Сельские нивы
+7 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
29 Января , 17:00

Петуния чәчәргә вакыт

Бу матур чәчкәне яратмаган кеше юктыр, мөгаен!

Петуния чәчәргә вакыт
Петуния чәчәргә вакыт

Җәй көне күз явын алучы бу аллы-гөлле чәчәкләрне кем генә яратмый икән?! Бит алар иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәк атудан туктамый.

Петуния иртә чәчәк атсын өчен бакчачылар аны февральдә үк утырта башлый. Бу чәчәк үсентеләрен үстерүнең ысуллары байтак, шулай да һәр хуҗабикәнең үз тәҗрибәсе бардыр, мөгаен.

Петуниянең орлыклары бик вак. Аның гранулларга катырылганын чәчү җиңелрәк булса да, тишелеше начаррак. Үсентеләр өчен бакчадан алынган балчык, янган тирес һәм ком кушылган җиңел составлы туфрак әзерләргә, аңа бераз гына көл кушарга кирәк. Яхшылап буталган туфракны төсле пластмасса стаканнарга (алар үтә күренмәле булмасын) яртылаш салгач, сыек алсу төстәге марганцовкалы су сибәсең. Һәр стаканның уртасына берәр орлык салып, сак кына сиптергечтән (пульверизатор) чиста су сиптерәсең. Бераз җылытылган кар суы булса, аеруча яхшы. Грануллы орлыкларның ак составы су белән эреп төшәргә тиеш.

Петуния орлыклары бары тик яктыда гына чыга, шуңа алар өстенә ком да, балчык та сипмиләр. Бары тик стакан өстен үтә күренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, балчыкны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк.

Дымлылыкны тикшереп торабыз. Су сипкәндә бик нык сак булу сорала. Җылы суны үсемлек төпләренә энәсез шприц белән сибеп була, резин грушага тутырып, савытның кырыйлары буйлап сибеп чыгу да отышлы. Су сипкәннән соң, капкачны ябарга ашыкмыйк, туфрак өслеге кипшерә төшсен. Сугарган саен рәт араларына аз гына күләмдә коры ком, вак вермикулит йә туфрак өстәп җибәрсәк, караяк чиренә бирешмәс.

Ике яфрагы чыккач, нәни үсемлекләрне берәмләп вак савытларга күчереп утыртабыз. Бакчачылык кибетләрендә 18, 24, 36, 48 секцияле, тирәнлеге 5 см чамасындагы юка пластик савытлар сатыла. Шуларга берәмләп күчерү отышлы. Петунияне 10-12 сәгать дәвамында якты урында тоту бик мөһим. Иртә-кич ике-өч сәгать фитолампа, ул булмаса, люминесцент яки светодиод яктырткыч астында тотарга туры килә. Гади лампочкадан аермалы буларак, бу яктырткычлардан җылылык таралып, нәни үсентене пешерми. Петуния 22-25 градус җылылыкта тишелә, көндез +18-20 градуста, төнлә +14-16 градуста үзен яхшы хис итә. Кояш нурларының турыдан-туры төшүен өнәми. Кышын тәрәзә төпләре салкын була, шунлыктан рассадалы лоток куясы урынга паралон йәки бер ягы фольгалы җылылыкны кире кайтара торган материал җәю отышлы.

Тәрәзә янәшәсенә өстәл куярга була. Өстендәге капкачын көн саен аз-азлап ачып торып, үсентеләрне чыныктырабыз, чын яфраклары чыккач, капламасак та ярый.
Петуниягә суны һәркөнне сибү сорала. Тик үсемлекләрне коендыра күрмәгез. Петунияләрнең рассадасын берәмләп күчергәннән соң 10 көн узгач, яфрактан тукландырабыз. Моның өчен эпин яки циркон, цветень кебек биостимуляторны су белән сыеклап өсләренә бөркү сорала. Дозасы препаратның кабында язылган. Аны киметергә ярый, тик арттыра күрмәгез! Петунияләр исәя төшкәч, ике атнага бер мәртәбә чәчәкләр өчен махсуслашкан комплекслы ашламаны җылы суда эретеп сибәбез. 3-4 пар чын яфрагы үсеп чыккач, сабак очларындагы үсеш нокталарын чеметеп өзеп чыгабыз. Яңадан- яңа янботакчыклар үсеп чыксын, чәчәк бөреләре күп булып яралсын өчен, бу эшне ике атна саен башкару сорала.

Яхшы киңәш

Петунияне чәчкәндә бер үзенчәлекне истә тотарга кирәк: аның орлыкларын туфрак белән күмдерергә ярамый. Иң яхшысы – кар өстенә чәчү.

Туфрак өстенә калын гына итеп кар өелә дә, кар өстенә орлыклар чәчелә. Алар бик вак, шуңа да тигез итеп чәчүе кыенрак. Ә кар өстенә орлыкның күпме төшкәне күренә. Бер урында куерак булып, бер урынга орлык төшмәсә, кары белән күчерергә дә җайлы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: