Литература
21 Октября , 06:50

Җәйран

Әлфирә Гайфуллина. 10 бүлек. "Бөтенләй кайттыңмы, кызым? Менә рәхмәт, сүземне тыңладың. Чит-ят җирдә ялгыз башың нишләр идең? Монда бөтен туганнарың, Түбән Камада да өчәү булырсыз, иншалла.

Добавить в предпочтительные источники Google

"Бөтенләй кайттыңмы, кызым? Менә рәхмәт, сүземне тыңладың. Чит-ят җирдә ялгыз башың нишләр идең? Монда бөтен туганнарың, Түбән Камада да өчәү булырсыз, иншалла. Күп йөрү, күп күрү - бәхет түгел ул кызым. Күңелсез генә йөрүемне күреп өстәп куйды. - Кайда яшисең, шунда ияләшәсең".
Бер атна әти-әни янында тордым да Түбән Камага килдем.
"Әйләнәм дә сиңа кайтам, туган як!" Гел җырдагы кебек. Ничә китеп, ничә кайттым сиңа шәһәрем! Бер каршылыксыз тулай торактан урын алдым, сеңлем белән бер бүлмәдән, эше дә үзәк рестораннан табылды. Таныш эш, бары да майлап куйган кебек. Шәһәребездә ике генә ресторан булганга, кичләрен халык шыгрым тулы, җитмәсә ял көннәрендә якындагы Чаллы шәһәреннән монтажда эшләүче яшьләр дә килә. Шушы ыгы-зыгы белән бераз Хырдаланны да оныттым кебек, тик бик тизгә генә.
Люзирәдән хат килде. Сау-сәламәтлекләрне дә сорамый, шундый сүзләр язган:
"Җәйран, син нишләдең? Мин отпускадан килүгә, монда яшәүчеләр сине каһәрлиләр. Шундый егетнең башына җитте", - диләр. Нигә киттең? Нигә мине көтмәдең? Синең калдырып киткән көндәлегеңне, Мамед сәгать өч тулгач кына биргән, сиңа биргән сүзендә торган. Эх, алданрак бирсә иде, бу бәхетсезлекләр булмас иде... Югыйсә, Хәсәнбала кафеда көне буе булган бит, көндәлекне укыгач, кафены бикләп, Мамед белән тулай торакка килгәннәр. Валя-хала бүлмәне ачкан, янып торган роза чәчкәләре кырыенда үзенең рәсемен күреп Хәсәнбала: "Җәйран, хәтта минем рәсемемне дә алмаган", - дип өзгәләнгән. Аэропортка синең артыңнан киткәннәр. Син инде киткән булгансың, ярсып, газга басып машинасын китереп бәргәнче куган. Мамед куркуыннан ишекне ачып сикергән. Хәсәнбала авыр хәлдә Бакуда хастаханәдә ята, әтисе белән абыйсы чиратлап саклый. Низами ике тапкыр барды: "Аның яшисе килми", - диде.
Алу белән хат яз. Син кайда? Бәлки килерсең? Мине Людмила алдаган, тик нигә?
Люзирәгә аңлатып хат яздым.
Алты ай үтте, Люзирә башка хат язмады. Хәсәнбаланы уйламаган бер көнем дә юк. Хәле ничек? Аягына басалганмы? Берничек тә белә алмыйм. Беркөнне үземне сүксәм, икенче көнне аклыйм. Китеп дөрес эшләдемме соң? Бәлки Киевка китеп, Хәсәнбаланың никахлы-законлы хатыны булып, Хырдаланга кайтасы калган, ул вакытта ул хастаханәгә эләкмәс иде. Теге ярәшкән кыз гомергә ялгыз калып каргышы төшсә? Акылдан чыкмасам ярар иде. Иртән Шайтан-Сәиднең: "Җәйран, аска төш, Хәсәнбала килде!" - дигән тавышына уянам... Сабырлык бир, Аллаһым!

Туй күлмәге
Ниһаять Люзирәдән хат килде.
"Миңа шулчаклы күңелсез син киткәч, Бакуга да сирәк барам, кайбер көнне Низами белән китәбез, бульварда йөрибез. Мин дә кайтыр идем, хәзер самолетка билет бик кыйммәт, шуңа кайта алмыйм. Хәсәнбала күптән түгел эшли башлады, абыйсының машинасында йөри, үзенекен ремонтларлык түгел икән. Беләсеңме, ул элекке кебек килеп китә, сагына ул сине. Беркөн син калдырган көндәлекне укып утыра иде, кызгандым аны, җанына урын табалмый мескен".
"Мин сине килеп алырмын, юлга хәзерлән", - дип Люзирәгә телеграмма җибәрдем дә, Мәскәүгә киттем. Иң матур киемнәр генә аласым килде. Биш бармакка алтын йөзек алдым, чәчләрне буядым, яңа киемнәр өстә, танымасыннар әле мине!
Март азагы. Бакуга бер билет, кайтырга ике билет алдым да, юлга чыктым. Хырдаланда Люзирә минем килүемне көтеп утыра, башкалар берсе дә белми. Вахтага килеп кергәч Валя-хала:
"Сезгә кем кирәк?" - дип сорады, мине танымады. Шайтан-Сәид күрү белән: "Җәйран! Җәйран кайткан!" - дип кычкырып җибәрмәсенме! Кырыема бөтен тулай торак җыелды, күтәреп кенә алмадылар. Алып килгән бүләкләремне тараттым. Шайтан-Сәид уенчык "КАМАЗ"ны тотып карады.
- Җәйран, үскәч, мин шушындый зур машинада эшлим, аннан, Арифны таптатам.
- Нигә таптатасың?
- Ул миңа "Чегән малае" ди. Барысы да кычкырып көлделәр.
Өч көн эчендә без Түбән Камага кайтып җитәргә тиеш. Озакка сузмыйча, шул көнне үк "Хушлашу" кичәсе оештырырга булдык. Кызлар бүлмәгә җыелып, күлмәкләремне, алтын балдакларны тотып карыйлар. Ариф: "Җәйран, әллә берәр байның яшергән байлыкларын казып алдыңмы?" - дип көлә. Низами кергәч: "Әйдә, Хәсәнбалага әйтик", - дигән иде, каршы төштем: "Иртәгә үзем барам", - дидем.
"Хушлашу" кичәсенә чакырырга Валя артыннан төштем. Мине күргәч,шатлыгыннан елап җибәрде. Улы Ваня да мине таныды. Аңа чаршау артында аерым бүлмә ясаганнар. Мактанырга теләп, бөтен уенчыкларын каршыма өеп куйды. Рәсем ясарга бик ярата икән, бераз бөтерелгәч, кечкенә урындыгына утырып, рәсем ясый башлады.
Валя эштәге яңалыкларны сөйләп китте. Зинаида Николаевна пенсияга чыккан, аның урынына бригадир итеп, Валяны сайлаганнар. Зәһәр телле Симаның ире кайткан, ул ире янына, җыю цехына киткән. Икесе бер җирдә эшлиләр икән. Гәндаб музыка училищесына укырга кергән. Лариса дустыбыз да быел укырга кергәч, эштән киткән. Мастер Мирзоян минем кайтып киткәнне белгәч, минем урынга техникумда укырга Валяны алган. Безнең "Инструментальный"да эшләгән Игорь Злобин, Валяга гашыйк булган. Эшен яздырырга килгәндә дә, оялып, кызарып чыгучы Игорь! Менә яңалык!
Валяның әнисе һаман монастырьдан кайтмаган. Алар элек яшәгән баракларны җимергәч, бер тапкыр документлар тапшырырга гына кайткан. Яңа фатир бирергә тиешләр ди. Мин Валяны тыңлагач, бик шатландым. Күп хәсрәт, кайгы кичергән бу яшь кенә хатынның тормышы үзгәргән. Бик чакырсам да Валя башкалар белән бик аралашмаганга сылтап, кермәде.
- Син минем иң якын дустым булдың, нигә кайтып киттең Татарстанга? - диде озата чыккач. - Мин бит белдем, синең директорга кереп, миңа балалар бакчасы, бүлмә сораганыңны.
- Кем әйтте? Люзирәме?
- Юк. Секретарь Таня әйтте.
Иртән иртүк кафега киттем. Пешекче булып эшләгән татар хатыны Алфинур, мине күргәч, кочаклап алды.
- Эх Җәйран, Хәсәнбала яңа кузгалып китте. Нишләргә инде?
- Килгәч әйтерсең мин килгәнне, - дип, тулай торакка кайттым. Люзирә белән Бакуга, Каспий белән саубуллашырга киттек.
"Башка күреп булмас инде Каспий сине, - диде ул елардай булып. Без шәһәрдән кайтуга, Алфинур, тулай торакта көтеп утыра. Нигә килде икән? Хәсәнбаланы күрми китәмме?
"Җәйран, Хәсәнбала мин әйткәч ышанмады. Бүген бит беренче апрель - алдакчы көне! "Башка төрле алдый алмадыңмы, йөрәк ярасын кузгатасың", - диде. Үз кулың белән яз әле, күрешә алмыйсыз бит иртәгә киткәч".
"Хәсәнбала, өч мең километр юл үтеп килдем, сине күрә алмый китәм инде, Җәйран", - дип записка яздым.
Алфинур иртән иртүк биргән күрәсең, Хәсәнбала килеп машинасыннан сигнал биргәндә, без әле тормаган да идек. Тиз генә киенеп аска төштем, вахтада Валя-хала, Зөләйха ханым миңа ияреп чыктылар. Башымны күтәреп карасам: бөтенесе балконга чыккан, безне күзәтә. Аягымның көче юк, ничек кенә машина янына барып җитәргә? "Үзеңне кулга ал, дулкынланганыңны сиздермә!" - үземә шулай боерык бирдем. Хәсәнбала машинасының ишеген ачты, кузгалып киттек, туры Җирәнбатанга борылды. Авыр сөйләшү булачак...
Килеп туктаганчы сөйләшмәдек, әйтерсең бер-беребезгә әйтәсе сүзләр беткән.
Машинадан чыгып баскач кына, битендәге яра эзләрен күрдем, уң ягыннан, күз астыннан, иягенә кадәр сузылган. Маңгаенда да тирән яра эзе, ул җир ак булып тора.
- Хәсәнбала, мине гафу ит, әйтмичә киттем.
- Әйтмичә? Хәтта рәсемеңне дә алмыйча киттем", - дисәң, дөрес була.
- Әйт, ни өчен, ни өчен син миңа шундый яра салдың, Җәйран? Минем бит яшисем килмәде, без аэропортка килгәндә синең самолетың очкан иде. Шушы шакал, Мамед, көндәлекне иртәрәк биргән булса... Мин бит көне буе кафеда идем. Кемгә ышандың? Шушы карак Людмилагамы? Күп урлаша башлагач, мин аны куып чыгарган идем, шулай үч алган. Үзең уйлап кара, мин сиңа Киевка китик дип тәкъдим ясагач, ничек туй үткәреп була? Нигә үземнән килеп сорамадың? Хастаханәдә ятканда саташып үлә яздым. Күзләремне сөлге белән каплап, сине күз алдына китерергә тырыштым. Беләсеңме, ничек сине күрә идем? Беренче очрашканда күргән киемнәрең белән. Син кафе кырыена килеп басканда, мин машинага кереп кенә утырган идем, китмәкче идем. Челтәрләп бәйләнгән кызыл кофта, тездән өстә кара итәк, биек үкчәле лаклы туфли, озын чәчләр. Ишек турына җиткәч, чәчеңне бармагыңа чорный башладың. "Нигә чәчләрен бармагына чорный? Үзе ялгыз кебек, кем бу кыз?" - дип артыңнан кердем. Кафеда ничә ел эшләп, кызларның кереп утырганын күрмәдем. Үзен шундый иркен тоткан кыз белән танышасым килде. Мамедка чәйханәгә барып өстәл әзерләргә куштым. Син тешең-тырнагың белән каршы тордың. Ничек шашлык кыздырган төтенторбасыннан чыкмакчы булдың? Кысылып калсаң? - Хәсәнбала көлеп куйды. - Йөзем басуыннан йөгергәндә, бер туфлиең төшеп калды. Бакуга ялан аяк кайтмакчы идеңме? Эх, Җәйран... Сез Хырдаланга килгәч, поселок малайлары килеп, сезнең кайда йөргәнне хәбәр итеп тордылар. Бакуга китсәгез, сиздерми генә артыгыздан йөрдем. Кулыңа кагылырга да курка идем бит мин, Җәйран. Бервакыт барыбер миңа ияләшерсең, ярата башларсың дип өмет иттем. Хастаханәдә ятканда да, бәлки килерсең дип көттем.
- Син әле безне күзәтеп тә йөрдеңме? Хәсәнбала елмаеп куйды.
- Әйе, баштарак, күзәттем. Сезнең поселоктан озын итәк, косынка бәйләп чыгып китүегезне дә, Физули мәйданына килеп җиткәч, "Фәрхад" кафесына кереп, ак чалбар киеп чыгуыгызны да күрдем. Поселокка кайтканда, шунда ук кереп, яңадан озын итәкне киюегезне дә белә идем. Сез минем сүземне тыңладыгыз, шуңа күрә поселок халкы сезне бик тиз "Үз" итте. "Кайда йөрдегез?" - дип сорасам, дөрес җавап бирә идең. Син, Җәйран, алдый белмисең.
- Мамед, ул ничек? Синдә эшлиме?
- Юк. Ул да хастаханәдә яткан, әнисен күрдем. Башка аны күрәсем дә килми.
- Нигә? Ул бит гел сиңа тугры булып йөрде. Синең белән аэропортка китеп тә, машинаны ачып сикереп имгәнгән. Мин дә, башына су шешәсе белән бәреп, башын ярдым.
- Ничек башын ярдың? Кайчан?
- Синең белән танышкан көнне, чәйханәдә.
- Сиңа бәйләндеме әллә, шакал?
- Юк, бәйләнмәде. Ачкычны кесәсенә салып куйды. Күпме ялынып та ишекне ачмады. Шуннан чәчемне эләктереп алгач, башына шешә белән томырдым.
Хәсәнбала тыела алмый көлергә тотынды.
- Әйтәм җирле, мин ишек ачып чыгармадым дип ант итә. Ул күп эчеп хәтерли алмаган димәк... Аңа бит эчәргә ярамый. Миңа эшкә килгәнче, ул йөк машинасында эшләде. Бер авария ясап, баш чире белән хастаханәдә ятып чыккач, аңарга аракы эчмәскә кушканнар. Әле монда мин белмәгән хәлләр дә булган икән.
- Эш сорап килсә, син аны эшкә ал, Хәсәнбала. Кызганам мин аны.
- Билгеле кызганасың. Ул бит көндәлекне дә сәгате җитмичә миңа бирмәде. Сиңа хөрмәте күбрәк булган димәк. Беләсеңме, нигә минем аңа ачуым килде? Мин ул көнне көне буе кафеда булдым. Сәгатенә карый-карый, сәгать өч җиткәнен көткән. Иртәрәк бирсә ярамас идеме? Мин сине куып җитә идем, аэропортта булса да.
- Мин бу җиргә көндә киләм. Синең такыя үрергә чәчәк эзләп йөргән вакытларың. Күз яшьләренә манчылып язган көндәлекне кичләрен укып ятам, көндез машинада йөртәм, эх син, үзсүзле, Җәйран! Беләсеңме, бу җирдә мин туып үстем, кызларны да очратмадым түгел, алар берсе дә сиңа охшамаганнар иде, аларга акча, алтын балдак кирәк иде, син мине үзеңә кайчан караттың? Беренче көннән үк тыйнаклыгың, гаделлегең, туры сүзле булуың белән караттың. Куштанлану, ялагайлану, ялган сөйләү синдә юк. Бу яктан без бик охшаш.
- Ерак Башкортостаннан килеп, шушы Хырдаланда безгә очрашырга, ничек шулай килеп чыкты? Күрәзәче карчык... Син нигә ул көнне аның янына килдең? Миңа әйтмәдең бит шуны.
- Хәсәнбала, бу хәзер мөһим түгел.
- Шунысы кызык, Җәйран, - диде Хәсәнбала сүзен дәвам итеп, - өйдәгеләр берсе дә хәзер миңа өйлән дими. Дөресен әйт Җәйран, син мине сагындыңмы?
- Минем сине уйламаган көнем булмады, Хәсәнбала! Хастаханәгә эләккәч, үземне гаепле итеп тойдым.
- Чынмы? Җәйран, син дә мине яратасыңмы?
Хәсәнбала мине күтәреп, әйләнә башлады, күзләремнән, битемнән үпте. "Син дә мине яратасың", - диде ул, бертуктаусыз кабатлап. "Яратасың!"
- Безнең сөю, вакыт сынавын үтте. Беләсеңме, без хәзер нишлибез?
- Нишлибез?
- Бакуга барып сиңа туй күлмәге алабыз! Ул син килгәнче миндә калыр. Син килү белән Сумгаитта яшәрбез, сиңа анда ошый бит. Шунда туебыз булыр, хәзер Киевка качасы да юк.
- Хәсәнбала, син чынмы?
- Әйе, минем ярәшкән кызга түгел, яраткан кызга өйләнәсем килә. Беркем белән дә туй күлмәге кимәссең. Утыр, киттек Бакуга!
Бакуда бер салоннан икенчесенә йөрергә вакыт калмаган иде, беренче очраган салонга кереп, миңа ак туй күлмәге алдык. Хәсәнбала акчасын түләде дә, Хырдаланга ашыкты.
Безнең туебыз Сумгаитта булачак, анда минем бөтен дусларым килер, быел укырга керермен. Люзирәгә сөйләсәм, ышанырмы?
- Җәйран, сиңа күпме вакыт кирәк булачак?
- Тиздән, Хәсәнбала, хәбәр җибәрермен!
- Миңа бу яра эзләренәоперация ясаячаклар, эзе калмаска тиеш, бары да яхшы булыр. Йөзекләрне син килгәч ясатабыз, анда безнең исемнәр язылачак!
Без тулай торакка килеп җиткәндә, Люзирә балконда арлы-бирле йөри иде, соңга калырга курка күрәсең.
- Сезне аэропортка үзем илтәм, борчылмагыз, соңга калмассыз, - диде Хәсәнбала.
- Юк, Хәсәнбала, озатма, киткәндә авыр булыр.
Хәсәнбала белән Низами тулай торак янында басып калдылар.
Ой авыр аерылулары... таксины туктатып кире йөгерәсе килә...
Киләчәккә өмет... шул гына бераз көч бирә.
- Тукта, зинһар, бер минутка тукта! Таксист юл кырыена чыгып туктады.
Машинадан чыгып Хәсәнбала торган җиргә табан йөгердем, ул мине күреп, миңа каршы йөгерә башлады, кочаклап алды. "Елама Җәйран, без озакка аерылмыйбыз, тагын әз генә көтәсе калды. Аннан без беркайчан да аерылмаячакбыз. Син миңа ышан!"
Шулчак, бер-беребезгә сыенып торганда, без әле бик тиздән уртак илебез Советлар Союзы бетәчәген, чит ике дәүләт кешеләре булып калачагыбызны белми идек...