Сельские нивы
+18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
11 Сентября 2022, 10:30

КАБАК ФАЙДАЛЫ МАТДӘЛӘРГӘ БАЙ

Кабакның һәрбер өлеше файдалы. Медицинада аның төшен суалчан кудыргыч буларак кулланалар. Кабакның йомшагы тәндәге су һәм тозлар алмашына уңай йогынты ясый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Ә менә кан басымы нык төшкәндә, эч китеп авырганда кабак ашаудан тыелып торырга кирәк.  

КАБАК ФАЙДАЛЫ МАТДӘЛӘРГӘ БАЙ
КАБАК ФАЙДАЛЫ МАТДӘЛӘРГӘ БАЙ

Бакчасында кабак үскән кешегә даруханә юлын таптамаса да була. Әлеге витаминлы яшелчә нинди генә чирләрдән дәваламый! Ул иң беренче чиратта ашказаны-эчәклек системасына уңай йогынты ясый. Диетологлар шешенү, югары кан басымыннан интегүчеләргә дә кабак ашарга киңәш итә. Организмда матдәләр алмашу бозылганда да кабак согы ярдәмгә киләчәк. Кабак сыгынтысы эч кибүдән дә коткара.

Кабакта балалар өчен кирәкле D витамины күп. D – үсешне тизләтә, ә өлкәннәргә организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итә. Өстәвенә, кабакта B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын да нормада тотарга ярдәм итә.

Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, клетчатка һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәдә организм өчен кирәкле матдәләр – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм С витамины күп.

Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, су һәм тозлар алмашуына уңай йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзенчәлеген көчәйтә, хлоридларны тиз арада чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч катуны булдырмый. Шул ук вакытта пектин артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, эчәкләргә бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын тергезергә булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләр тәэсиреннән саклый.

Иң беренче чиратта ул кан тамырлары кысылу, симерү, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) белән җәфаланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә климакс чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң да, ярдәм итми калмас.

Кабак суы дәвасы

Дөрес эчкән очракта, кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгару да фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру һәм бәвел кудыру үзлегенә ия. Бәвел бүленүдә тоткарлыклар булганда, табиблар юкка гына кабак суын эчәргә кушмыйлар.

Суалчаннарны бетерү өчен

Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз. Аннары тозлы эчйомшарткыч су эчегез һәм ярты сәгатьтән туры эчәккә сыеклык кертегез.

Үт куыгы ялкынсынган вакытта

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында өйдә “кабак сөте” эчү файдалы. Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы “сөт”не ач карынга эчегез.

Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.

Үт кудыру өчен

Кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез. Боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Үт куыгы авырулары вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: