

Сигезенче мартка Хәсәнбала бик матур бүләк бирде миңа. Нечкә генә җепләрдән бөгеп ясалган роза чәчкәләре бәйләме, эчендә кечкенә лампалар, утка тоташтырсаң, яфраклары яшел, чәчкәләре төрле төскә кереп яна. Машинада сөйләшеп утырабыз, тубы артыннан Шайтан-Сәид йөгереп үтте.
"Синең бәләкәй чакта төшкән рәсемең бармы? Син дә шушы Шайтан-Сәидкә охшагансыңдыр мөгаен", - дигән идем, Хәсәнбала:
"Бер рәсемем дә юк, рәсемгә төшү гөнаһ эш санала, армиядә төшкән ике генә рәсемем бар", - диде.
"Картайгач алып карарга, яшь чагыңны искә алырга, рәсемгә төшәргә кирәк бит, Хәсәнбала!"
Шул көнне үк салонга барып фотога төшкән. Яңагына таянган, һинд артистларына охшап тора. Артына "Җәйранга" дип язып куйган.
Хәсәнбала - җитди кеше шул ул! Аның кычкырып, рәхәтләнеп көлгәнен бик сирәк күрдем, көлгән чакта күз кырыенда ике җыерчык пәйда була, ә күзләреннән нур чәчелә.
"Элек минем белән машинада калырга курка идең, Җәйран. Хәзер мин синең өчен куркам, берәр бәлагә очрарсың дип куркам, бер көнне мин килгәндә, син булмассың дип куркам", - Хәсәнбаланы нидер борчый, нидер әйтеп бетерми. "Эх, син белмисең минем хәлне, Җәйран", - диде беркөнне.
Ни булды икән Хәсәнбалага? Сөйләр әле вакыты җиткәч.
"Мардакян районын бик матур җир дип сөйлиләр, анда күп ял йортлары бар диләр, Бакудан ерак түгел, әйдә, күреп кайтабыз", - диде Люзирә беркөн. Киенеп, чыгып кына баскан идек, Хәсәнбала килеп туктады. "Үзем алып барам", - диде ул.
Бик тиз барып җиттек. Чынлап та яшеллеккә күмелгән, бик матур җир. Кайтканда Хәсәнбаладан Хырдаланда яшәүче татарлар турында сорадык. "Өч кенә татарны беләм", - диде ул елмаеп.
- Кемнәр? - дидек, икебез бер тавыштан.
- Җәйран, Люзирә, Әлфинур.
- Әлфинур кем?
- Ул минем кафеда пешекче булып эшли, әйдәгез, таныштырам, - диде, кафега борылып.
Хәсәнбала кабинетына поднос тотып Әлфинур килеп керде. Ябык кына, елмаеп кына, чиста татар телендә сөйләшә. Кайсы яктан Бакуга килгәнен сорадык. Әлфинур Бакуда туып ускән. Бабасы 1921 нче елларда Татарстанда ачлык вакытында килгән. Гаиләләрендә энеләре ачлыктан үлгәч, әнисе, исән калган бердәнбер улын, Бакуга баручыларга ияртеп җибәргән. Ул елларда Каспийда нефть чыгару эшләре барган.
Әлфинурның әтисе дә, туган җире итеп Бакуны санаган. Шул шәһәрдә туып, шунда нефтче булып киткән. Сугышка шуннан алынып, исән-сау әйләнеп кайткан.
"Улым да шунда эшли, нефтчеләр династиясе", - диде Әлфинур көлеп.
- Сез бер тапкыр да Татарстанда булмагансыз алайса, - диде Люзирэ.
- Энем бер тапкыр кайтып, туганнарны эзләп караган иде, бер дә эзенә төшә алмыйча кайтты. Ачлык вакытында күбесе үлгән, күпләре Себер ягына, Үзбәкстанга күчеп киткән. Бабам һәрвакыт бер хәлне сөйләде. Абыйсы белән күрше авылларда сорашып, икмәк җыеп йөргәннәр, капчыклары тулмыйча, кире әйләнеп кайтмаганнар, теләйсә кайда утырып йоклаганнар. Халыкның ашарына булмаган, боларга бер карчык, авыл очындагы йортка барып карарга кушкан. Болар шунда киткән, өйдән берәрсе чыгуын көткәннәр. Бер кечкенә кыз, табак тотып чыккан да, эт савытына бәлеш калдыклары салып кереп киткән. Бу ике ач малай, эт савытын алып, ашарга керешкәннәр. Эт, бабамның бармагын өзеп чыкканчы тешләп алган.
"Бакуга килеп эшли башлагач кына туйганчы ашадым", - дигән бабасы. Балаларына да, оныкларына да Бакудан китмәскә кушкан. "Диңгез буенда торган халык ач булмас", - дип әйткән.
"Ашап беткәч, өстәлдән бөтен валчыкны учына себереп йота иде", - диде Әлфинур. Аның күзләре яшьләнгәнен күреп, Люзирә сүзне икенчегә борырга ашыкты.
- Бакуда татарлар күпме? - диде ул.
- Бакуда татарлар бик күп, татар телендә гәҗит тә чыга, - диде Әлфинур.
- Таныштыгызмы, сөйләштегезме үз телегездә? - диде Хәсәнбала, безне озата чыккач. - Әлфинур бик булган кеше, ул эшләгәндә тәртип, хәтта, отчетны да үзе язып тапшыра.
Күрше бүлмәдә яшәүче Меһрибанның армиядән энесе кайтып төште. Ике көн кунак булгач, апасын бергә кайтырга үгетли башлады. Имеш, апасы белән кайта да, аның белән Бакуга килә. Үзен генә өйдәгеләр җибәрмәс дип курка. Әтисе белән әнисе янында, авылда яшисе килми. Меһрибан мине дә үгетли башлады. "Безнең авыл Иран чиге янында, Җәйран, син бит яратасың яңа җирләр күрергә, әйдә, безнеңбелән", - диде беркөн.
Шимбә көнне кич поездга утырып, Иран чигенә - Физули районына кайтып киттек. Физули районы Карабах җирләренә керә. Төнлә бернәрсә дә күреп булмаса да, йокламыйча кайттым. Станцияга абыйлары иске москвич белән каршы алырга килгәннәр иде. Мондагы халык Баку халкыннан нык аерыла. Апшерон районында кара чәчле, ак тәнле кешеләр яши, Физули кешеләре Иран халкына охшаш, карарак тәнле, кыска бөдрә чәчле, буйчан. Авылга килеп керүгә, халык солдатны күрергә килә башлады. Ихатага бик күп күтләрендә май асылынып торган сарыкларны куып керттеләр, аннан зур пычаклар тоткан ирләр кереп, сарыкларны суярга керештеләр. Ихата тулы халыкның барсының да маңгаена сарыктан аккан канны сөртеп чыктылар. Күренеш искитмәле! Минем ике ягымнан да җитәкләп, бер төркем бала авылны күрсәтергә алып китте. Урамда һәр йорт янында тандыр, анда икмәк пешерәләр. Авыл тәмле икмәк исе белән тулган, бөтен яктан төтен. Йортлар безнең як йортларына һич охшамаган, аларда кыек юк. Түбәләрендә камышка охшаган нәрсә ята.
Без балалар белән әйләнеп кайтканда йортта эш кайный иде. Ирләр ит белән мәшгүль, хатын-кызлар яшелчә, үсемлекләр турыйлар, мине дә чакырдылар. Шунысына аптырадым: ирләр ягында озын өстәл, бөтен итләрне, яшелчәләрне шунда ташыйлар, алар ашый-эчә, ә хатын -кызлар мескен, шул яшелчәләр кискән идәнсез бүлмәдә утыра, дөресрәге, эшлиләр. Ихатада җыр-бию башланды, безгә чыгарга ярамый. Төн уртасы җитәрәк, Меһрибанның әнисе безне күрше йортка алып керде, утны кабызмаска кушты, табак белән итне калдырып, өстебездән зур йозак белән бикләп чыгып китте.
Икенче көнне генә белдек, кәефләнеп алган авыл егетләре: "Кунак кызыгызны күрсәтегез!" - дигәннәр. Иртән әти-әнисе белән сөйләшү булды, Меһрибанның энесен безнең белән җибәрмәделәр. Кечкенә уллары авылдан чыгарга тиеш түгел, чабан булып эшләргә тиеш! Әтиләренә каршы сүз әйтергә ярамый. Бичара егет, безне станцияга озатырга килгәч: "Мин барыбер авылда калмыйм, качып булса да китәм", - диде. Кайтканда Меһрибаннан: "Нигә авылдашлары маңгайларын кан белән буйый?" - дип сорадым. "Без бит шиитләр, аларда шундый йолалар бар, бер диндә булсак да, без бераз аерылабыз", - диде ул.
Бер генә сменада эшләгәч, рәхәт, кибетләрдә йөрергә дә, ял итәргә дә вакыт җитә. Балконда чәй эчеп утыра идем, Низами чыкты да: "Аска төш, сине комендант чакыра", - диде. Төшсәм, ишек ачык, комендант бер кеше белән сөйләшеп утыра. Комендант урта яшьләрдә чандыр гәүдәле Магомед исемле кеше. Мәктәптә укытучы булып та эшләгәнгәме, аны "Мүәллим" дип йөртәләр. Туладан килгән Света исемле кызны янына чакырта. Беркөн кибеткә барырга чыккан идем, артымнан Мүәллим куып җитте. Света турында сорады.
- Мүәллим, сез гел Светаны сорыйсыз, әллә аны яратасызмы? - дидем. Елмаеп кына куйды, җавап бирмәде.
- Яратсагыз өйләнегез аңа!
- Нәрсә, өйләнегез?
- Әйе, яраткач өйләнергә кирәк!
Кешенең болай көлгәнен күргәнем юк иде әле! Күзеннән яшьләр чыкканчы көлде.
- Әй Җәйрән, бигрәк баласың әле син, яши-яши белерсең. Шуннан соң күргәнем булмады комендатны, нигә чакыра икән?
- Кер, Җәйран, утыр. Менә бүген күп әйберләр алдым, сезнең бүлмәгә берәр әйбер кирәкме?
- Юк, безгә берни дә кирәкми, - дип чыгып китмәкче идем, ул:
- Чыгып китәргә ашыкма, сезнең суыткыч шаулап эшләсә, алыштырыгыз. Бик гаҗәп тоелды аның үзен тотышы, мине бераз сөйләштермәкче кебек.
- Мүәллим, безгә берни дә кирәкми, - дип чыгып киттем. Кемгә мине күрсәтте ул? Урындыкта каш астыннан гына сөзеп караучы кем?
Кич белән Хәсәнбала көндә туктый торган җирендә туктады да, өч тапкыр сигнал бирде.
"Җәйран, аска төш. Хәсәнбала килде!" - бер тапкыр Шайтан-Сәид кычкырмыйча калсын иде!
Хәсәнбала кара күзлек кигән, күз төбе күгәреп тора.
- Ни булды, Хәсәнбала, кем белән сугыштың?
- Абый сукты, әйдә, берәр җирдә туктыйк әле, сөйләшәсе бар. Юл буендагы кафега кереп утыргач, күзлеген салды.
- Җәйран, минем белән син Киевка китәргә ризамы?
- Нигә?
- Анда әтинең абыйсы яши, ул мине ярата, аның янына баргач, туй ясарбыз, ЗАГСка керербез...
- Хәсәнбала, син миңа шулай тәкъдим ясыйсыңмы?
- Әйе. Хәсәнбала кесәсеннән бер коробка чыгарды. Бармагыма йөзек кидерде.
- Синең бармакларың нечкә, бу йөзек16 нчы размер, таман булыр. Яшел кашлы алтын йөзек.
- Хәсәнбала, нигә?
- Һәрвакыт мине исеңдә тотсын өчен, бу йөзекнең кашы синең күзләрең төсендә. Мине күрәсең килмәгәндә генә сала аласың. Бакуда тулай-торакта яшәгәндә, Түбән Камага кайтып китәр алдыннан сөйләгән идем бит, ярәшкән кызым бар иде, туй вакытында кеше үлде дип, хәтереңдәме? Ике ел элек булды ул хәл. Ул вакытта мин синең белән таныш түгел идем.
Хәтеремдә калмаган да, ул вакытта мин күрәзәчегә баргач, тизрәк кайтып Римне күрәсем килгән иде.
- Мин өч айдан соң өйләнергә тиеш идем. Ике ел үтте, минем аңа өйләнәсем килми, ярәшкән кыз да баш тартмый.
- Ә син?
- Егет баш тартса, аны башка беркем дә кияүгә алмаячак. Бу якта андый хәлнең булганы да юк. Күр дә тор, абый тулай торакка киләчәк. "Кем артыннан чабасың, төшеп күрәм әле ул кызкайны", - диде.
- Ул бүген килде. Мине комендант сәбәп табып, чакырып төшерде.
- Берәр сүз әйттеме?
- Юк, карап кына утырды.
Хәсәнбаланың ярәшкән кызы – абыйсының хатынының ике туган сеңлесе икән.
Я Аллаһым, нишләп минем исемдә калмаган ул сөйләгән? Башка ул турыда сөйләгәне дә булмады бит.
- Җавабыңны әйтерсең Җәйран, безгә Киевка китәргә кирәк.
Мескен Хәсәнбала! Менә нигә ул күңелсез йөргән. Көндә булган тавышка кемнең кәефе булсын.
Ике ел әти-әнисен күрмәгән Люзирә отпуска алып авылга кайтып китте. Коридорда кеше дә күренми, Тула кызлары да кире кайтып киттеләр, аш пешеру бүлмәсенә кереп тәрәзәдән карап тордым. Чәйнеген тотып Валя-хала килеп керде.
- Нигә караңгыда торасың? Күңелсезме әллә?
- Әйтегез әле, Валя-хала, сез Хырдаланда күптән яшисезме?
- Күптән... Монда килгәндә мин синең яшеңдә идем. Бу поселок түгел, кечкенә бер авыл иде. Минем булачак ирем шушы якныкы. Пермьдә хезмәт иткәндә танышып, мине үзе белән алып кайтты. "Кыргый як" дип атадылар нигәдер бу якларны. Иремнең әнисе мине яратмады. "Марҗа алып кайткансың", - дип көн-төн битәрләде. Улыбыз тугач кына бераз тынычланды. Ирем миңа әзербайҗан телен өйрәтте.
- Хәсәнбала гаиләсе - алар кемнәр?
- Ул бит әнә таулы җирдә урнашкан поселоктан, моннан күренеп тора. Мин анда медпунктта шәфкать туташы булып эшләдем.
Хәсәнбалаларның өе - поселокның беренче урамында, иң кырыйдагы йорт. Аның әтисенең ике абыйсы бар иде, берсе Украинага күчеп китте.
- Хәсәнбаланың ярәшкән кызы барын белә идегезме?
- Белмичә, анда бит туй вакытында үлем булды. Туйны туктаттылар. Болар барда сез Люзирә белән Хырдаланга килгәнче булды бит.
- Ә нигә ул өч айдан соң өйләнмәгән?
- Менә анысын Хәсәнбаладан сорарга кирәк инде. Аның ярәшкән кызын минем күргәнем булмады.
Дәвамы бар.