Литература
22 Сентября , 04:13

Сагынырсың - мин булмам

11 бүлек. Бәйрәмнәр үткәч, Булат белән Байрас бергә кайттылар. Гомер булмаганны, үз­ара сөйләшер сүз тапмадылар. Байрас берничә тапкыр Сөмбел турында сүз башларга талпынса да, кыюлыгы җитмәде. Аның бервакытта да абыйсына кар­шы чыкканы, аның белән телләшкәне булмады.

Бәйрәмнәр үткәч, Булат белән Байрас бергә кайттылар. Гомер булмаганны, үз­ара сөйләшер сүз тапмадылар. Байрас берничә тапкыр Сөмбел турында сүз башларга талпынса да, кыюлыгы җитмәде. Аның бервакытта да абыйсына кар­шы чыкканы, аның белән телләшкәне булмады.

Алар өйгә кайтып кергәндә, әнисе бе­лән әтисе, Әлфис өчәүләп кино карый иде. Өйдәге тынлык сәер тоелды. Байрас әнисенә сораулы караш ташлады:

- Әни, Сөмбел кайтмадымы әллә? Ул бит үзем кайтырмын, килеп йөрмә, диде.

  • Ире килеп алганны көтәдер, - диде әтисе, Булатка карамыйча гына.
  • Мин аның әнисенә киткәнен бел­мәдем бит, - дип абыйсы Байраска ка­рады.

- Йә балалар, әйдәгез, кичке ашны ашыйк. Киләсе атнада кайтыр, кайтмаса, барып алырсыз. Бала белән бу суыкта юлда йөрмәс, кодагый да җибәрмәгән­дер, килеп алырлар дигәндер. Әзрәк ял итсен, мин аяксыз утырганда, эш бик күп булды шул. Яшь кенә булса да, бөтен эшнең җаен белә, җиренә җитке­реп эшли. Син, улым, бер эш рәте белми дигәч, куркып калган идем, белә, улым, барысын да белә. Син аны яратмаганга гына юктан гаеп эзлисең, ул бик уңган, бик сабыр бала. Синең сирәк кайтуың­ның сәбәбен дә сизенә, ахры. Башка бе­рәү булса, тавыш куптарыр, елар иде, ә ул бер күз яше күрсәтми, түзә. Аңа карап минем елыйсым килә, ирле килеш
ирсез бит ул.

- Сөмбел өйдә юкта әйтеп калыйм, - дип, Шәүкәт абый да сүзгә кушылды.

  • Син, улым, бала ятим итеп, шул яшь хатынны елатып, үзең бәхетле яшәрмен димә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төзе­миләр. Юк артыннан чапмыйсың микән, ай-һай, үкенерсең, соң булыр.

Булат эндәшми генә, башын аска иеп тик утырды.

  • Улым, кай җирен яратмыйсың соң? Нишләргә уйлыйсың? Аңлатып бир әле, Сөмбел өстенә икенче килен алып кай­та алмыйсың, ничек итеп без сиңа туй ясыйк, ди?!
  • Белмим. Мин Фәридәне яратам. Без инде икенче ел Яңа ел дип сөйләшәбез, тагын күпме чигерергә була? Мин аның әти-әнисе белән таныштым, Яңа елга өйләнешәбез дип, Фәридәгә сүз бирдем.
  • Шуны онытма, улым: Азамат - ми­нем беренче оныгым. Сезнең тагын әллә ничә балагыз булса да, ул һәрвакыт ми­нем баш оныгым булып калачак.
  • Мин Яңа елга өйләнәм, - диде Булат кабат, әтисенең сүзен бүлеп. - Киләсе кайткач, Сөмбел белән сөйләшермен, әниләренә кайтып торыр, балага ярдәм итәрмен, ташламам.

Икенче атна уртасы да җитте, Сөмбел кайтмады. Гөлфия апа, кайтуларын күр­ми калмыйм дип, тәрәзә яныннан кит­мәде. Шәүкәт абый кирәксә-кирәкмәсә дә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргалый башлады, мәчет кырыннан да ураштырды, бик озак олы урамны күзәтте. Никадәр көтсәләр дә, Сөмбел белән оныклары күренмәде. Беркөнне эскәмиядә утырган Шәүкәт абыйга хат ташучы хат китереп китте. «Безгә хат язар кеше дә юк бит, бар туганнар монда яши, кемнән булыр икән?» - дип аптырап, өйгә керде.

- Анасы, кара әле, кемнәндер хат кил­де, кире адресы да юк.

- Малайларгадыр инде, безгә кем язсын?!

  • Миңа диелгән бит менә.
  • Ачып укы алайса. Әле Байраска гына кызлар яза иде, хәзер сиңа да яза башла­ганнармы? - дип шаяртты Гөлфия апа.

Шәүкәт абзыйның нидер тоеп йөрәге жу итте, куркып, Гөлфиясенә карады, ул да тынсыз калган иде.

«Хөрмәтле әткәй-әнкәй! Сез бу хатны алганда, мин инде бик еракта булырмын. Соңгы китүемдә мин сезне чын күңелемнән кочаклап үптем һәм саубуллаштым. Китәм дисәм, җи­бәрмәс идегез. Әйтми киткән өчен рән­җемәгез, башка сездә калуның мәгънәсе юк дип уйладым. Әткәй, «Көт!» дидең, көттем, тагын алты ай көттем, күргәне­гезчә, безне бала да бәйли алмады. Бу­лат өйләнсен, мин аңа бәхет кенә телим, киләчәктә үкенмәс дип ышанасы килә.  

Байрас, сиңа рәхмәтем бик зур. Син һәрвакыт авыр чакта ярдәм кулы суздың, ничә тапкыр үлемнән коткардың. Мин сиңа тормышыңда мәхәббәтнең олысын, юлдашның иң яхшысын телим.

Әлфис, солтаным минем, синсез ничек яшәгән булыр идем, белмим. Сиңа бер үтенечем бар: безнең серле почмакны беркемгә дә бирмә, ул һәрвакыт безнеке булып калсын. Минем киткәнемне белгәч, еларсың, үпкәләрсең. Үсеп җиткәч, барысын да аңларсың дип ышанам. Бәлки, сиңа безнең патшалыкта үз бәхетеңне корырга насыйп булыр.

Әткәй, үземнең кайчан кайтасымны әлегә белмим. Күпме еллар үтсә дә, ту­ган якларга кайткач, сезгә һичшиксез ки­лермен. Минем өчен борчылмагыз, мин югалмам, оныгыгызны да югалтмам. Ул үзенең Арслановлар нәселеннән икәнен белеп үсәр.

Әнкәй, хөрмәтем зур сиңа. Әгәр тор­мыш болай булмаса, түремнән дә төшермәс идем. Киленнәрең сине миннән дә ныграк яратсын, хөрмәт күрсәтсен. Утырткан чәчәкләрем сезгә миннән як­ты истәлек булсын.

Әткәй-әнкәй, безне көтмәгез, эзлә­мәгез, без бик еракларга киттек. Сезгә китергән газап-борчуларыбыз өчен киче­регез. Безне хәер-фатихагыздан ташламагыз. Үтәр еллар, онытылыр үпкәләр, төзәлер яралар, якын туганнар кебек бер очрашырбыз. Барлык яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Сөмбел».

Шәүкәт абыйның куллары калтыра­ды, тамагына төер утырды, соңгы сүзләрне укып бетерергә тавышы җитмәде. Гөлфия апа, кинәт башына суккандай, телсез калды, аннары алъяпкычы белән авызын каплап, кычкырып елап җибәрү­дән үзен көчкә тыеп калды, күз яшьләре үзеннән-үзе яңак буйлап агып төште. Шәүкәт абый хатыны белән төпчек улы алдында күз яшен күрсәтүдән оялып, урамга ук чыгып китте, йөрәкне әрнетеп нәрсәдер кысты, тыны җитмәде, көч-хәл белән тамагына утырган төерне йотты, күзләреннән яшь тамды. Илле яшьлек ирнең үзенең көчсезлегеннән елавы иде. Ул бит кайчан булса бу көннең җитә­сен белде, шулай тиз килер дип кенә көтмәгән иде.

Тышта салкын, беренче кар ява. Кү­ңелдә җан өшеткеч бушлык.

Гөлфия апа буш бишеккә килеп кап­ланды да үксеп елап җибәрде, баядан бирле тыеп торган күз яшьләренә ирек бирде.

- Бәбекәем, күз нурым, кайларга кит­тегез икән, балакайларым? - дип, бала­ның кечкенә мендәренә башын салып, бик озак елады.

Ун яшьлек Әлфис, ни булганын аңлар­га тырышып, өстәлдәге хатны кат-кат укыды. Кем киткән, кая киткән? Ник әнисе шулай өзгәләнеп елый? Апасы әнисенә кунакка гына китте бит. Әлфис хатны кабат укыды, андагы сүзләргә ышанасы килмәде. Ничек инде апасы аны ташлап китсен? Азаматны кем ка­рар? Әлфис аптырап үз бүлмәсенә кереп китте. Апасын да, Азаматны да бик сагынды бит ул. Апасының элгечтә эле­неп торган ак якалы халатын үз янына сузып салды да йокларга ятты. Кайтыр апасы, әнисендә тагын бераз кунак бу­лыр да кайтыр, кайтмаса, ялда Байрас абый белән барып алырбыз, дип уйлады бала. Тынычланып, янындагы халатны кочаклап йокыга китте.

* * *

Сөмбел әнисендә ике төн кунды да соңгы көнне, төне буе елый-елый, ике хат язды. Хатның берсе әнисенә, икен­чесе Булатларга иде.

«Кадерле әнием!

Мин ерак юлга җыендым. Сиңа әйтер сүзләрем бик күп. Эндәшсәм, хәзер то­рып утырыр идең, тыңлар идең, ләкин мине аңламассың дип уйлыйм. Мин синең ачулануыңнан, елавыңнан, күз яшьләреңнән куркам. Мин һәрвакыт сине кайгы-борчуга салудан курыктым, шуңа син күп нәрсәне белмәдең, минем газапларымны күрмәдең. Мин ялгыш­тым, әнием. Мәхәббәтнең нинди газап­ларга салуын белмәдем. Кыз бала мә­хәббәт турында хыяллана, үсеп җиткәч, шуны эзләп китә. Кызлар гомерен юкка гына чәчкәләр белән тиңләмиләрдер. Ми­не чәчәк кебек өзделәр дә, яратмагач, ташладылар. Әгәр мәхәббәтнең шундый мәрхәмәтсез, кансыз икәнен белгән бул­сам, аны читләтеп узар идем. Әнием, җанымны йолкып алдылар, канатымны каерып сындырдылар, әни, яраларым бик авырта. Сиңа сөйләргә, күз яшьләреңне күрергә көчем калмады, әнием. Көндез көләм, төнен елыйм, балам хакына яшәргә көч бир дип, Ходайга ялварам. Әнием, кичер мине, ышанычыңны аклый алмадым. Бәлки әле хаталарны төзәтергә соң түгелдер, өметеңне генә өзмә. Син мине эзләмә, Булатларга да барма, аның әти-әнисенең бер гаебе юк. Алар бик яхшы кешеләр, син аларга рәнҗемә.

Мине башка берәү дә яндыра, рәнҗе­тә, мәхәббәт дип алдый алмас. Мин дөр­ләп янып беттем, яшьлек мәхәббәтемнең көле генә калды, ахыры. Сау бул, әнием, зинһар, рәнҗеп калма.

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле була алмам.

Сине яратып, кызың Сөмбел».

Сөмбел икенче көнне иртән, шәһәргә барып кайтам дип, өйдән чыгып китте. Ул күңеленнән әнисе белән саубуллаш­ты, елыйсы килсә дә түзде, күз яшен күрсәтмәде. Бала киемнәрен генә сумка­сына салды да ерак юлга кузгалды.

Булат белән Байрас атна ахырында ялга кайттылар. Юлда аны-моны сөй­ләштеләр. Кайтып җиткәндә, Булат:

- Байрас, мин бүген Сөмбел белән сөй­ләшәм, әгәр китәм дисә, әнисенә илтеп куярсың инде, — диде, авыр сулап.

  • Ә минем аны җибәрәсем килмәсө, мин аңа өйләнергә телим дисәм, ни әй­терсең?
  • Куй инде, энем, сиңа кызлар бет­кәнме? Икебезгә бер хатын булмый бит инде.
  • Булмаса булыр. Ул синең хатының булмады. Сөмбел әгәр миңа кияүгә чы­гарга риза булса, мин аны беркая да җибәрмәячәкмен.
  • Риза булмаячак, ул мине ярата. Бу уең­ны башыңнан бөтенләйгә алып ташла.

- Карарбыз, абый, аннары «белмәдем» димә, юлыма аркылы төшмә.

Өйгә алар икесе дә бик җитди кыя­фәттә кайтып керде. Кергәндә үк әллә нинди авыр тынлык сизелде. Әниләре борчулы йөри, әтиләре каршы алырга да чыкмады.

- Әни, ни булды? Әллә елагансың инде, - диде Байрас, әнисен кочаклап.

Әнисе бер сүз дә әйтә алмый елап җи­бәрде.

  • Сөмбел, оныгым, - диде ул үксеп.
  • Сөмбелгә ни булды? Әти, нәрсә бул­ды, аңлатыгыз, - диде Булат та телгә килеп.

- Теләгең кабул булды, улым, киткән бездән Сөмбел.

- Ничек киткән? Берни әйтмичәме?

- Әйткән, сине бәхетле булсын ди­гән, - диде дә Шәүкәт абый әйләнеп утырды.

Гөлфия апа алъяпкыч кесәсеннән хат чыгарды, Байрас аны әнисе кулыннан йолкып дигәндәй алды. Хатны укыган саен, йөзе агарды. Укып бетергәч, бераз уйланып торды да:

- Әти, машинаның ачкычын бир әле. Мин барыбер табып алып кайтам Сөм­белне, - дип чыгып китте.

- Тукта, улым, хат бер атна элек языл­ган бит, кайдан табарсың икән, - дип, сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый аның артыннан иярде. - Өстеңә кияр идең,улым.

...Байрас кар бураннары уйнатып кузгалып китте. Иң элек Верочкага барып, өйнең бөтен почмагын айкап чыкты. Сөмбел монда юклыкка ышангач:

  • Верочка, Сөмбел кайда? - дип ялварып сорады.
  • Белмим, Байрас, аның миңа күптән килгәне юк.

Соңгы өмет булып Сөмбелнең әнисе калды. Куып чыгарса чыгарсын, тик Сөмбелнең адресын гына әйтсен. Байрас ак-кара күрми машина куды, борылышларда берничә мәртәбә әйләнеп каплана язды. Сөмбелләрнең капка төбенә килеп туктаганда, аш өендә генә ут яна иде. Капка эчтән терәтеп куел­ганга, капка башыннан сикереп төште, тәрәзәгә килде. Өстәл артында Сөмбел күренмәде, әнисе елый-елый хат укый иде. Байрас тәрәзә шакыды, ул инде өйгә кергәнче үк, монда да шул ук хәл икәнен аңлады.

Сөмбелнең әнисе Байрасны ачулан­мады да, кумады да, хәер, ул инде елап арыган иде, ахры.

  • Уз, утыр, чәй куям, - диде. - Бубуранлы төндә кемне эзлисең, энем?
  • Миңа Сөмбел кирәк иде.
  • Ә ник сиңа кирәк, ялгышмасам, ул абыеңның хатыны иде. Ник ул килмә­де? Кайда минем балам? Кайдан эзлим кызымны? Ачлы-туклы килеш кемнең ишек төпләрендә йөридер?
  • Сезгә әйткәндер, зинһар, яшермә­гез. Әйтегез генә, мин аларны алып кайтам, - диде Байрас, өметләнеп.
  • Менә хаты, үзең укы. Миңа бит шәһәргә генә барып кайтам дигән иде, кайтмас дип уйламадым да.

Хаттагы сүзләрне укыган саен, Байрасның йөрәге кысылды, куллары кал­тырады. Соңгы өмете дә өзелде.

- Борчылмагыз, хат килгәч, мин алар­ны табармын. Мин аны табарга, көтәргә тиеш.

  • Кем гаепле? Сөмбел беркемне дә гаепләргә кушмаган. Шулай алма кебек баласыннан баш тарткан икән, абыең гомере буе бала йөзе күрмәсен, ташлаганын сагынып яшәсен, мин аңа бик рәнҗим. Моңарчы авылдан ерак китмәгән, дөнья күрмәгән балам нинди кешеләргә юлыгыр? Бөтенләй югалса, беркайчан да кайтмаса, ничек яшәрмен соң мин? Сез күбәү, мин бер ялгызым,
    кайгымны уртаклашыр кешем дә юк.
  • Мин сезне ташламам, рөхсәт итсәгез, килеп йөрермен, - дип, Байрас башын иеп чыгып китте.

Машинага утыргач, Сөмбел белән соңгы тапкыр хушлашуы исенә төште. Аның бөтенләйгә саубуллашуын ничек сизмәде соң ул?

«Кайда син, Сөмбел? Кайлардан эз­лим? Синсез ничек яшәрмен?»

Байрас капка төпләренә ярты төн узгач кына кайтып туктады. Руленә ба­шын салып, уйга чумды, өйгә керәсе килмәде.

Әтисе чыгып капка ачты, ул да йокла­мый иде. Улы кузгалмагач, янына кереп утырды.

  • Тапмадым, әти. Әнисе белми, аңа да хат кына калдырган. Ул да: «Юлга ак­ча бирдегезме? Ничек яшәр? Кая китте? Нишләттегез баламны? Абыең бала йөзе күрмәсен», - дип елый.
  • Ай-һай, улым, ана каргышы төшсә, каты төшә, абыең үкенмәгәе. Әнә, би­шек яныннаң китә алмый, улын юксына, бала бит ул. Бик котыласы килгән иде, менә хәзер киртәләр юк, юллар ачык, ә шулай да күңеле үзенә урын тапмый.
  • Әти, бер нәрсә әйтсәм, аңларсыңмы икән мине?
  • Әйтмәсәң дә беләм, улым.
  • Кем әйтте, каян беләсең?
  • Мин, улым, әти генә түгел, әле си­нең кебек ир кеше дә. Мин барысын күреп-сизеп йөрдем, син әйтмәсәң, үзем әйтәсе идем. Мин риза, улым, тик соңга калдың шул, ахры.
  • Мин көтәрмен, кайчан да булса бер кайтыр ул. Мин аны барыбер үземә каратачакмын, — диде Байрас, тәрәзәгә карап.


    Дәвамы бар.
    Зифа Кадырова.
Читайте нас