Сельские нивы
+7 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
12 Апреля , 11:40

Язын розаларны ачкач нәрсә сибәргә?

Бакча күрке булган бу матур чәчкәләр җәй буе сөендерсен өчен әледән үк көч салырга кирәк.

Язын розаларны ачкач нәрсә сибәргә?
Язын розаларны ачкач нәрсә сибәргә?

Яз көне розаларны ачкач бордос сыекчасы, бакыр яки тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Бу эшне яфрак бөреләре ачылганчы башкаралар.

Яз көне тагын бер мөһим эш – розаларны тукландыру. Беренче ашламаны апрель ахырында ук сибәләр. Бу вакытта иң яхшысы – аммиак селитрасы. Ул салкын туфракта яхшырак эшли. Ашламаны куак тирәли сибеп чыгып, туфрак белән күмдерәләр һәм мул итеп су сибәләр. 

Кайчагында розаларны сабаклары өшеп чыккан була, яз көне аларда яшәү билгеләре күренми. Әгәр тамыр муентыгы өшемәгән булса, бу гөлләр яңадан тернәкләнеп китә әле: тамыр муентыгыннан яңа бөреләр чыгып, шул бөредән яңа ботаклар үсә. Өшегән розаларны шунда ук төпләп ташларга ашыкмаска, берәр ай көтәргә кирәк. Йоклаган бөреләрне магний сульфаты эремәсе уятып җибәрә ала. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы магний сульфаты салып, розаларның өстеннән лейка белән сибәләр. Бу эшне тагын ике атнадан кабатлыйлар. Моннан тыш, магний сульфатын коры килеш куак тирәли дә сибеп чыгарга мөмкин. 

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/roza-roza-rozalar

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: