Литература
15 Октября , 04:20

Җәйран

Әлфирә Гайфуллина. 7 бүлек. Ишекне тиз генә яптым, ул мине күрмәде кебек. Телсез калдым, димәк, баса ала. Ишекне аз гына ачып карыйм, стенага тотынып шуышып төште дә, ахылдап караватына егылды.

Добавить в предпочтительные источники Google

Ишекне тиз генә яптым, ул мине күрмәде кебек. Телсез калдым, димәк, баса ала. Ишекне аз гына ачып карыйм, стенага тотынып шуышып төште дә, ахылдап караватына егылды.
Күргәннәрдән йокым качты, бик иртә булса да, чәйнекне плитәгә илтеп куйдым. Тизрәк, автобуслар йөри башлау белән Хырдаланга кайтып китәргә. Елена Ашотовнаның кычкырганын ишетеп, янына кердем. "Нигә йокламыйсың?" - диде ул. Әйтергәме, юкмы? Юк, әйтмим, бәлки, ул шулай кеше күрмәгәндә аягына басып карарга тырыша. Үзе әйтте бит, аны караучылар төнгә калмыйлар дип. Бәлки, бу аның середер. Егылып идәнгә төшсә, башы белән бәрелсә?
Сәгать алты тулганда Фәрхад килде. Китәргә җыенып чемоданнарымны гына алып чыккан идем: "Зинһар кал, эштә комиссия йөри, мин берничек тә Елена янында кала алмыйм, кызы кайтып җитәргә тиеш бүген", - дип ялвара башлады. Чемоданнарымны тагын кертеп куйдым, ничек итеп аяксыз кешене калдырып китергә. Суыткычтан йомыркалар алып, табада кыздырып алдым да, кулларын, битен юдырып, колясканы сәке кырыена этеп алып чыктым. Көн Елена Ашотовнаның Мәскәүдән кайтасы кызын көтеп үтте. Хырдаланга да соңгы автобус киткәндер. Икенче төн, беренчесеннән аерылмады. Тагын төн уртасында кычкырган тавыш, ыңгырашу. Ишекне аз гына ачып карыйм, стенага куллары белән тотынып басмакчы була, булдыра алмый. Әз генә күтәрелә дә, яңадан ава. Шулвакыт кереп ярдәм итәсем килә, тик ярамый. Бу бит аның сере.
Иртән түземсезлек белән Фәрхад килүен көттем. Ул капкада күренү белән каршысына барып, төнлә күргән хәлләрне сөйләдем. "Елена Ашотовнаны реабилитация үзәгенә алып барыгыз, анда бөтен җайланмалар бар, иң мөһиме - аның теләге бар, ул аягына басачак", - дидем.
"Бөтен җирдә дә йөреп чыктык, йөрмәячәк диделәр барысы да. Дөресен сөйлисеңме, менә хәлләр", - дип куйды ул.
Ниһаять, Мәскәүдән көткәннәр кайтып җитте. Кызы бик ачык, сөйләшергә яратучан. Нигә Мәскәүгә китүен сораша башладым, укыйсы килгән кешегә Бакуда да уку йортлары күп бит.
- Син беләсеңме монда ничек кияүгә чыгалар? - диде ул.
- Белмим.
- Алайса күз алдына шундый хәлне китер! Беренче төнне ирең белән ятып йоклаган җәймәне, бөтен урам буйлап күрсәтеп йөриләр! Саф кызмы, юкмы, исбат итеп йөрисең. Әни миңа сөйләгәч, әрмән егетенә кияүгә чыкмаячагымны әйттем. Минем Мәскәүдә рус егетенә кияүгә чыкканымны белгәч: "Саф кыз булмаган, шуңа руска кияүгә чыккан", - дип, гайбәт сатучылар күп булды. Мин иремне яратам, ул бит мине күтәреп кенә йөртми! Мин әни кебек чибәр түгел, әтигә охшаганмын, Витя мине ярата!
Китмәскә бик үгетләсә дә киттем. Люзирәгә сөйләгәч: "Җәйран, син үзең маҗаралар эзләп йөрисеңме, алар сине эзләп йөриме? - дип көлде. - Бакуга кайтып җиткәч, ике көн кайтмый яткансың бит". Шундый инде мин, гел маҗарага очрыйм!
Сеңелләремне озатып бетергәч, көтелмәгән җирдән тагын бер эш килеп чыкты.Эштән кайтып килгәндә, табагын күтәреп, баскычтан күтәрелгән Шайтан-Сәидне очраттым. "Кемгә аш кертәсең Сәид, әллә миңамы?" - дидем. "Юк, сиңа түгел, Наташа белән Сашага кертәм, аларны әниләре ташлап киткән, алар ач утыра", - диде малай. Бездән ике бүлмә аша, балалары белән Вера дигән хатын яши иде, эшкә дә йөргәнен күрдем. Ни булган? Сәидкә ияреп мин дә кердем. Койкалары җыелмаган, табак-савытлары пычрак, үзләре идәндә аунап яталар. Сораша торгач ачыкланды: балаларга 15 сум акча калдырып, тиз кайтырга сүз биреп чыгып киткән.
Иртән эшкә бару белән Вера эшләгән цехка киттем.
"Юньле хатын булмады ул, бер атна эшләде дә, эчкәләп йөри башлады. Җыю цехыннан биш балалы ир белән чуала, без аны Казахстанга командировкага җибәрдек. Шуңа ияреп киткәндер ул", - диде мастер. Бар да ачыкланды, бу балаларның әбиләрен эзләп табып, кайтарып җибәрергә кирәк. Тиздән уку вакыты җитә. Вераның улы җиденче сыйныфка, кызы Наташа беренче сыйныфка китергә тиеш. Отдел кадрга кереп Вераның әти-әнисен эзләп табып, балаларны килеп алырга кушып, телеграмма җибәрдек. Балаларга әйткәч, бик шатландылар, тик Наташа гына еламсырап тора.
- Наташа, син нигә күңелсез, шатлан, тиздән әбиең килеп сезне Ставропольгә алып китәчәк, әбиеңне сагынмадыңмы әллә? - дидем.
- Сагындым, минем аягыма кияргә юк, сандалием тишелде, - дип, аякларын күрсәтте. Әй бала, яланаякбасып тора бит!
- Киттек Бакуга, сандали алырга, вакытлыча кияргә Шайтан-Сәиднең итеген булса да киеп тор, - дигәч, Наташа Сәиднең итеген тотып килеп чыкты.
Бакуда иң беренче очраган аяк киемнәре кибетенә кердек. Наташага ике сумга гына сандали алырга уйладык. Таман гына, бәясе дә кыйммәт түгел. Кассага түләргә барганда, Наташаның күзе бер туфлигә төште, йөгереп барды да киеп карады. Бәясе генә кыйммәт, алты сум. Наташаның кулыннан тоттым да, касса ягына тартам, ул борыла да, күзе төшкән туфли янына килә. Әле бер матур күлмәк тә аласы барын белми. Туфлине тагын киеп карамакчы иде, бер ир кеше аңа иелеп, нидер сөйли башлады, минем килгәнемне күреп, китеп барды.
- Киттек Наташа, сандали гына алабыз, күлмәк тә аласы бар, - дип, кулыннан тотып, касса янына алып килдем дә, кассирга акча суздым.
- Кирәкми акча, менә бу туфлине сезгә бирергә кушты бер ир кеше, - диде кассир кыз. Алыргамы, юкмы? Юкка гына туфли алмагандыр, бәйләнмәкче буладыр. Урамга чыксам, Наташа туфлине киеп тә куйган, кулына итекләрен тотып автобус тукталышына таба йөгерә.
- Наташа, тукта, күлмәк алабыз, - дигәч кенә туктады. - Теге абый иелеп сиңа ни сөйләде? Әйт әле.
- "Синең әниең бигрәк яшь", - дип әйтте. Икәүләп көлдек, бер матур күлмәк тә алгач, Наташаның башы күккә тиде, кайтканчы елмаеп кайтты.
Бер атна да үтмәде, балаларның әбисе белән бабасы килеп, балаларны үзләре яшәгән Ставропольгә алып кайтып киттеләр. Әниләре Вера башка тулай торакта күренмәде.
Ял көннәрендә тулай торак шаулап тора. Без килгәндә кеше бик күп булмаса, хәзер буш бүлмәләр дә юк. Туладан кызлар килеп урнашты, безнең күршегә генә Физули шәһәре ягыннан килгән, апалы-сеңелле ике кыз урнашты. Алар белән шул көнне үк дуслаштык. Берсенә 26, икенчесенә 24 яшь. Алар үзләрен "утырып калган" кызларга саныйлар, имеш кияүгә сораучы булмаган. Тәмле, без гомер күрмәгән ашлар пешерәләр, безне кунакка чакыралар. Телләрне бик аңламасак та, бераздан тегеләр русча, без әзербайҗанча аңлаша башладык.
Хәсәнбала белән Җирәнбатаннан башлап тирә-якны урап йөрибез дә, юл буенда берәр кафега туктыйбыз, ул алып килгән бер ризыкка да кагылмыйм. Шуңа аның бик ачуы килә.
- Нигә ашамыйсың, минем дуслар шундый тырышып хәзерләде, хөрмәт итмәү була бит, - дип ялынса да, чәй генә эчәм. Барысына да шул аның белән беренче танышкан көн гаепле. Барысына да түләргә кирәк бу тормышта, бушка берни дә бирелми дигән кагыйдә, күңелемдә тирән урын алган булса кирәк.
Әнидән беренче хат килде, үпкәләпме, шактый язмый торды. "Кызым, бик ерак киткәнсең, анда синең беркемең юк, чит-ят җирләрдә ялгыз башың нишләрсең? Хәтеремдә, Хаҗимән урманына бүрәнә кисәргә барганда, сине дә алган идек, биш яшь иде ул вакытта сиңа. "Әни, шушы биек тауның башына ук меник әле, шуннан җир читен күрәсем килә", - дидең. Шундук уйлаган идем, бу бала ерак китәр дип. Анда калырга уйлама кызым, туган якка кайт..."
Хатны укыгач, әнине кызганып еладым, аннан: "Әни хаты" дигән шигырь яздым.
Үземне бүген иң бәхетле сизәм,
Гөлләр сипкәннәрме юлыма?
Уйларыма бирелеп очам төсле
Әни хатын, тотып кулыма.
Әни хаты... Һәр сүзендә аның
Ишетәм күк, моңлы тавышын,
Әни хаты... Һәрсүзендә аның
Ишетәм күк зарын-сагышын:
"Бик сагындым, кызым, тизрәк кайт,
Кайтыр юлларыңнан күз алмам".
Әни-әни, рәхмәт сиңа әни,
Юлларыңны укып юанам.
Безнең тормыш каршылыклар белән,
Зур сынаулар белән башлана.
Диңгезләрне кичеп чыгарга әзер,
Тик син, хатларыңнан, ташлама.
Бишенче класстан бирле көндәлек язам, шигыремне шунда яздым да, үзебезнең район газетасына җибәрдем. Әни укыгач бик шатланган.
Ноябрьгә якынлашабыз. Рәхәт көньякта, монда язмы, җәйме, көзме, кышмы - һәркөн кояш, җылы. Монда кышкы кием дә кирәкми, бер җиңел плащ белән кышны чыгып була.
Төнге дүртләр булгандыр, ишек шакыганга уянып киттек.
- Кем бар?
- Җәйран, аска төш, әтиең килде. Ишекне ачсам, Валя-хала басып тора.
- Дөрес түгелдер, Валя-хала, әтием еракта, Башкортостанда авылда тора, нишләп монда килсен ул?
Йөгерә-йөгерә аска төшсәм, чыннан да, әти басып тора. Орден-медальләрен таккан, сирәк кия торган кастюмын кигән.
- Әти, ничек килеп җиттең? Ерак ара бит.
- Җайлы гына килдем, Уфадан самолет белән Бакуга, аннан таксисталып килде. Әниең бит тынычлана алмый син монда киткәч: "Ни йөрәгең белән чыдап ятасың? Ул бала җәһәннәм читенә киткән, үз күзләрең белән күреп кайт, бәлки үзең белән алып кайтырсың", - диде. Менә шуңа килдем, - диде ул акланган кебек. Әйбәт-әйбәт, йорт җиһазлары да бар, суыткыч та бар икән, балконы да зур, - диде, бүлмәне карап чыгып.
Таң аткач әти бөтен Хырдаланны урап кайтты, эш урынын да күрергә теләде. Пропуск алып, складка алып кердем. "Бу кадәр инструментларның исемнәрен ничек беләсең?" - дип аптырады. Үзем белән ашханәгә алып бардым, бөтенесенең күзе миндә.
Өч кенә көнгә дип килгән әти, 10 көн торды. Беренче ноябрь җитте, әтинең туган көне, 59 яшь тула. Аш пешерү бүлмәсендәге өстәлне алып, зур бәйрәм өстәле эзерләдек. Валя-хала, Меһрибан, тәмле ризыклар пешереп өстәлгә чыгардылар, Туладан килгән кызлар торт алып керде. Низами белән Ариф төрле эчемлекләр, гомумән, барысы да үз өлешен кертте. Хәсәнбала комендант белән иң ахырдан күтәрелде. Ирләр белән бер өстәл артында беркайчан да утырмаган Меһрибан, бераз кыстагач килеп утырды.
Әзербайҗанда олы кешегә "Әти" дип дәшәләр. Комендант торып басып тост әйтте: "Әти, тыйнак, тәртипле кыз, тәрбияләгәнсез, рәхмәт сезгә. Кызыгызны эштә дә хөрмәт итәләр, дуслары да күп. Ул кешегә ярдәмчел, тырыш. Аның турында тик мактау сүзләре генә әйтә алам".
Бу көнне безнең бишенче катта чын мәгънәсендә бәйрәм иде, рус, татар, әзербәйҗан телләрендә җырлар җырланды, биюләр биелде.
Бакуга барып, Каспийда катер белән йөреп кайткач, әти: "Бик матур җир икән", - дип сокланды. Матур җир булмаса, кайткач кире килер идемме? Бик яраттым мин бу якны! Кояшлы көннәре белән, Каспийдан искән җылы җилләре белән яраттым! Безгә каршы, Сумгаит юлы артында, иксез-чиксез йөзем басуы. Бездән аста, дүртенче катта яшәгән Ариф белән Низами, йөзем җыеп алып килеп, бөтен тулай торакта яшәүчеләрне сыйлыйлар, без җеп бәйләп сумканы гына төшерәбез, җайлы гына күтәрәбез. Эх, ул балконда утырып чәй эчүләре... Кич Хәсәнбала килгәч, бөтен тирә-якны йөреп кайтулары... Чын мәгънәсендә бәхет бит бу! Туганнар килеп тора, бернинди сагыну юк.
"Яңа елның ял көннәрендә, алдынгы эшчеләрне Шемахы шәһәренә турбазага җибәрергә карар чыккан, Люзирә белән сине дә списокта күрдем", - диде беркөн Тагиев. Шемахы шәһәре турында күп ишеттем. Люзирә белән мине дә язганнар, нинди бәхет! Барып күреп кайтсаң, шәп булыр иде!
Бер кечкенә автобус тулай торак каршысына килеп туктауга, Люзирә белән юлга җыйган әйберләрне алып, арттагы урыннарга кереп утырдык. Киттек Шемахыга!
Ара 150 километр гына булса да, тауга күтәрелгәч, автобус бик әкрен бара кебек, берничә җирдә туктап, ашап чыктык. Группаны җитәкләүче, ДСП цехы начальнигы Тофик Аскеров, программаны укып чыкты: "Бүген әле без барып урнашабыз гына, иң кызыгы иртәгә башланачак!"
Караңгы төшә башлады, җир өстеннән 800 метр биеклеккә күтәреләбез, барган саен суыклык сизелә. Берчак Люзирә: "Артыңа борылып кара әле, теге машинаны танымыйсыңмы?" - диде. Хәсәнбала! Ул да безнең арттан ияргән, сакчы бит инде, ничек калсын ул! Люзирә белән көлә башладык, Хәсәнбала да кул болгады.
Хатын-кызлар урнашкан якта суык иде, юлда алҗыткан, барыбер рәхәтләнеп йокладык. Тышта ап-ак кар! Иртәнге аштан соң бер группа якында гына урнашкан обсерваториягә китте, без киемнәр юешләнгәнче чана шудык.
Безнең цехтан Фикрет килгән. Безнең янга килеп басты.
"Әнә күрәсезме тегендә бер тау? "Ут тавы" дип атала, анда кыюлар гына шуа, әйдәгез, күрсәтәм", - дип, безне шул якка алып китте. Хәсәнбаланың машинасы янында кайнашкан Аскеров: "Анда бармагыз, язып куелган бит, бармагыз!" - дип кычкырса да, кире борылмадык. Хәсәнбала безнең арттан килә башлады.
Бу "Ут тавы" дигән җир бик текә тау икән. Аның өсте пыяла кебек, ялтырап тора. Бер кырыйда зур гына чаналар. Фикрет: "Кем кыю? Төшегез", - дип, кисәк кенә минем якка борылган иде, аягы минем аякка тиеп китте дә, егылып, ут кебек аска очтым.
"Җәйран, мин монда, курыкма!" - минем арттан ташланган Хәсәнбала аякларыма килеп кагылды, мин куркырга да өлгерми калдым. Аска ук төшеп җитмичә, бер борылышта, кар өеменә килеп бәрелдек. Битем канап чыкты. Люзирә белән Фикрет аска йөгерәләр.Аяк буыннары тотмый, әгәр Хәсәнбала булмаса, исән калыр идем микән? Люзирә Фикретны орыша. Базага килеп җиткәч, Аскеровка сиздермичә генә биткә йода сөрттем.
Төшке аштан соң чангы ярышлары башланды. Былтыр җиңүче булган Фикрет ярышны ачты. Тизлеккә йөгерәләр. Биш кеше чаңгыларын киеп стартка басты. Фикрет беренче килеп, тагын җиңүче булды, аңа күчмә вымпелны тоттырдылар, димәк киләсе елда ярышны тагын ул ачачак. Фикретны котлап, вымпелны тапшырганын көтеп тордым да, Аскеров янына бардым.
- Тофик Ниязович, мин йөгерәм, мөмкинме? - дидем.
- Җәйран, син ирләр белән көрәшәсеңме? Бар, сайла үзеңә чаңгы.
- Мин Фикрет белән йөгерәм.
Тантана иткән Фикрет минем әйткәнне ишетеп калды.
- Әйдә, бас, - диде ул.
Чаңгы ботинкалары барысы да зур булганга, берничә кат оекбаш кидем. Тофик Ниязович сыбызгысын сызгыртып җибәрде, Фикрет беренче, биш секундтан мин кузгалдым, бик тиз куып җитеп, финишка беренче булып килеп җиттем.
"Беренче приз Җәйранга, - диде Тофик Аскеров, - киләсе ел ярышны ул ачачак!"
Әйе, алар белми иде: дүрт ел чаңгы ярышларында катнашкан, икенче разрядлы чаңгычы булуымны, тренерның һәр көн биш километрга йөгертеп, мине интектергәнен берсе дә белми иде. Тренерым бүген күрсә, минем белән горурланыр иде. Мин-җиңүче! Киләсе ел ярышны мин ачам!