

Булат белән Фәридәнең гаилә тормышы бер җайга салынган килеш дәвам итте. Фәридә юк-барга җанын борчымады, һәр иртә эшкә килгәч, кем иреннән, кем кайнанасыннан зарланды, һәркем үз гаиләсендәге шатлык-кайгы белән уртаклашты. Фәридә һичкайчан гаиләсе, үзе турында сөйләмәде. Башкаларны «әйе, шулай, дөрес иткәнсең», - дип җөпләгәндәй булды, кайбер нәрсәне аңламаганга салышты. Эчтән генә: «И җүләрләр, кемгә кирәк сезнең зарыгыз, кемгә кызык сезнең исерек ирегез, акылсыз балаларыгыз, кем үз тормышын кешегә сөйли инде», - дип уйлады. Ул яктан аның кайгысы юк: ире эчми, акчаны әйбәт эшли, юк-барга бәйләнми. Фәридә ашарга пешерсә пешерә, пешермәсә, Булат үзе пешереп ашый. Артык ашау кешенең фигурасын боза, әнә, тутырган тавык сыман йөриләр, билләре дә, муеннары да күренми. Хезмәттәшләре янында ул унсигез яшьлек кызлар кебек, үтеп китсә, ирләр әйләнеп карыйлар. Бергә эшләүче хатыннар:
- Әй, Фәридә, синең кебек нечкә билле булсаң иде, - дип уфылдыйлар.
Бала булмаганга Фәридәнең исе китмәде. Утызларда табар, бәби чүпрәге юарга өлгерер әле. Әнисенеке булган, аныкы да булыр. Булат кына, бала кирәк дип, эчен пошыра. Кайнанасы кайткан саен: «Ник табибларга күренмисез?» - дип, һаман шул бер балык башын чәйни. Баласыз хатын җимешсез агач, ди. Хәзер инде, Байрас балалы хатын алып кайткач, дәшми башлады. Шуларга: «Сөмбел кызым, оныгым», - дип җан аталар. Әллә каян кайткан килмешәк, чит-ят баласы алдында тәлинкә генә тотмыйлар. Беркөнне һичнәрсәгә исе китми торган, бар кешегә өстән генә караучы горур Фәридәне аяктан егарлык вакыйга булды.
Гадәттәгечә, хатыннар төшке ашка җыелды, өстәл артында Яңа елда булган хәлләр, бәйрәм турында сүз китте. Ахырдан кергән Фәридә кул юарга дип барганда, Арсланов фамилиясен ишеткәч, ишек төбендә тыныч кына тыңлап торырга булды. Шәһәргә, тирә-якка батырлыгы, чибәрлеге белән даны таралган Байрас турында сөйләүләрен аңлап алды.
Ире кич буе хатыныннан күзен алмады, биегәндә, бишкә бөкләнеп, муеныннан үбә, кеше күрми дип уйлый, ахры.
Бөтенесе тынып калды. Фәридә, кеше сизгәнче чыгыйм дигәндә, тынлыкны яңа эшкә урнашкан бер ханым бозды.
Фәридә, дөрес ишеттемме дип, ишеккә якынрак барып басты.
- Әйе, минем апам больницада эшли, аны яхшы белә. Элек ул хатын бик каты чирләп, шул больницада яткан. Авырга узган булган, егете алмаган, шуңа үз-үзен үтерергә уйлаган бугай, көч-хәл белән коткарып калганнар. Аннары баласын тапканда да үлемнән калган. Апам әйтә: башта ул Булат хатыны иде, хәзер Байраска чыкты, ди. Бала абыйсыныкы икән. Алар авылыннан эшләүче бер хатын да: «Әллә кая китеп югалган иде, әкияттәге кебек булды инде: үләргә китеп, баеп кайтты, укып, дипломлы белгеч булып кайтты», - дип әйтә, ди. Власов үз канаты астына алды, беркая җибәрми, ди. Власов олы яшьтә бит, үзенә алмаш әзерлидер. Хәзер бөтен операцияне Сөмбел Харисовна ясый, ул күзәтеп кенә тора, бик мактый икән.
Фәридәнең өстенә салкын су койгандай булды, җитмәсә, теге хатынның сүзе әле моның белән генә бетмәгән булып чыкты.
- Абыйсының икенче хатыныннан баласы юк, ди. Хәзер бик үкенәдер инде, баласыз хатын кемгә кирәк.
Бу сүзләр Фәридәне бөтенләй аяктан ега язды, көч-хәл белән каядыр тотынды, башкалар аны бу хәлендә күрмәсен өчен, бүлмәсенең ишеген эчтән бикләде. Кешеләр төшке аштан таралганчы, шуннан чыкмады. Бераздан җитәкчесеннән сорап кайтып китте. Ишеткәннәре башына сыймады. Булатка ачуы килде. Булат ничек шулай эшли алган? Ни өчен бу хакта берни әйтмәгән? Йә Ходай, аның баласы бар! Менә ни өчен өйдәгеләр Сөмбел каршында биеп йөриләр икән! Бу уйлары аны йокысыннан вакытсыз уяткан җанвар хәленә китерде.
Булат эштән кайтканда, Фәридәнең йөзе танырлык түгел иде. Булат:
Булат, эндәшмичә, аш бүлмәсенә кереп китте. Кәстрүл капкачларын ачып караган булды, аларның буш икәнен күргәч, чәй куйды. Фәридә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Фәридәнең утлы карашыннан Булатның аркасы чемердәп куйды. Яратмый иде ул Фәридәнең мондый зәһәр карашын. Без капчыкны тиште. Хатынына ничек җавап бирергә белми баш ватты Булат.
Ничә ел яшәп, хатынын мондый хәлдә беренче мәртәбә күрде Булат. Аның бигрәк тә әти-әнисенә авыр сүз әйттерәсе килмәде. Сөмбелнең һич гаебе юк, монда бары Булат үзе генә гаепле.
Булат аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Фәридәнең иягеннән кысып тотты да күзенә карады.
- Сөмбел белән балага тел тидерәсе булма! Синең алда аларның гаебе юк. Мин гаепле алар алдында, - дип, Фәридәне этеп җибәрде.
- Үкенәсеңме? Сора Байрастан, бәлки кире кайтарып бирер, - диде Фәридә, ачуына буылып.
Булат почмактагы кәнәфигә барып утырды.
- Хәзер барысын аңлатам, яхшылап тыңла, әгәр аңламасаң, үзеңә үпкәлә. Сөмбел белән дә, әти-әни белән дә авыз чайкама, балага тел тидермә. Баланың кемнеке булуын мин бик яхшы беләм. Мин сине яраттым, бөтен хыялым син идең, син дип, Сөмбелне елаттым, баладан баш тарттым. Сиңа өйләнсен дип, алты айлык бала белән ул өйдән чыгып китте. Әтине, Байрасны тыңламадым. «Яхшы хатын булачак, бергә яшәгез», - диделәр, ишетергә теләмәдем. Әти: «Үкенерсең, балаңны сагынырсың», - диде. Юк, миңа Фәридә бала табачак, дидем. Баламның синнән булуын теләдем. Барысын синең өчен корбан иттем. Кыз килеш аерылган иргә чыктым, дисең, бел, мин Сөмбел
белән яшәмәдем, яраткан кешеңә өйлән, дип, ул үз янына якын җибәрмәде, мине беркайчан битәрләмәде, күз яшьләрен күрсәтмәде. Ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс өчен генә яшәде бит ул бездә. Буе кечкенә булса да, бик көчле кеше ул. Кышка каршы, безнең туй алдыннан чыгып югалды, кая киткәнен белмәдек. Ә Байрас аңа бер күрүдә гашыйк булган, ләкин Сөмбел минем белән булганга, арага кермәгән. Байрас аны эзләде, бик озак көтте. Ахырда ничек күндергәндер, Сөмбел хәзер аның белән. Өйләре җылы, якты, оҗмах оясы. Үкенәсеңме, дисең. Әгәр мине эштән кайтуыма кайнар ашлар пешереп, елмаеп каршы алсаң, балаларым йөгереп каршы чыкса, үкенмәс идем. Син бит үз-үзеңне генә яратасың, фигура саклыйсың, унсигез яшьлек кызлар кебекмен, дип горурланасың. Кемгә кирәк соң синең коры салкын чибәрлеген? Сүз дә юк, син бик чибәр, ләкин мин аның җылысын тоймыйм. Ни үзең җылытмыйсың, ни миңа җылынырга да, җылытырга да мөмкинлек бирмисең. Синең салкын карашыңнан куркып, безгә хәзер кеше керми башлады, ялгыз кәккүкләр шикелле икебез ике якта утырабыз. Хәер, син кем белән яшәсәң дә, шулай булачак, ташкурчак бит син, Фәридә! - диде дә Булат өеннән үк чыгып китте.
Урамда төсле утлар яна, Яңа ел бәйрәме шаукымы әле бетмәгән, яшьләр күңел ачып йөри. Элек эче пошса, энесенә бара иде. Хәзер анда Сөмбел булгач, аңа юл ябык. Өенә кире кайтасы килмәде. Урам буйлап йөри торгач, иртәгә ял көне булуы исенә төште. Озаклап уйлап тормады, машинасына утырып, авылына кайтып китте. Авыр чакта кайтырга туган йорты, әти-әнисе булуына сөенеп куйды. Вакытлыча булса да, авыр уйларыннан арыныр, әтисе белән сөйләшер. Булат машинасын куеп өйгә керде, ишекне ачуга, каршысына Азамат йөгереп чыкты.
- Булат абый кайтты, - дип сикергәләде. - Ә син әти белән әнине күрмәдеңме? Алар кайчан кайта?
Булат әллә сөенечтән, әллә көенечтән, баланы күтәреп алып, аның күкрәгенә башын яшерде, күңеле тулды, күз яшьләрен улына күрсәтүдән оялды, тамагына утырган төерне йота алмый газапланды. Азамат моны сизде, ахры:
- Булат абый, ник елыйсың? Әллә машинаң ватылдымы? — дип, Булатның колагына пышылдады. - Елама, әти төзәтеп бирер. Ул бөтен әйберне эшли белә, елама, - дип, чәченнән сыйпады.
Булатның болай ачынганы юк иде әле. Ничә елдан соң бүген улын беренче тапкыр кулына алды. Ул аны кочакларга күпме омтылды, Сөмбелдән курыкты: «Якын килмә, синеке түгел», - дияр кебек иде. Ә бүген улын курыкмыйча кулына алды, яратып кочаклады. Булатны бу хәлдә күреп, әти-әнисенең йөрәге әрнеде. Әтисе: «Их, балам, соңга калдың шул», - дип, улын кызганып куйды.
Азамат, Булат абыйсының кулыннан сыйпап:
- Әйдә, бүген минем белән йоклыйсыңмы? Әлфис абый клубтан барыбер соң кайта, теге бүлмәдә икәү йокларбыз, яме, - дип елмайды.
Ятар алдыннан Шәүкәт абый:
- Нәрсә, улым, дөньялар авырайдымы әллә? - дип сорады.
Булат әтисенә күтәрелеп карамыйча гына әрнүле тавыш белән:
- Үкенечтән үлеп булса, мин үләр идем, әти, - диде.
Улының сүзләреннән атаның йөрәге кысылып куйды, утызга җитсә дә, аның өчен һаман бала шул. Аның барлык тойгысын үзенә генә алыр иде, ләкин һәркемнең үз ялгышы, үз язмышы, башка кеше төзәтә алмый.
- Үләргә ашыкма әле, улым, әнә нинди матур улың үсеп килә, аның үскәнен, кеше булганын күрәсең килмиме? Әтисе була алмасаң, якын абыйсы, дусты бул. Сөйләш, серләш, җан дусты бул.
Булат төн буе керфек какмады, улын уятудан куркып, селкенергә дә кыймый ятты. Ул бүген кемне югалтуын аңлады, әгәр аның кебек хата ясарга җыенучы кеше барын белсә, һич икеләнмичә: «Балагызны чибәр хатынга алыштырмагыз!» - дияр иде. Үткәндәге ялгышлары йөрәген әрнетте, күзләреннән кайнар яшь акты. Ярый әле елаганын улы күрми. Булат таң алдыннан гына йоклап китә алды. Байраслар кайтмаса, аңа тагын бер көн улы белән янәшә йоклау насыйп булачак.
Икенче көнне алар бергә бакчада, кардан әвәләп, Кар бабай, Кар кызы, машина ясадылар. Азамат чын күңелдән абыйсына булышты, үзе, юктан кызык табып, бакчаны яңгыратып көлде. Салкыннан бит очлары кызарган, йөгереп йөрүдән тирләп чыккан шушы кечкенә бала, әйтерсең лә, бөтен дөньяның шатлыгын үзенә туплаган. Нигә шуны Булат элек аңлый алмаган? Улыннан башка ничек яши алган? Моңарчы сагынмадымы? Сагынды, улының буш бишеген күрүгә, йөрәге сулкылдап куя иде, ләкин сер бирәсе килмәде, артка чигенергә соң иде инде.
Өйдәгеләр аларга комачауламады, уеннарына катнашмады, бары тәрәзәдән генә күзәтеп торды.
Якшәмбе Булатка китәргә кирәк булса да, иртән китәрмен, Азамат үзе генә йокларга курка, тагын бер кич кунарга кирәк дип, улы янында калыр өчен сәбәп эзләде. Аның каласын белгәч, Азамат сөенде.
Сөмбелнең серле бүлмәсендә алар тагын икәү. Улының аның өчен урын әзерләве, шатланып елмаюы, куенында мыш-мыш йоклавы Булатка әйтеп бетергесез җан рәхәтлеге бирә, Фәридә белән ничәмә еллар яшәп алалмаган җылыны ала. Хәзер ул ничек, кем өчен яшәргә кирәклеген аңлады. Тынычлык һәм рәхәтлек биреп, күңелендә якты өмет йолдызы кабынды. «Улым, мин сине беркайчан ташламам, якын җибәрмәсәләр дә, еракка китмәм, күләгәң булып, һәрвакыт янында йөрермен». Улының маңгаеннан үбеп алды. Торыр вакыт җиткән. Эшенә сонга калмас өчен китәргә уйлады, әтисе озата чыкты.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.