Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
8 Июля 2021, 17:05

СУ СИБҮНЕҢ ДӘ ҖАЕ БАР

Көзен мул уңыш җыеп алырга теләсәгез, яшелчәләргә суны дөрес сибегез.

Көзен мул уңыш җыеп алырга теләсәгез, яшелчәләргә суны дөрес сибегез.

* Кабак белән ташкабакның тамырлары бик көчле. Ләкин яфраклары киң булу аркасында бу үсемлекләр суны бик күп парландыра. Шуңа күрә ташкабакка суны мул итеп атнага бер тапкыр сибегез. Бер үсемлеккә 10 литр су кирәк. Су сипкән вакытта яфраклары һәм сабагын юешләмәгез. Кабакка исә суны бераз сирәгрәк сипсәгез дә була. Бер төпкә 1–2 чиләк су кирәк. Төбендәге балчык суны 30 см тирәнлеккә кадәр яхшылап сеңдерерлек булсын. Яфраклары һәм сабагы үскән чорда кабак суга аеруча мохтаҗ. Кабак өлгергән вакытта да – июль уртасыннан августка кадәр су сибүгә игътибарлы булыгыз.

* Кишер дымны җирдән тарта. Аларга суны сирәк сипсәгез, кишерләр кәкре булып, ярылып үсә, каты булып өлгерә. Су кирәгеннән артык сибелсә, кишернең яфрагы куе үсә, үзе үсүдән туктый. Июль-август айларында кишергә суны атнага бер тапкырдан да сирәк сипмәгез. Кызу көннәрне тагын да ешрак сибегез. Кишергә талыккан су гына сибәргә ярый.

* Кыяр суны еш сипкәнне ярата. Ләкин мулдан сибү кирәкми. Иң мөһиме – су талыккан булырга тиеш. Чәчәк атар алдыннан кыярга суны иртә белән, чәчәк аткан вакытта һәм уңыш биргән чорда кич белән сибәргә кирәк. 1 квадрат метрга 5 литр исәбеннән сибү яхшы булыр.

* Чөгендергә суны сабаклары өстеннән дә, төбенә генә дә сибәргә була. Коры көннәрдә ике атнага бер тапкыр мул итеп сибәргә кирәк. Дым җитмәсә, чөгендер каты булып өлгерә.

* Помидорлар өсләре коры, төпләре дымлы булганны ярата. Аларга суны сирәк, ләкин дөрес итеп – төбенә генә сибәргә кирәк. Помидорның тамырлары суны 35 см тирәнлектә сеңдерә. Кирәгеннән күбрәк су сипкән очракта помидор фитофтора һәм башка чирләрне йоктыручан була. Су җитмәслек булса, алар ярылып өлгерә. Уңышны җыеп алырга 20–30 көн кала, су сибүне туктатсагыз, помидорлар тизрәк өлгереп җитешә.

* Фасоль – җылы яратучан үсемлек, ләкин корылыкка каршы тора алмый. Сирәк сипсәгез дә, фасольгә суны кызганмагыз.

* Кәбестә салкын су ярата. Аңа суны кыярга караганда сирәгрәк, ләкин мулдан сибегез. Иртә өлгерүчән сортларга һәм төсле кәбестәгә су күбрәк кирәк. Кәбестәгә яфраклары өстеннән 3–4 көнгә бер тапкыр 18–20 градуслы су сибегез. Эссе көннәрне ешрак та ярый. Уңыш өлгерергә 2–3 атна кала, су сибүне туктату яхшы. Шулай эшләгән очракта кәбестә ярылмый. Өлгергән вакытта даими рәвештә су сибеп тормасагыз, кәбестә шулай ук ярылачак.

* Борычка су еш та, күп тә кирәкми. Җылымса суны тамырларына гына сибегез.

Фото: avatars.mds.yandex.net

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: