Литература
14 Октября , 10:20

Җәйран

Әлфирә Гайфуллина. 6 бүлек. Безгә шикләнеп караучылар бетте, ашханәгә килеп керү белән һәркем үзе утырган өстәл артыннан урын күрсәтеп, безне чакыра башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google

Безгә шикләнеп караучылар бетте, ашханәгә килеп керү белән һәркем үзе утырган өстәл артыннан урын күрсәтеп, безне чакыра башлады. Люзирә белән бергә эшкә китәбез, бергә кайтабыз. Нәкъ менә шул вакытта бер-бер артлы ике сеңлем килеп, берәр ай торып киттеләр. Хәсәнбала аэропорттан барып ала, Сумгаитка пляжга алып бара, аңа эш күбәйде. Сумгаитка Хырдаланнан пляжга кадәр 15 минутлык кына юл, Баку автобуслары туктый, пляжлары бик матур. Сумгаит үзе дә бик матур, ул Түбән Камага охшаган яшьләр шәһәре, анда да химкомбинат бар. Автовокзал, базар, бер җирдә урнашкан. Пляжга да шуннан гына төшәсе. Пляж ике өлешкә бүленгән, сул якта, хатын-кызлар, уң як өлешендә ир-ат су коена. Хатын-кызлар юка гына күлмәкләрен салмыйча керәләр. Хәсәнбала безне базарга чаклы алып килә, беркайчан да безнең белән пляжга төшми, машинасында китап укып утыра, я булмаса кибетләрдә йөри. Бу якта тыелган нәрсәләр бик күп. Мисал өчен, поселокта егет белән кыз култыклашып йөрми. Егетнең берәр кызга күзе төшсә, ул кыз өенә яучылар җибәрә, алар кеше күзенә күренеп, каядыр чыгып йөрмиләр. Күзең төшеп гашыйк булдыңмы - өйлән!
Тугызынчы сыйныфны бетереп кенә килгән сеңлемне үзем Түбән Камага кадәр озатып куярга булдым, ни дисәң дә, якын ара түгел бит. Эштән бер атна ял сорадым, Түбән Камага кайттык, ә менә кире килергә Бакуга билет булмады. Тифлискә кадәр алдым, бераз урау юл булыр, башка чара юк, Тифлисне дә күрермен.
Тифлиска килеп җиттем. Таксистлар җыелып торган җиргә бардым. "Сез мине тимер юл вокзалына якынрак, берәр кунакханәгә урнаштыра алмыйсызмы?" - дигән идем, бер олырак яшьтәгесе:
"Акча булса, мин сезне президент номерына да урнаштыра алам", - диде, авызын ерып.
- Ничә көнгә? - диде бу кеше.
- Миңа бары ике көнгә, иртәгә кич китәм, - дидем.
Таксист "Самгори" дигән кечкенә кунакханә янына килеп туктады. Ул сораган акчаны бирдем дә, көтеп торам, паспорт белән бүлмә ачкычларын тотып, бераздан килеп чыкты. Рәхмәт әйтеп саубуллаштым да бүлмәгә кердем.
Иртән Түбән Камадан чыгып киткәннән бирле авызга берни капкан юк, ашыйсы килә. Поездга билет икенче көн кичкә генә булды, Бакуга башка поезд юк. Ярый, бераз Тифлисне карап йөрермен, бу шәһәрне бик матур дип сөйлиләр. Таксида килгәндә карап килдем, биек кыя кырына йортлар салганнар, ничек курыкмыйча шунда яшиләр икән?
Юынып, киенеп кибеткә чыгарга әзерләнеп ята идем, ишек шакыдылар. Ачсам, мине урнаштырган таксист басып тора.
- Ни булды? Әллә тагын акча сорыйлармы? - дидем.
- Юк. Сиңа кунакка килдем. Барлык көчемә этеп җибәрдем. Менә оятсыз! Таксист күздән югалгач, кибеткә чыгып киттем. Каршы як юлдан килгән шоферларга кадәр машиналарын кычкыртып үтәләр.
Ачуым килеп, кире кунакханәгә кереп киттем. Бераз торгач, тагын чыгарга булдым, ипи булса да алып керергә кирәк. Ипи кибете янына килеп кенә җиттем, ишекне бикләп куйдылар. Шакып та карыйм, ачучы юк. Баку түгел шул бу! Анда ачып, теләсә ни вакытта ипи тоттырырлар иде.
Аптырап басып торам, кибетләр шулай иртә ябыла микән? Шулчак, минем кибет ишеген шакыганны күреп, коляскалы мотоцикл килеп туктады. Милиция киемендә ике егет төштеләр: «Кибет ябык, нигә шакыйсыз?» - диде берсе. Боларга аңлатып бирдем дә, кунакханә ягына таба киттем. Килеп җиткән идем, мотоциклдагы егетләр кулыма ипи китереп тоттырдылар. Якында гына ипи пешерү комбинаты бар икән, шуннан алганнар.
"Кичке Тифлисне күрәсегез киләме? Күрсәтеп алып кайта алабыз", - диде берсе. Әйбәт кешеләргә охшаганнар, ипи дә табып китерделәр, Тифлисне дә күрәсе килә... Нишләргә?
Икеләнеп басып торганда, берсе касканы башыма кидереп тә куйды. Кузгалып киттек. Башта утлары балкып янган урам буйлап бардылар да, каядыр борылып шәһәр читенә килеп чыктылар. Караңгы, тимер юллар, бер катлы гына йортлар, тегендә-монда сирәк кенә утлар күренә. Болар мине алдады. Ничек тә курыкканны сиздермәскә… "Сез мине кая алып барасыз? Мине алдап, мәкерле план кордыгызмы? Бәлки бу киемнәрегез дә чын милиция формасы түгел? Мин Бакуда яшим, анда милицияга зур ихтирам белән карыйлар. Минем түтәм, кунакханә кырыенда басып калды, ул сезнең номерларны язып алды, милициягә шалтыратып, мине эзли башлыячак».
- Түтәм? Син бит үзең генә идең?
-Мин кибет кырыенда үзем генә идем, кунакханә кырыенда аны күрмәдегезме әллә?
Минем кыю сөйләшүемне күреп, борылдылар да туктадылар. Коляскадан чыгып, китеп бардым. Бераздан болар куып җитте: "Сестра, үпкәләмә, күрсәтәбез шәһәрне, утыр", - диделәр. "Шәһәрне күрәсем килми, кунакханәгә илтеп куегыз", - дип, коляскага менеп утырдым. Бик тиз китереп җиткерделәр. Төшкәч, ипине сузган иде, кире үзләренә аттым.
Юк, әйбәт кешеләр яшәми икән монда. Ач килеш яттым да, йокламыйча таң атуын көттем.
Иртән идән юучы керде. Якында гына ашханә барын әйтте. Тиз генә торып, шунда киттем. Бер поднос тутырып ашарга алдым да, буш өстәл артына килеп утырдым. Миңа якын гына өстәлдә, сакал-мыек баскан ир кеше, шешәсеннән аракы эчеп утыра. Күзләре белән мине ашардай итеп карый. Ашый башлаган идем, минем өстәл артына, яшь кенә егет килеп утырды. Студент булса кирәк, китапларын калдырып, ашарга алырга китте. Подносын өстәлгә китереп кенә куйды, теге эчеп утырган ир, үз телендә нидер кычкырырга тотынды. Егет миңа борылып: "Минем хатын янына утырма", - дип кычкыра, - сез бергә килдегезме?" - диде. "Юк, мин аны белмим", - дидем. Исереп беткән ир, егетнең күзлеген тартып алып, таш идәнгә атты. Өстәлне әйләндереп салды. Башка өстәлдә утыручы ирләр килеп, бу ирнең кулларын каерып тоттылар. Пешекчеләр бүлмәсеннән бер апа йөгереп чыгып, кулымнан тотып алды: "Әйдә, арткы ишектән чыгарам, монда хәзер милиция киләчәк", - дип, мине урамга чыгарып җибәрде. Вокзалга йөгердем, күземнән яшьләр ага. Ашый да алмадым, нигә монда шундый начар халык яши?
Көзге алып, яшемне сөртә башлаган идем, берәү яныма килеп басты.
"Әлфия, синме, кая йөгерәсең?" Түбән Камадан, Новруз!
- Новруз, синме? Нишләп син монда?
- Мин балаларны әнигә кайтарам, - диде ул. Новруз - мин эшләгән треста комсомол секретаре иде. Тулай торакта яшәгән Гөлнур исемле татар кызына өйләнде. Әнисе яшәгән шәһәр Тифлистан ерак түгел икән. Мин Баку поездын көтүемне әйттем. Үземнең Тифлиста ашый алмый интегүемне сөйләгәч, күп итеп пирожки алып килде, термостан чәй салып бирде.
Кунакханәдән сумканы алып килдем дә, башка беркая да китмичә, вокзалда гына утырырга булдым.
Ниһаять, минем поездым килеп туктады. "Түбән Камада очрашканга кадәр!" - дип, Новруз да балалары белән утырып китте.
Поездга кермәкче булып кулымны кесәгә тыккан идем, билет юк. Кайда югалттым? Йөгереп милиция бүлмәсенә кердем. Лейтенант паспортымны алып, кассага кереп китте. Икенче билет тотып килеп чыкты. Я Аллаһым, көчкә өлгәштем! Поезд кузгалып китте. Сау бул, Тифлис! Башка сиңа юлым төшмәсен иде!
Поездга керү белән йокларга яттым. Һәр тукталышта туктап кайткан поезд, Бакуга соң гына килеп җитте. Физули мәйданыннан Хырдаланга китүче автобуслар йөрми, кайда кереп кунып чыгарга? Кешеләр якында гына урамда шәхси йортларга барырга киңәш бирделәр. Таксига ялгыз гына утырырга куркам. Чемоданнарымны күтәреп, шул күрсәткән урамга юнәлдем. Монда борынгыдан калган искереп беткән йортлар, капкасы ачык бер йортның ишек алдына кердем. Йөзем агачы астында сәкедә утырган бер ханым ишекне ябып эчкә үтәргә кушты. Озын кара чәчләрен таратып утырган бу хатынның чәчләрен бер ир тарый.
"Әнә, ишек ачык, уң яктагы бүлмәгә әйберләреңне кертеп куй", - диде миңа борылып. Я Ходай, булса да була икән дөньяда чибәр хатыннар! Табигый матурлык! Валлаһи, җир шарында үткәрелүче конкурста катнашса, менә ул җиңүче! Мине чәй эчәргә чакырдылар. Комганнан су агызып кулларымны юдым да болар янына килеп утырдым.
"Минем исемем - Фәрхад, бу чибәр ханым - Елена Ашотовна, - диде ир кеше. - Миңа хәзер китәргә дә була алайса". Сумкадагы ашамлыкларны суыткычка бушатып капкага юнәлде. Елена Ашотовна дигән яңа танышым, алдындагы бөтен ризыкны миңа табан этеп куеп, мине сыйларга кереште.
"Әлфия, минем чәчләремне арттан җыеп түгәрәкләп куй әле", - диде ул чәй эчеп беткәч. Сәке кырыенда торган колясканы күреп алдым. Минем коляскага карап торуымны күреп, Елена Ашотовна: "Минем аякларым бар, алар йөрми генә, сигез ел булды инде", - диде... Чыгып киткән Фәрхад аның яшьтән йөргән егете икән. Бер-берен бик яратсалар да, аларга өйләнешеп гаилә корырга әти-әниләре ризалык бирмәгәннәр, төрле милләт,төрле дин дә имеш. Фәрхад әзербайҗан кызына өйләнгән, Елена Ашатовна да әрмәнгә кияүгә чыккан. Барысы да бер заводта эшләгәннәр, Елена Ашотовнаның ире заводта чыккан авариядә һәлак булган.
- Аякларым йөрмәс булды, әле дә Фәрхад мине ташламады, кызымны үстерергә, укытырга ярдәм итте, үзе укуын бетереп, зур түрә булды. Ул көндә килеп хәлемне белә, ашарга китерә, мине карарга кеше дә яллый, алар бит көндез генә минем янда булалар, кичләрен мине яткырып өйләренә кайтып китәләр, - диде ул.
- Кызыгыз кайда соң сезнең?
- Мәскәүгә укырга кергән иде, беренче елны ук рус егетенә кияүгә чыкты, балалары бар. Менә кайтырга тиешләр бүген-иртәгә.
Өстәлне җыеп, азыкларны суыткычка тутырдым да, коляскага утыртып ханымны бүлмәсенә керттем. Йокым бик килә иде, яту белән йоклап киттем.
Төнлә, кинәт кенә кычкырган тавышка уянып киттем. Кайда ятканымны да аңламыйча, тирә-якка күз салдым. Төн урталары, кайдан килә соң бу ямьсез тавыш? Ыңгырашкан да кебек, бер басыла, бер көчәя. Бар кыюлыгымны җыеп, ишек алдына чыктым. Капка бикле, бер кеше дә күренми, мәче тавышы да түгел. Тынычлыгым бетте. Елена Ашотовна бүлмәсе ишегенә колагымны куеп тыңлыйм, тавыш ишетелми кебек. Шакымыйча гына ишекне ачсам, Елена Ашотовна, ап-ак күлмәгендә карават өстендә басып тора.