Литература
14 Октября , 10:18

Җәйран

Әлфирә Гайфуллина. 5 бүлек. Шатлыгымнан сикереп тордым. Директорны барып кочаклап аласым килде! - Зинһар, иртәгә Валяга, минем сезгә килгәнемне әйтмәгез! Китмичә басып торганымны күргәч, елмаеп куйды. - Әлбәттә, - диде сигаретын кабызып. - Әлбәттә, әйтмим.

Добавить в предпочтительные источники Google

Шатлыгымнан сикереп тордым. Директорны барып кочаклап аласым килде!
- Зинһар, иртәгә Валяга, минем сезгә килгәнемне әйтмәгез! Китмичә басып торганымны күргәч, елмаеп куйды.
- Әлбәттә, - диде сигаретын кабызып. - Әлбәттә, әйтмим.
Иртән Валяга директор янына керергә куштым.
- Мине эштән куалардыр, шуңа чакыргандыр. Больничныйларны да түләмәсләр. Валяның йөзләре агарып китте.
- Бәлки башка эш белән чакыргандыр, нигә начарга юрарга Валя? - дип, тынычландырмакчы булдым. Тиз генә халатын салды да чыгып китте. Әйләнеп килгәнен ДСП цехына чыгып көтеп тордым. Йөгерә-йөгерә килгәнен күреп калдым, шпоннарны күтәреп кергән булып, каршысына чыктым.
- Җәйран, - диде ул пышылдап. - Миңа балалар бакчасыннан урын бирәләр. Тулай торактан да бүлмә бирәләр, әйберләрне күчерергә машина да бирә директор! Минем улым турында каян белде икән?
- Исең киткән икән, Валя! Хырдалан бит зур түгел. Син яхшы эшлисең, белгәннәр димәк!
Бер атна да үтмәде, улы белән Валя тулай торакка күчеп килделәр. Әнисе кебек бөдрә чәчле малай белән Сәид тиз дуслашты.
- Җәйран, күрдеңме минем дустымны? - диде ул каршыма чыгып.
- Бер кушамат та кушмадыңмы әле?
- Аның исеме - Бөке". Шешә бөкесен күргәнең бармы? Ул да шулай, түп-түгәрәк!
- Кушамат кушмаса, ул Шайтан-Сәид буламы? - диде вахтада утырган Валя-хала. - Валя исемле бер яшь кенә хатын, беренче катка урнашты. Улы бар, бик сөйкемле бала.
- Беләм, Валя-хала, бергә эшлибез.
Җомга көн мастер кереп, шимбә эшләргә кушып чыгып китсә дә, беркем дә эшкә чыкмады. Юарга алып кайтып киткән халатымны өйдә онытып калдырганмын, Ларисаның халатын киеп эшли башладым. Кулымны кесәгә тыксам, өч сум акча ята. Люзирә белән берничә көн катлама белән туенабыз, акча бөтенләй юк. Ике көннән эш хакын бирәчәкләр, карап-карап тордым да бу акчага барып ашап килдем. Кайтканда сумка тутырып ашамлыклар алып кайттым.
- Каян акча алдың? - диде Люзирә.
- Таптым... Каушаса, сүзен әйтә алмый тотлыгып кала торган Люзирә, ышанмады. Миннән өч яшькә зуррак булгач, кайбер чакта үзен олыларча тота. Үз гомеремдә кеше әйберенә тигәнем булмаса да, бик ашыйсы килсә, алдарга да туры килә икән шул!
Дүшәмбе көн яныма Лариса йөгереп килде. "Түтәм, эштән кайтканда, йомырка алырсың, - дип акча биргән иде, бер карак кереп акчамны урлаган", - диде ул елардай булып. Башымны читкә бордым: "Дустым, акчаң үз урынында булыр, бераз көт кенә", - дидем эчтән генә. Чынлап та, ике көннән акча бирделәр, барысы да кайтып киткәч, Ларисаның халаты кесәсенә 3 сум акча белән ике конфет салдым. Иртән чәй эчәргә термосын күтәреп минем янга килде дә: "Теге намуслы карак булып чыкты бит, акчаны кире салган, конфетлары да бар, менә нәкъ синдәге кебек", - дигәч, көлеп җибәрдем. "Нигә көләсең?" - диде Лариса. "Дускаем, андый конфетлар ашханә буфетында бар", - дидем.
Зинаида Николаевна урынында эшлим, инде ике ай үтте, һаман эшкә чыкмый. Тиздән мине разрядка күчерерләр. Бер дүшәмбе "пятиминутка"дан соң мастерның исенә төшергән идем. "Иртәгә аттестатыңны алып кил", - диде. Минем мәктәпне тәмамлаган аттестат нигә кирәк икән аңа? Китереп бирдем, ачып карады да:
- Мондый билгеләр белән син институтта укырга тиеш, ә син монда пычкы урлап йөрисең, - дип көлде, аттестатны башкаларга да күрсәтте. - Нигә укырга кермәдең? - диде миңа борылып.
- Кергән идем. Уфада башта апам сүзен тыңлап, аннан Түбән Камада укытучым сүзен тыңлап.
- Без яшьләрне һәр ел Бакуга техникумга укырга җибәрәбез, кич укыйлар, аны бетергәч өченче курска институтка керәләр. Яшь специалистларга тиз фатир бирәләр, күргәнсеңдер, 28 кварталда күпме яңа йортлар төзелә. Документ миндә калсын, син дә керерсең. Өч егетне яздым мин, сезнең тулай торактан икәү: Низами белән Ариф, бергә йөрерсез.
Эштән кайтып барганда, комендант бүлмәсендә мине көтеп утырган Хәсәнбаланы күрдем. "Ничек инде алай, Җәйран, миңа бер ни дә сөйләмисең? Бөтен комбинат сезне сөйли икән бит! Комендантыгыз сөйләмәсә, берни белми идем. Сөйлә, ниләр булды анда?" - дип сорагач, барысын да сөйләп бирдем.
Кызу канлы Хәсәнбала, икенче көнне тәрәзәдән кереп Кязимовны якасыннан алган диделәр. Аны Фикрет көлә-көлә сөйләде. "Ярдәм итегез!" - дип кычкырган ди тегемескен.
Кибеттән чыгып бара идем, улын җитәкләп кереп барган Валяны очраттым. "Синең белән сөйләшәсем килә, әз генә мине көтеп торчы, сөт алам да чыгам", - диде ул.
- Кичә баракка, калган әйберләрне алырга барган идем, әни кайткан.
- Шуннан, хәзер исереп килеп сине борчып йөрер дип куркасыңмы?
- Нәкъ шулай. Ул айнык иде кичә, бер адрес тапкан. Мәскәүгә җитәрәк бер районда, алкоголик хатын-кызлар өчен моныстырь бар икән, шунда барырга уйлый. Акча биреп үзен генә җибәрсәм, барып җитәлмәс кебек. Нишләргә икән миңа?
- Үзеңә дә аның белән китәргә кирәк, Валя.
- Ваняга юлда авыр булыр димен. Минем бит монда беркемем дә юк.
- Ничә көн кирәк урап кайтырга?
- Ким дигәндә, өч-дүрт көн.
Шимбә көн Валя әнисе белән Мәскәүгә китте. Ваня бездә калды. Шайтан-Сәид белән көне буе чабып йөреп, кич башын төртү белән йоклап китте. Бу баланы төрле кеше караганы күренеп тора, ул беркемнән дә читләшми, балалар бакчасына да бик теләп йөри. Тәрбияче Ваняны ярата: "Бөдрә башлы ромашкам", - дип кенә йөртә.
Сишәмбе көн Валя кичке поезд белән кайтып төште, әнисен урнаштырган. Я Аллаһым, терелеп кайтсын иде! Бик кызганам Валяны!
Бер вакыйганы искә алмаганда, Зинаида Николаевна урынында тыныч кына эшләдем дияргә була. Эш тәмамланып килә иде. Стена буена һәркем, үзе җыйган шпоннарны бер рәткә өеп бара. Сима үзенең янында Валяның эшләре куелганын күреп алды да: "Минекеләр янына куйма", - дип, тибеп җибәрде. Валя йөгереп килеп, яңадан өя башлагач, Валяның чәченә ябышты. Аерырга теләп, Лариса килеп баскач, аның да чәченнән эләктереп алды. Кызлар чәрелдәп кычкыра башладылар. Сима дилбегә тоткан кебек, чәчләрне җибәрми. Җырлавыннан туктап, Гәндаб аермакчы булды, барып чыкмады. Шулвакыт мастер Мирзоян килеп керде.
- Бу ни хәл? Монда нинди сугыш? Бригадир кайда?
- Мин монда, - дидем.
Мирзоян, Симаның кулларын артка каерып тотты да, эшләгән җиренә барып җиткәнче җибәрмәде. Пеләш башын ике кулы белән кочаклап алды. "Я Аллаһым, сабырлык бир, ничек туйдым мин бу хатыннан! Күп түздем, сине эштән куам мин!" - диде ул ярсып.
- Куып кара, минем өч балам бар, Үзәк Комитетка язармын, беркемнең дә мине куарга хакы юк! Сима, халатын салып, чыгып йөгерде.
- Иртәгә гариза яз да, бөтенесеннән дә имза алып чык, - диде Мирзоян миңа борылып. - Җитте, бу аҗдаһадан котылырга вакыт!
Икенче көнне эш беткәч, Сима яныма килде.
- Мирзоян нәрсә диде? Чынлап та мине эштән кумакчымы?
- Әйе, Сима апа. Нигә соң сез бу кадәр усал?
- Мин турысын әйтәм, шуңа яратмыйлар.
- Сима апа, сез нигә Валяга бәйләнәсез? Ул сезгә нинди начарлык эшләде?
- Менә шундыйлар аркасында мин ирсез калдым. Өч балалы берәр әзербайҗан хатынының комбинатта эшләгәнен күргәнең бармы? Юк, алар өйдә утыра, ирләре туйдыра. Ә мин эшлим, эшләмәсәм балаларым ач калачак. Минем ирем чыгып качты. Мирзоян да куркыта эштән куам дип.
- Беләсезме, Сима апа, сезнең бөтен бәлагез - күп сөйләү дә. Ачуыгыз килгәндә, эчтән генә егермегә кадәр санагыз, аннан соң, ачулы сүзегезне әйтми калачаксыз!
- Үзең яшь кенә, син каян беләсең боларны? - диде Сима.
- Әни өйрәтте. Өйдә киеп йөри торган тапочка белән эшкә килмәгез, матур күлмәк, туфли киеп килегез. Ирегез кайтыр. Үзегез бит сез яхшы эшлисез, кычкырышырга гына яратасыз.
"Егермегә кадәр санарга, егермегә, - диде, Сима үзалдына. - Йөзгә кадәр санасам да тынычлана алмыйм мин".
Шул сөйләшүдән соң Симаны үзгәртеп куйдылармы? Эшкә матур күлмәк, туфли киеп, ирененә иннек сөртеп килә башлады. Башка кычкырышканын да күрмәдем. "Ни булган бу Симага, бу безнең Симамы соң?" - диде беркөн Лариса.
Зинаида Николаевна эшкә чыкты. Разряд белән беренче эш хакы алдым. Бакуда Физули мәйданында "Фәрхад" дигән кафе бар, акча булганда шунда кереп долма ашыйбыз. Ял көнне Люзирәне шунда чакырдым.
"Әйдә, башта "Әрмәнчә базары" на кереп бераз ит алыйк", - диде Люзирә. "Әрмәнчә базары" - иң очсыз базарларның берсе, анда һәрчак кеше күп була. Ит үлчәтеп, акча түләмәкче булып сумканы ачсам, кошелек юк. Сумканы селкеп тә карыйм, юк булгач юк инде. Икебезнең дә күздән яшьләр ага, җитмәсә каяндыр татарча җыр ишетелә. Хырдаланга килгәннән бирле беренче тапкыр татар телендә җыр ишеттек. Бөтен акчабызны югалттык,нишләрбез? Ничек тагын бер ай акчасыз яшәрбез? "Кызлар, нигә елыйсыз?" - дип, безне хатын-кызлар әйләндереп алдылар. Яшь кенә лейтенант килеп, безне милиция участогына чакырды.
"Кошелек нинди төстә? Нинди акчалар бар иде?" - дип сорады ул. Күренми торган кесәсен карамыйча, карак кошелекны ташлап киткән, бер кеше табып, участокка китергән булып чыкты. Хәзер генә югалтып тапкан акчабызга шатланып, көлә башладык. Килгән хатыннар: "Әй балалар, монда күпме бандит йөри, икенче сак йөрегез", - дип, аркабыздан сөеп таралыштылар.
Көндә бер яңалык булып тора. Чәй эчү вакыты җиткәч, Лариса белән өстәл астына ук төшеп, чәй эчеп ята идек, Сергей Михайлович тавышы ишетелде.
- Җәйран эшлиме?
- Мин монда, Сергей Михайлович! Өстәл астыннан чыгып, янына бардым.
- Әйдә, читкәрәк китик әле, - диде ул. - Сөйләшәсе бар. Кәефе яхшы күренә.
- Кязимовны эштән кудылар, үз урыныңа кайтырга телисеңме? Складка бер кеше дә җитә, нигә анда ике смена? Кирәк инстументларны болай да алып була. Бер кеше генә эшләсә, окладны 90 сум ясарга була, директор белән үзем сөйләшермен. Ничек ризамы?
Сергей Михайловичның тагын ниләр сөйләгәнен ишетмәдем дә...
- Кязимовны нигә куганнар? Димәк, "Дружба" табылган!
- Менә анысын Тагиев Али сөйләр. Әйт, күчергә ризамы үз урыныңа?
- Риза, Сергей Михайлович!
Тиз генә Тагиевны эзләп табарга, сөйләсен, ничек пычкыны тапканнар. ДСП цехына әллә атлап, әллә очып бардым, начальник кабинетына атылып кердем: "Тагиев кайда?"
Цех начальнигы Аскеров Тофик елмаеп куйды. "Цехта йөри", - диде ул. Шатлыгым эчемә сыймый, Тагиевны эзләп чыгып йөгердем.
Өстенә йомычкы оннары сибелгән, күзенә озын, пычкы оныннан саклый торган күзлек кигән Тагиевны табып, читкәрәк чыгарга чакырдым. Андагы тавышта берни ишетерлек түгел.
- Ишеттеңме?
- Әйе, Сергей Михайлович әйтте, сөйлә тиз бул, ничек таптыгыз пычкыны?
- Сиңа Хәсәнбала берни дә сөйләмәдеме?
- Юк.
-Болай булды ул: Хәсәнбала Кязимовның якасынан алган көнне, без төне буе Аскеров кабинетында утырдык. Кязимовның кайда яшәгәнен, әти-әнисенең кайда яшәгәнен ачыкладык. Ул тумышы белән Куба районыннан икән. Хәсәнбаланың апасы шунда кияүдә. Хәсәнбала анда барган. "Искә алыгыз әле, менә шушы гаиләдә берәр "Дружба" пычкысы юк микән", - дигән. Кияүләре: "Искә аласы юк, болай да беләм, алар кешедән акча алып утын кисәләр", - дигән.
- Без өчәү бардык, ул ахмаклар хәтта номерын да кырмаганнар, алдык та, комбинатка китереп куйдык. Директор минем эш хакыннан тотылган акчаларны түләттереп, Кязимовны эштән куды. Менә шул.
Тормышыбызда ак сызык башланды, үземнең цехта эшли башладым, хезмәт хакын күтәрделәр.