Сельские нивы
+7 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
3 Мая 2023, 17:00

ГЛАДИОЛУС УТЫРТУ БУЕНЧА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ

Утыртканда суганчада бер генә үсенте булырга тиеш, икенчесен сак кына сындырып ташларга кирәк. Сатып алганда да ике үсентелене алмагыз.

ГЛАДИОЛУС УТЫРТУ БУЕНЧА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ
ГЛАДИОЛУС УТЫРТУ БУЕНЧА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ

Гладиолусларны каен яфрак ярган вакытта, 10-12 см тирәнлектә җир +8 +10 градуска кадәр җылынгач утырталар. Бу чәчәкләр уңдырышлы туфракны һәм кояшлы урынны ярата.

Утыртыр алдыннан бер-ике сәгать марганцовка эремәсендә тотыгыз. Зарарсызландыргач, 10 сәгатькә гумат яисә корневин сыекчасына салалар.

Утыртканда суганчада бер генә үсенте булырга тиеш, икенчесен сак кына сындырып ташларга кирәк. Сатып алганда да ике үсентелене алмагыз.

Утыртыр алдыннан туфракны 10 л суда 50 г изелгән сарымсак төнәтмәсе белән (1 тәүлек төнәтелгән) сибәргә мөмкин, гладиолуслар янына сарымсак утыртырга да була.

Нинди тирәнлектә утыртырга?

Суганчаның диаметры өчкә тапкырлана – шул тирәнлеккә утыртыла.

Үсентесен турыга өскә каратып калдыралар.

Тирәнрәк утыртылган гладиолусның чәчкәләре чагу һәм купшырак, ә сабагы туры гына була. Сай утыртканда – бәбиләре күбрәк була.
Суганчалар утыртасы чокырга ком салыгыз, өстен дә башта ком белән, аннан гына балчык белән күмегез.

Гладиолус үскән участокка көн буена кояш яктысы төшсен. Ел саен урынын алыштырып утырталар.

Җәй буена өч тапкыр ашлама кертәләр: 1 нче тапкыр – өченче яфрак җибәргәч; 2 – алтынчы яфрагы барлыкка килгәч; 3 – чәчәккә бөреләнгәч.

Гладиолуслар көзгә кадәр чәчәк атып утырсын дисәгез, аларны атна-ун көн аралыгы белән берничә срокта утыртыгыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: