саулык телик инде, сезне дә, мине дә картлыкта ятимлектән, ялгызлыктан коткарды.
Әкрен генә ат та үзалдына нидер уйланып, шыгыр- шыгыр арбаны тартты. Ахрысы, балалар да арыган, алар да шым гына йомшак хуш исле печән өстендә ятып, тирбәлеп кайта бирделәр. Асылгәрәй шым гына Рушанияның чәч толымы белән уйнады. Айбулат күрсә дә күрмәмеш булды. Асылгәрәй печән арасыннан чәчәкләр өзеп, берәм-берәм аның толымына, чәч арасына кыстырды. Рушания да сизеп барган, күрәсең, чәч толымын алдына алып карады да артына борылып, бозларыңны эретерлек итеп елмайды. Асылгәрәй дә күзләрен кысып елмайды да битен яшел печән өеменә яшерде. Җәйнең җылы сихри киче иде бу.
Сигезне бетергән Айбулат Белоретка укырга китәргә җыенды. Шофер-трактористлар курсына. Фатыйма каршы килмәде. Колхозда иң кирәкле кешеләр иде алар. Фатыйма кич Айбикә инәйләргә керде.
- Шулай гомер тиз уза микәнни? Айбулат китә, аннан Асылгәрәй дә китәр.
- Шулай, Фатыйма, син олыгайган саен гомер дә тизрәк уза. Борчылма, Мәхмүтең беркая да китмәс, ул инде гомерлеккә синең яныңда каласы бала.
Эш булганда, балалар белән кайнашып яшәгәндә тормыш тиз узган икән. Тегесе кирәк, монысы кирәк, шул кирәкләрне куып яши торгач, үзенең яшьлеге үтеп барганын да сизми калды. Балалар бәләкәй чакта бөтенесе бер сәкедә тезелешеп йоклыйлар иде, тик малалйлар үсеп, борын төбендә мыек тибеп чыга башлагач, әниләре белән йокларга ояла башладылар. Алар да өйнең икенче почмагыннан аерым бер сәке ясап күчеп яттылар. Башта Айбулат, аннан аның урынына Асылгәрәй. Әлегә янында Мәхмүт йоклый, озакламыйча ул да Асылгәрәй урынына күчеп ятар. Ялгыз хатынның ялгыз түшәге. Фатыйма беркемне дә көтми. Кем дә булса аның янындагы ялгыз түшәген җьлытыр дип күзалдына да китерә алмый. Ул шушы язмышы белән күптән килеште. Хәер, сау-таза, күкрәп торган хатынга күкрәп торган ир бик кирәк иде дә бит. Олы көрәктәй куллар үзенең киң күкрәгенә кысып-кысып яраткан, тыны беткәнче суырып- суырып үпкән иреннәр, башлары әйләнеп, җир белән күк кушылган мизгелләр... «Михман» дип пышылдаган төннәре күп булды аның. Аның бөтен яшьлеге, назланып сөелгән төннәре бер кул бармагына сыеп бетә иде. Рушанияның күзләренә караса, аның күзләрен күргәндәй була. Йөрәге әллә нишләп куя. Шушы Мәхмүте сау-сәләмәт бала булган булсамы, әтисе кебек кайгыртучан, көчле, иң чибәр егет булыр иде бит. Күпсенде Ходай шул бәхетне, күпсенде. Быел торналар утравына бара алмады, дөнья мәшәкатьләре басты, язын каршы алырга, көзен озатырга да бара алмады. Әллә оныта башладымы? Былтыр барып, туйганчы утырып елап, эчен бушатып кайткан иде. Никтер ул да хатирәләрендә шул утрауга кайтадыр кебек. Аларның яшьлек утравы. Икесенең истәлекләре шушында очрашадыр кебек.
Алтын көзләр үтеп, озын салкын кышка да керделәр. Балалар тагын Яңа елга әзерләнә башладылар. Фатыйманың да капкасы ябылмады, яшь кызлар Яңа елга күлмәк тектерергә ашыктылар. Алар, хатын-кызлар гына өчәүләшеп, Айбикә инәйләр өендә чәкердәшә-чөкердәшә кистеләр-тектеләр. Рушанияга бер тукыма алып кайтып, Яңа елга искитмәле матур күлмәк тектеләр.
Фатыйма, хәтерлисеңме үзеңнең беренче күлмәгеңне тектерергә килгәнеңне? Ах, чибәр дә идең син шунда, без сине Барыйкаем белән сокланып озаткан идек. Аның калганыннан мин шомыртыма кечкенә күлмәк тегеп кидердем. Кая, күрсәтим әле. - Айбикә инәй үзенең олы сандыгын ачып, Рушанияның барлык бәләкәйләнгән әйберләрен матур итеп бөкләп сандыгына тутырган иде. - Менә ул күлмәк, кара, җимешем, сине күрергә килгәндә, бу тукыма кисәген сиңа бүләк итеп китергән иде.
Фатыйма ул көннәрне исенә төшереп, йөрәге кысып куйды. Аның да хәзер үз сандыгы бар, сандыкның төбендә хәзер дә ята ул кадерле күлмәк. Әйе, гомер үткән, күлмәк тузган шул инде. Балалар быел тугызынчы класска бардылар. Асылгәрәй дә әллә ничек үзгәрде, әллә Айбулат киткәч, үзен олы кеше итеп хис итте. Элеккеге кебек, ни уйласа, шуны кычкырмады. Күбрәк аръяктагы малайлар белән аралашты. Рушания белән дә буйга тигезләшкәндәй булды.
Алар икесе дә бик яхшы укыдылар. Асылгәрәй математика белән физиканы су урынына эчте. Рушанияның дәресләрен дә әзерләште, тик шулай да алар элеккеге балалар түгел иде шул. Асылгәрәй гармунын да элеккеге кебек өзгәләп тартмады. Көйләре дә хәзер бик салмак, моңлы яңгырады. Асылгәрәй кичләрен аръякка клубка да чыккалады. Рушанияның да бик тә чыгасы килсә дә, Айбикә инәй каты торды. «Йөрмисең, иртә әле», дип кырт кисте. Шулай да алар Яңа ел кичәсенә бергә киттеләр. Өлгереп килгән озын буйлы Рушанияга югары класс малайлары бик тиз күз салдылар. Әле берсе, әле икенчесе биергә чакырдылар. Асылгәрәй элекке кебек Рушанияны саклап тормады. Күрмәмеш булды, башкалар белән биеде, аны чакырмады да. Әйтерсең, аңа хәзер Рушания бар ни дә, юк ни. Шулай да кичәдән бергә кайтып киттеләр. Озатмакчы булып берәү ияргән иде дә, Рушания Асылгәрәйгә чат ябышты, «юк-юк, без икәү генә кайтабыз», диде. Элек булса, Асылгәрәй ут уйнатыр иде, ә хәзер эндәшми. Әллә берәй кызга гашыйк булды? Үзе йөри, ә аны үзе белән чакырмый, үзе генә киенеп-ясанып чыгып китә. Айбулат та укуын тәмамлап, машинага утырды, бик горурланып кайтып туктый, ул леспромхозга эшкә керде. Тик озак эшләргә туры килмәде, армияга чакыру кәгазе килде. Озату кичәсен бик зурлап үткәрделәр, бик күп яшьләр җыелды. Айбулат Асылгәрәйнең каршысы иде, озын буйлы, олы кара күзле, кара дулкын чәчле. Үзе дә кешегә бик ачык йөзле һәм бик сөйкемле егет. Ирене өстендәге әле бер дә кырылмаган кара мыегы үзенә бик тә килешле, күркәмлек биреп тора иде. Өстәл әзерләшеп йөргән Рушанияга карап:
- Эх, Рушания, мин армиядан кайтканчы алып китәрләр инде үзеңне кияүгә, көтсәң, үзем ә
өйләнәм.
Урындыклар урнаштырып йөргән Асылгәрәй берсүзсез өйдән чыгып китте. Айбулат Рушанияга карап күз кысты:
- Күрдең, көнләшә.
- Юк, ул бит инде үсте, хәзер минем белән сөйләшми дә, - диде Рушания кызарып, - без бит абыйлы-сеңелле кебек.
- Эш сөйләшүдәмени, Рушаниям бәгърем? Син шулай да энекәшне җәберләмә.
Айбулатны озатканда яз башы иде. Яңа кар эреп бетеп кенә килә, йөрәкләрнең әллә кая ашкынып талпынган чагы иде. Айбулат курайда, Асылгәрәй гармунда уйңый-уйный яшьләрне биеттеләр. Айбулатны озаткан көнне кичке якта
Инзир буйлап гармун моңы агылды. Фатыйманың эче поша баш бала өйдән чыгып киткәч, ул да гармун тавышын тыңлап горды да:
- Ник яна икән бу баланың йөрәге, әллә ни булды, - дип куйды.
Гармун тавышына аръяктан яшьләр бу якка чыктылар. Кичке уеннар көзгә тикле яшьләр белән гөр килеп торды. Асылгәрәй әллә ни чибәр булмаса да, киң җилкәле, аягы да алай элекке кебек кәкре түгел, шулай да буйга Рушаниядан бик күпкә калыша иде. Гармунчы ямьсез булмый ди, кызлар аны сырып чыр-чу килделәр, шул гармуны аркасында авылның беренче егетләре рәтендә йөри иде ул. Яшьләр таралып, уен-көлке беткәч, яр буенда берүзе генә кала да моңсу көйләр тарта, элек ни уйласа, шуны кычкырып әйткәндә, барысына да җиңелрәк иде, ә хәзер астан гына карап нидер уйланып йөри, гел Якупны хәтерләтә.
Унынчы классны бетереп, язгы экзаменнар да башланды. Рушания Асылгәрәй янына керә, чөнки физика белән математика аңа авыр бирелә. Икәү башка баш терәшеп дәрес әзерлиләр. Фатыйма үтә-сүтә аларны күзәтә. Асылгәрәй, Рушания керсә, тирләп-пешеп чыга. Янында терәлеп дигәндәй утырган Рушанияны сиздерми генә күзәтә, кайбер сораган сорауны да ишетми. Аннан никтер кызып китә дә, «Бар, үзегезгә чыгып әзерлән», дип кычкырып җибәрә.
Ярый инде, тагын әз генә аңлат инде, - ди Рушания матур керфекләрен күтәреп.
- Җитте, барыбер аңламыйсың, миңа да әзерләнергә бирмисең.
Рушания үпкәләп, китапларын күтәреп чыгып китә. Ул чыгып киткәч, Асылгәрәй өстәлгә китереп суга да арлыт - бирле йөренә башлый, тагын өстәл кырына килеп утыра да бармакларын ат кылыдай чәчләренә батыра, аның йөрәк тибешен Фатыйма читтән дә күреп утыра. Фатыйма күрмәмеш була, ул да авыр сулап куя. Ах, бу ата каны - ник ачыклап сөйләшмәскә, ярата бит ул аны, ник яшерергә? Ир булып өлгердең шул, балам, күпме түзәрсең икән?


Дәвамы бар
Зифа Кадырова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: