Литература
14 Октября , 10:14

Җәйран

Әлфирә Гайфуллина. 4 бүлек. Кос, бармагыңны авызыңа тыгып кос", - диде Хәсәнбала. Дер-дер калтырый башладым. Җылы киемнәрен салып, мине төреп куйдылар. Тиз генә җыенып кайтып киттек.

Добавить в предпочтительные источники Google

Кос, бармагыңны авызыңа тыгып кос", - диде Хәсәнбала. Дер-дер калтырый башладым. Җылы киемнәрен салып, мине төреп куйдылар. Тиз генә җыенып кайтып киттек. Машинаны туктатып, коса башладым. Бер дә су йотмаган кебек идем, каян чыга бу су?
Диңгез кырыенда торып, егетләр йөзә белми икән. "Минем беркайчан да суга кергәнем булмады", - диде, Хәсәнбала акланган кебек.
Никадәр фаҗига кичергәнемне төнлә генә аңладым. Су, тирә якта су, диңгез этләре... Саташып, кычкырып җибәрдем, бөтен тәнем калтырый, температура күтәрелгән. Каспий белән таныштык. Курыкмыйча суга кергәнгәме, миңа дингез мәрхәмәтле булды, рәхмәт аңа!
Беренче сменада эшлим, складта кәгазьләр актарып утырам, берәү ишек какты. Ачсам, кара күзлек кигән, кыйммәтле киемдә, күн папка тоткан бер кеше басып тора. "Мин - Кязимов Интигам, бу цехка начальник булып килдем, минем кабинетым кайда?" - дип сорады ул. "Монда ике өстәл генә, телефонлысын алыгыз", - дидем. Җавап ошамады булса кирәк, борылып чыгып китте. Икенче көнне, фанералар алып килеп, бер почмакта иркенрәк җир табып, кабинет төзетте. Килә дә шунда кереп югала, берничә тапкыр мине чәй эчәргә чакырды, кермәдем. Цех аркылы керә, беркем белән исәнләшми. Һәрчак турысын күзгә бәреп әйтә торган Фикрет: "Бу нинди кеше белән исәнләшә белмәгән бөек зат?" - диде.
"Яңа начальник", - дигәч, бер-беренә карашып алдылар.
Гадәттәгечә, төшке ашны ашап, Тагиев Али белән сөтләр алып килдек. Кязимов безне күреп алды да, кабинетына кереп китте.
- Бу нишләп йөри? Нигә аны кертәсең? - диде ул Тагиев чыгып киткәч.
- Ул миңа ярдәм итә.
Ашханәдә Тагиевны күргәч, сорадым:
- Кязимов Интигам дигән кешене белмисеңме?
- Кем, кем, Кязимов дисеңме? Каян килеп чыкты ул? Бик яхшы беләм, дөньяда аңардан да саран кеше юк. Бер группада укыдык, түрә кызына өйләнде дә, йөрде аннан типтереп.
- Безгә начальник булып килде.
- Бер бәла буласын көт тә тор, әшәке кеше ул, янына якын барма.
Кязимов эштә сирәк күренә башлады, аңа игътибар итмичә үз эшемне эшли бирәм. Минем аңарда ни эшем бар? Склад ачкычлары өчебездә генә. Мондагы тимер-томыр кемгә кирәк?
Тагиев Али юкка «сак булыгыз» дип әйтмәгән икән. Кязимов берничә көн үзе янына чәй эчәргә чакырып йөрде дә, безнең кайсы яктан килгәнебезне сораша башлады. "Монда бер туганыгыз да булмагач, нигә сез ерактан Хырдаланга килдегез?" - диде ул беркөнне. Ял көннәрендә ачыктан-ачык очрашырга чакыра башлады. Май күргән песи кебек, кысык күзләрен майландырып каравына ачу килә.
Эш бетеп килә иде, ачкыч белән йозакларны өстәл өстенә куйдым. Кабинетыннан Кязимов килеп чыкты. Өстәлгә бер кечкенә коробка куйды.
- Франциядән кайткан духи, сиңа бүләк алып килдем. Беразга тоткарлан әле, ял итәрбез, - диде ул, кулымнан тотмакчы булып. Коробканы алдым да, идәнгә аттым.
- Үзеңне кемгә саныйсың, каты кабыклы чикләвекме? Мин бик тиздән генеральный директор булачакмын, әле янымда йөгереп йөрерсез!
- Чыгып китегез, күземә күренмәгез! - дип кычкырып җибәрдем.
- Мин китәм, ә менә син утыр! Кязимов өстәлдә яткан йозак белән ачкычларны алды да, тиз генә тыштан йозакны элде. Миңа иртәнгә чаклы бикләнеп утырыргамы? Нишләргә? Кязимовның кабинеты ягына килдем. Ишеге бикле, телефон анда. Тулай торакка шалтыратырга кирәк.
Чүкеч белән Кязимов кабинетының ишеген күпме төйсәм дә, ишек ачылмады. Балта алып ишекне каера башладым. Тирләп чыктым.
Төнге сәгать икедә, кабинетның ишеген бөтенләй җимереп, телефоннан тулай торакка шалтыраттым. Валя-хала трубканы алды.
- Җәйран, синме? Монда бары да сине эзлиләр. Хәсәнбала егетләр белән Баку юлыннан эзләргә киттеләр.
- Валя-хала, Люзирәне телефонга чакырыгыз.
Озак үтми, Люзирә белән Низами килеп, ишекне ачып чыгардылар.
- Болай булгач, Кязимов янында эшләп булмаячак, - диде Люзирә. - Башка җирдән эш эзли башларга кирәк. Хәсәнбалага сөйләмәскә булдык. Кызу Хәсәнбала барып, Кязимовны имгәтеп кайтуы мөмкин.
Беренче сменага Люзирә китте. Кязимов көне буе ишек алыштырып яткан.
Кязимов башка бәйләнмәде. Эшкә килсә, маңгай астыннан сөзеп карый да, почмагына кереп югала.
Беркөн эш бетеп, ишекләргә йозак элеп ята идем, йөгерә-йөгерә Тагиевның килгәнен күреп алдым.
- Җәйран, бикләми тор! - диде ул. - Безнең цехка"Дружба" дигән пычкы китерделәр, ул бик кыйммәтле әйбер, аның өчен мин җаваплы, синең складта калдырыйк әле. Начальник кабинетында калдырып булмый, Аллаһ сакласын, югалыр дип куркам. Иртән алырмын.
- Куй шунда, урын җитәрлек бит.
Тагиев пычкысын, эш беткәч китереп куя да, иртән алып чыгып китә торган булды.
Төшке аш беткәч кенә эшкә килә торган Кязимов, беркөн соңга кадәр утырды. Тагиев пычкысын калдырып чыгып киткәч, пычкыны әйләндереп-әйләндереп карады. "Дефицитный товар, аны табып булмый", - диде ул, үзалдына сөйләнеп.
Икенче атнаны Люзирә беренче, мин икенче сменада эшләргә тиеш, дүшәмбе көн, озаграк йоклыйм дип ята идем, Шайтан-Сәид ишеккә тибә: "Җәйран, аска төш, телефонга чакыралар!" Телефонда Люзирәнең елаган тавышы, складка килергә куша.
Мин барып җиткәндә склад тулы халык иде. ДСП цехы начальнигы Тофик Аскеров, Кязимов, безнең цех эшчеләре. Тагиевның йөзләре агарган, сөйләшмәс хәлдә.
«Җәйран, әйттем бит: «Башкаларны складка кертмә», - дип. Кара, пычкы югалган, мин моңа җаваплы түгел, эзләгез каракны", - дип, Кязимов кабинетына кереп китте.
Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен комбинатка таралды. Мине генеральный директорга чакырдылар, аны әле бер дә күргәнем юк иде. Ишек ачык булгач, шакымыйча гына кердем. Мебель җыю комбинатының директор кабинетын, башкачарак күз алдына китергән идем. Ул гадилеге белән мине шаккаттырды. Керү белән ишек янында ук туктадым. Өстәл башында кечкенә буйлы, соры пиджак кигән бер бабай утыра. Әйе, бабай, бу яшьтә дә кешеләр эшли микән? Стена буеннан иң гади урындыклар тезелгән, үзе дә шундый бер урындыкта утыра. Бер як стенада Ленин портреты, каршы якта Брежнев. Тәрәзәдә пәрдә юк. Мине күргәч, тәмәкесен сүндерде дә, күзен дә алмыйча бераз миңа карап торды.
"Кем? Кайсы цехтан? Кайда яшисең?" - дип сорады.
Кыскача гына аңлаттым кебек.
- Ерактан килгәнсез, беләм Казанны, анда күп тапкыр булдым, фронтташ дустым яши анда, разведчиклар идек. Синең дә әтиең сугышта булгандыр бит?
- Әйе, ул икенче Украина фронтында булган, Румыниядә яраланып, сугыш беткәч кенә кайткан.
- Тулай торакта яшим дисең. Көнкүреш кирәк яраклары бармы? Берәр таләп юкмы? Күптән барганым юк анда, вакыт җитми.
Нигәдер, Тагиевның югалган пычкысы турында сүз юк.
- Миңа Сергей Михайловичны чакыр әле, хәзер анда барасыңмы?
- Әйе.
Цехка арткы ишектән кердем. Мине күргәч, эшләрен туктатып, барысы да өстәл кырыена җыелдылар.
- Ничек? Генерал нәрсә диде? Кемнән шикләнәләр? - диде Фикрет.
- Үзем дә аптырадым, бер сорау да бирмәде. Бик гади кеше икән директор.
"Ооо, андый кеше сирәктер ул, цехка килсә, һәркем белән кул биреп күрешә. Безнең Сергей Михайлович белән комбинатны бергә ачучы. Җәйран, монда тикшереп тә торасы юк. Склад ачкычлары өч кешедә, синдә, Люзирәдә, Кязимовта. Безнең цех кырыйда, капка һәрчак ачык. Бетон белән әйләндереп алынган стенада зур тишек. Аны ямап кына куялар, тагын ачалар, чөнки, теге тау башындагы поселоктан эшкә йөрүчеләр, турыдан, бары да шул тишектән йөриләр. Пычкыны да шуннан алып чыкканнар, анда юл. Шимбә, я базар көн булган бу хәл. Ярый, күп бирмәсләр, сохари киптер, яныңа килеп йөрербез..." Бөтен җирдән кызык таба торган Фикрет сөйләп бетергәч, бары да кычкырып көлде.
Шуның белән бу пычкы мәсьәләсе бетте. Яшь инженер Тагиев Алига пычкы бәясен түләргә кушып, 50 процент эш хакын тотып калырга карар чыгардылар. Эшне судка җибәрмәделәр, Тагиев башка складка кермәде.
Бер Кязимовның гына йөзе нур чәчте: "Ярый суд булмады, төрмәгә утырталар иде үзеңне", - дип төртелеп ала. Ашханәгә барганда: "Карагыз, теге пычкыны урлаган татар кызлары", - дип көлүчеләр дә булды. Шуңа күрә комбинатның читеннән урап, башка җиргә ашарга йөрергә мәҗбүр булдык.
Люзирә, Кязимовны күрмәс өчен, икенче сменада эшләп йөрде дә, үзәк складта урын булгач, бухгалтер булып шунда күчте.
"Ике айдан учетчица декретка китә, сине дә алырмын», - диде склад мөдире. Ике ай буе шушы Кязимов янында эшләргәме? Җитмәсә үзенең кагыйдәләрен урнаштыра башлады.Кем дә кем жетоннарын югалта, инструментның биш тапкыр артык хакын аңа түләргә тиеш.
Сөт алып килгәч, Сергей Михайлович янына килдем, Кязимов янында башка эшлисе килмәвемне әйттем.
- Аңлыйм,Җәйран, күршедә генә "Подборка" цехы бар. Анда Зинаида Николаевна дигән бригадир бар, миннән килгәнеңне әйт, барып кара шунда, - диде ул.
Күрше цехта гел хатын-кызлар гына эшли.
- Ишеттек ул хәлләрне, сеңлем, менә бит эш нәрсәдә: сине өч ай өйрәнчек итеп кенә алып була, 45 сумга яши алырсыңмы? Безнең разрядлы кызлар йөздән артыкны ала.
- Риза, алыгыз гына.
Тиз генә күчү кәгазьләрен тутырдым да, халат, косынкалар алып, үземнең цехтагылар белән саубуллашып, күрше цехка чыктым. Фикрет кына: "Әх Җәйран, китәсең, безне хәзер кыйнап кем сөт эчерер", - дип көлдертте.

Намуслы карак

Зинаида Николаевна үз кырыена бастырып өйрәтә башлады. Эш физик яктан авыр түгел, ябыштыра торган кәгазь белән эш итәбез. Иртән шпоннар кертеп тутыралар. "Шпон" дип тар гына итеп, агачтан юнылган битләрне атыйлар. Зинаида Николаевна һәркемгә нинди размерда, кайсы агачтан ясалган шпоннарны беркетергә икәнен әйтеп, кәгазьләр таратып чыга. Без бер-беренә беркеткән шпоннарны, икенче цехтан егетләр кереп алып чыгып китәләр. Алар аны, кайнар ысул белән дспга куеп, пресска кертәләр. Төрле яшьтәге, 36 хатын-кыз эшли. Туры сүзле, кимчелегеңне күзгә бәреп эйтә торган Зинаида Николаевна бик күп еллар шушы цехта эшли икән. "Мин - донская казачка", - дип горурлана. Монда төшке ашка ашханәгә йөрүче юк, үзләре белән алып киләләр.
Кызлар күбесе әзербайҗан телендә генә сөйләшүчеләр. Алар чәй эчәргә утырсалар, кем кайда бирнәгә нинди әйбер сатып алган, шул турыда гына сөйлиләр. Лариса дигән кыз белән чәй эчә башладык. Ул укырга керергә Краснодардан килгән, соңга калган, түтәсе белән тора. Гәндаб дигән кыз, иртән эш башлану белән җырлый башлый, төшкә кадәр туктамыйча җырлый. Миңа бигрәк тә "Лачын"дигән җыр ошады, ятлап үзем дә җырлый башладым.
Эш хакын алдым, мактанырлык түгел шул, 15 сум аванс, 30 сум получка. Акча ашарга да җитми башлады, һәр тиен исәптә.
Зинаида Николаевнаның отпускасы җиткән, урынына кеше тапмыйча җибәрмиләр.
«Син инде эшләргә өйрәндең, бригадир урынында эшләп тор, бригадирлык акчасын сиңа түләрмен», - дип берничә көн үгетләгәч, ризалаштым.
«Кызларның барсы белән дә таныштың, барсы да эшләрен намус белән башкара. Гәндаб төшке ашка кадәр җырлый, аны керсә, хәтта начальник та бүлдерми, эшен әйбәт эшли, әз сөйләшә. Айбонез исемлесе, син торган тулай торакта әти-әнисе белән яши, бераз эшкә соңга калып килә, әмма нормасын үти. Сима зәһәр телле, аңа сүз әйтмә, нигә әйткәнеңә үкенерсең, начальник белән дә кычкырыша. Менә бу буш урын - Валя исемле кызныкы, ул гел больничный тотып килә, эшләргә яратмый. Эшләгән җирендә басып тәмәке тарта, аның янында урыннар буш, беркемнең дә аның янында басып эшлисе килми. Бәлки күренер әле, искә ал, аңа бәйләнеп тә торма, нервыңны бетермә. Усал эт кебек ул, аның белән беркем дә сөйләшми».
Зинаида Николаевна отпускага китеп, берничә көн үтүгә, чынлап та Валя эшкә чыкты. Аны беренче күрүем иде. Барысыннан да иртәрәк килеп, үзенең эш урынына килеп баскан. Янына барып исәнләштем.
- Сез кем? - диде ул.
- Зинаида Николаевна урынында калган бригадир.
- Алайса, бу кәгазьләрне алыгыз.
Бөдрә чәчләрен түбәсенә өеп бәйләп куйган, пөхтә итеп киенеп куйган бу кыз, беренче карауда бер дә усал эткә охшамаган. Заказларны алып кердем дә, һәрберсенә таратып чыктым. Кызлар бер-беренә карап пышылдаша башладылар.
- Проститутка эшкә чыккан, - диде усаллыгы белән дан казанган Сима.
- Туктагыз!
- Әллә аны якларга җыенасыңмы? Без акчаны эшләп алабыз, Валя эшләмичә ала!
Смена ахырында кәгазьләргә күз салып чыктым, Валя ике норма эшләгән! Эшләрне алып чыгып киткән егетләр артыннан сиздерми генә чыктым да, Валяның эшләрен тикшереп карадым. Алдамаган, ике норма! Икенче көнне дә Валя ике норма бирде. Башкалар чәй эчкәндә дә эшли, төшке ашка да утырмый.
- Валя, төшке ашка бар, нигә ашханәгә бармыйсың? Әйдә, минем белән, - дидем беркөн. Усал итеп карап алды да, тәмәкесен тартып кергәч, тагын эшли башлады.
- Аның белән сөйләшмә, сине дә "шундыйлар"га санарлар, - диде Сима.
- Ничек "шундыйларга?"
- Аны бит "проститутка" диләр.
- Мин аны белмим, ә менә сезнең аны алай атарга хакыгыз юклыгын беләм. Сезне шулай атасалар, ни дияр идегез?
- Әстагъфирулла,син нәрсә сөйлисең? - диде Сима. - Мин чиста хатын!
Эшкә килү белән, Валя янындагы буш урынга килеп бастым. Чәй эчәргә термосын күтәреп, Лариса килде. Өч чашкага чәй салып, Валя белән мине чакырды. Валя теләр-теләмәс кенә безнең янга утырды.
- Кызлар, яңалык әйтәм! Безнең Валя көндә ике норма үти, сез аны беләсезме? Берсе дә дәшмәде, Сима гына борын астыннан нидер мыгырданып алды.
Эштән чыккач, Валя эшчелэрне йөртә торган автобуска утырмыйча, Бакудан Хырдаланга йөри торган автобус тукталышына китте. Аны куып җиттем.
- Валя, нигә вахта автобусына утырмадың?
- Мин башка якта, тавык фермасы ягында, баракта торам, анда вахта бармый, - диде ул сәгатенә карап. - Элек сезне комбинатта күрмәдем.
- Без, дус кызым белән Татарстаннан килдек, шуңа белмисеңдер. Кайсы яктан үзең?
- Минем беркемгә дә үзем турында сөйлисем килми, менә беренче сезгә сөйлим, - диде ул, тагын сәгатенә карап.
- Сезгә түгел, сиңа диген Валя, без бит бер яшьтә.
- Миңа ике яшь чакта әни, Әзиз исемле, шушы як кешесенә ияреп килгән. Үземнең әтием турында әни беркайчан да сөйләмәде. Икесе дә тавык фермасында эшләделәр. Үги әти булса да, Әзиз, яхшы кеше иде, ул мине читкә типмәде. Күперне чыкканда трактор авып, астында калып үлде. Шуннан соң әни эчә башлады. Аның янына кемнәр генә килми иде! "Шалава, проститутка" дигән сүзләрне ишетеп үстем мин. Хәтта 12-13 яшьлек малайлар да: "Ун сум акча бирәм, әйдә, минем белән", - дип, артымнан иярделәр. Берсенә таш атып, күзен чыгара яздым, ярый әле судья яхшы булды, утыртмадылар. Әни янына кергән бер ир мине мыскыл итте. Унҗиде яшьтә бала таптым.
- Синең балаң бар?
- Әйе, улым бар минем. Эштә беркем дә белми, син дә сөйләмә. Хастаханәдән кәгазләрне үзем чирлим дип алам.
- Әле балаң кайда, әниең карыймы?
- Берүзе өйдә кала. Валяның күзенә яшьләр тыгылды.
- Әни чыгып китә дә, кайдадыр йөреп кайта. Аннан тагын берничә айга югала. Эчүдән аерыла алмый. Бер карт кына әби кереп, улымны караша иде, былтыр ул үлде. Ишекне ачык калдырып чыгып китәм, улым кычкырып елый башласа, күршеләр кереп, карап чыгып китәләр.
Валяның автобусы килеп туктагач, тиз генә саубуллашып, кереп утырды.
Нинди аяныч хәлдә икән бит Валя! Җитмәсә төрле сүзләр әйтеп, эштә дә рәнҗетәләр. Ничек ярдәм итәргә? Генеральный директор гына ярдәм итә ала, керергә дә сөйләп бирергә. Бәлки тулай торактан бер бүлмә бирер, комбинатның балалар бакчасы бар, Шайтан-Сәид белән йөрерләр иде. Шундый уйлар белән йоклап киттем.
Иртән барып, директорга керергә язылдым. Валя үзе бармас, ни булса шул булыр! Ятып калганчы, атып калырга кирәк!
Директор янына эшне тәмамлагач кердем, ул вакытта керәселәр кереп беткән иде.
- Ни йомыш? Кайсы цехтан? Кайда яшисең? Һәркемгә бирә торган сорауларны биреп бетергәч, бераз миңа карап торды.
- Син бит Җәйран, күптән түгел кергән идең.
- Әйе.
- Сергей Михайлович бик мактады үзеңне.
- Бер кешегә ярдәм кирәк. Валя сөйләгәннәрне сөйләп чыктым.
- Нигә үзе килмәде? Ничек кечкенә баланы калдырып эшкә килә? Телефоннан кемгәдер шалтыратып алды, уйлавымча, балалар бакчасына.
- Иртән иртүк, миңа керсен.
- Тулай торакта буш бүлмәләр күп, бәлки бүлмә дә бирерсез? Валя һәр көн ике норма бирә, яхшы эшли.
- Хм, хм, хм...
Ахыры, артыгын әйтеп салдым. Тын гына утыргач, кулына сигаретын алып әйләндерә башлады.
- Комендантыгызга шалтыратырмын, урын булса урнаштырырбыз.