

1.
Мәктәпне бетереп, Уфа энергетик техникумына укырга кергәч, апа: "Шушы техникумны бетер дә, аннан укыйсың килсә алда укырсың, укыйсың килмәсә, эшләрсең", - диде.
Группада гел рус балалары, үземне чит кеше кебек, бер ятим бала кебек хис итәм. Бер ел алдан Татарстандагы Түбән Кама шәһәрендәге апам янына килгәч, шул яшьләр шәһәрен бик ошаткан идем.
Ял көннәрендә апам белән җизни авылга кайтып китте, документларны тиз генә алдым да, Түбән Кама шәһәренә килдем. Яшьләр кафесында эшли башладым. Миңа 18 яшьтә тулмаган иде ул вакытта. Әти һәрвакыт: "Тамак туйдыра торган җирдә эшләгез", - дия торган иде, аның теләге кабул булды. Эш җире чиста, тамак тук, акча җитеп тора.
Авылга кайткан саен класс җитәкчесе килә дә: "Сеңлем, син бит алты ел башка авылга йөреп укыдың, яхшы укыдың, яшь чакта укып һөнәр алып чыгарга кирәк", - дип җанга тия. Карлы-бозлы, яңгырлы көннәрне укырга йөрү, җиңел булмады, җитмәсә, туры юл зират кырыеннан. Кайда укырга керергә? Керүен керермен дә, өйдә тагын өч сеңлем мәктәпкә йөри, ярдәм итүче булмас...
Шәһәребездә ике техникумнан башка уку йортлары да юк, ичмасам. Күп уйлап тормадым, шиннар заводында белгеч булыр өчен укырга кердем.
Беренче партага быел гына мәктәпне бетереп килгән Садыйков белән утырдык. Бөтен кыяфәте белән авыл малае икәне күренеп тора. Буе озын булгач, арткарак күчеп утырырга кушсалар да, тыңламады, чөнки минем белән генә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Ерак түгел бер авылдан иртән автобус белән килә, кич кайтып китә. Әбисе тутырып җибәргән пирожкилар белән мине сыйлый.
Беркөн химия укытучысы Садыйковны тактага чакырды. Сорауны да аңламый калды булса кирәк, ул калтырый башлады.
- Нәрсә холодец кебек калтырыйсың, утыр Садыйков?! - диде укытучы.
- Нәрсә диде? Син беләсеңме? Укытучы нәрсә турында сөйли?
- Беләм, ул дерелдәп тора торган ризык, сыер сыйрагыннан пешерәләр.
- Сыер сыйрагыннан? Бездә аны ташлыйлар. Миннән көләчәкләр болай булгач барысы да... Шулай нык калтырадыммы?
- Калтырадың, Садыйков, калтырадың.
- Әйттем әнигә, мәктәпне бетергәч, абый янына Себергә китәм дип, җибәрмәде. Беләсеңме ул күпме акча ала? Көрәп ала, вәәт!
- Себердә суык, Садыйков! Менә көньякта җылы! Бәләкәй чакта әти белән Ташкентка кунакка барган идем, анда ихатаны йөзем агачлары каплап алган. Йөземнәр битеңә тиеп тора! Өзеп аласың да, ашыйсың.
Садыйков авызын шапылдатып алды, әйтерсең йөзем капты.
Бер группаны бәрәңгегә җибәрделәр. "Күр дә тор, киләсе атнаны безне дә җибәрәчәкләр", - диде Садыйков. Дәресләр тәмамлангач, автобус тукталышында бер игълан укыдым:
"Яңа төзеләчәк шиннар заводында эшләр өчен группа җыябыз! Тәҗрибә алыр өчен шушы шәһәрләргә җибәрәбез: Омск, Томск, Ярославль, Днепропетровск, Ереван, Баку!»
Баку сүзен ишетү белән күз алдыма кипарислар, пальмалар килеп басты. Җылы якта яшисе килә! Тулай торакка кереп тормый заводка менеп киттем.
Зур гына бүлмә янында бик күп кеше җыелган. "Бакуга ике генә кеше җитми!" - дигән тавыш ишетелде.
"Мине языгыз!" - дип кычкырып җибәргәнне сизми дә калдым. Өч көннән 26 кеше автобус белән Казанга кузгалып киттек. Группада 30 яшьлек ир-атлар да, уртача яшьтәге хатын-кызлар да бар. Араларында иң яше мин -19 яшь. Безнең төркемнең җитәчесе итеп быел гына институт бетереп килгән Сабир Исламовичны куйганнар. Вожатый итеп молдаван кызы Зинаны сайладык. Үзе гитарада уйнап җырлый, мәктәптә тәрбияче булып эшләгән, тәҗрибәсе бар.
Казанда поездга утырдык, Волгоградта икенче поездга күчтек. Уен-җыр белән Бакуга килеп җиткәнне сизми дә калдык. Бакуда җылы, кояш. Күңелләр күтәренке, шатлыкның иге-чиге юк.
Без урнашасы тулай торак 26 Баку комиссары метросы янында гына. Безгә тулай торакта бүлмәләр әзер иде. Бер бүлмәдә без өчәү: Зина, Надя, мин. Башта кибетләрдә йөрдек, ашарга төрле ризыклар алдык, җиләк-җимешнең күплегенә хәйран калдык. Һәрберебездән акча җыеп, кашык, башка кирәк-яракны алып кердек. Беренче эшебез шул булды: исемнәрне алыштырабыз. Зина үзенә Габриэлла исемен сайлады, Надя Олесяга әйләнде. Миңа күпме генә эзләсәк тә, исем таба алмадык. Әлфия-Әлфия булып калды.
Башта Римгә хат язып салдым. Аның белән 2 ай элек кенә таныштым. Студентлар урамында кичләрен яшьләр җыела. "Пятачок" таралгач, бер егет һәркөн калып баянда уйный. "Пятачок" дип яшьләр бии торган җирне атыйлар. Биюләр беткәч, мине тулай торакка озата килә. Аңа 24 яшь булса да бик яшь күренә. Әтисе авылда укытучы икән, 60 яшь юбилеен туганнары зурлап үткәрмәкче булган, мине дә чакырган иде дә, кайтмадым. Автовокзалга киткәндә озата килде. "Кара, кызкай, анда егетләр усал, берсе белән дә танышма, хат язып тор, алты ай тиз үтәр", - диде.
Өч көн ял бирделәр, шул вакыт эчендә күп җирләрне карап өлгердек. Иң беренче Бакуның "Иске шәһәр" дигән өлешендә "Кыз каласы" манарасын карадык. 900 ел элек төзелгән манара турында дулкынландыргыч хәл сөйләделәр.
Бер шах үзенең кызына гашыйк була да, өйләнергә тели. Кара кайгыга баткан кыз әтисенә каршы килә алмый, әмма аңа шарт куя: ул зур бер манара төзергә тиеш. Ул чорда манара төзү күп вакытны алырга тиеш була, мескен кыз, бәлки әтисе әйткән сүзеннән ваз кичәр дип өмет иткәндер. Манара төзелеп бетә, шах үз теләгендә кала. Кыз шул манарага менеп, Каспийга сикерә. Ул вакытта диңгез шул манара кырында була. Хәзер ул аста, бик күп аска чигенгән. Игътибарны җэлеп иткәне - стена, аның аскы өлешендә киңлеге - биш метр, биеклеге 29 метр.
Икенче ял көнне, Сабир Исламович барыбызны да кызыл почмакка җыйды.
- Бакудан 50 километр ераклыкта "Нефть ташлары" дигән шәһәр типында поселок бар. Ул ярдан 100 километр ераклыкта, диңгез эчендә төзелгән. Каспий диңгезендә бик күп нефть табылгач, шул җирдә үк поселок төзегәннәр. Кемнең күрәсе килә, иртәгә автобус белән барабыз, аннан пароход белән керәбез. Диңгез төбеннән су өстенә чаклы үсеп чыккан ташлар бик күп ди, кызык күренеш булачак!
- Шторм башланса, ничек курыкмыйча шунда бармак кирәк? - диде Олеся.
- Диңгез төбенә беркетелгән тимер корылмалар өстендә төзелгән поселок ул. Егетләр барысы да шунда барырга язылды, кызлардан Габриэлла гына ризалашты.
- Кайсы якка барсагыз да, метроны онытмагыз! "Егерме алты Баку комиссары" дип атала.
Кызлар җыелып кибетләргә киттек. Монда сатучылар - ирләр, төшке аш вакыты булса да, ишекне ачып кертәләр. Күзгә иң беренче ялтыравыклы яулыклар чалынды, бәясе 9-10 сум. Авылда андый яулыкларны 30 сумга сатып йөргәннәр иде. Болан рәсемнәре төшерелгән япмалар, төрле төстәге плюш тукыманы метрлап саталар. "Бриллиантовая рука" фильмында күрсәткән тар гына урамнарны карап йөрдек.
Каспий бульварында йөреп вакыт үткәнен дә сизмисең. "Садко" дигән кафе диңгез эчендә төзелгән. Су эчендә балыклар йөзгәнен карап утырасың, бик матур күренеш!
Шиннар заводы - иске заводларның берсе икән. Монда күп җирдә кул көче белән эшлиләр. Үзем эшлисе цехның начальнигына кәгазьне тоттыргач: "Бу нечкә кулларың белән 60 килограмлы резинаны күтәрә алмаячаксың, анда ирләр эшли, Әнвәр исемле егетне эзләп тап, ул сиңа эш урыныңны күрсәтер", - диде. Әнвәр - тешләре генә ак булып күренеп торган, бөтен киеме корым белән капланган, каландр цехының бригадиры. Бер өстәл янына алып килде дә, эш тәртибен өйрәтә башлады. Төшке аш вакыты җиткәч, үзе белән ашханәгә алып барды. Анда да аның кебек корымга баткан киемлеләр басып тора. Кул көче белән эшләмәсәм дә, бик ардым. Я Аллам, эшли алырмын микән монда?
Бер айга якын вакыт үтеп бара, төнге сменадан соң өч көн ял. Римгә берничә хат җибәрсәм дә җавап язмый. Нигә язмый?
Бакуга килгәндә, Волгоградта икенче поездга күчеп утыргач, бер тукталышта ике олы яшьтәге хатын керде. Миңа өскә күчеп ятырга куштылар. Йокым качты, сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Шуны аңладым: болар күрәзәчегә баралар, имеш, бөтен кешегә дөресен сөйли. Адресын сорадым, елмаеп куйдылар да, язып бирделәр.
Менә бүген ял көне, шул күрәзәчегә барсам, Римнең нигә миңа хат язмаганын белеп кайтам да инде! Дөрес, кичә күрәзәче яшәгән поселокны сорагач, Әнвәр: "Бераз кыргый як ул, анда ялгызың гына барма", - дип әйтеп куйды. Нигә күрәзәчегә мин кемнедер ияртеп йөрергә тиеш? Кызларга сөйләргә оят, көлерләр тагын.
Иртән иртүк тордым да, кызларны уятмас өчен, аяк очларына гына басып, чәй дә эчмичә, Физули мәйданына килдем. Аннан ярты сәгать саен Хырдалан дигән поселокка автобус китә, берсенә кереп утырдым. Тиз килеп җиттем, күп булса, 10-12 километр арадыр. Адресны бирүче апалар: "Чират зур була", - дип сөйләгәннәр иде бит, димәк башта берәр җиргә кереп, тамак ялгап алырга кирәк. Бу поселок зур түгел, күбесенчә бер катлы өйләр, янында бакчалары. Мин барасы якта берничә тугыз катлы, биш катлы йортлар.
Автобус тукталышыннан ерак түгел, "Кафе" дип язылган бинаны күреп алдым. Эченә керсәм, бер кеше дә күренми. Буфетка охшаган җиргә килеп бастым.
«Эшләми, ремонт», - диде әллә каян килеп чыккан бер ир кеше. Менә ничек икән, шуңа да кеше юк. Чыгарга борылган гына идем, кафега сары күлмәк кигән, күрер күзгә чибәр генә егет килеп керде.
- Сез ашарга кердегезме? Туктагыз, китмәгез, берәр нәрсә әзерләп бирербез, - диде ул.
- Сезне поселокта күргәнем юк, ерактан килдегезме әллә?
- Ерактан килдем. Монда күрәзәче бар, - диләр.
- Бар, моннан ерак түгел, юлны күрсәтермен.
Ит измәсе, күп кенә яшелчәләр салып ашарга чыгардылар, чәй эчтем. Түләргә акча чыгаргач, егет: "Сез - кунак, акча кирәк түгел, мин бу кафеның җитәкчесе, исемем - Хәсәнбала", - дип кулын бирде.
Нигә акча алмыйлар? Уңайсыз бит, бер белмәгән кеше сине сыйласын әле. "Рәхмәт" әйттем дә, тышка чыктым. Хәсәнбала дигән яңа танышым машинасының ишеген ачып көтеп тора.
- Утырыгыз, илтеп куям.
- Кирәкмәс иде, - дидем. Күрәзәченең йорты ерак түгел икән, андагы чиратны күреп телсез калдым. Берничә өй кырыендагы утыргычларда да утыралар, басып торучылар да күп, өй эчендә дә иллеләп кеше булыр. Иң ахырдан чират алдым. Болай кеше куп булгач, чират, бәлки, бүген җитмәс тә. Хәсәнбала машинасын йорт башына куйды да, кешеләрне аралый-аралый өйгә кереп китте. Бераздан урта яшьләрдәге хатын урамга чыкты. "Бер яшь кыз бар, кая ул, керсен!" Миннән башка яшьләр юк, димәк, мине чакыралар.
Беренче каттагы күрәзәче бүлмәсенең ишеге ачык, утыргычларда да, идәндә дә тезелешеп кешеләр утыра, тын алырлык түгел, тынчу. Түрдә, биек җирдә күрәзәче, янында мине чакырган апа утыра. Миңа өстәл кырыена килергә куштылар. Күрәзәчегә текәлеп карадым да, бераз вакыт ушыма килә алмый тордым. Я Аллаһым, кешеме бу, әллә әкияттәге берәр албастымы? Куркуым йөземә чыккандыр, янындагы ярдәмчесе иелеп: "Курыкма, йомышыңны сөйлә", - диде.
Күрәзәче карчыкның чәче кырып алынган, куллары терсәккә кадәр генә. Терсәктән аста юан бармакка охшаган ит кисәге асылынып тора. Күзләрен аска, идәнгә төбәгән, йоклап утыра кебек. Кинәт күзләрен миңа күтәреп карады. Зур соры күзләр...
- Бу яшь башыңа нинди кайгы төште? Сөйлә, кемгә ачабыз?
- Минем сөйгән егетемә, ул сары чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле.
- Черви, - дип, ярдәмче хатын кәртләрне салып чыкты.
- Сөйгән егетем, дисеңме? Беләсеңме, аның кочагында хәзер бер кыз бар. Ерактарак бала белән бер хатын бар, аралары начар. Ул аның хатыны. Аның уе синдә түгел, кирәк түгел ул сиңа, оныт аны.
- Хәзер барыгыз да чыгып торыгыз! - дип, күрәзәче булмәдә көтеп утыручыларга борылды. Теләр-теләмәс кенә бары да чыгып китте.
- Хәзер үзеңә ачабыз!
- Сез алдыйсыз, ул мине ярата, беркеме дә юк аның! - дип, күземнән аккан яшьләремне тыя алмый ишеккә табан атладым.
- Тынычлан, мин алдап сөйләмим. Үзең син - акыллы кыз, күп йөрисең, күп беләсең, күп күрәсең килә. Ул егетне оныт!
Тагын кәртләрне салып чыктылар. Күрәзәче тиз генә, бармакка охшаган нәрсә белән, озын, шома бер агач таякны эләктереп алды да, кәртләр өстенә иелде.
- Тыңла мине, онытма, кабатламыйм. Бер генә егет сине җаны-тәне белән яратыр. Ул - кара егет. Менә ул - синең бәхетең! Аннан аерылма. Аерылсаң, йөрәгеңнән чыгарып аталмассың, туй күлмәге дә кимәссең. "Ардым!" - дип, кинәт кычкырып җибәргәч, күрше бүлмәдән ике кеше чыктылар да, күрәзәчене күтәреп алып кереп киттеләр. "Ял ит бераз, Дуся", - диде ярдәмче хатын. Шушы кулсыз-аяксыз карчыкны кызганыпмы, аның сөйләгәннәреннән авыр хисләргә бирелепме, күздән бертуктаусыз яшьләр ага. Бүлмә уртасында берүзем басып калдым. Бу карчыкның үзен үз гомерендә берәрсе яратты микән?
Ишек төбенә килеп җиткәч, акча бирмәгәнем исемә төште, өстәл янына килдем дә, алдан әзерләп куйган ун сум акчаны куйдым. Шулчак ярдәмче хатын килеп чыкты, акчаны алып: "Башка кирәкми", - диде. Нигә ул "башка" диде соң? Берни аңламый автобус
тукталышына кадәр йөгердем, чатнап башым авырта башлады. Нигә килдем мин монда? Үземне сүгә башладым.
"Нигә йөгерәсең? Әллә начар сөйләдеме? Хәзер кайда, Бакугамы? Утыр, мин дә шунда барам, - Хәсәнбала автобус тукталышында мине көтеп тора. - Утыр, утыр, төштән соң автобуслар сирәк йөри». Я Аллаһ, белгән булсам шулчак, таныш түгел кешеләрнең машинасына утырырга кирәк түгелне!
Бакуга кузгалып киттек. Бераз баргач машина сулга борылып керә башлады.
- Нигә юлдан борылдыгыз? Бакуга бармыйсызмы әллә?
- Барабыз, монда минем абыйның чәйханәсе, бераз утырыйк, буген бит Октябрь бәйрәме, - диде Хәсәнбала. Чәйханә янында төрле төзелеш кирәк-яраклары, кирпечләр ята. "Монда ремонт", - диде Хәсәнбала, минем сораулы карашымны күреп. Кай арада килеп җиткән, кафедагы ир кеше монда килеп өстәл корган. "Исеме-Мамед, ул бөтенләй русча сөйләшми. Өстәлдә бик күп ризык, җиләк-җимеш, аракы. Килеп каптым тозакка, ашаганга да кафеда акча алмады, күрәзәчегә дә чиратсыз алып керде, анда да күп түләгәндер, монда мине исәп-хисап ясар өчен алып килгәндер. Бетте башым, мыскыл итәрләр дә, үтереп, җиргә күмеп куярлар. Ничек болардан котылырга?Тирә-якта бер кеше юк. Юл моннан бер километр чамасы, бер якта йөзем басуы. Мине икәүләп сыйлый башладылар. Стаканнарга аракы салгач Хәсәнбала: "Бәйрәм белән!" - дип эчеп җибәрде. Машинага утырасы кеше эчеп утырырмы? - Нигә эчмисең? - Минем эчкәнем юк, кыстамагыз! Стаканга салган аракыны түгеп җибәрдем. Хәзер башымда бер генә уй: "Ничек чыгып качырга?" Мине алдап алып килгәннәр. Егетләр икенче шешәне ачтылар, музыка уйнаталар, биеп тә алалар, кәефләре күтәренке. Күрше бүлмәгә күз салдым, анда шашлык кыздыра торган мич. Болар биегән арада шунда кердем дә, кирпечләрне тезеп, күтәрелеп, торбадан тышка чыкмакчы булдым. Күтәрелдем дигәндә генә, кирпечләр тәгәрәп төшә башлады. Тавышка Хәсәнбала белән Мамед йөгереп керделәр. - Нишлисең анда?
- Минем бәдрәфкә барасым килә. - Әйдә, бәдрәф урамда... Тышка чыктык, көн караңгыланып килә. Бәдрәфкә ун метр чамасы калгач, Хәсәнбала туктады. Туфлиләремне салып кулыма тоттым да, барлык көчемә йөзем басуы ягына йөгерә башладым. Әллә Хәсәнбала аяк чалды, әллә үзем абындым, гөрселдәп җиргә егылдым. - Кая чабасың? - дип, ул кулымнан тотты да, чәйханәгә алып керде. - Мин кермим, мине алдап алып килдегез, юлга чыгам, җибәрегез кулымны! - Бераз ял итәбез дә, Бакуга китәбез. Тәрәзә кырыендагы сәкегә күзем төште.
- Ничек ял итәбез? Нишләргә уйлыйсыз минем белән? Елый башладым. Тезләремә чүктем дә, кулларымны күтәреп: "Аллаһым, Раббым, зинһар, миңа ярдәм ит!" - дип, кычкырып җибәрдем. Кинәт тынлык урнашты... Башымны борып карасам, Хәсәнбала белән Мамед таш кебек катып калганнар. - Син нәрсә дидең? Аллаһ дидеңме? Син кем? Мөселман кызымы?
- Әйе, мин Татарстаннан, бер ай элек кенә килдем. Кинәт айнып киткән егетләр бераз сүзсез тордылар, аннан нигәдер кычкырыша башладылар. Аңлап булса иде телләрен, юк шул, аңлап булмый.
(Дәвамы бар.)