Литература
22 Сентября , 04:32

Сагынырсың - мин булмам

2.1. Сөмбел җәйге каникулын апасы янында клиникада үткәрде, медицинада беренче адымын ясады. Бернәрсә дә җиңел генә би­релмәде: тәүге операцияне күрүгә, аңын югалтып, идәнгә егылды. Апасы ипләп кенә аңына китерде, ярдәм көткән авыру янында табиб аңын югалтып егылса, ни буласын гомер буе истә калырлы

Сөмбел җәйге каникулын апасы янында клиникада үткәрде, медицинада беренче адымын ясады. Бернәрсә дә җиңел генә би­релмәде: тәүге операцияне күрүгә, аңын югалтып, идәнгә егылды. Апасы ипләп кенә аңына китерде, ярдәм көткән авыру янында табиб аңын югалтып егылса, ни буласын гомер буе истә калырлык итеп аңлатты. Икенче юлы Сөмбел һәртөрле куркыныч хәлләргә әзер иде, апасының операция ясавын карап торды, апасы эш уңаена күрсәтеп аңлата барды. Һәрнәрсә­не үз күзең белән күреп өйрәнү укуда да ярдәм итте.

Сөмбел тырышып укыды, иптәшлә­реннән үзенең тыйнаклыгы, табигыйлеге белән аерылып торды. Егетләр аның янына килергә курыктылар, чөнки ул аларга карата катгый һәм каты иде. Ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт ярдәм итте, һәрнәрсәне җентекләп аңлатты, ләкин үзенә карата хисле карашлар сизсә, кырт борылды да китеп барды.

Яңа ел җитәргә ике атна калганда, Сөмбел, ансамбль уйнаганын ишетеп, институтның актлар залына керде. Сәхнәдә җыр-бию яраткан студентлар Яңа елга әзерләнә иде. Сөмбел аларның уйнаганын ишек төбендә генә тыңлап торды, үзенең дә шушы сәхнәгә чыгып җырлап карыйсы килде.

- Җырларга килдеңме, биергәме? - дип сорап куйды көтмәгәндә берәү.

  • Мин җырларга яратам, - дип әйткәнен үзе дә сизмичә калды Сөмбел.
  • Син кайсы яктан? Сөйләшүең баш­кортча.
  • Башкортостаннан, - дип елмайды Сөмбел.

- Ә мин Татарстан егете, Госман булам. Алар арасындагы танышлык шулай башланды.

- Әйдә, Сөмбел, җырлап күрсәт әле. Мин бит шушы ансамбльнең җитәкчесе.
Әйдә, оялма, - дип, Сөмбелне өстерәп ди­гәндәй сәхнәгә алып менде.

Сөмбелгә микрофон бирде. Кызның кулына утлы күмер тоттырдылармыни, микрофонны кая куярга белмәде.

- Ярый алайса, микрофонсыз гына җыр­ла. Оялма, монда бит син үзең генә, менә бу якка карап җырла.

Сөмбел, тирән сулыш алып, үзенең көчле, иркен, матур тавышы белән залны яңгыратып җырлап җибәрде. Ул бер поч­макка карап, онытылып, җыр аша эчендәге сагыш-моңнарын бушатты. Сәхнә артындагылар, аның моңлы тавышын ишетеп, кем җырлаганын карарга чыкты. Сөмбел борылып карагач куркып китте. Кайдан чыкты бу халык дигәндәй, апты­рап, Госманга карады.

  • Гүзәлем, моңарчы кайда йөрдең син? Синең урының бит зур сәхнәдә. Башкортостанда гына үсә шул моңлы кызлар. Бүгеннән сине, Сөмбел, ансамблебезнең солисты итеп алабыз. Җырла, жәлләмә Ходай биргән тавышыңны. Мин синнән йолдыз ясыйм, үрелеп буй җитмәслек йолдыз булырсың.
  • Мин микрофон белән җырлый бел­мим, аннары, әзерләнергә вакыт та бик аз калды.
  • Аңа гына калса, курыкма, өйрәтербез.

Яңа елга Сөмбел ансамбль белән җыр­ларга дүрт-биш җыр өйрәнде. Концертны утызынчы декабрьгә билгеләделәр. Әнвәр абыйсының илле яшьлек юбилее якынлаша иде. Сөмбел абыйсы белән апасына Яңа ел кичәсенә чакыру кәгазе алып кайтты.

  • Килегез, яме, аннары бергә кай­тырбыз.
  • Син бүген серле, Сөмбел, ни булды?
  • Килгәч күрерсез.

Концерт күлмәгем юк, дигәч, берәүнең туй күлмәген алып килделәр. Күлмәк Сөм­белгә үлчәп теккән кебек бик килешле булды, үзе бик матур, кар бөртегедәй ялтырап тора.

Сөмбел, ялгызы калгач, матур итеп чә­чен өеп куйды, әз-мәз буянды, иннек сөртте. Һәрвакыт джинсы костюм-чалбардан, чәчен бер толымга үреп йөрүче Сөмбелне бүген танырлык түгел иде. Госман Сөмбел­не күреп телсез калды, аны әйләндереп тә карады.

- Да-а. Әйтәм бит, синең урының зур сәхнәдә, гүзәлем.

Госман да бик дулкынланды. Бүген ул ачкан яңа йолдызның беренче адымы, халык ничек кабул итәр?

Сөмбел пәрдә ярыгыннан гына абыйла­рын күзәтте. Абыйлары килгән, дуслары белән алдагы рәтләрнең берсендә концерт башлануын көтеп, үзара сөйләшеп уты­ралар. Сөмбел дулкынланды, битләре ут янды. Ансамбль, уйнап, залны җылытты, халыкны җанландырды. Сөмбелгә дә чират җитте. Залда да, сәхнәдә дә утны сүндерделәр, бары ай яктысы кебек аз гына яктылык калды. Шулчак, ай якты­сында таулар өстеннән очкан кошны хәтерләтеп, матур моңлы тавыш яңгыра­ды. Җырга әкрен генә гитара кыллары кушылды, сәхнәдә ак күлмәкле җырчы кыз күренде.

Һәй, кошкаем, һаваларда очканда,

Күрдеңме Юрүзән белән Ирәмәлне?

Юрүзәнкәйдә яңгыр яуса,

Ирәмәлдә кар ята.

Шул ике тау арасында

Минем туган илкәем ята.

Мин дә очар идем

Сезнең белән, кошкаем.

Юрүзәннән хатлар килсә,

Кайт инде, дип, гөлкәем.

Җыр бетте, залда ут кабынды, тынлык сакланды. Сөмбел: «Беттем», - дип уй­лап Госманга карады, шулчак кемдер кул чаба башлады, зал аңа кушылды. Сөм­белне, сәхнәдән җибәрмичә, кабат-кабат җырлаттылар.

- Алкышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мин бүген зур сәхнәгә беренче мәртәбә аяк бастым. Чыгуымның сәбәбе - шушы көннәрдә әтием урынына калган абыем, студентларның яраткан укытучысы, про­фессор Әнвәр Ибраһимовның туган көне. Аны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм. Әнвәр абый, Галимә апа, барлык җырларым сезгә!

Абыйсы белән апасына көтелмәгән бүләк булды, алар яшьләнгән күзләрен сөрттеләр.

Сөмбел укырга да, җырларга да, апасы белән эшкә йөрергә дә өлгерде. Шулай итеп икенче курс тәмамланды. Иптәш­ләре кайсы кая таралышып бетте, тик Сөмбел генә җәйне эштә, өйдә үткәрде, буш вакытларында улы янында булырга тырышты. Улын теле ачылу белән абыйсы һәм апасына «зур әти», «зур әни» дип әй­тергә өйрәтте.

Абыйсы белән апасының: «Бәлки Сөм­бел кияүгә чыгар да баланы безгә калды­рыр», - дип өметләнеп яшәүләрен башына китермәде...

* * *

Арслановлар гаиләсендә дә тормыш үз­гәрде. «Җаны теләгән - елан ите ашаган, өйләнсәң өйлән инде», - дип, Булатны өйләндерделәр, бик гөрләтми генә туй ясадылар.

Булатның хыялы тормышка ашты: озын буйлы, чибәр хатыны белән кул­тыклашып кайтты, җитәкләшеп китте. Беренче мәлләрдә Булат бәхетеннән очып кына йөрде, ләкин тиз сүнде аның сөенече, йөрәгендә нишләптер җиңү быр­гылары яңгырамады. Аңа нидер җитми кебек тоелды, күңел түре нидер эзләп актарынды...

Чибәр Фәридә аз сөйләште, тыйнак кына елмайды, кайнатасы белән кайнанасына Сөмбел кебек әткәй-әнкәй дип өзелеп тормады, «Сез» дип кенә эндәште. Әлфис яңа җиңгәсенә бүре баласы кебек карады. Булат Фәридәнең бу өйдә Сөмбел урынын яулый алмавын сизде. Янып-көеп тормыш алып барган, тәмле ашлар пешергән, һәр гаилә әгъзасына хөрмәт белән караган, елыйсы килсә дә елмаеп торган Сөмбелнең нәкъ каршысы иде шул Фәридә. Әтисе, әллә Сөмбелне бик ярат­канга, Фәридәне бөтенләй өнәмәде.

- Ташкурчак, көлә дә белми. Чит кеше кебек «Сез» ди бит, колхоз рәисе белән сөйләшәмени. «Әткәй» дисә, теле корыр дип куркадыр инде. Сөмбел өйгә көлеп керсә, кояш чыккандай була иде, ә бу кайтса, кар яугандай өшетә башлый, - дип, Шәүкәт абый атна саен тузынды.

Булат әти-әнисенең салкын карашын күрми калмады. Үзе дә кайвакыт Әлфис янына, серле бүлмәгә кереп, элек бишек эленгән буш кадакка озаклап карап тора иде. Фәридә:

  • Шул бүлмәгә күчик, анда урын да иркенрәк, яктырак та. Тәрәзә төбендәге гөлләр бик матур, - дип әйткән иде, Булат шунда ук:
  • Ул Әлфис бүлмәсе, тияргә ярамый, - дип каршы төште.
  • Әлфис безнең урында йоклар, нигә берүзенә шундый зур бүлмә, бала көен көйлисең, - диде Фәридә коры гына.

Аларның үзара сөйләшүләрен ишеткән Шәүкәт абый түзмәде:

- Килен кеше үз бүлмәсен үзе бизәргә тиеш. Әлфискә тимәгез, - дип, өйдән үк чыгып китте.

Гөлфия апа ни әйтергә дә белми каушап калды. Фәридә белән ул уртак тел таба алмады, килене болай начар да түгел, үзе бик чибәр дә, ләкин нәрсәдер җитеп бетми бу балага. Сөмбел аның кебек чибәр булмаса да, үзенә тартып торучы ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул. Сөмбел белән Азаматны исенә төшереп: «Кайда йөрисез икән, балаларым?» - дип, еш кына елап та алды.

Сөмбел киткәч, Байрас та канаты сын­ган кошка охшап калды, өйгә кайтмас булды. Сөмбелне сагынып, йөрәге әрне­де. Беркөнне үз-үзенә урын таба алмый­ча, Әлфис янына керде. Ул кергәндә энесе йокларга җыенган иде, абыйсын күреп:

- Кил, абый, менә монда ят, менә бу - апаның мендәре, иснәп кара әле, - дип, аны үз янына чакырды, юрганын ачты.

  • Кара, апа күлмәген онытып калдырган, кесәсендә Азаматның башлыгы. Иснәп карале, апаның исе килә. Мин бу күлмәкне, әни юмасын дип, яшереп кенә саклыйм. Фәридә апа күрсә, алып кияр дип куркам. Ул бит апа белән Азамат турында берни белми. Миңа әти белән әни, ялгыш ыч­кындыра күрмә, диделәр. Мин Сөмбел апаны шундый сагындым. Хәзер бу күлмәкне һәрвакыт яныма куям, - дип, күлмәкне рәтләп сузып салды да юрган белән каплап куйды. - Менә шулай, - дип, башын мендәргә салды.

Бу күренеш Байрасны телсез калдырды, тамак төбенә төер утырды.

«Йә Ходаем, акылдан яздырма бу сабый­ны. Кайда син, Сөмбел? Тизрәк әйләнеп кайтсаң иде...»

Байрас энесен юатыр сүзләр тапмады, аның башыннан сыйпады. Энесенең газап­лануын күреп, нинди көчле Байрас та күз яшьләрен тыя алмады. Кайчандыр Сөмбел күз яшьләре түккән мендәр өстенә аның да күз яшьләре кушылды.

Байрас ничә тапкыр, адрес сорап, Сөм­белнең әнисе Сания апа янына барды. Сания апа:

- Сөмбелнең адресын бирмим, сорама да, - дип башын гына селкеде. Аптырагач, әнисе Сөмбелгә Байрасның аны эзләве ха­кында хат язды. Сөмбелдән:

«Эзләмәсен. Адресымны бирмә. Әни, башка миңа алар турында бернәрсә дә яз­ма, ишетәсем дә килми. Онытырга ирек бир, яраларыма тоз салма», - дигән җавап килде.

Сания апа бу хатны Байраска укытты. Егет исә:

- Мин көтәм әле, апа. Сине дә ялгызың­ны ташламыйм, - дип, җае чыккан саен килеп йөрде.

Яңа ел бәйрәменә хат белән бергә Аза­матның ике фотосурәте килде. Аның бер­се Әлфискә дип аталган, артына: «Туган көнең белән, абыем!» - дип язылган. Хатта Әлфискә апасыннан дигән туган көн бүлә­генең бәрәңге базында икәнлеге әйтелгән иде. Сөмбел әнисеннән фото белән шушы хатны Әлфискә тапшыруын үтенгән.

Сания апаны бәйрәм белән котларга дип, Байрас та килде. Аның күзләреннән үк Сөмбел турында нинди дә булса сүз ишетәсе килгәне аңлашыла иде. Сания апа түзмәде, хатны Байраска сузды. Ул бик сөенде, тизрәк әниләрен, Әлфисне шатландырырга ашыкты.

Әлфиснең туган көненә дип, бәрәңге ба­зына яшерелгән тартманы ачуга, өйгә алма исе таралды. Тартмадан хат белән күлмәк чыккач, Әлфиснең шатлыгы эченә сыйма­ды. Апасы аның туган көнен онытмаган ич! Азаматның фотосурәтен кулдан-кулга, елый-елый, үбә-үбә йөрттеләр.

Язгы чәчү вакыты җитте. Байрас Са­ния апаның йорт-курасын караштырып, бәрәңгесен утыртышып китте. Әйткәнне дә көтмичә, һәр эшне үзе белеп эшләде. Көзен исә печәнен, утынын әзерләде, бө­тен келәтне бодай белән тутырды.

Сания апа Сөмбелдән тагын хат алды. Конверт эчендә хат белән Сөмбелнең фо­тосы да бар иде. Сания апа, күзләре тал­ганчы, кызының фотосын карады, кабат-кабат хатны укыды. Мондый шатлыкны эчтә яшереп саклап буламыни, кич белән Байрас килүгә, аның алдына Сөмбелнең хатын, фотосын куйды.

-  Сөмбел югалмас, Алла теләсә, укып бетерүгә кайтыр, - дип сөйләнә-сөйләнә, чәй әзерли башлады.

Байрас фотодан күзен ала алмады. Сөм­бел шундый матур, чия төсле күлмәге кара чәченә бик килешә, бәхетле булуы елмаюыннан сизелә иде.

«Укыган кеше янында надан шофер булып йөреп булмас», дип, Байрас шул ук көзне Чиләбе инженерлар әзерләү инс­титутының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Укыды да, эшләде дә. Хәзер инде Сөмбелнең тиз генә кайтмаячагы көн кебек ачык иде. Ул аның кайда икәнлеген белсә дә бармады. Сөмбел кайтуга, мин аңа тиң булырга тиеш дип, сабыр гына көтәргә булды.

Әлфиснең чәчәкләре көзен бакча туты­рып чәчәк атты, ул бөтенесен апасы куш­канча эшләде. Бакчага Фәридәнең кулын да тактырмады, үзе утыртты, үзе алды. Апасы кышын кайтса, сыйлармын дип, алмаларны төреп, тартмага тутырды.

Булат та бу бакчаны бик ярата, буш ва­кыты булган саен, карт алмагач төбендә утыра иде. Соңгы айларда ул гел моңсу йөрде, беркөнне төшендә улын күрде. Улы биек кыяга менгән дә, төшә алмыйча, әти-әни дип, үзәк өздереп елый, Булат, ничек үрелсә дә, буе җитми, юата да ал­мый. «Улым, улым, елама», - дип уянып китте.

Менә шуннан бирле ул үз-үзенә урын тапмый, эче поша, улын сагына башлады. Фәридә бала табар да барысы да онытылыр дип, үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин, нишләптер, Фәридә генә авырга узмады.

- Фәридә, бала кирәк безгә. Өйләнеш­кәнгә ике ел бит, берәр малай алып кайтыр идең, - дип, Булат берничә тапкыр әйтеп тә карады.

Фәридә генә:

- Булыр әле, без яшь бит, кая ашыгырга? Бүлмә кечкенә, - дип, җиңелчә җавап бе­лән котылды.

Фәридәнең гәүдәсе төз, матур, кул­тыклашып барганда, аңа бик күп егетләр борылып карый. Булат моңа хәзер сө­енмәде дә, көенмәде дә, колагыннан бала елаган тавыш китмәде. Әгәр әтисе хаклы булса, барлык кылган гамәлләре үкенечкә калса... Фәридәгә өйләнәм дип, улын, Сөмбелнең яшьлеген корбан итте. Теләгенә иреште, аның хатынына күпләр кызыгып карый, бәлки, Булаттан көнләшәләрдер дә, тик аның гына исе китми, һәр кайткан саен, әтисенең ни әйтергә теләгәнен күзләреннән күрә, үзенең сүз башларга кыюлыгы җитми. Шулай да әтисе түзмәде:

- Улым, нәрсә булды сиңа? Җилкәләрең салынып төшкән, башың түбән иелгән, ка­дерле әйберен югалткан кешедәй, җиргә карап йөрисең. Инде теләгеңә ирештең, хыялларың тормышка ашты, тагын нәрсә җитми соң? - дип сорап куйды.

- Әти, йокларга ятсам, колагыма бала елаган тавыш ишетелә, улымны бик сагы­нам. Син хаклы булгансың, ниләр югалт­канымны соң аңладым...

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Читайте нас