

Аның ярәшкән кызын минем күргәнем булмады, монда кызлар башка укымыйлар, кияү килгәнен көтеп өйдә утыралар. Хәсәнбала - бик кызу егет ул. Яшермичә, шулай ачыктан-ачык синең арттан йөргәненә башта аптырый идек без дә. Өйләнмәде бит һаман.
- Валя-хала, бер кешегә дә сөйләмәсәгез сезгә бер сер әйтәм.
- Сүз сөйләп йөрергә миңа инде 58 яшь, Җәйран. Картайдым шушы Хырдаланда. Ирем үлде, улым Мәскәүдә, вахтада комбинат фатир бирмәсме дип эшлим. Я, нинди серең бар?
- Хәсәнбала, миңа тәкъдим ясады: "Киевка китик, аннан кайтырбыз", - ди.
- Ут белән уйныйсыз, балалар. Егет ваз кичсә, андый кызларны кияүгә сорамыйлар.
- Нигә алай, ул бит әле саф кыз.
- Булса соң. Әйтәм бит ялгыз калалар дип. Ул кызның абый-энеләре булса, көт-тә тор, үч алачаклар.
Бер ел чамасы элек булган бер хәл искә төште. Икенче сменада эшли идем ул көнне. Иртәрәк китәргә уйладым да, Хәсәнбала килгәнче кайтып киттем. Бакчалар кырыеннан куркып кайтып барам, арттан калмый берәү килә. Әйләнеп карамыйча, биш катлы йортлар янына җиттем, анда ут булгач тимәс дип уйлыйм. Тулай торакка әз генә калган иде, кинәт кенә сумкамны тартып алды да, кизәнеп сугып җибәрде. Хәсәнбала мине көткән дә, аптырап тулай торакка килгән. Тавышка ул каршыма йөгереп килде.
"Җәйран, курыкма, мин монда, нигә мине көтмәдең? Ни булды?"
Кычкырып елый башладым.
Иртәнгә кадәр җыелып эзләсәләр дә таба алмадылар ул кешене. Йөзен хәтерләп калдым, берничә тапкыр складка килеп тәрзәдән карап торганын күрдем. Менә нигә мине Хәсәнбала икенче сменадан гел каршы алып, тулай торакка китереп куйган. Ул минем өчен курыккан, димәк, ул кызның абыйлары бар.
Хәсәнбала... Беренче танышу бик күңелле булмаса да, үзем дә аңа ияләштем. Нинди генә вакыйгалар кичермәдек бергә. Минем тынычлыгым бетте, ялгыз йөргәндә алга-артка карап йөрим, кибеткә барганда, Шайтан-Сәидне җитәкләп барам, кемдер артымнан күзәтеп йөри кебек.
Беркөн Җирәнбатан күленә баргач, такыя үрергә чәчәкләр эзләп йөрдем.
- Монда сезнең якта үскән чәчкәләр үсми, Җәйран, әйдә шушы үләннәрдән генә үрик, - дип, Хәсәнбала бер кочак үлән җыеп алып килде. Алар кулны чага, бер түгәрәк үрдек тә, суга салып җибәрдек.
Бездәге кебек урманнар монда юк шул. Хәсәнбала уемны сизгән кебек: "Җәйран, миңа Татарстанны күрсәтерсең әле, - диде. - Киевтан башта Хырдаланга, аннан сезнең якка кайтырбыз".
Люзирә һаман килми, бүлмәдә дә, коридорда да сөйләшергә кеше юк. Бер кич, Хәсәнбала бүләк иткән розалар бәйләме кебек ясалган яктырткычны кабызып утыра идем, Валя-хала килеп керде. "Хәсәнбала бүләге", - дидем. "Әй Җәйран, тынычлыгыңны югалттың, ниләр булып бетәр. Ярата бит ул егет сине, ярата..."
Быел техникум, аннан институт, фатир бирерләр дигән хыялларым, бер мизгел эчендә юкка чыкты.
Эштән тулай торакка кайтып җиткән идем, Людмила дигән хатын кулымнан тотып алды. Алдагы тешләре төшеп беткән бу хатынны Хәсәнбала кафесында күргәнем бар, кайбер чакта ул анда табак-савытлары юа иде. "Гаиләләре ишле, өч баласы бар, ире эчә. Кызганып кына алдым мин аны", - диде берчак Хәсәнбала.
- Беләсеңме, бу шимбә Хәсәнбаланың туе, син ишеттеңме? - диде Людмила авызын ерып.
- Юк, ишетмәдем.
Йөгереп үзебезнең катка менеп җиттем, мендәргә капланып елый башладым. Хәсәнбала өйләнә. Димәк, өйдәгеләр аны күндергән. "Кафеда ревизия башланды", - дигән иде, кәефе дә юк иде. Хәсәнбала, шулай сиздерми генә өйләнергә уйлаган.
Миңа нишләргә? Нигә әйтмәгән? Ичмасам, Люзирә дә юк... Китәргә! Иртәгә үк китәргә! Аның туе барганда, мин Хырдаланда булырга тиеш түгел! Башымда бер генә уй бөтерелә: Хәсәнбала өйләнә, Хәсәнбала өйләнә... Үзем белән үзем сөйләшә башладым түгелме?
Өйләнсен, ул ярәшкән кызы алдында бурычлы. Элек-электән килгән гореф-гадәтне Хәсәнбала гына бозарга тиеш түгел. Мин элеккечә комбинатта эшләрмен, һәр көн эшкә барганда, кафе кырыенда торган машинаны күрермен. Юлымда очратсам, туктап хәлемне сорашыр... Ул инде башка Хәсәнбала булачак. Өйләнгән, гаилә корган. Элеккеге кебек аның белән мин беркая да чыгып йөрмәячәкмен. Нигә миңа өйләнгән кеше? Мин Хырдаланга да, Хәсәнбалага да ияләштем. Хәсәнбала янымда булмаса, миңа Хырдалан кирәкме? Дөрес, монда яшәүчеләр миңа якын. Аллаһым, бу бер төшкенә булсын иде! Төш түгел шул... Мин бит әле ятмадым да. Эх, Люзирә, кайда син?
Көндә яза торган көндәлегемне алдым да, яза башладым. Үзем язам, күземнән аккан күз яшьләрем көндәлеккә тама. Беренче битенә кечкенә рәсемем ябыштырылган. Бакуга килгәч яза башлаган көндәлегем, аны да калдырырмын. Барысы да Хырдаланда калсын. Сөрмәле күз, җитез җәйран, синең исемең дә минем белән китмәс. Ул мәңгегә шушы җирдә калыр... Кайчандыр, җир читен күрәм дип, тауга үрмәләгән нәни кыз, укуын ташлап, көньяк күрергә килгән Әлфия, иртәгә туган ягына кайтып китер.
Көндәлегемә соңгы сүзләрне яздым:
"Хәсәнбала, мин туган ягыма кайтып китәм. Беренче танышу бик күңелле булмаса да, син һәрвакыт миңа иң якын кешем булдың. Ниндидер ризык мине кайтып киткәч, яңадан Бакуга китерде. Мине гафу ит, сиңа әйтми кайтып китәм. Синең шимбә көн туең диделәр. Чын күңелдән котлыйм, бәхетле булыгыз! Гаиләңдә тынычлык булыр, башка сиңа кул күтәреп сугучы булмас.
Кызу Хәсән... Хәтереңдәме беренче вакытларда синең машинаңа үзем генә утырмый идем, син куйган ризыкларны ашамагач: "Үз сүзле, горур", - дип мине сүгә идең. Хәзер миңа аерылу авыр, әмма, шулай кирәк. Миңа башка Хырдаланда калырга ярамый.
Бергә булган вакытларны сагынырмын, беркайчан да онытмам! Ерак Татарстанда сине сагынучы, сине уйлаучы кыз бар, исемемне онытма!
Җәйран.
Төнем йокысыз, бертуктаусыз елап үтте. Кайтып киткәч, нигә мин яңадан килдем? Нигә ул күрәзәче карчык кирәк булган? Әллә...күрәзәче сөйләгән кара егет, ул Хәсәнбаламы?
Иртән тору белән эшкә барып гариза яздым. Шулай тиз генә китүемнең сәбәбен гаилә хәлләренә сылтадым. Әле атнаның башы гына, шимбәгә чаклы вакыт бар. Бәхетемә каршы самолетка билет булды. Сергей Михайлович белән генә саубуллаштым. "Яхшы уйладыңмы? Ялгышмыйсыңмы?" - диде ул.
Әйберләрне җыйдым. Хәсәнбаланың бүләге, роза чәчәкләрен утка тоташтыргач, җемелдәп яна башладылар. Чәчкәләр янына аның фотосын, йөзекне салып куйдым.
Көндәлекне кат-кат төрдем. Хәсәнбаланың машинасы кафе янында юк, димәк әле килмәгән. Буфетта эшләүче Мамед янына кердем.
- Мамед, зур йомышым бар, үтисеңме?
- Билгеле үтим, - диде ул, - әйт.
- Менә шушы пакетны, сәгать өчтән соң Хәсәнбалага бирерсең, яме. Тыңла, өчтән соң, бер минут та алдан бирмә!
Чемоданнарны тотып аска төштем. Валя-хала вахтада утыра иде.
- Җәйран, син нишләп эштә түгел? Кая җыендың? - диде ул.
- Еракка, Валя-хала, сау бул. Хәсәнбалага калдырган әйберләрне бирерсең. Бүлмә ачкычын алгач, Валя-халаның да күзләре яшьләнде. «Эх балалар, аерылулар бигрәк авыр шул», - диде ул.
Утыргычта утырган Шайтан-Сәид, чемоданнарны күреп:
- Җибәрмим, син бөтенләй китәсең, - дип, машина тәгәрмәченә килеп егылды. Кем сине үпкәләтте? Син нигә китәсең?
Эх, Шайтан-Сәид, мин дә сезне сагынырмын, монда да кала алмыйм. Миңа исем кушучы Сәид. Синең: "Җәйран, аска төш, Хәсәнбала килде", - дигән тавышыңны башка ишетмәм. Йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә. Мин китәм, башка беркайчан да Хырдалан, әйләнеп кайтмам. Сумгаитка бара торган юлга, көндә йөри торган Җирәнбатан күленә карап, күземнән яшләр ага башлады. Мине юатучы, яшемне сөртүче Хәсәнбала, башка минем янда юк... Китергә, тизрәк китергә...онытырга...
"Кузгалабызмы, соңга калмыйсызмы?" - диде таксист, минем бертуктаусыз күз яшьләремне сөртеп торуымны күреп. "Киттек, сау бул Хәсәнбала, сау бул Хырдалан, сау булыгыз минем дусларым!"
Самолет төгәл өчтә, вакытында очты. Берничә сәгатьтән, үземнең Уфа аэропортында җансыз бер кеше кебек басып торуымны аңлап, беренче автобуска менеп утырдым. Кая барырга, авылгамы, Түбән Камагамы, миңа барыбер. Шулай кинәт китүемне, алда ниләр көтәчәген дә аңлыйсы килмәде. Бер ноктага төбәлеп онытылып торганда, бер ханым:
"Уфага килеп җиттек, сез төшәсезме?" - диде. Нигә бу кадәр күңелсез? Нәрсә булды соң миңа? Үземне упкын кырында басып торган кеше кебек хис иттем. Киттем, кайттым, ә йөрәгем, гүя үзем белән түгел, Хырдаланда калган... Әллә, әллә мин Хәсәнбаланы яратам микән? Юк, юк, ул бит минем дустым гына иде. Алайса, нишләп минем ярсып елыйсым килә? Димәк, ул миңа җитми! Нигә ул минем янымда чагында, ул турыда уйламадым?
Мең төрле сораулар, шул бетмәс-төкәнмәс сорауларгаҗавап таба алмый туган йорт ишеген шакыдым.