Сельские нивы
+7 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
7 Июля 2023, 11:45

ПЕШКӘН КАРА КАРЛЫГАННАР БИГРӘК ТӘМЛЕ ЧӘЙЛӘРДӘ

Кара карлыганда С витамины шулкадәр күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләк ашап кую да җитә. Нәкъ менә шундый үзлеге өчен  карлыганны дөрес туклану продукты буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.  

ПЕШКӘН КАРА КАРЛЫГАННАР БИГРӘК ТӘМЛЕ ЧӘЙЛӘРДӘ
ПЕШКӘН КАРА КАРЛЫГАННАР БИГРӘК ТӘМЛЕ ЧӘЙЛӘРДӘ

Карлыган җиләгендә В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий тупланган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.

Кара карлыганда С витамины шулкадәр күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләк ашап кую да җитә. Нәкъ менә шундый үзлеге өчен  карлыганны дөрес туклану продукты буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.

Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти. Аның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.

Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак.  Шуңа күрә дә яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне юып чыгарырга, матдәләр алмашы бозылса, аны да җайга салырга мөмкин.

Карлыган яфрагы хуш исле, шуңа күрә яшелчәләр тозлаганда һәм маринадлаганда ул алыштыргысыз компонент булып тора. Кемнәрдер яфракларның үзен дә консервлап куя, чөнки соңыннан аларны итле ризыкларга, салатларга кушып җибәрергә мөмкин. Консервлап куярга уйлагансыз икән инде, карлыган яфракларының эрерәкләрен җыегыз. Соңрак аларны яхшылап юып, пыяла савытларга тутырырга һәм өсләренә бер литрга 300 грамм тоз исәбеннән әзерләнгән сыекча салырга кирәк. Мондый савытлар җитен тукыма белән каплана һәм салкын урында саклана.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре, сары авыруы булганда бу җимештән тыелып тору яхшырак. Шунысын да искәртү мөһим – 100 процент чиста карлыган суы балаларда аллергия барлыкка китерә ала. Ләкин аны су белән катнаштырып бирсәгез, гемоглобин артуга ярдәм итә.

Кайнатылмый торган кайнатма

Кирәк: 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара карлыган һәм 1 әфлисун.

Әфлисунны яхшылап юганнан соң, кабыгы белән бергә блендер яки иттарткыч аша чыгарыгыз. Шушы ук эшне карлыганнар белән дә эшлибез. Икесен бергә кушкач, өстенә шикәр комы салып, яхшылап болгатырга һәм бүлмә температурасында берничә сәгатькә калдырып торырга кирәк. Бу вакыт аралыгында килеп чыккан массаны берничә мәртәбә болгатыгыз – шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Бары тик шуннан соң гына кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып, өстен капкач белән ябып, саклау өчен суыткычка алып куегыз.

Карлыган кайнатмасы

6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып утка куярга. Кайнап чыкканнан соң 20 минут кайнатырга һәм шуңа 15 стакан юылган карлыган салырга, кабарып чыккач 5 минут кайнатырга да, газны сундереп, 15 стакан шикәр комы салып, ул эреп беткәнче ара-тирә болгатып торырга кирәк. Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстен капкач белән ябарга һәм суыткычта сакларга.

Кара карлыганнан желе

Кирәк: 1 кг кара карлыган, 1 кг шикәр комы.

Карлыганны чистартырга, юарга. Җимешләрне иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән изәргә. Барлыкка килгән массаны шикәр комы белән бутарга. Кәстрүлгә салып әкрен утка куярга, кайнатып чыгарырга һәм өстенә җыелган күбекне алырга. Кайнап чыкканнан соң тагын 3 минут пешерергә. Суынган массаны стерильләштерелгән банкаларга салырга, капкач белән яхшылап капларга. Желены базда сакларга кирәк.

“Биш минут кайнатмасы

Тигез өлгергән карлыганны юып, суын саркытырга. Эмальле табакка иң элек 2,5 стакан су һәм 7 стакан шикәр комы салып кайнатырга. Кайнаганнан соң 5 минут ут өстендә тотарга. Аннары әзер сиропка 11 стакан карлыган салырга. Кайнаганнан соң, болгата-болгата 5 минут ут өстендә тотарга. Соңыннан 7 стакан шикәр комы өстәргә һәм кайнап чыгу белән газны сүндерергә. Шикәр комы эреп бетсен өчен, болгаткалап торырга кирәк.

Карлыганнан кышка витамин

1әр кг карлыган һәм бананны блендерда изәргә, аннары 1 кг шикәр комы салып болгатырга да, уңайлы савытларга салып, туңдыргычка куярга. Банан урынына шундый ук күләмдә әфлисун кушарга да була.

Карлыганны блендердан чыгарып, шикәр комы белән болгатырга да (1:0,5 нисбәтендә), савытларга бүлеп, туңдыргачка куярга. Кышын һәм язын авитаминоз вакытында морс ясау өчен менә дигән була.

Карлыган пирогы

Кирәк: 1,5 стакан он, 150 г ак май, 220 г шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, тәменчә тоз, 3 йомырка, 1 чәй калагы крахмал, 600 г карлыган.

1,5 стакан онны, ак май белән кушып, бик вак валчыклар хасил булганчы болгатабыз. Әлеге катнашманы тирән савыт төбенә салабыз да, өстенә 100 грамм шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч һәм тоз өстибез. Йомырканың агын сарысыннан аерып, агын – суыткычка куябыз, сарысын әзерләнүче катнашмага салабыз. Камырны кул белән тиз генә әвәлибез, аннан түгәрәк формалаштырабыз да, өстенә азык пленкасы каплап, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Суыткычтан йомырка агын алып, күпергәнче туглыйбыз. Акрынлап өстенә калган шикәр комы, 1,5 аш кашыгы он яки крахмал өстибез, иң соңыннан карлыганны салабыз.

Камырны суыткычтан алып җәябез һәм майлы табага салабыз, кыр-кырларыннан бортлар күтәртәбез. Аңа әзер эчлекне салабыз да, 180 градус кайнарлыктагы духовкага пешерергә куябыз. 35-40 минут эчендә пирог пешеп тә чыга. Кисәр алдыннан пирогны бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: