Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ӨЧ ИҢ БАЙ МИНИСТР

Кемнәр алар?

Башкортстанда иң бай министрларның исеме аталды.

Башкортстан Министрлар Кабинеты әгъзалары узган ел өчен керемнәр һәм милек турында хисап тотты. Иң югары хезмәт хакы элекке төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевта -15,3 миллион сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: акчаларның бер өлеше фатир сатудан кергән. Кулга алыныр алдыннан министр күчемсез милекне сатып, яңасын сатып алырга ниятләгән.

Төбәкнең иң бай министрлары рейтингында икенче урынны яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов алган. Үткән ел өчен рәсми документта ул 9,2 миллион сум керемен билгеләгән. Бу очракта да хезмәт хакы Хәбибовның профессиональ эшчәнлеге белән тулысынча бәйле түгел. Узган елда ул җир участогын, йортын саткан һәм яңа торакка кредит алган.

Исемлектә өченче урынны Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев алып тора. Ул 8,1 миллион сумлык керем декларацияләгән.

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: