

Кыш азагында авыл кешесенең иң еш бирелгән соравы шушыдыр. Чөнки хуҗалыкларда бу вакытта сыерларның күпләп бозаулаган чоры. Төн йокыларын калдырып сыерны саклау ... Исән - сау бозаулаганын теләп борчылулар...
Элегрәк, хәзерге белән чагыштырганда, сыер бозаулау күрше - тирә өчен дә шатлыклы вакыйга була торган иде . Берничә көн җыелган сөттән угыз әзерләп, сыер малы карарга көче җитмәгән олы яшьтәгеләрне угыз ашыннан авыз иттерү бар иде.
Ә сезнең сыерыгыз бозауладымы әле ? Угыз сөтеннән нәрсәләр әзерлисез ?
Бозаулаган терлекне тәрбияләү ысуллары
Сыерны бозауларга - 2, тананы 3 ай кала аерым бозаулату бүлегенә күчерү мөһим. Чөнки бары анда гына аерым тәрбияләү, тиешле таләпләр нигезендә ашату мөмкин.
Бер әйбергә игътибар итегез - ташлатыр алдыннан җилемнәрендә ялкынсыну булу-булмауны тикшерү мәслихәт. Терлек азыгы сыйфатлы булсын, рационны витаминлы минераль өстәмәләр белән баетырга була. Оныта күрмәгез - начар сыйфатлы силос, сенаж бирү катгый тыела.
Салкын һәм явым-төшем булмаса, сыерларны 2-3 сәгатькә ачык һавага чыгарыгыз. Ашатканда терлекнең авырлыгына, көрлегенә, күпме сөт бирүенә игътибар итегез. Көрлеге уртачадан ким булса, рационны 15-20 процентка арттырыгыз.
Бозаулагач, сыерга 100-200 грамм аш тозы яки солы оны болгатмасы, яисә, бодай көрпәсе кушып бер чиләк җылы су бирегез. 60 минуттан да соңга калмыйча җилемне җылы су белән юып, угызның беренче өлешен аерым савытка савыгыз һәм бозауны имчәккә кушыгыз. Кирәк булса, бозауга торырга, имчәкне табарга булышыгыз.
Бозауны кулдан эчергәндә дә җилемне яхшылап юарга кирәк, ә угызны яхшылап юылган һәм кайнар суда чайкалган савытка савыгыз. Шуннан соң кайнар суда чайкалган һәм берничә кат итеп бөкләнгән марля аша сөзеп, бозауга эчерегез.
Беренче ашатканда тазарак бозауларга - 1-1,5 литр, зәгыйфьләргә 0,5 литр чамасы угыз бирергә кирәк. Аннан соңгы көннәрдә тәүлеклек норманы бозауның тугандагы авырлыгының биштән бер өлешенә кадәр арттырыгыз. Тәүлеккә кимендә 3-4 тапкыр, ә көчсезрәк бозауны 5-6 тапкыр ашатырга кирәк. Шуны онытмагыз: җилене ялкынсынган, авыру сыерларның угызын эчерергә ярамый.
4-5 көнлек бозауларга угыз эчергәч, 1,5-2 сәгатьтән соң җиңелчә кайнатылган су яки 37 градуслы итеп печән төнәтмәсе бирергә була. 10 көннән яхшы сыйфатлы, витаминлы печән, 20-25 көннән солы ярмасы, кузаклы яки кыяклы-кузаклы үләннәр оны, 30 көннән соң сусыл азыклар ашаталар.