Литература
11 Сентября , 07:23

Сагынырсың - мин булмам

7 бүлек. Көннәр әкренләп үтә торды. Җиңү бәйрәме алдыннан ул авырый башлады. Иртәдән үк кәефе юк иде, шулай да, бер атна вакыт бар, үтәр, дип уйлады.

Көннәр әкренләп үтә торды. Җиңү бәйрәме алдыннан ул авырый башлады. Иртәдән үк кәефе юк иде, шулай да, бер атна вакыт бар, үтәр, дип уйлады. Кайнатасы төшке ашка кайтып китте. Сөмбел аңа үзенең авыруын әйтергә оялды, ничек тә кайнанасы кайтканчы түзәргә булды. Үч иткәндәй, Әлфис тә каядыр китеп югалды. Бала шул, берәр уенга ябышса, дөньясын оныта. Иртән башланган авырту көчәйгәннән-көчәйде. Кая барырга, нишләргә белмичә, Сөмбел арлы-бирле йөренде, күршеләр коймасына барды, һичкем күренмәде. Инде атларлык хәле калмады, хәзер ән­кәй кайтып җитәр дип, тынычланырга тырышты. Көчсезлегеннән әкрен генә елап җибәрде. Күңелен курку биләп ал­ды, кысып-кысып башы авыртты. Эчтән нәрсәдер этә, авыртуга түзә алмый кыч­кырасы килде. Иреннәрен тешләп ың­гырашты, адым атларга куркып, ишек яңагын кочаклап, әкрен генә елады.

Шулвакыт капка төбенә тузаннар туз­дырып, йөк машинасы килеп туктады, капкадан Байрас килеп керде. Сөмбелне күреп, башта сискәнеп китте, нәрсәдер сәер тоелды.

  • Сөмбел, нишләп торасың монда? Әллә елыйсың инде?
  • Байрас, үләм бит...
  • Әллә чирлисеңме?
  • Иртәдән.
  • Өйдә кеше юкмыни?

Үзе нишләргә дә белми, Сөмбел ти­рәсендә бөтерелде.

- Әйдә, ятып тор, хәзер мин берәр җиңел машина табам. Бераз түз инде, - дип, Байрас чыгып йөгерде.

Бераздан, ике йорт аша гына яшәүче күршеләрнең машинасын сорап, алып та чыкты. Сөмбелне күтәреп, җайлап кына артка яткырды.

Байрас үзе машина куды, шул ук вакытта артка караштыргаларга да өл­герде. Сөмбел күзен йомган, иренен тешләгән, үзе ыңгыраша иде.

Элек Ахунның үзендә бала тудыру йорты бар иде дә бит, хәзер аны Учалыга, шәһәргә күчерделәр. Егерме биш чак­рым ара, бер карасаң, күп түгел, ләкин мондый вакытта...

  • Сөмбел, түз, күп калмады, әнә, тау артында гына...
  • Миңа оят, авыр чакта гел сиңа туры киләм, һәрвакыт янымда син буласың. Булатка гына мин дә, бала да кирәкми.

Сөмбелнең күзеннән яшьләре тәгә­рәде, авыртуга түзә алмыйча ыңгыраш­ты, кычкырмас өчен авызын каплады. Байрас, көзгедән күреп, үрелеп, аның кулын авызыннан тартып алды.

Кычкыр, ела, оялма. Мин синең яныңда, курыкма, һәрвакыт синең бе­лән булырмын. Ходай ялгышты, абый урынына мин булырга тиеш идем.

- Син мине җәллисең генә, Булат та җәлли. Этне ияртмә, иярткәч типмә, диләр. Мин шул эт кебек. Аңласаң иде хәлемне...

- Мин сине яратам да, жәллим дә, ләкин сизмисең генә.

Сөмбелнең тавышы тагын югалды. Телгә килеп:

  • Исән калсам, яхшылыкларыңны мәңге онытмам. Улыма да исемне син куярсың.
  • Бәлки кыз булыр, болай да өй тулы ир-ат.
  • Юк, малай була. Мин төшемдә... теге вакытта больницада төш күрдем...

Больницага килеп җиткәндә, Сөмбел­нең сөйләшерлек хәле калмаган, йөзе көл төсенә кергән иде. Байрас аны күтә­реп керешли, ишекне тибеп ачты да:

- Тизрәк, үлә, - дип кычкырды.

Кабул итү бүлмәсендә утырган шәф­кать туташы сикереп торды.

- Менә монда салыгыз, - дип, үзе табиб артыннан йөгерде.

Байрас үзе дә куркудан ап-ак булып агарды, Сөмбелдә исә бөтенләй яшәү рәвеше сизелми иде. Аны алып кереп киткәч, табиб:

  • Хатыныгызның фамилиясе, кайчан чирли башлады? - дип сорады.
  • Арсланова. Иртәдән чирлим, диде.
  • Нишләп соң алып килдегез, хәле бик начар, - дип, табиб Байрасны ачуланып алды. - Хәзер киемнәрен алып чыгарлар, көтеп торыгыз, - дип кереп китте.

Нишләптер, шунда ук кире йөгереп чыкты, телефоннан шалтыратып, әллә нинди табибларны чакыртты, каядыр шалтыратып, кан соратты да йөгереп кире кереп китте. Унбиш минут үтүгә, Сөмбел яткан бүлмәгә, йөгерә-йөгерә, ике ир кеше кереп китте, сөйләшүләрен­нән аларның да табиблар икәнен аңлап алды Байрас. Ул инде елар дәрәҗәгә җитте, «Коткарыгыз!» дип кычкырасы килде. Сөмбелнең киемнәрен тотып, шәфкать туташы чыкты, аның ни әйтергә

белми аптыравы йөзеннән күренә иде. - Соң китердегез шул, хәле бик авыр.

- Аны коткарырлармы? - диде Байрас хәле бетеп.

Шәфкать туташы җилкәсен генә җы­ерды.

  • Алар мөмкин булганын эшлиләр, - дип, ул Сөмбелнең киемнәрен Байраска сузды.
  • Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән таш­лама. Без бит барыбыз да аны бик яра­табыз, - дип, Ходайга ялварды. Билге­сезлек аның җанын телгәләде, бераз шулай утыргач, абыйсына хәбәр итәргә кирәклеге исенә төште. Ул машинаны югары тизлек белән тулай торакка куды. Абыйсының бүлмәсенә керә-керешли:
  • Әйдә, киен, Сөмбел больницада, - дип кычкырды.

Машинага чыгып утыргач, Булат ап­тырап сорап куйды:

  • Кем әйтте?
  • Үзем авылдан алып килдем.

 

  • Сиңа тау аркылы кычкырдымы?
  • Кычкырмады шул, кычкырса, болай булмас иде. Өйдә кеше булмаган, ә ул иртәдән чирли башлаган. Үтеп барыш­лый гына авылга кагылган идем. Монда килгәнгә ике сәгать булды, бер төркем табиб бернәрсә эшли алмыйлар.

Больницага керүгә, өмет белән шәф­кать туташына карадылар, ләкин ул баш кына селкеде. Алар көткән арада, тагын бер авырлы хатынны китерделәр. Ярты сәгатьтән шәфкать туташы чыгып, бәхетле ирне «Улыгыз бар!» дип шат­ландырды. Әти кешенең авызы колагы­на җитте, рәхмәтләр әйтә-әйтә, сөенче алырга, бәби тәпие юарга чыгып йөгер­де. Байрас түзмичә торып ук басты.

-         Инде ике сәгать, ни булса да әйтә алмассызмы?

Шәфкать туташы сүзсез генә теге бүлмәгә кереп китте, бераздан чыгып:

  • Хәзергә берни дә әйтә алмыйм, опе­рация бара, - диде.
  • Нинди операция? Ул бит бәбәйләр­гә килде.
  • Хатыныгызны вакытында алып кил­гән булсагыз, болай булмас иде, дидем бит, ул үзе бәбәйли алмады.

- Ә бала?

- Белмим. Операциядән соң табиб үзе чыгып әйтер.

Байрасның башына күсәк белән суккан­дай булды, Булат янына барып утырды.

  • Ишеттеңме, абый?
  • Ишеттем, тик мин болай ук булыр дип, башыма да китермәдем.

Байрасның ачуы йөзенә чыкты.

- Әйттем мин сиңа, ял ал да авылга кайт дип. Үлсә, син ничек яшәрсең, мин ничек яшәрмен? Сиңа кирәкмәсә, миңа кирәк Сөмбел, - диде ул, йөзен ике кулы белән каплап.

Тагын бер сәгать вакыт үтеп китте. Кабул итү бүлмәсеннән олы яшьтәге та­биб чыкты. Аны күргәч, Байрас үзенең сикереп торуын сизми дә калды, Булат та торып басты. Алар ялварулы карашларын өмет белән табибка текәделәр. Табиб, Байраска карап, тыныч тавыш белән:

  • Улыгыз бар. Шундый кечкенә ха­тын өчен бала бик зур, баһадир. Хатыны­гызның хәле бик авыр, операция ясарга туры килде. Операция вакытында йөрәге туктап куркытты. Мин аны икенче тап­кыр коткарам бит, ник шул хәтле интек­терәсез? Ул искиткеч хатын.
  • Ул тереләчәкме?
  • Без кулыбыздан килгәнне эшләдек. Тагын ике көн көтәргә кирәк, кризистан чыга алса, тереләчәк. Бер елда ике тапкыр үлемне җиңү синең кебек таза ирләргә дә кыен. Ул сабый гына, ә инде йөрәге яраланып беткән. Көтәргә кирәк. Кай­тыгыз, иртәгәгә кадәр йоклаячак. Саубулыгыз. Тагын бер нәрсә: бәлки, ул башка бала таба алмас, таләп итмәгез...

Сөмбел бик авырлык белән терелде. Атна ахырында аның янына һич көт­мәгәндә, ак халат киеп, Римма белән Байрас килеп керде. Байрас әкрен генә аның янына килеп утырды. Сөмбелнең күзендә яшь тамчылары ялтырады, ан­нан елмаеп җибәрде.

«Әле дә син бар дөньяда», дип әйтәсе иде, тамагына төер утырды.

- Елама инде, алайса мин дә елыйм, - диде Байрас иелеп. - Мин малайны карап чыктым. Ул сиңа охшаган: шун­дый матур. Әниләр сиңа сәлам әйтергә куштылар, әти бишек әзерли. Синең яныңа абый ничек керергә белми йөри, хәленнән килсә, чебен булып тәрәзә­дән очып керер иде. Ә мин барыбер беренче булып күрдем, - дип елмайды. Аның кебек матур елмаючы дөньяда бүтән юктыр.

- Байрас, рәхмәт сиңа, улым өчен дә, үзем өчен дә. Сине Ходай уллар, кызлар белән сөендерсен. Син бик яхшы әти булырсың, - дип, Сөмбел әкрен генә аның кулын кысты. Байрас ул кулдан күзен алмады, бу минутта аңа шундый рәхәт иде.

Булат та, Римма белән сөйләшеп, Сөмбел янына керде. Ул килгәндә, кич­ке имезү вакыты иде.

- Тукта, керми тор, хатыннар бала имезәләр. Әнә синеке, шуннан гына ка­рап тор, соңрак керерсең. Байрас күптән килеп күреп китте, ә син яңа гына килә­сең. Белмим, кайсыгыз күбрәк яратадыр Сөмбелне, - дип елмаеп, Римма китеп барды.

Булат ишек тәрәзәсе аша күзәтә баш­лады. Сөмбел елмая-елмая баланың башыннан сыйпый, иснәп тә ала, күз­ләре белән иркәли, ә бәби имә дә имә. Булатның да баланы иснәп-үбеп карый­сы килде. Сөмбелне аның бу халәттә беренче тапкыр күрүе. Күбрәк белгән саен, Сөмбелнең әллә нинди сыйфатла­ры ачыла бара. Ул, элек уйлаганча, буш та, җилбәзәк тә, җилкуар да түгел, әнә бит, ничек карый балага, күзләрендә күпме наз, иркәләү чагыла. Әле күптән түгел генә үзе дә бала кебек аның куе­нында иркәләнә иде, ә хәзер нинди җит­ди. Булатның алар янына керәсе, улын кулына алып сөясе килде, йөрәге дөп-дөп типте, үзе сизмәстән, елмаеп куйды.

  • Бәбиегезне кереп күрегез, хәзер алып китәм, - диде ак халатлы шәфкать тута­шы. Палата ишеген ачып:
  • Кайсыгызның ире тилмереп тора? Керсенме? - дип сорады.

Палатада ятучылар бөтенесе ишеккә карады, ләкин Сөмбел генә үз уйларына чумып утыра бирде. Ул шәфкать тута­шының соравын ишетмәде дә. Янына Булат кереп утыргач, сискәнеп куйды,

тизрәк күкрәген каплады, ни әйтергә дә белмичә аптырады.

  • Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек?
  • Ярыйсы, күрәсең, исән калдык.
  • Кая, мин дә карыйм әле, кемгә ох­шаган?

- Миңа, - диде Сөмбел, тик баланы күр­сәтергә ашыкмады, бала һаман имә иде. Балаларны алырга кергән шәфкать тута­шы алар янына иң соңгы булып килде.

- Туйдыгызмы? Безнең баһадир тәм­ләп, озаклап ашарга ярата шул. Әтисе күрдеме әле, малаегыз бик чибәр булыр, хәзердән үк үз бәясен белә: бүтәннәр кебек тик торганда елап ятмый, бик тыныч. Әтисенә охшаса, бөтен кыз аныкы булачак, - дип, шәфкать туташы баланы алып чыгып китте.

Сөмбел белән Булат та әкрен генә коридорга чыктылар.

  • Син авылдан минем әйберләремне алып килерсең инде, бер әйбер дә кал­масын, - диде Сөмбел.
  • Ничек бөтен әйберләрне? Бала ки­емнәрен генә түгелмени?

 

  • Бала тапкач, ул йортка кайтмыйм дип, мин сиңа сүз бирдем. Сиңа бар юл­лар ачык. Әнкәй белән әткәй миңа рән­җемәсен, барысы өчен аларга рәхмәт. Әйберләремне Байрас Верочкага илтеп куйсын, мине ул каршы алыр.
  • Сөмбел, ни сөйлисең син?! Болай ярамый бит, әти мине өйгә кертмәячәк.
  • Ә син баланың да, минем дә сиңа кирәкмәвемне аңлатырсың, ир кеше бит, аңлар.
  • Ә бала? Мин бит аны тотып та ка­рамадым.
  • Баламы? Бала минеке, яраткан ке­шеңнән үз балаларың булыр. Бу баланы күрмәвең хәерлерәк, син аны барыбер мин яраткан кадәр ярата алмаячаксың. Ул сиңа һәрвакыт әлеге бәхетсез көннәреңне хәтерләтеп торачак, шуңа күрә башка килмә, икебезгә дә шулай җиңел­рәк булыр.
  • Тукта әле, Сөмбел, яхшылап сөй­ләшик.

Булат кирәкле сүзләрне онытты. Сөмбел үзенең салкын, коры сөйләшүе белән пычаксыз кисә, ичмасам еласын, битәрләсен иде. Булат, нишләргә белми, аны кочаклап алды, ябык, кечкенә Сөм­бел аның кочагына кереп чумды. Ул югалып калды, ләкин бер күз яше дә чыгармады. Булат аның чәчләреннән сыйпап үпте, ни әйтергә белми:

- Сөмбел, кичер мине, ләкин кинәт кисмә әле. Мин сине дә, баланы да кү­реп торырга телим. Сезне ташламам, ярдәм итәрмен.

Сөмбел әкрен генә читкә тартылды.

- Жәлләмә, мин бит хәзер әни кеше, беркемнән курыкмыйм, беркемнән оял­мыйм. Син дә миннән бер мескен таш­ландык Сөмбел ясама, без улым белән кемнеңдер, шулай ук синең дә жәлләве­ңә мохтаҗ түгел. Курыкма, мин югал­мам, мине бүтән ялган сөю белән алдый алмаслар. Элекке беркатлы Сөмбел юк хәзер. Сау бул.

Ул, артына да борылып карамыйча, палатага кереп китте. Бу минутта Булат үзен Сөмбелдән кечкенә итеп хис итте. Хәзер нишләргә? Әтиләренә, Фәридәге нәрсә дияргә? Ул аны әти-әнисе белән таныштырыр өчен, Сабантуйга чакырган иде. Сөмбел кайтмаса, әтисе Булатны мәңге кичермәячәк.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Читайте нас