Литература
28 Сентября , 07:00

Сагынырсың - мин булмам

2.5. Сөмбел эшкә чыкты. Беренче көннәрдә Юрий Петрович аның һәр эшен сынап-күзәтеп торды. Коллектив Сөмбелне яратып кабул итсә дә, көнләшүчеләр аз булмады.

Добавить в предпочтительные источники Google

Сөмбел эшкә чыкты. Беренче көннәрдә Юрий Петрович аның һәр эшен сынап-күзәтеп торды. Коллектив Сөмбелне яратып кабул итсә дә, көнләшүчеләр аз булмады. Юрий Петрович аны үз яныннан ерак җибәрмәскә тырышты. Операция көннә­ре графигы алдан төзелә, Сөмбел өчен кайбер җиңел операцияләргә аерым гра­фик төзеделәр. Тәҗрибәле табиб яшь кол­легасының беренче операциясен үзе карап торып ясатты. Яңа уку бетереп кайткан димәссең, Сөмбел операцияне чиста һәм үз-үзенә ышанып эшләде. Сөмбел Галимә апасының кул астында мондый опера­цияләрне аз эшләмәде, шуңа күрә аның тәҗрибәсе башкаларга караганда күпкә югары иде. Юрий Петрович атна буе бө­тен операцияләрне Сөмбелдән ясатты, үзе аның күзәтүчесе генә булды. «Кыю тотына, - дип уйлады ул Сөмбел турын­да, - болай дәвам итсә, озакламый миңа алмаш булачак».

- Сез бик кыю башладыгыз, Сөмбел Харисовна, хуплыйм. Болай оста эшләргә кем өйрәтте?

  • Минем укытучыларым бик әйбәт, тәҗрибәле табиблар иде. Аннары өченче
    курстан мин апам янына больницага йөри башладым, төнге сменада ул мине
    операция ясау серләренә өйрәтте. Җәйге каникулда аның янында эшләдем. Соңгы курста бигрәк тә яман шешләр өстендә эшләргә туры килде.
  • Бик яхшы. Сөмбел Харисовна, мин сезнең эшегездән канәгать.

Алар авыр операцияләргә бергә әзерлә­нә башладылар.

Беркөнне Сөмбелне кабул итү бүлмәсе­нә чакырттылар. Ул ашыгып беренче катка төште. Байрасны күреп, нидер булган, дип куркып куйды.

  • Байрас, ни булды?
  • Курыкма, берни булмады. Сине ак халаттан күрәсем килде,- дип, ул хатынын
    бер читкә тартты. - Сагындым.

 

  • Ни сөйлисең, әле унике генә бит.
  • Ә мин сигездә үк сагынган идем.

- Сөмбелне кочаклап үпте дә көлә-көлә чыгып китте. Чыгышлый:

- Ә син иң чибәр табиб, - диде. Байрашың кыланмышларына Сөмбел

әкренләп ияләшеп килә. Ире аны бер күрү өчен йә бер үбәр өчен көннең теләсә кай­сы вакытында килеп китәргә мөмкин.

Сөмбел белән Байрас Верочканың хәлен белергә бергә бардылар. Карчык аларның өйләнешкәннәрен ишеткәч ап­тырамады.

- Мин шулай буласын белә идем, - диде.

Сөмбелнең кайтуына шатланып туя алмады. Ул бик картайган, сугыш елларындагы салкын тидерүләре дә эзсез кал­маган. Аяклары авыртканга, урамга сирәк чыга икән. Сөмбел эштән кайтышлый аңа укол ясый, ашарга ризыклар алып керә башлады. «Мин синең алда гомерем буе бурычлы, Верочка. Мин сине үлгәнче таш­ламам», — диде күңеленнән.

Азамат мәктәпкә укырга керде. Бай­рас:

- Бәләкәй бит әле, тагын бер елдан би­рербез, - дип караган иде.

- Азамат укый-яза белә. Әнвәр абый­сы аны укырга-язарга, шахмат уйнарга
өйрәтте. Буе җиткән, башы бар, әйдә, укы­сын, - дип, Сөмбел ризалашмады.

Тормыш шулай дәвам итте. Кем укыды, кем эшләде.

Сөмбелнең эше никадәр катлаулы икәнне Байрас та аңлый иде. Сөмбел эшли башлау белән, аларга телефон керт­теләр. Төннең теләсә кайсы вакытында чакыртып йә килеп үк алдылар. Ул төн­нәрдә Байрасның күзенә йокы кермәде. Операцияләрнең төрлесе булды: уңышлысы, уңышсызы. Кайбер көннәрдә борчылудан Сөмбелнең тамагыннан бер кабым ризык үтмәде.

Баштарак, яшь табибны күреп, кайбер авырулар:

- Бигрәк яшь, ничек ясар? - дип куркып, операциядән баш тарттылар, барысы да Власовтан ясатырга чират торды.

Әйе, Юрий Петрович - районда билгеле кеше, танылган табиб.

- Син аларга үпкәләмә, килер бер вакыт - сиңа да чират торырлар. Син үз эшеңнең остасы. Озакламый мин лаеклы ялга китәрмен. Сәламәтлек артыгын эшләргә кушмый: бил, тез авырта, арка сызлый. Хәер, бу һөнәри чиребез. Кешене дәва­лыйбыз, ә үзебезгә чират җитми. Шулай итеп, бу хуҗалык миннән соң сиңа кала­чак, - дип, карт табиб яшь коллегасын тынычландырды.

Сөмбелгә больницада авылдашларын, классташларын очратырга туры килде. Аны күреп, барысы аптырашта калды. Власов белән эшләвенә ышанмадылар да шикелле.

Беркөнне операциягә керер алдыннан Сөмбелнең башы әйләнеп, күңеле болганып китте. Бу карт табибның карашыннан читтә калмады.

- Ни булды, агарып киттең, күптәннәнме бу хәл, чибәрем?

  • Белмим, әллә ни булды, башым әй­ләнә.
  • Ни булганы аңлашыла инде, Сөмбел Харисовна, сез бит ир хатыны.

Сөмбелнең башына суккандай булды, күңеленнән көннәрне саный башлады. Саный торгач, очына чыкты, беренче көнне үк авырга узган булса кирәк, эш белән мавыгып сизмәгән. Дүртенче ай киткән. Менә сиңа хатын-кыз табибы. Башкаларны моның өчен ачуланыр иде, ә үзе? Эшләргә иде бит әле. Байрас ни дияр? Ярар, хәзергә әйтми торырга кирәк, Яңа елга бүләк булыр.

Яңа ел җитте. Азаматның кышкы кани­кулы башланды. Ул да, Әлфис кебек, мәктәпне өнәп бетермәде. Аны авылга әби-бабасы янына кайтарып куйдылар. Азамат бабасы белән атта йөрде, урам малайлары белән тау шуды. Әтисе кебек таза, матур, әнисе кебек сөйкемле сөякле Азамат бө­тен кешене үзенә тартып торды. Куе кара кашлары астыннан балкып торган зәңгәр күзләре, бит чокырлары кешене кабат бо­рылып карарга мәҗбүр итә. Күрше-тирә аның матурлыгына, ачык йөзле, йомшак телле булуына соклана.

  • Бабакай-бабакай, - дип, бернәрсә сөй­ли башласа, әнисе шикелле челтерәтеп көлеп җибәрә, аңа кушылып бабасы көлә.
  • Әбием-әбекәй, миңа ни пешерәсең? Үлеп ашыйсым килә, - дисә, әбисе юк әйберне табып, оныгын сыйлый.

Азаматны кышкы каникулга кайтарып куйгач, Байрас белән Сөмбел өйдә икәү генә калдылар. Байрасның эшендә Яңа ел кичәсен бик зурлап уздырырга уйлыйлар иде. Директоры беркөнне Байрасны чакы­рып алып:

- Хатыныңны алып килеп күрсәт инде, алайса барыбыздан яшереп тотасың, туй да ясамадың. Иртәгә кичке алтыда кафега җыелабыз, соңламагыз, - диде.

Байрас белән Сөмбелгә моңарчы бергә­ләп кеше арасына чыгарга туры килмәде. Бүген беренче чыгулары. Сөмбел моңа бик җитди карады, озын буйлы, чибәр иренә ничек тә тиң күренергә теләде. Ире белән эшләүчеләрнең аны энә күзеннән үт­кәрәселәре билгеле, шуңа күрә ул барлык киемнәрен яңадан карап чыкты. Ахырда чыгарылыш кичәсенә тектергән күлмәге­нә тукталды. Бу күлмәге тегелеше белән Яңа ел кичәсенә туры килә, яңа беленә башлаган эчен дә каплый иде. Төсенә ту­ры китереп, биек үкчәле туфли алды. Кү­зенә сөрмә тартты, ирененә әз-мәз иннек сөртте, чәчен бәйрәмчә матур итеп ясады, алтыннарын такты. Ире кайтып кергәндә, ул кафега барырга әзер иде.

Байрас аны күреп телсез калды. Хәер, хатынын һәркөн күрсә дә, аңа беренче мәр­тәбә күргәндәй сокланып карый. Ул көн саен яңа ягы белән ачыла барды. Сөмбел - серле сандык. Байрас аны һәр көн үзе өчен әзләп-әзләп ача.

  • Шулай барсам ярыймы? Сиңа ошый­мы? - диде Сөмбел, әкрен генә әйләнеп.
  • Синең белән булуыма мин әле һаман ышанып бетә алмыйм, матур төштә яшәгән кебек. Сиңа ни кисәң дә килешә, - дип, хатынын кочаклап алды.

Сөмбел иренә, Яңа ел бүләгем дип, куе зәңгәр төстәге күлмәк кидерде һәм серле елмаеп:

- Тагын бер бүләгем кайткач булыр, - диде.

Байрас белән Сөмбел кафега килгәндә, халык җыелган, музыка уйный иде. Бөтен халык, аларга борылып карап, үзара пы­шылдаша башлады. Берсе озын буйлы баһадир, икенчесе кечкенә курчак кебек күренсәләр дә, матур пар иде алар. Кичә буена Сөмбелне әле берсе, әле икенчесе биергә чакырды. Директор да:

- Байрас Шәүкәтович, тормыш иптә­шегез белән бер әйләним, рөхсәт итегез, - дип, Сөмбелне биюгә чакырды.

- Безнең батырны кем йөгәнләгәнен бик күрәсем килгән иде. Күпләр тырышып карады, булдыра алмадылар. Сез бик матур пар.

Шулай итеп, кеше күреп, кешегә кү­ренеп кайттылар. Кайткач, кара-каршы утырып, чәй эчтеләр. Байрас хатынына текәлеп карап утырды.

  • Ә мин көнләшәм икән, син башкалар белән биегәндә, билеңә салган кулларны өзеп алырдай булдым. Эшегездә ирләр күпме?
  • Күп, - дип елмайды Сөмбел. - Әгәр мин көнләшә башласам? Эшеңдә әнә ни­ чаклы хатын-кыз, кич буе синнән күзләрен алмадылар. Миннән нигә көнләшергә, үзем кечкенә, синең шикелле чибәр тү­гелмен...

Башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә мөмкинлек бирмичә, Байрас аны күтәреп алды.

  • Кечкенә булгач, күтәрергә җайлы, кочагыма кереп бетәсең, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбелне зур бүлмәгә алып чыкты. - Кайткач, тагын бер бүләк вәгъдә иткән идең түгелме?
  • Ашыкма, сабыр ит.

Сөмбел, Байрасның алдыннан төшеп, киемнәрен алмаштырырга кереп китте. Ул чәчләрен таратып, йокы киемен киеп, ире янына чыкты.

- Байрас, озакламый безгә тагын бер карават кирәк булачак.

- Нигә? Әллә миннән аерым йокламакчы буласыңмы? Үлсәм дә, риза түгел. Әрәм узган алты елның үчен алам, дип, күптән әйткән идем шикелле.

  • Җитте, алдың үчеңне. Шуңа күрә ме­нә хәзер бер ел аерым йоклатам үзеңне.
  • Ник, Сөмбел? Әллә миннән туйдың­мы? Ошамыйммы?

Сөмбел, аңа әйтеп бетерергә ирек бир­мичә, учы белән авызын каплады, аның кулын үзенең эченә куйды.

- Син миннән башка берни күрмисең, ә монда тагын бер кеше бар. Аңа инде җан керде, - дип пышылдады.

Байрасның күзендә әллә курку, әллә ап­тырау чагылды, яткан урыныннан торып утыруын сизми дә калды. Сөмбел аның югалып калуын күреп аптырады.

- Байрас, ни булды? Сиңа да бала кирәк түгелме? - диде куркып. - Мин шатланырсың, дип уйладым.

Байрас, бер сүз әйтми, хатынын күкрә­генә кысты да шашып үбә башлады.

- Кирәк, кирәк. Ләкин мин синең өчен куркам. Азаматны тапкан вакытта доктор, мине синең ирең дип белеп, башка бала табарга ярамый, дигән иде. Шуңа күрә бала турында хыялланмадым. Ә син таба алырсыңмы соң? Теге вакыттагы кебек булмасмы?

- Синең кебек иргә үлсәм дә бер бәби табып бирәм инде, ләкин кем булыр,
белмим.

 

  • Сөмбел, тыңла әле. Мин баласыз яши алырмын, синсез яши алмам. Миңа андый корбан кирәкми, безнең улыбыз бар. Синең теге вакытта интегүләреңне мәңге онытасым юк. Сөмбел, мин сине югалтудан куркам. Бәлки...
  • Тсс, - дип бармагын Байрасның ирененә куйды. - Аңа җан кергән, ул барысын ишетә, аңлый, әти миннән баш тарта, дияр, рәнҗер. Алай әйтү түгел, уйлый да күрмә. - Аның битләрен учына алып, күзенә карады. - Курыкма, син минем табиб икәнемне онытма, барысы
    яхшы булыр. Синең артык дәртеңне генә кая куярбыз, - дип, яратып, Байрасның ирененнән үбеп алды. - Читләргә карый башласаң, нишләрмен?

Шушы көннән Байрас өчен яңа тормыш башланды, ул тынычлыгын югалтты, хатынының һәр сулышын аңларга тырыш­ты. Сөмбел иреннән көлде.

  • Кем авырлы - синме, минме? Бөтен­ләй чиргә сабыштың, ябыктың.
  • Син исән-сау булып, бәби алып кайт­канчы, мин тынычлана алмам.
  • Байрас җаным, мин чирле түгел, мин авырлы. Вакыты җиткәч тә кайгырырга өлгерерсең әле...

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.