

...Җомга җитте. Бу юлы Булат авылга үзе генә кайтты, Байрас никтер күренмәде. Соңгы атнада өйдә кемдер җитми кебек тоелды. Өйдәгеләрнең сөйләшүе да гел Сөмбелгә барып тоташа. Кайтуына әтисе ике бишек көйләп куйган: берсе өйдә, икенчесе бакчада карт алмагач ботагына эленгән. Боларны күргәч, Булат бөтенләй югалып калды, бишекне селкетеп карады, Сөмбел кулындагы баланы күзалдына китерде. Ул баланы кулына алып карыйсы килде.
Булат үз тавышын үзе танымады, ниндидер югалып, аптырап калган кеш тавышы иде бу. Аның сүзләрен әтисе дә ишетеп алган:
- Ничек кайтмый? Кая бара?
Булат бакчага чыкты, аңа бик авыр иде. Алмагачлар шау чәчәктә, Сөмбел утырткан бер лалә дә чәчәк аткан. Бу чәчәкләрне Сөмбел, ел да чәчәк атып, үземне оныттырмыйм, һәрвакыт үз гаебеңне тоеп яшә дигән максат белән утырткандыр.
Төнлә Байрас кайтты, ул бик боек күренә иде.
Икенче көнне иртән әтисе чәй янында сүз башлады.
- Әниегез белән болай киңәшләштек. Без авылда төшеп калганнардан түгел, Аллага шөкер, өч ир-ат эшләп торабыз, җыйган акчабыз да бар. Машина алыйк, оныгымны үзебезнең өр-яңа машинабызга утыртып алып кайтасым килә. Җитәр инде авыл буйлап, кешегә ялынып йөрергә. Хәзер әйтегез, кая барып, нинди
машина алабыз?
Булат белән Байрас бер-берсенә карашып куйдылар, алар ни дә булса әйтергә җыенганчы, Әлфис үз фикерен әйтеп салды:
- Булсын, акча җитәрлек. Байрас улым, син шофер кеше, машинаның кайсы әйбәт икәнен беләсеңдер. Мин сезгә акча бирәм, ә сез оныгымны каршы алырга капка төбенә машина кайтарып куегыз. Киленне чыгарасы көнне дә белегез. Иртәдән сакларга үзем барып утырам, оныгымны беркая җибәрмим.
Шәүкәт абый, бик коры күренсә дә, балаларны бик ярата, оныгының чит кеше кулында тәрбияләнүен күз алдына да китерә алмый. Килене бик яшь, баланы кулына да тота белмидер әле.
Әтиләренең әмере үтәлде, капка төбенә ялтырап торган өр-яңа «Жигули» кайтып утырды. Бер ай дигәндә, Сабантуй алдыннан Сөмбелне больницадан чыгарабыз, диделәр, иртән киемнәрен керттеләр. Аңа беренче катка төшәргә куштылар, баланы шунда биләп бирәбез, көтәрсез, диделәр. Сөмбел үзен каршыларга Верочка килгәндер дип, әкрен генә атлап аска төште. Яралары төзәлеп бетмәгәнгә, башы өйләнә, йөзе ап-ак, хәле дә юк. Егылмасам ярый инде дип, курка-курка каршылау бүлмәсенә килеп керде, керде дә бүлмә уртасында басып торган зур гәүдәле Шәүкәт абыйны күреп, аптырап калды. Сөмбел аңа куркып карады, үзе итәк очларын бөтерде. Нишләптер Верочка күренмәде. Шәүкәт абый ап-ак йөзле, ябык гәүдәле киленен күргәч, жәлләп куйды.
- Кил әле, кызым, менә монда утырып торыйк, - дип, Сөмбелне кочаклап, үзе янындагы урындыкка утыртты.
Сөмбел болай буласын көтмәгән иде, каушаудан телсез калды, ни әйтергә белмәде. Эндәшми генә башын аска иде, кайнатасыннан оялып итәген тарткалады.
- Син, кызым, начар уйлама: сиңа хәзер ныклап терелергә кирәк, баланы да карарга кирәк. Син бит безнең үз кызыбыз кебек. Ничек син безгә әйтмичә китәргә булдың? Кайгырып саргайсыннар, дидеңме? Без, кызым, өйгә кайтыйк, кайткач барысын да сөйләшербез.
Сөмбел «Юк!» дигәнен аңлатып, баш чайкады, үзенең күз яшьләре тамды.
- Юк, әткәй, ул мине яратмый, кайтмыйм, - дип пышылдады.
- Син аңа түгел, безгә кайтасың.
Шулвакыт ишектән бала күтәргән ак халатлы шәфкать туташы чыкты.
- Арслановны кем каршы ала?
- Мин, - дип сикереп торды Шәүкәт абый. - Кая әле, иң беренче булып, оныгымны үзем кулга алыйм. Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим, ай-яй, оныгым үземә охшаган икән. Әйдә, улым, өйгә кайтыйк. Менә, кызым, оныгымны караган өчен сезгә кечкенә генә күчтәнәч, - дип, шәфкать туташына торт белән шәраб бирде.
Шәүкәт абый бер кулына бала күтәреп, икенче кулы белән киленен җитәкләп ишек алдына чыкты. Анда аларны Булат, Байрас һәм Әлфис көтеп тора иде. Иң беренче булып, апасын Әлфис кочаклап алды.
- Апа, без сине каршылар өчен машина сатып алдык. Әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк, әни сине көтә.
Сөмбел аны кочаклады да тыела алмыйча елап җибәрде...
Байрас, кайтканда, алгы көзгедән Сөмбелгә күз төшергәләп алды. Шәүкәт абый исә оныгына карап сөйләнүендә булды. Челтәрне ачып елмайды, оныгына сокланып туя алмады, иелеп иснәп тә алгалады.
Байрас белән Сөмбелнең күз карашлары көзгедә очрашты. Бу карашны Сөмбелнең беренче генә күрүе түгел, шулай да аның мәгънәсен аңлап бетерә алмый әле. Ул озак елаудан шешенеп беткән күзләрен аска иде, җилкәсенә җиткән чәчләре аның битен каплады.
Байрасның йөзе бик җитди. «Минем улым булса, Азамат кушар идем, Азамат Байрасович, матур яңгырый, килешеп тора», - дип уйлады, чак кына кычкырып әйтмәде.
Капка төбенә кайтып туктагач, машина кычкыртып алды.
Өйдән, йөгерә-йөгерә, бәйрәмчә киенгән Гөлфия апа чыкты. Ул иң башта Сөмбел утырган якка килде. Сөмбел әле дә: «Ник монда кайттым инде? Мин аңа кайтмыйм, дип сүз бирдем. Хәзер менә муенына берәүдән икәү итеп астылар. Мине бөтенләй күралмаслык дәрәҗәгә җиткәндер, больницадан чыкканнан бирле күтәрелеп тә карамады», - дип, үз уйларына чумып утыра бирде. Аның машинадан төшәрлек хәле дә, теләге дә юк. Башын аска иеп, битенә төшкән чәчләре артына яшеренмәкче булды.
Булат, чыгып, ишекне ачты.
Сөмбел атна-ун көн диярлек үз почмагыннан чыкмады. Гөлфия апа килене янында йөгереп кенә йөрде. Ахун йолалары буенча, килененә көн дә сары май белән әче корт шулпасы эчерде.
Шулай итеп, Сөмбел тагын шушы йортта калды. Күпкәме-азгамы, әлегә үзе дә белми.
Сөмбел яраткан карт алмагачы янына чыкты, агач инде чәчәкләрен койган. Аның янына Байрас килеп утырды, алар бер-берсенә карамаска тырыштылар. Сөмбелнең газаплануларын күреп, Байрасның йөрәге әрнеде, хәленнән килсә, барлык авырлыкларны үзе күтәрер иде.
- Сөмбел, ник син болай өзгәләнәсең, миңа булса да эчеңне бушат, сиңа бездә яшәү шулкадәр авырмы? Нәрсә борчый сине, нәрсәдән куркасың? Сөмбел, күзләремә карап әйт әле, нәрсә телисең син бездән, аңлат. Без бөтенебез гаепле кеше кебек йөрибез, өй өстендә кара болыт асылынып торган кебек. Әти белән әнинең ни гаебе бар, алар сиңа яхшылык кына телиләр. - Ул әкрен генә
Сөмбелнең кулын кысты. - Мин, үзең беләсең, һәрвакыт ярдәмгә килермен, әйт кенә, эчеңә җыйма. Син бит хәзер әни кеше, сиңа көчле булырга, аякта нык торырга кирәк. Кайчан терелеп аякка басасың, теләсәң...
Ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, туктап калды, аннары авыр сулап:
-... шул вакытта китәрсең, - диде дә башын читкә борды.
- Хәзер мине барыгыз да жәллисез, бала үсеп, әзрәк кулга тотарлык булгач, - мин сезне жәлләрмен. Моның чиге кайда, Байрас? Сине күралмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшәргә кирәк? Мин абыеңа, китәрмен, юлыңа киртә булмам, дип сүз бирдем. Әткәй белән әнкәйне мин бик яратам, алар каршында оят миңа. Алар, бала булгач, барысы да үзгәрер дип уйлаганнардыр, ләкин безне бала бәйли алмый. Баланы күрмәсәгез, җиңелрәк булыр иде. Иртәме, соңмы, миңа барыбер китәргә туры киләчәк. Байрас, ичмасам, син аңларга тырыш мине.
- Сөмбел, син дә аңла, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Минем хакка, әниләр хакына, зинһар, ашыкма, - дип, Байрас аның кулын кысты. Матур зәңгәр күзләрдә яшь ялтырады, ул күзләрдә әллә нинди чаткылар уйнады, тагын нидер әйтергә теләгән иде, күз яшьләрен күрсәтүдән оялып сикереп торды да бакчадан чыгып китте.
«Бәлки, Байрас хаклыдыр, әткәй белән әнкәйнең ни гаебе бар, алар Сөмбелне үз балалары кебек якын күрәләр. Терелергә кирәк, бала әзрәк үссен, аннары күз күрер».
Больницадан кайтканына бер ай булды. Гөлфия апа, бар эшен ташлап, аларны карый, ә ул елап йөри. Тиздән печән дә башланачак. «Үземне кулга алырга кирәк, ашка таш белән атмыйлар, яшәргә кирәк. Җитәр сырхау бозау кебек йөрергә», - дигән уйлар белән Сөмбел, үз-үзенә ышанып, торып басты. Чәй эчәргә чакырырга дип кергән Әлфисне кочаклап үпте, елмайды. Ул кинәт йокысыннан уянган кешегә охшап калды. Җиң сызганып, дөнья көтәргә, өйдә булышырга тотынды, ләкин Булат белән бер бүлмәдә ялгыз калмаска, аның белән очрашмаска тырышты. Азамат күзгә күренеп үсте, елмаеп алдаштыра башлады, өйдәгеләр аны кулларыннан да төшермәде. Сөмбел ашарга пешерде, өй җыештырды. Гөлфия апа килененең үзгәрүенә сөенеп туймады.
Җиләк вакыты да җитте. Шәүкәт абзый көн дә эзләп кәләпүшенә җиләк җыеп кайта. Сөмбел дә кызыгып:
Алар башта берни тапмый озак йөрделәр, йөри торгач, бер чокырга - җиләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып җиләк җыйдылар. Алар, чиләкләрен тутырып, шатлана-шатлана кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде. Болай да авыр чиләк бара-бара тагын да авырайды. Шәүкәт абый аларны күреп: «И балалар, кем яшь бала калдырып, шулай озак йөри инде?» - дип ачуланмакчы иде, килене кулындагы тулы чиләкне күргәч:
Шәүкәт килененә карап сокланды. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. Кымыз эчерергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды.
- Әйе, килен, Ахунның тирә-як болыннары җиләк-җимешкә бай. Җиләккә Очлытау, Акбиек тауларына барырга кирәк, ә менә чия Майор яланнарында мул була. Кызыл көртмәле белән кара көртмәле Акчалы тавында, йә урыс урманында шәп уңа. Алла бирса, алып барырмын. Көзен гөмбә дә җыярбыз.
Алар кайтып кергәндә, Булат ишегалдында бала күтәреп йөри иде. Ул:
- Бала елатып, бу вакытка кадәр кая йөрисең? - дип ачуланып, Сөмбелгә карады.
- Ярар, ярар, бала елый-елый үсә ул, - дип, кайнатасы киленен яклап каршы төште. - Хәзер тәмләп ашар, әнә, Әлфис җиләк ашатам, ди.
Сөмбел кулларын юып килде дә күтәрелеп карамыйча гына Булат кулыннан баланы алды.
Бала, әнисенең тавышын таныпмы, тагын елый башлады. Сыер савып чыккан Гөлфия апа:
- И балам, ник озакладыгыз? Син киткәч бик каты елады, тамагы да ачкандыр, тизрәк имез инде, - диде.
Сөмбел, кеше күзеннән ераграк булыйм дип, бала имезергә бакчага кереп утырды. Бала имине эләктереп алды да комсызланып суыра да башлады. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуыңны аңлау күңелгә рәхәтлек бирә. Менә бит ул чын тормыш!
- Ачка үлә язганмы? - диде Булат.
Үз уйларына батып утырганга, Сөмбел аның янына килеп басуын сизми дә калган.
- Кит, карап торма, - диде ул, күкрәген кулы белән капларга тырышып.
- Сөмбел, ник син миннән качасың? Минем дә аның ашаганын, ими имгәнен күрәсем килә бит. Ә син мине күрүгә качарга гына торасың.
Ашап туймаган бала имине эзләп кычкырып елап җибәрде.
Сөмбел киреләнгән, аны кире каккан саен, Булат, үзе дә сизмәстән, аңа ныграк тартылды, улын сагынып, атна саен кайтты. Ике ай буе Фәридә белән күрешкәне юк, бары хат аша гына хәбәрләшәләр. Соңгы вакытта еш кына Байрашың күз карашы Сөмбелгә төбәлгәнен сизде. Энесенең әллә теге вакытта әйткән сүзләре хак булды микән? Булмас, аңа кызлар беткәнме, дип үзен тынычландырырга тырышты. Беркөнне әтисе:
Икенче атнада Булат, чынлап та, кайту белән мунчаның биген алып атты. Сөмбел, гадәттә, мунчага иң соңыннан, өйдәге эшләр беткәч кенә керә. Булат ул кичне түземсезлек белән көтте, киткәнен күрми калмыйм дип, мунча ишеген күзәтте. Ул Сөмбелнең җиңел генә янына кертмәсен яхшы аңлый, ни әйтәсен дә белә, ләкин ниндидер көч акылын томалады, күңеле Сөмбелгә тартылды. Ни булса, шул булыр дип, Сөмбел китеп бераз вакыт узгач, карак кеше сыман як-ягына карана-карана, мунчага кереп китте.
- Әй, кем бар? Монда мин, - дип кычкырды Сөмбел. Үзе арты белән борылып басты, тәнен ни белән капларга белмичә, күзенә беренче күренгән зур сөлгене эләктереп алды.
Булат Сөмбелнең сүзләрен ишетмәде. Каршысында басып торучы кечкенә сылу гәүдә, иңнәренә таралган куе кара чәчләр, нечкә бил аның зиһенен томалады. Ул сукыр кеше кебек кулларын алга сузды, Сөмбелнең иңенә кагылуга, кинәт сискәнеп куйды. Аның хатынын анадан тума килеш беренче тапкыр күрүе. Үзенә көчләп хатын итеп тагылган Сөмбел ут яктысында шундый гүзәл иде. Ул аны акрын гына күкрәгенә кысты, үзен-үзе белештермичә, шашып-шашып үбә башлады. Сөмбелне әкренләп үзенә таба борды, ул сөлгесен кысып тоткан, күзләрен йомган килеш:
- Булат, кирәкми, калдыр мине, - дип пышылдады, ләкин үзе кумады, этмәде.
- Сөмбел, без бит никахлы, Сөмбел, ничек сагынганмын мин сине, зинһар, кума, китә алмыйм, - дип пышылдады Булат. Ул инде үз-үзенә хуҗа түгел иде, онытылып, Сөмбелнең һәрбер ноктасын кайнар иреннәре белән шашып үбә башлады. Сөмбел үзендә аңа каршы торырлык көч тапмады, бары дер-дер калтырады, тәненең Булат кагылган һәр җире әйтеп бетергесез рәхәтлек уята, күңелне өтеп-өтеп ала иде. Аның зур куллары астында яшь хатынның тәне камырга әйләнде. Булат аның йомшак күкрәкләрен, әллә кай җирләрен иркәли-сыйпый идәнгә тезләнде, Сөмбел кысып тоткан сөлгене дә тартып төшерде. Сөмбел аһ итте, куллары белән кайсы җирен капларга белмичә калды. Булат бермәл күзен ачып, аның гәүдәсенә, күкрәкләренә сокланып карап торды. Күзләре әкренләп өстән аска төште. Шулчак кендектән аска чаклы сузылган кызыл-шәмәхә яра аны сискәндереп,
айнытып җибәргәндәй булды, яраны әкрен генә бармаклары белән сыйпады да аягына торып басты.
- Кичер мине, Сөмбел, - дип, аның күзләренә карады. - Курыкма, мин сиңа кагылмыйм, - дип, иреннәре белән шәмәхә ярага йомшак кына тиеп алды да, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, мунчадан чыгып китте. Ишек ничек ачылса, шулай тавышсыз гына ябылды.
Сөмбел баскан урыныннан да кузгала алмады, кайнар күз яшьләре күкрәкләренә тамды. Аның җанын әллә оялу, әллә гарьләнү биләп алды. Ул аны элеккечә иркәли, үбә, башын югалта, ләкин «яратам» дими. Ничек аңларга соң моны? Мәңге онытмасын, газапланып яшәсен, ди микән? Сөмбел мунчада ялгызы бик озак елады.
Берсе мунчада, икенчесе бакчада...
Булат, мунчадан чыккач, карт алмагач төбенә килеп утырды, аның бу мизгелдә аю булып үкерәсе, бүре булып улыйсы килде, йөрәге күкрәгенә сыймады. «Нишләдем мин?» - дип, үзен ачуланды. Әллә язмышка буйсынып, «Сөмбел, барысын да оныт, әйдә, ир белән хатын булып бергә яшик» дияргәме? Юк, Сөмбел беркайчан онытмаячак та, кичермәячәк тә. Аның яралары зур, тирән, Булат салган яралар... Кирегә юл юктыр шул. Ә аның хыялы, мәхәббәте, яшь каендай сылу Фәридәсе кемнәргә калыр? Фәридәне кемнеңдер хатыны итеп күзалдына китерү дә коточкыч тоелды. Юк, ул Фәридәсен беркемгә бирмәячәк! Ул күпме төннәр озын буйлы сылуы белән култыклашып, башкаларны көнләштереп, урамда йөрүләр турында хыялланды. Әйе, аның чибәр хатынына күпме күзләр көнләшеп караячак. Фәридәнең бер карашы җитә, ул аның колына әйләнә дә куя. Сөмбел белән, улы белән нишләргә соң? Сөмбелгә бераз гына якынлашса да үз-үзенә хуҗа булудан туктый, башы белән упкынга чума. Менә хәзер дә тынычлана алмый утыра, елыйсы килә.
Мескен карт алмагач, ничә ай инде аның калын ботаклары астында ике яшь йөрәк кайнар күз яшьләре түгә. Әгәр теле булса, Булатка киңәш биреп: «Бәхетеңне ерактан эзләмә, бәхетен яныңда. Өеңә кер дә хатының белән балаңны кочаклап ят. Беренче хатын Ходайдан, икенчесе...» - дияр иде. Юк шул аның теле...
Сөмбел бүлмәсендә ут янды, ачык тәрәзәдән бала елаган тавыш ишетелде. Булат өйгә кермәде, тәрәзә янына килеп, читтән генә Сөмбелнең көйли-көйли бала имезгәнен күзәтте.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова