Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Новости
14 Сентября 2021, 22:45

УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ

Сәрия аларның сүзенә катнашмады. Тәрәзә ачык булса да, бензин исенә көчкә чыдап, ник кайтырга риза булганына үкенеп кайтты. Ләкин төшеп калып та булмый, ни чарадан бичара түзә, аларның сөйләшкәннәре дә бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Әнисәнең шаһит буласы егетне ошатканы сизенә.Ерактан авыл күренде.

УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ
УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ

Сәрия аларның сүзенә катнашмады. Тәрәзә ачык булса да, бензин исенә көчкә чыдап, ник кайтырга риза булганына үкенеп кайтты. Ләкин төшеп калып та булмый, ни чарадан бичара түзә, аларның сөйләшкәннәре дә бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Әнисәнең шаһит буласы егетне ошатканы сизенә.
Ерактан авыл күренде.
– Менә авыл, ичмасам! Мондый авылга килен булып төшсәң дә ярый, – диде Әнисә.
– Фәрештәнең амин дигәненә туры килсә, калуың да бар. Буйдак егетләр күп бездә.
– Миңа теләсә ниндие кирәкми. Баскан урында ут чыгара торганы булсын.
– Андые да бар. Ну болай син иң үшән ирне дә утлы табага бастырырга охшаган.
– Песи кебек тә була алам. Сыйпап торсалар...
Әнвәрләр өе күренде. Аларның капка төбендә берничә кеше әрле-бирле йөренә иде. Капканы киң итеп ачып куйганнар.
– Әнә безне әллә кайчан көтәләр инде, – диде егет.
Машинадан төшүгә, аларны әйләндереп алдылар да өйгә алып та кереп киттеләр. Кемдер аяк астына мендәр китереп салды, кемдер авызына бал-май каптырды. Кыз аны-моны аңышмыйча тартышты, балны да, майны да капмаска тырышты, мендәрне читкә этте, тик ике егет – Әнвәр һәм шаһит булырга тиешле дусты аны ике яктан күтәреп диярлек өйгә алып керделәр.
Өйдә табын корылган, мулла түр башында утыра, тагын кемнәрдер... Кызның башы әйләнде, күз алды караңгыланды, ризык исеннән укшыйсы килде. Иңеннән кемдер кочып алды шунда. Борылып караса – әнисе!
– Әни, бу нинди кәмит?
– Кәмитне без түгел, син ясагансың, кызым. Күпме яшереп йөрергә җыендың?
Ислам эше генә бу! Ул да кайткан! Тик нишләп күренми үзе? Башта ук шулай дип булмыймыни?
Ул берни аңламыйча Әнвәргә күтәрелеп карады.
– Куркыныч берни дә юк, – диде егет. – Киткәндә белгән булсам, никах укытып, язылышып китәсе идем. Безнең нәселдә баласыннан баш тарткан кеше юк.
Калганы төш кебек кенә булды. Мулла никах укыды, кияү егете кызга һушына килергә дә ирек бирмәде, никах уку белән авыл советына язылышырга алып китте. Сәриянең үзе белән документлары булмавына да исләре китмәде.
– Кем икәне маңгаена язылган инде, документсыз да беләбез.
– Бердәнбер улыбызны туйлап өйләндерәсе килгән иде дә, яшьләр ашыга шул, – диде Әнвәрнең әтисе. – Ә болай берьюлы ничә куян – расхуды да әз, бирнәсе дә шәп. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтле кешесенә генә эләгә бит бу!
Шунда гына кызның аңына барып җитте. Төш түгел икән бу, өн икән!
Ниһаять, кияү белән кәләш ялгыз калды.
– Нинди театр булды бу? – диде кыз, ни уйларга да белмичә.
– Син – минем хатыным, ә мин – туачак баланың әтисе.
– Аның әтисе ...
– Хәзер минеке... Дөресен әйткәндә, мин әле моның чын булуына һаман да ышанып җитмим...
– Көтмәгәндә...
– Кемгә ничек... Мин сине бәләкәй чактан бирле
яраттым.
– Нигә алданрак белгертмәдең?
– Кыюсызлыктан инде. Син кем дә, мин кем... Бер башка озын... Безнең якка борылып та карамый идең...
– Бигрәк бәләкәй идең...
– Безнең нәсел егерме бишкә хәтле үсә. Беләсеңме, мин ике дә уйлап тормадым. Әтиләргә телеграмма белән чакырып кайтарырга кушып хат яздым. Ничек инде сине авыр хәлдә калдырыйм?
Кызның буасы ишелде. Башын егетнең иңенә куеп, күз яшьләренә ирек бирде. Карап торганда гына ябык кебек тоелган икән, бер дә алай түгел икән. Көч тә, гайрәт тә бар икән үзендә. Хәер, кем ничек күрә бит, берәүләр өчен беләктә, берәүләр өчен йөрәктә...
Егет иреннәре белән кызның чәчләренә кагылды.
– Мин арыдым. Син дә... Әни кешегә ял кирәк.
Ул аны сак кына караватка салды.
– Син йокла. Мин идәнгә ятармын.
Кыз карынындагы баланың башка кеше өчен булуы белән килешкән иде. Хәзер ике ут арасында калды. Моны ул Әнвәргә әйтә алмый, мәңге риза булмаячак, авыр чакта ярдәм кулы сузган Зөбәйдә апасы да кызганыч иде. Хәзер аны гаиләгә бәйләп куйдылар, уку турында уйлап та булмаячак. Бәби табасы кешене кем инде чит-ят арасына җибәрсен? Укуын дәвам итсә, җаен да табар иде әле, бала үлде дип котылырга да була. Аннан соң аерылачак та үз дигәненчә яши башлаячак әле ул. Кәлүш киеп мал-туар асрарга, бушка колхоз эшенә йөрергә һич риза түгел, киләчәген алай күз алдына китерми иде. Ярар, хәзер аңа уйларга ирек бирмәделәр, барысы да томан эчендә кебек булды. Бу әле аңа гаилә камыты киде дигән сүз түгел. Әнвәргә нәрсә, ул отпускасы бетү белән армиягә китә, ярый әле китә, ул булмагач аны тотучы юк, булса да, беркем дә бәйләп тота алмый. Сәрия шулай уйлады. Хәер, Әнвәрнең әти-әниләре үзләре дә яшьләр, ике тәкә башы бер казанга сыймаган кебек, кайнана да бер өйдә ике хуҗабикә булуын теләми, ул шундук:
– Кияүгә чыктым дип, ир җилкәсендә ятарга уйлама, укуыңны тәмамла, улым кайту белән аерым яшәрсез, – диде.
Шуның өчен генә дә рәхмәтле ул аларга.
Зәбәйдә Хәйретдиновна да Сәрия өчен шат иде.
– Син үз кызым кебек булып беттең инде, – диде ул. – Укуың өчен борчылма, кирәк чагында булышырмын.
Туй балдагы, туй күлмәге кию турындагы хыяллары томан кебек таралды да бетте. Ә туйга хәтле була торган очрашулар, озатышулар, күктән йолдызлар санаулар... Юк, аның тарафыннан уйланмаган эш булды бу, аның ир хатыны буласы килми. Барыбер җаен табачак! Әтисе әйтмешли, ансат кына, расхудсыз гына өйләнергә уйлаган! Кайтканын да көтеп тормаячак, аерылырга гариза бирәчәк. Ә бала? Үстерсен Зөбәйдә, теләгенә ирешсен. Ә ул әни булырга әзер түгел әле.
Кыз елый-елый Зөбәйдәгә хәлне аңлатты. Ә ул аның иңнәреннән кочты, чәчләреннән сыйпады.
– Синдә йөкле хатыннарда була торган депрессия, – диде ул. – Кулыңа сабыйны алу белән шушындый уйларың өчен үзеңә дә оят булачак. Аның әтисе бар бит әле.
– Ул әтисе түгел.
– Закон буенча әти. Ә мин... Ходай Тәгалә минем дә ялваруларымны ишетте. Минем дә балам булырга тиеш. Икәүләп бергә бала арбасы тартып йөрисебез бар әле! Син әле нинди бәхеткә тиенгәнеңне аңламыйсың, кызый. Әйтү түгел, күңелеңә дә китермә мондый уйларны. Ул барысын да аңлый, ишетеп ята хәзер.
Укытучысының бу сүзләре кызны айнытып җибәрде.
– Шулай ул күк капусы: төрле кешегә төрле вакытта ачыла. Бөтенләй ачылмавы да бар.
Октябрь бәйрәме якынлашты. Курсташлар бәйрәмгә өйләренә кайтырга җыенды. Тик Сәрия генә кая кайтырга белмичә аптырап калды. Хатларында Әнвәр үзләренә кайтырга кушып яза. Ә аның үз әти-әнисе дә бар бит әле. Карынындагы бала аңа чит түгел иде инде. Ул аның өчен җаваплылык тоя башлаганын сизде, бу җаваплылык куркытты да.
Кемгә кайтырга? Үзләренә кайтыр иде, кешенең авызын яба алмыйсың, яши башламас борын кайнаналарын санга сукмый, диярләр. Һәм алар хаклы булачак. Ә Әнвәрләргә? Анда ни эшләр ул? Сәрия тулай торакта калырга булды. Ниятен Әнисә хуплап бетермәде.
– Безгә кайтыр идек тә, чыдый алырсың микән? Бәйрәм алдыннан халык күп, алты сәгать буена этелеп-төртелеп кайтасы. Андый чакта автобуста энә төшәрлек тә урын булмый.
– Бәйрәм вакытында бездә дә шул хәл. Шуңа кайт-маска булдым инде.
– Зәбәйдә апа белән киңәшсәк?
– Мондый вакытта нинди юлга чыгу? – диде Зөбәйдә. – Берүзең калу да ярамас. Нәрсә булмас? Безгә килерсең. Урын иркен.
– Мин сезгә беркем түгел...
– Юк сүз сөйләмә. Син минем укучым. Монда укыган чакта синең өчен мин җаваплы.
Шулай килештеләр. Тик бәйрәм алдыннан бүлмәләренә Әнвәрнең әтисе килеп керде.
– Берәр хәл булдымы әллә? – диде кыз куркынып.
– Кышкы юлга чыкмасын дип үзем килдем... Оныгыбызны без сакламый кем сакласын?
Кызның тамагына төер тыгылды. Күзеннән яшьләр атылып чыкты. Ул чит ояга йомырка салырга җыенган кош хәлендә иде. Ишеткәне бар, кәккүкләр шулай итә дип.
– Мин анда берүзем... нишләрмен соң? – диде ул. – Мин бит...
«Сезгә беркем түгел», димәкче иде, тик ул сүзләр әйтелмичә күңелендә генә калды.
– Ничек инде берүзең? Син хәзер безнеке инде. Улыбыз кайтканчы, синең өчен без җаваплы. Синекеләр дә кайтканыңны дүрт күз белән көтә.
* * *
Чит гаиләдә ничек яшәп китәрмен дигән уй кайту белән юкка чыкты. Биредә аны үз кызлары кебек якын иттеләр. Кайнанасына булышмакчы булганда да, аны эшләтмәделәр.
– Синең эшең – сау-сәламәт бала табу.
– Сез эшләгәндә миңа тик тору уңайсыз...
– Нинди сүз ул тик тору? Ә бала күтәрү? Ул эш түгелмени?
Бәби тапкач укуны ташларга туры килмәсме дигән борчуы юкка булды. Зөбәйдә апасы сүзендә торды, ул имтиханнарын алдан ук тапшырды. Берничә ай аерма белән аның да кызы туды.
...Әнвәр армиядән кайтканда, аның улы Кодрәт тәпи йөреп азаплана иде. Әнвәр аны баш очына күтәреп сикертте дә, бер кочагына улын, икенчесенә Сәрияне алды.
– Сез бәхетле булсын өчен мин барысын да эшләрмен, – дип, хатынының битеннән үбеп алды.
– Мин дә... – дип пышылдады Сәрия.
Ул чыннан да бәхетле иде.

Сәмига Сәүбанова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: