Литература
5 Октября , 07:00

Сагынырсың - мин булмам

2.12. - Кичерә алсаң кичерергә. Кеше гашыйк булган вакытта башын югалта, кеше үз гомерендә мең тапкыр гашыйк булырга мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google

- Кичерә алсаң кичерергә. Кеше гашыйк булган вакытта башын югалта, кеше үз гомерендә мең тапкыр гашыйк булырга мөмкин. Кызганычка каршы, гаиләле ке­шеләргә дә кагыла гыйшык уты, менә шун­да сынала инде мәхәббәт, чөнки әкренләп теге ут сүнә, ә мәхәббәт кала бирә. Мон­дый гыйшык давылларыннан исән чыккан­нар үз мәхәббәтләренә икеләтә көч белән кире кайта. Икесенең берсе, кичергәне, сабыр гына көткәне өчен, гомере буе мең рәхмәтле булып яши. һәркемнең бәхет­ле буласы килә, кем нинди юллар белән ирешә инде, анысын үзе сайлый. Ә ирең читкә карамасын дисәң, назыңны, татлы телеңне жәлләмә, кая барса да, үземнекенә җитми дип, сагынып кайтырлык булсын. Кешеләр, бигрәк тә ирләр, өйдә күрмәгән назны читтән эзлиләр. Алар өйгә ял итәргә кайталар, ә өйдә тавыш, аны-моны таләп итәләр, үз-үзен карамый торган хатын да булса... Ә сөяркә юкны бар итеп өстәл әзер­ли, матур эчке киемнәрен кия, чәчләрен ясап, бизәнеп, елмаеп каршы ала, иркәли, назлый, күгәрчен кебек гөрли, күккә күтәреп мактый, ул ир, чынлап та, үзен дөньядагы иң яхшы егет солтаны итеп хис итә. Өйдә үзен хатыны санламый дип уйлый, сырт кабартып чыгып киткән була, ә уртак тормыш тавышсыз гына булмый, бергә яши башлагач, анда да шул ук хәл кабатлана. Тормышның сикәлтәләре бик күп, аларны шома гына үтеп булмый, бигрәк тә хатын-кызга акыллы, сабыр булырга кирәк.

  • Сөмбел Галимә апасының бу киңәш­ләрен хәтереннән чыгармаска тырышты, беренче ике хатны алгач та апасыннан киңәш сорап язды. Галимә апасыннан: «Дошманнарга сөенергә ризык бирмә, йөрәгеңне тыңла, тагын да яхшырак яшәргә тырыш», - дигән җавап килде. Әйе, Байрас һәрвакыт игътибарлы һәм яхшы ир, балалар өчен үлеп тора. Буш вакытында, эштән соң өй эшләре белән шөгыльләнә. Төшке аш вакытында, биш минутка булса да, Сөмбел янына килеп, юк-бар сөйләп, кеше күрмәгәндә, бер кочаклап китә. Бу инде гадәткә кереп китте, хәзер сәгать ук­лары уникегә якынлашса, Сөмбел үзе дә, бүген килерме, дип көтә башлый. Шуңа күрә аның әллә ни шиге юк. Галимә апасы әйткәндәй, дошманнарга чәйнәргә азык бирмим дип, Байрастан берни сорамады, аңлату таләп итмәде. Бүген хат, һич уйла­маганда, Байрас кулына эләккән.

Урамнан кергән Айсылу, йөгереп ки­леп, әтисенең аягына сарылды.

- Әтием кайткан, әтием, - дип сикергәләде.

Байрас кызын күтәреп алды, кара бөдрә баш әтисенең муеныннан кочаклап, «чүп-чүп» битеннән үпте. Нишләптер әтисе бүген көлмәде, бала аптырап әнисенә карады.

  • Әни, әтине ачуландыңмы әллә? Ник ул көлми?
  • Юк, кызым, әтиеңнең ашыйсы килә, бар, абыеңны чакыр, кичке ашка уты­рабыз.

Сөмбелнең башында бер генә уй: ул, кеше сүзенә карап, балаларын ата назын­нан мәхрүм итмәячәк. Байрас әтисенә - Шәүкәт абыйга охшаган, бала җанлы кеше. Сөмбел иренә ышана.

Алар, һәрвакыттагыча җыелышып, кичке аш ашадылар. Байрас тирән уйга чумды. Ник Сөмбел хатлар турында ал­дан әйтмәгән? Берәү булса, елар, аңлату таләп итәр иде, ә ул эндәшмәгән. Ничек аңларга, Сөмбел аңа битарафмы, әллә ха­талар кабатлана, дип яшиме? Булат белән ялгышкан кебек ялгыштым, бу юлы да ал­дадылар, дип яшиме? Болай булса, Сөмбел мине беркайчан да яратмаячак. Кем генә булмасын, хатны язган кешене каһәр суксын, үз явызлыгы үзенә кайтсын! Бу дөньяда ул һичнәрсәдән курыкмый. Аның бөтен курыкканы - Сөмбелне, балаларын югалту. Күпме еллар ул Сөмбелнең мәхәббәтен яуларга хыялланды, хәзер инде өметен бөтенләй өзде. Кулы өстендәге бәләкәй кул аны уйларыннан арындырып җибәрде.

- Әтисе, ашың суына.

Байрас башта хатынының кулына, ан­нары күзләренә карады. Ике пар күз бер-берсен аңларга тырышты.

Сөмбел, эшен бетереп, йокы бүлмәсенә кергәндә, Байрас, өстен салмаган килеш, һаман уйга чумып утыра иде. Сөмбел аның янына килеп утырды, алар күпмедер вакыт икесе дә сүзсез утырдылар.

  • Сөмбел, ник әйтмәдең?
  • Сине борчыйсым килмәде.
  • Ә үзең борчылмадыңмы?
  • Борчылдым, еладым, урамга чыгарга оялдым, сине берәрсе белән күрсәм, егы­лып китәрмен шикелле тоела иде. Бәлки, син чынлап та гашыйк булгансыңдыр, синең кебек көчле кеше яшермәс, дөресен
    үзең әйтерсең, дип уйладым.

 Сөмбел, Байрасның күзләренә күтәрелеп карап: - Син ышанырга куштың, мин ышандым, - дип
пышылдады. - Әгәр син башканы яратсаң, минем күз яшьләрем генә сине тотып кала алмаячак. Мин үткәнемне яхшы хәтерлим, ул чакта күз яшьләрем елга булып акты, ә аны туктата алмадым, сине дә шулай...

  • Сөмбел, әй, Сөмбел, син һаман ми­ңа ышанмыйсың. Йә бүген, йә иртәгә барыбер ташлап китәр, дип уйлыйсың, шуңа күрә йөрәгеңне ачарга, яратырга куркасың, һаман артка әйләнеп карыйсың, хатирәләреңне оныта алмыйсың, миңа ышанмыйсың.
  • Мин сиңа ышанам.
  • Ышанасың, ләкин син мине ярат­мыйсың.

Сөмбел эндәшмәде. «Минем сине югал­тасым килми» дип уйласа да, кычкырып әйтмәде, эш сүздәмени.

Байрас хатынын бик ярата, аның һәр адымын, һәр эшләгән эшен, кузгалып китүләренә кадәр астан гына күзәтеп соклана иде. Теге көннән соң бер атна үз­ара сөйләшмәделәр. Байрас, гадәттәгечә, хатынын һәркөнне эшеннән кереп алды, юл буе сүзсез генә кайттылар, болай үз­ләрен газаплаулары беренче тапкыр иде. Сөмбелнең эшендә көтелмәгән хәл килеп чыкмаса, бу газапланулар кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез. Больни­цага яшь бер кыз баланы алып килделәр. Кулдан бала төшертмәкче булган, шуның нәтиҗәсендә күп кан югалткан бу кызны коткару өчен Сөмбел хәленнән килгән­нең барысын да эшләде, кан да салып карадылар, тик соң иде шул, ярдәм итә алмадылар. Яшь кызның гомере шулай өзелү бик тә аяныч иде. Теге вакытта аның гомере өчен Юрий Петрович күпме көрәште, барыбер җиңде, Сөмбелне аяк­ка бастырды. Ул исә кара тиргә батты, ә коткара алмады. Сөмбел эшли башла­ганнан соң булган беренче үлем... Бу хәл аны тетрәндерде, үз бүлмәсенә бикләнеп, туйганчы елады. Мондый вакыйга аның башыннан да үтте, әмма аны ниндидер могҗиза коткарып калды бит. Кызның әнисенә ни дияргә, ничек күзенә карарга? Йә Ходаем, үзең ярдәм ит, үлем белән күпме генә очрашырга туры килсә дә, аңа күнегеп булмый, җиңел генә үткәреп булмый. Табиб исән калганнар белән бергә кайгыра, алар алдында үзен гаепле хис итә.

Сызылып таң ата, яңа көн туа, кемнәр­гәдер шатлык, кемнәргәдер кайгы-хәсрәт алып килә. Бу кыз өчен инде башка бер­кайчан да таң атмаячак, ул мәңгелек төн иленә китте, урыны оҗмахта булсын. Шулай, кызлар гомере - чәчкә гомере, кичтән өзәләр, иртәнгә сула, ә сулгач, җиңел генә чыгарып ташлыйлар. Кемне гаепләргә? Өзүченеме, өздерүченеме? Әгәр кыз исән калган булса, Сөмбел аңа үзенең үткәннәре хакында сөйләр, гаиләсе, балалары белән таныштырыр, тормышның матур яклары да барлыгын, мәхәббәтнең татлы көннәрен, төннәрен аңлатыр иде. Берни аңларга өлгермичә дөньядан китеп барган кыз бала өчен йө­рәге әрнеде. Сөмбел утны кабызмыйча гына тәрәзә янында озак басып торды. Сызылып аткан таң яктысында тәрәзәдән таныш машинаны күреп, күңеле күтәре­леп китте. Йә Ходаем, әле дә син бар бу дөньяда! Сөмбел киенеп урамга чыкты, Байрасны йоклыйдыр дип уйлап, әкрен генә машинага якынлашты. Юк, Байрас йокламаган, Сөмбелнең каршысына чы­гып басты, аның талчыккан йөзендә ару, борчылу чагылды. Авыр чакта ире аңа һәрвакыт ярдәмгә килә, менә бүген дә Сөмбел өчен борчылган, көткән, матур зәң­гәр күзләрдән аның эчке дөньясын укырга була, анда күпме наз, ярату...

 

Дәвамы бар

Зифа Кадырова