Литература
23 Сентября , 07:00

Сагынырсың - мин булмам

2.2. Сөмбел, җәй буе апасы янында эшләп, тәҗрибә туплап, дүртенче курска килде. Укудан соң репетициягә йөгерде. Ул татар дөньясы йолдызлары - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын бик яратып башкарды.

Сөмбел, җәй буе апасы янында эшләп, тәҗрибә туплап, дүртенче курска килде. Укудан соң репетициягә йөгерде. Ул татар дөньясы йолдызлары - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын бик яратып башкарды. Башкорт, татар концертлары килсә, берсен калдырмый аларга йөрде. Сөмбел үзе дә еш кына концертларда катнашты, үзенә күрә кечкенә йолдызга әйләнде. Аның репертуары баеды, микро­фон белән җырларга өйрәнде, еллар аның тавышына көчле тембр өстәде. Бишенче курсны бетергәч, ансамбль Үзбәкстан буйлап гастрольгә чыгып китте. Сөмбел авылга кайтырга юллык, күчтәнәчләр, бү­ләкләр алырлык акча булыр дип, аларга кушылды. Госман аның фотосын зурай­тып, афиша ясатты, өстенә зур хәрефләр белән «СӨМБЕЛ» дип яздырды. Төрле почмакка сибелгән татар, башкорт халкы аларның концертларын сагынып көтеп алды. Сөмбел җырлаганда, алар туган якларына кайтып килгәндәй булдылар, якыннарын сагынып еладылар. Җырчы кызның даны еракларга таралды. Таш­кент, Фирганә, Сәмәрканд шәһәрләрен­дә аларга, тамашачылар соравы буенча, өстәмә концертлар бирергә туры килде. Сөмбел чит җирдәге татар-башкортның күплегенә аптырады. «Мине монда ачы язмыш җилләре ташлады, болар ничек килеп эләккән?», дип уйланды.

Алар ай буе ил гизеп кайтты. Акча Сөм­бел уйлаганнан да күбрәк җыелды.

  • Гаилә кассасына минем дә әзрәк өле­шем керсен, — дип елмаеп, эшләп алган акчасын абыйсы алдына куйды.
  • Кирәкми, үскәнем, үзеңә булсын.
  • Мин сезгә бурычлы, абый, кылган яхшылыкларыгызны акча белән генә бәхил­ләтә алсам, күпме булса да түләр идем.

Абыйсы белән апасы бер-берсенә серле карап куйдылар.

  • Сөмбел, без синнән бернәрсә сорамакчы идек.
  • Сез әллә нинди бүген, мин юкта нидер булмагандыр ич? — дип, куркып, тизрәк улын кулына алды Сөмбел.
  • Сөмбел, син әле яшь, тормышың алда, кияүгә чыгарсың, тагын бала табарсың, бәлки Азаматны безгә калдырырсың? - ди­де абыйсы. Үзе тирләп чыкты, кулларын уды, кая карарга белмәде. - Без аны укы­тырбыз, зур кеше итәрбез, бөтен җыйган байлыгыбыз аңа калыр.

Булачак табиб, бу сүзләрдән аптырап калса да, үзен бик тиз кулга алды.

- Әйдә, улым, йокларга кирәк, - дип, улын икенче катка үз бүлмәләренә алып менеп китте.

Ул бүлмәсеннән төшкәндә, абыйсы бе­лән апасы һаман шул килеш уйга батып утыра иде.

Сөмбел салмак кына сүз башлады.

- Әгәр кылган яхшылыкларыгыз өчен улымны сорыйсыз икән, башта минем җанымны алыгыз. Мин инде ике тапкыр үлемнән калган кеше, өченчесен күтәрә алмам. Мин сезгә ниләр кичергәнемне сөй­ләмәдем. Мине жәлләвегезне дә теләмим. Балам карында чакта ике тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым, мине караучы карт табиб: «Яраларың төзәлер, тик башка балаң гына булмас, берәр могҗиза гына ярдәм итмәсә инде», - диде.

Бүлмәдә тынлык урнашты, бу вакытта өчесенә дә бик авыр иде.

  • Баламны сагынып саргаермын, нигә кирәк миңа ул диплом, үзе яралы кеше кем­гә ярдәм итә алсын? Туган ягыма кайткач, баламны сатып, белем алдым, диярменме? Аны бит анда әби-бабасы көтә. Ничә ел сез минем өчен әти дә, әни дә булдыгыз, Азамат та сезгә оныгыгыз кебектер, дип уйладым. Мин сезнең хәер-фатихадан башка китәргә җыенмыйм. Әгәр яхшылыкларыгызның башка бәясе юк икән, миңа бер йотым агу җитә, бирегез агу, аннан алырсыз баламны, - дип, сүзен тәмамлады Сөмбел, авыр сулап.
  • Юк, балам, алай димә, зинһар, кичер безне, кичер без карт җүләрләрне, - дип, Галимә апасы Сөмбел алдына килеп тез­ләнде. Үзе елады, үзе Сөмбелне кочаклады.

- Син бездән китсәң, ничек яшәрбез? Алар, кочаклашып, бик озак еладылар, абыйсы да күзен аска яшерде. Ниһаять, Сөмбел телгә килде.

  • Мин бит аны сездән бөтенләйгә алып китмим. Әллә мине сезнең картлыгыгыз турында уйламый дисезме? Мин сезнең алда бурычлы.
  • Син безнең хакта уйлыйсыңмы? Чын­лапмы?
  • Мәктәпне бетергәч, мин аны монда укырга китерермен. Укыр, эшләр, карт­лык көнегездә яныгызда булыр, тик ях­шы кеше генә булып үссен. Мин шулай уйлап йөри идем, абый, сез бүген мине шаккатырдыгыз. Сездән мондый сүзләр көтмәгән идем.
  • Кичер безне, Сөмбел, без һәрвакыт сезне көтеп яшәрбез. Бу сүзләребез белән рәнҗеткән булсак, зинһар, гафу ит, - дип, абыйсы Сөмбелне кочаклап алды.

- Мин әйткән сүземдә торам, абый, сезнең картлыгыгыз Азамат кулында бу­лыр. Сез аны бик иркәлисез, бездә аңа иркәләүләр эләкмәс, ул чын ир булып үсәргә тиеш, аның нәселе бик яхшы, чибәр кешеләр, - дип елмайды.

Бу сөйләшү ике якка да җиңеллек ки­терде, алар бер-берләренә тагын да якы­найдылар.

- Син искиткеч яхшы кеше, Сөмбел, без сезне бик сагынырбыз инде.

  • Сагынсагыз, безгә ешрак кунакка кайтырсыз. Әле бит тагын ярты ел бар, ә мин иртәгә китүче кебек сөйләшәм. Әй­түе генә җиңел, өйгә кайтмаганга алты ел. Мин бит хәзер бөтенләй икенче кеше, киткәндә бала гына идем...
  • Ә хәзер син - тирә-яктагы иң чибәр хатын, үзең әле югары белемле табиб та. Сөмбел, ачуланмасаң, бер сорау бирим әле. Улыңның әтисе, кире кайт, дип килсә, нишләрсең?
  • Ул инде өйләнгән булырга тиеш. Ни­чек кенә булмасын, кирегә юл юк. Миндә аның мәңгелек истәлеге калды, ул миңа шундый бала бүләк итте, мин аңа үпкәлә­мим, үткәнемә үкенмим. Мин яңа тормыш башларга җыенам...

Алар шулай таң атканчы сөйләшеп утырдылар.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Читайте нас