Софья Перовская урамында күпкатлы йорт янында яшь кызның үле гәүдәсе табылган. Аңа 20 яшь тирәсе булган.
Шаһитлар сөйләвенчә, ул төнне елашкан һәм акырышкан тавышлар ишетелгән. “Тәүдә хатын-кыз елаган тавыш ишетелде. Аннары ир-ат кычкыра башлады”, – дип сөйләгән әлеге йортта яшәүче бер ханым.
Ә бераздан җирдә кызның үле гәүдәсен күргәннәр.
“Бик куркыныч иде моны күрү... Соңрак әнисе һәм туганнары килде. Аларга каравы жәл иде...” – дип бәян иткән шаһит ханым.
Якынча фаразлар буенча, яшь кыз югарыдан егылып төшкән. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгәнче ул инде җан биргән.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.