Литература
7 Сентября , 07:00

Сагынырсың - мин булмам

Зифа Кадырова. 3 бүлек. Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп, вокзалга җыелды. Октябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, халык вокзалга агылды да агылды

Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп, вокзалга җыелды. Октябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, халык вокзалга агылды да агылды. Байрас, алдан килеп, абыйсы белән икесенә билет алды, бер яхшылык эшлим әле дип, абыйсының курчагына да билет алырга уйлады. Сөмбелне ул теге атнада күрмәде, аның көләч күзләрен, ничек шатланасын күз алдына китереп, үзалдына елмая-елмая, көч-хәл белән чиратны ерып чыкты да абыйсын эзли башлады. Абыйсының тимер юл кассасы янында торуын күргәч, аптырап янына килде.

- Нишләп торасың монда? Мин инде сиңа да, курчагыңа да билет алдым. Үзе кайда соң әле?

- Энем, мин авылга кайтмыйм, Златоустка кунакка китәм. Әниләргә әйтерсең, югалтмасыннар.

- Ә Сөмбел?

- Белмим, минем инде аны ике атна күргәнем юк, бүлмәсенә кайтмый, кая йөридер. Дөресен әйткәндә, мин аның белән араны өздем. Ярый, бар, соңга каласың, очратсаң, билетыңны бир.

Байрас урамга чыкты, «Байрамгул» автобусы янына килеп, Сөмбелне эзли башлады, тик ул халык арасында күренмәде.

- Бәрәкалла, әллә син дә безнең авылга кайтасыңмы? Билетка якын барырлык түгел, кырмыска оясы кузгалган диярсең. Тукта әле, Байрас, нишләп торасың монда, кемне эзлисең? Әллә син дә безнең авыл кызын эләктердеңме?

- Мансур, мин Сөмбелгә билет алган идем, нишләптер күренми. Белмисеңме,

кайта микән?

- Слушай, брат, ике атна инде юкка чыкканына, бүлмәдәш кызлары да берни белми, абыеңнан сора. Ачуым да бер килмәгәе, ни үзенә, ни кешегә... Мин бит аңа каян хат килгәнен, кая чапканын беләм, ә бу җүләр сабый аңа ышана. Хатын-кыз җүләр бит ул. Белмим, теге атнада кайтмады шикелле, клубка чыкмады.

Байрас эндәшми генә билетын Мансурга сузды:

- Мә алайса. Син белеш әле, бер-бер хәл булмасын тагын.

- Ярый, клубка чыгар әле, белешермен. Билет өчен рәхмәт.

Алар икесе ике автобуска утырып кайтып китте.

Өйгә кайтып керүгә, әтисе каршы чыкты.

- Бәй, улым, Булат абыең кайда?

- Китте.

- Кая китте?

- Күрше авылга, әй, Златоустка. Бәйрәмгә кайтмыйм, җиңгәң янына барам, диде.

Ярар, алайса, өйләнә башласагыз да ярый, озакламый сугым суябыз, берсен сатарбыз, берсенә туй ясарга булыр.

- Ясарсыз, ясарсыз, - дисә дә, «Менә җиңгинең берсе кая югалды икән? Әллә соң берәр хәл булды микән?» - дигән уйлар Байрасның башыннан чыкмады.

Алар кичке ашка утыруга, дөньяның тоткасы, Ходайның кашка тәкәсе - Әлфис кайтып керде. Битләре кызарган, борын асты ялтырап тора, күзләре ут чәчә. Урамда кар ява, ахрысы, беренче кар.

- Бу вакытка кадәр нишләп йөрисең, маңка капчыгы, төн бит, әллә кызлар озата башладың инде? - дип, абыйсы үрти башлаган иде, Әлфис кычкырып көлеп җибәрде.

- Абый, абый, Рәмилләргә теге син озаткан кунак кызы тагын кайткан. - Әлфис өстен сала-сала үзенекен сөйли башлады. - Рәмил әйтә, теге атнада синең Байрас абыең безгә кайткан кунак кызын озаткан булган, төнлә апа белән чырык-чырык сөйләшеп яттылар, тыңлап яттым, ди. Теге апа әйтә, ди, Байрас капкага китереп терәде, үләм диеп торам, ул шундый шәп үбешә, миңа ошады, киләсе атнага тагын кайтам дип әйтте, ди. Әнә, кайтып та җиткән, сине көтеп йөри.

Байрас бер генә сикерде, тагын әллә ниләр ычкындырмасын дип, энесен күз ачып йомганчы эләктереп, олы якка кереп югалды.

- Син ни сөйлисең, әниләр алдында, бытбылдык? Иманыңны укытам бит.

- Рәмил бит шулай ди.

- Дисә соң, син бит егет кеше. Андый сүзләрне әни белән әти алдында сөйлә миләр инде. Уф, пычаксыз суйдың, хәзер ничек чыгып күреним? Бирермен берне җилкә тамырыңа. Алып кайтырмын мин сиңа икенче юлы сагыз.

Абыйсы тузынды да тузынды:

- Үсеп җитәрсең әле, мин дә сине шулай әниләр алдында хур

итәрмен.

- Йөрдем, ди, кеше капка төбендә кызлар авызы ялап, - диде дә абыйсы эләктергәнче Әлфис чыгып та йөгерде.

- Ну, малай, эләктерсәмме?!

Байрас әниләре янына бүтән чыгып тормады, тиз-тиз генә киенде дә клубка чыгып тайды. Юл буе «чыбыксыз радио» дип энесен ачуланып барды.

Әнисе белән әтисе тавышсыз гына, күз яшьләре чыкканчы көлделәр. Әтисе төпчек улына ипләп кенә:

- Улым, алай ярамый, андый сүзләрне колакка гына әйтәләр, син бит ир кеше, бүтән алай итмә, яме, - дип аңлатты.

- Ярар, әйтмәм, болай да муенны сындыра язды, - дип, Әлфис тагын кычкырып көләргә тотынды, аңа әтисе белән әнисе дә кушылды.

- Нәрсәдән көләсең, улым?

- Иртәгә Рәмил тагын сөйләр әле, классно, - диде дә сүзен әйтеп бетерми авызын япты. - Бүтән берни әйтмим, ашыйм да ятам, иртәгә кар күп итеп яуса, тау шуарга барабыз. Их, шәп булачак.

Әтисе төпчегенә карап елмайды, менә кемгә рәхәт ул дөньяда: Әлфис белән Мыраубикәгә.

Байрас клубка килеп кергәндә, яшьләр җыелган, клуб шыгрым тулы иде. «Бүген дә кызлар озата барсам, иртәгә тагын нинди сүзләр ишетермен икән», - дип, башка егетләр янына почмакка басып, кунак кызларын күзли башлады. Егетләр белән күрешкән арада янына классташы Римма килеп басты, алар ерак кына туган да.

- Исәнме, Байрас, кунак кызларын күзлисеңме?

- Миңа кем дә ярый, күңелем киң, - дип көлде Байрас. Көлгәндә, аның ак тип-тигез тешләре ялтырый, ияк очлары чокыраеп китә, алар абыйсы белән бик охшашлар.

Римма аңа сокланып карады, бу асыл егет бик күпләрнең башын әйләндерә, ләкин яратып йөргән кешесе генә юк.

- Абыең никтер бер дә күренми, аның белән ныклап сөйләшәсе сүзем бар. Клубка да чыкмый, әллә кайтмыймы?

- Өйләнергә җыена, бик кирәкле сүз булса, үземә генә сөйлә.

- Кемгә өйләнә, теге Байрамгул кызынамы? Ул бит шуның белән йөри.

- Юк, ул түгел. Әллә кайда, Златоустта аның кызы. Әле дә аның янына китте.

Бу җавапны ишеткәч, Римма гаҗәпләнеп Байраска карады.

- Ник миңа алай карыйсың? Курыкма, мин өйләнмим әле.

- Ә Сөмбел ничек?

- Белмим, анысы әллә кая китеп югалган, ди, абый үзе дә белми.

Римма бераз уйланып торды да:

- Әйдә, урамга чыгыйк әле, монда кеше күп, сөйләшеп булмас, - дип, Байрасны урамга тартты.

- Йә, нәрсә бар, сөйлә.

- Беләсеңме, Байрас, мин бүген клубка абыең белән сөйләшер өчен генә чыккан идем, эшләр болай булгач, сиңа сөйлим инде. Син бит минем кайда эш-ләгәнне беләсең, өстәвенә, реанимация бүлегендә дә эшлим; аннары, без бит ерак булса да туганнар. Булат абый үз кеше дигәндәй...

- Йә, сузма инде, анда кунак кызларын бүлешеп бетерәләр, мин һаман монда.

- Кыскасы, шул, абыеңа әйт, Сөмбел бездә ике атна инде авыр хәлдә ята, баштагы өч көндә бөтенләй аңсыз ятты. Комадан чыга алмас, үләр, дигән идек, комадан чыкты, ләкин беркем белән сөйләшми, бер ноктага карап тик ята. Ике атна бер якка да үзгәреш юк. Күрсәң, шундый кызганыч ул.

- Тукта, ни сөйлисең син, ни булган аңа? Берни аңламыйм. Кайда? Нишләгән?

- Белмим, безгә аны аңсыз, температурасы кырык килеш китерделәр. Әллә урамда бик озак йөргән, әллә егылып яткан, анысын белмим, бик каты салкын тигән аңа. Врачлар, нәрсәдәндер бик каты тетрәнү кичергән, организмы көрәшә алмый, ди. Хәзер ул төшенкелеккә бирелгән.

Римма, башкасын әйтергәме дип бераз уйланып торды да, ни булса, шул булыр, үз кылганнары өчен үзләре җавап бирсеннәр дигәндәй, сүзен дәвам итте:

- Иң начары шул: ул авырлы, әгәр үлә калса, берьюлы ике гомер киселәчәк. Абыең өйләнгәнче уйласын. Бу гөнаһ белән ничек яшәр, ул бит аны бер ел курчак урынына җитәкләп йөрде, әнә хәзер барып карасын, таныр микән... Өйләнә икән, өйләнсен, җир йотар үзен, кабахәт җан. Менә шул... - Римма, башка әйтер сүзем юк дигәндәй, кырт кына борылды да клубка кереп тормыйча кайтып китте.

Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, ишеткәннәрен рәткә салып аңларга тырышты. Башка сыймас хәл бу: Сөмбелне харап иткән бит абыйсы! Ул, үз уйларына чумып, урам уртасында бераз басып торгач, әкрен генә кайту ягына атлады. Кунак кызларын озату түгел, үзенең кайда икәнлеген дә онытты шикелле.

Урамда кар ява, кыш җитә. Кар бөртекләре яшь егетнең битенә куна да эреп агып төшә, әллә кар, әллә күз яшьләре... Сыкрап-сыкрап йөрәге авыртты. Аның әле моңа кадәр кызлар өчен йөрәге әрнегәне юк иде: үпте, кочты, җилгә очты. Менә хәзер әллә ни булды, әллә бер кичтә олыгайды инде, үзен бернигә яраксыз итеп тойды.

Өйләренә кайтты. Әкрен генә кереп ятты, күзенә йокы да кермәде, бу хәлдән чыгу җаен да тапмады. Таң алдыннан гына йоклап китә алды. Ул уянганда, якты иде инде. Бәйрәм көн булгач, аерым эш тә юк. Ул, торып чәй эчкәч, авылның икенче очына, Риммаларга китте. Римманы урамга чакырып чыгарды.

- Сөмбел янына ничек керергә була? Мин аның фамилиясен дә белмим. Аңа нәрсәләр алып барырга ярый, нәрсә ашый? Миңа нишләргә, Римма?!

Римма аңа гаҗәпләнеп карап торды.

- Ә синең ни катнашың бар, абыең килсен, аның йөргән кызы ич.

- Абый бернәрсә дә белми. Аның кайчан кайтасы билгесез. Мин бүген

китәм, янына кереп чыгармын дигән идем.

- Анда чит кешеләрне кертмиләр. Мин бүген уникедәге автобус белән китәм, теләсәң, бергә керербез.

- Ярар, алайса, сөйләштек. Нәрсәләр алыйм, нәрсә ашый?

- Ул берни ашамый, үзеңә кара.

Байрас ашыгып өйләренә кайтты да:

- Әни, каймак, бал, каен җиләге вареньесы әзерлә әле. Мин уникедәге автобус белән китәм, - диде.

- Бәй, балам, иртәгә ял бит.

- Бераз эшләрем бар, бәлки, кич кайтырмын.

...Римма, Байраска халат, башмак кидереп, үзе белән больницага алып керде, постка җиткәч, дежур шәфкать туташына дәште:

- Исәнмесез, Валя апа, хәлләрегез ничек? Без менә тугызынчы палатага кереп чыкмакчы идек.

- Ә, теге кыз янынамы? - диде шәфкать туташы, Байрасны баштанаяк күздән кичереп. «Бик чибәр егет, шушы харап итмәде микән ул кыз баланы», - дип уйлады, - Әле генә укол ясадым, йокы даруы. Власов та кереп чыкты. Ул да аптырый, без кулдан килгәннең барысын эшләдек, ди. Керегез, бәлки әле йокыга китмәгәндер.

Алар кергән палатада ниндидер куркыныч бер тынлык хөкем сөрә, бер генә караватта кеше ята иде.

- Әнә, - диде Римма ымлап.

Байрас әкрен генә авыру яткан койка янындагы урындыкка утырды. Ишетү бер, үз күзләрең белән күрү икенче шул.

Сөмбел әле йокламаган, тын гына карап ята иде. Аның карашлары берни аңлатмый, элек ут чәчеп торган күзләрдә бушлык, гүя алар сүнгән ике кара күмер. Иреннәре чатнап ярылган, йөзе көл төсенә кергән, үзе искиткеч ябык, куллары уколлардан тишелеп күгәреп беткән. Байрас бу күренешкә әзер түгел иде, аның күзләренә яшь тулды, әйтер сүз тапмады, телсез калып, тик утырды.

- Сөмбел, Сөмбел, ни булды сиңа? Нишләп бу хәлгә калдың? Йә Ходаем, үзең коткар, аның ни гаебе бар? - Байрасның йөрәге әрнеде, кычкырып бер сүз әйтә алмады, тамак төбенә утырган төер зурайганнан-зурайды. Сөмбел әкрен генә күзләрен йомды, бер сүз дәшмәде. Үзенең моңсу күзләрен озын кара керфекләре астына яшерде. Сизелер-сизелмәс кенә кашлары тибрәлеп куйды. Ике атнага беренче тапкыр бер тамчы күз яше бәреп чыкты.

Байрас күпме утырса да, ул күзен башка ачмады, дару үзенекен итте, кыз йокыга китте. Римма, иелеп, аның ирененә ниндидер дару сөртте, күзендәге яшь тамчысын күреп:

- Кара әле, сине таныган бит, ә бәлки Булат дип уйлагандыр, әнә, беренче тап-кыр күз яше чыкты. Әгәр еласа, йөрәге бушар, бу халәтеннән чыгар иде. Елый алмый, йөрәге каткан, ә аңа еларга, эчен бушатырга кирәк, шунсыз җиңеллек кил мәячәк.

Байрас кыяр-кыймас кына Сөмбелнең кулын сыйпады:

- Мин иртәгә тагын киләм. Без сөйләшербез, мин болай җебеп төшмәм. Син терелерсең, теләсәң, мин һәрвакыт яның да булырмын, тик терел генә, аннары күз күрер. Римма, мин иртәгә иртән килсәм ярыймы, иртәгә ял бит?

- Кил, иртәгә мин дежурда, бәлки, чынлап та файдага булыр.

Байрас үз бүлмәсенә кайтып ятты. Бүген күргән хәлләр аны тетрәндерде. Армия сафларында хезмәт итеп кайтса да, егетләр белән сугышканы булса да, ул җан тетрәткеч чынбарлык белән беренче тапкыр очрашты. Тормышның мондый мәрхәмәтсез яклары да бар икән бит.

Икенче көнне Байрас сәгать унда больницада иде инде. Римма аны каршы чыгып алды.

- Әйдә, анда Сөмбелне караучы әби дә килде. Син аның белән таныш, ул Сөмбелне, терелеп чыкса, үзенә алып кайтмакчы.

Егет, палатага кергәч, бермәлгә югалып калды. Аннары үзен кулга алып:

- Исәнмесез, мин Байрас - Сөмбелнең дусты, - диде.

- Бик яхшы, мин бик шатмын. Узыгыз менә монда утырыгыз. Минем чыгып керәсем бар, - дип, юкны бар итеп, Верочка коридорга чыгып китте. Кичә Римма Байрасның килүен сөйләгәч, карчык моңа бик сөенде, аңарда яңа өметләр уянды.

- Сөмбел, - диде Байрас, кыз янына чүгәләп, йомшак кына итеп ябык бармакларына кагылды. - Урамда матур итеп кар ява, күрәсең киләме? Әйдә, күтәреп, тәрәзә янына алып барам. Капельницадагы дару тамып бетсен дә, мин сиңа урамны күрсәтермен. Син ачуланма, Сөмбел, без бит синең больницада икәнеңне белмәдек. «Үпкәләп чыгып китте, бүлмәсенә дә кайтмый», - ди сине абый. Ул әле синең монда икәнеңне белми. Бүген килү белән синең янга килеп җитәр. Син терел генә, син терелгәч, барысын да хәл итәрбез, баш бетәрлек бернәрсә юк.

 

Сөмбелнең күзләренә яшь тулды, куе ике каш бергә килеп кушылды, озын керфекләр яшь тамчыларын күтәреп тора алмады, яшьләре елга булып ага башлады, тик ул эндәшмәде.

Байрас Сөмбелнең салкын кулларын учларына алып кысты.

 

- Ела, ела, эчең бушанганчы ела, үзеңә җиңел булып китәр, - диде.

Әкрен генә кергән Римманы алар күрмәде. Римма килеп, Сөмбелнең беләгендәге энәләрне алып атты да, туйганчы еласын дип, икесен калдырып чыгып китте.

 

Байрас Сөмбелне, одеялы белән төреп күтәреп, тәрәзә янына алып килде.

- Әнә, кара, тышта кар ява, озакламый кыш җитәр, аннары - Яңа ел.

 

Сөмбел, яшь баладай үкси-үкси, тәрәзәгә карады, тышта күз явын алырлык аклык. Ул бик озак елады. Байрас аны туктатмады, аның битеннән, чәчләреннән үпте, иреннәре белән аның күз яшьләрен чүпләде. Ул кызны әкрен генә урынына китереп салды.

- Бар да яхшы булачак, ышан миңа.

Сөмбел үкси-үкси йокыга китте.

Байрас, больницадан чыккач та, «инде килгәндер» дип, туп-туры абыйсы торган тулай торакка китте. Алар ишектән икесе бервакытта килеп керделәр.

- О, энем, сәлам! Бәйрәм белән! Нишләп иртә килдең әле, әллә кунак кызлары кайтмадымы?

 

Абыйсының кәефе бик шәп күренә, кызганыч, бозарга туры киләчәк.

- Ничек анда, җиңги урынындамы? Эшләр пештеме?

 

- Бар да шәп, абыеңны котлый аласың. Яңа елга өйләнәм, шулай сөйләштек, ул риза. Кайтып, әтиләр белән сөйләшергә дә киләсе атнага яучы җибәрергә исәп.

 

- Ашыкма әле, абый, ашыкма. Аңлыйм, син бүген бик бәхетле, тик мин сине котлый алмыйм. Миңа шуны аңлат: син Сөмбелнең авырлы икәнен белдеңме?

 

- Соң, белдеңме дип, белдем, шул турыда сөйләшкәч чыгып югалды бит инде.

- Ә син аңа нәрсә дидең?

- Нәрсә дим, башканы яратам, ул бала миңа кирәкми, мин сиңа өйләнмим, дидем, аңлагандыр.

- Әйе, аңлаган, син аңа бик яхшы аңлаткансың. Сөмбел ике атна реанимациядә үлем хәлендә ята, ә син өйләнергә йөрисең... Син бит, абый, һәрвакыт акыл белән уйлый идең, шундый проблемаларың була торып, аның кая югалганын да белмичә, ничек өйләнергә җыендың? Син аның белән атна буе аерылмый идең, беркемне якын җибәрмәдең, козгын кебек яныннан китмәдең. Янәшәңдә шундый матур курчак кебек кыз булганга, бик горурлана идең. Әнә хәзер барып кара: туачак балаң белән үлем хәлендә ята. Кирәкмәгәч, яратмагач, ник кагылдың аңа, ул бит үзе дә сабый гына.

 

Байрас, барысын әйтеп бетердем дигәндәй, башын тотып урындыкка килеп утырды. Абыйсы, яшен суккан кебек катып, тик торды, ахырда көчкә телгә килеп:

 

- Ни булган аңа, кешечә аңлат, мин берни аңламыйм, - дип, кызганыч тавыш белән сорап куйды.

 

- Аңларсың, әнә, больницага барып кара, аннары ни булганын мин синнән сорармын. Римма янына бар, бүген дежурда ул, сиңа барысын аңлатыр. Ярый, мин китим, арыдым, ике көн йоклаган юк.

Доктор, Сөмбелне кереп карагач, боз кузгалды дигәндәй, елмаеп куйды. Ул хәзер яшәячәк, яшьлек үзенекен итми калмас, ул көрәшәчәк, ул җиңеп чыгарга тиеш. Күз яшьләре белән йөрәгендәге авыр таш төште, иркен суларга

юл ачылды. Әнә, йөзенә сабый бала төсе керде, тыныч сулап йоклый хәзер.

- Әйдәгез, чыгыйк, йокласын. Верочка, сез дә кайтыгыз, бик арыдыгыз, ял итегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - дип, доктор елмаеп китеп барды.

...Булат, уңайсызланып кына, нәрсәдер язып утырган Римма янына килеп басты.

- Исәнме, Римма. Байрас мине синең яныңа җибәрде, килдем менә.

Римма, таныш тавыш ишетеп, башын күтәрде, аның каршында каушаган, аптыраган кыяфәттә Булат басып тора иде.

- Исәнме, Булат абый. Байрас җибәрмәсә, килмәс идеңме? Сине бит өйләнергә киткән, диделәр.

- Әйе, Яңа ел тирәсенә дигән идек тә, - диде Булат тотлыга язып. - Кайда ята ул, аны күрергә буламы?

- Ярый, әйдә, алып керәм, тик уята күрмә, йокласын.

Булат карават янына килеп басты. Ул, Сөмбелне мондый хәлдә күрермен дип, уена да китермәгән иде. Римма аның хәлен аңлады, ахры, янына урындык куеп:

- Утыр, егылып китмә тагын, - диде әкрен генә, - бигрәк җебегән инде бу ир заты. Күр, таныйсыңмы? Ә бит алар икәү, икесе дә шундый хәлдә.

Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча балаларыннан әллә ни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да... Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.

Сөмбелнең алсу йөзе, кара кашлары, озын керфекләре, ул яраткан чия иреннәр хәзер башка... Көл төсенә кергән йөз, моңсу күзләр, яргаланган иреннәре әз генә кыймылдаса, яраларыннан кан чыгар кебек. Күмәч кебек йомшак куллар тире белән сөяккә калган, энә кадаган җирләр күгәргән. Булатның башы әйләнә, күңеле болгана башлады, ул әкрен генә торып коридорга чыкты, салкын диварга сөялде. Йөзе агарды, куллары калтырады, бугазына нидер утырды, һава җитми башлады, күлмәк изүен ычкындырды. Аның хәле киткәнен күреп, Римма урыннан сикереп торды:

- Булат абый, ни булды сиңа? Кил, утыр монда, - дип, аны

кушеткага утыртты.

- Һава җитми, әллә ни булды, - дип, Булат ике кулы белән башын кысып тотты.

Римма стакан белән су бирде.

- Мә, эч, тынычлан. Кан басымын күтәрелгәндер, хәзер дару да бирәм.

- Римма, әйт әле, ул тереләчәкме! Ул үлмәячәк бит, дөресен әйт, - дип егет ялварулы күзләре белән Риммага текәлде.

- Белмим, ике атна инде бернинди үзгәреш юк. Үзең күрәсең, хәле шәптән түгел, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, Булат абый. Ялгызы гына җиңә алмаячак, син өйләнергә ашыкмасаң иде...

- Алар эндәшми озак утырдылар.

- Бар, кайт инде, Булат абый. Иртәгә килерсең, уянгач сөйләшеп карарсың, юатырсың. Аның беркем белән сөйләшкәне юк, телсез кеше кебек бер ноктага карап тик ята, бәлки, сиңа берәр сүз әйтер. Син аны хәзер ташлама инде, бу мәрхәмәтсезлек бит.

Икенче көнне Булатка эшкә икенче сменага булганга, иртәнге якта бар көчен уч төбенә кысып, Сөмбел янына килде. Кыз тыныч кына бер ноктага карап ята иде.

- Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек? - диде, аның тавышы калтырап, әллә ничек килеп чыкты. - Мин кичә дә килгән идем, син йоклый идең, бүген менә эшкә икенче сменага булгач, иртән килдем. Сиңа нәрсә алып килим? Нәрсә ашыйсың килә? Син әйт, читенсенмә. Сөмбел, мин бит берни белмәдем, белсәм, әллә кайчан килер идем. Син миңа үпкәләмә, яме. Син терелгәч, әйбәтләп утырып сөйләшербез, син бит акыллы кыз, барысын да аңлашырбыз, тизрәк терел генә.

Сөмбел берни дәшми, бер ноктага текәлеп ятуын белде. Җансыз бер кешегә охшаса да, ул үз уйлары, үз дөньясы эчендә кайнады. «Ник килгән, аның ямьсез, теткәләнгән күлмәк кебек таушалган йөзен, җанын күрергәме? Исән, чибәр чагында да яратмаганны, хәзер бөтенләй яратмыйдыр». Сөмбелнең: «Кит, башка килмә, карама миңа. Синең өчен мин юк инде. Син башканыкы, якын килмә!» - дип кычкырасы килде. Иреннәре шытырдап, бер-берсенә ябышты, күңеле өзгәләнде, җаны әрнеде, тик тавышы гына чыкмады. Әтисенең исән чакта яратып җырлый торган җыры бар иде: «Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, таптый-таптый үзем күмәрмен». Шул җыр колагында яңгырады да яңгырады. Сөмбел күзләрен йомды. Әллә йокыга китүе булды, әллә авыр уйлар уйлап акылдан язмасын дип, аны бу газаплардан коткарасы килеп, Ходай ярдәмгә килде: әллә нинди өермә аны үзе белән бөтереп алып китте. Кинәт кыз күңелендә ниндидер җиңеллек тойды, болытка утырып, тирбәлә-тирбәлә, каядыр очты да очты. Әллә нинди көчләр аны матур болынга, чишмә буена алып килде. Челтерәп аккан чишмәдән комсызланып су эчте. Чишмә суы аның янган йөрәген, җан әрнүен басты. Суның икенче ярыннан, аңа карап, ап-ак күлмәк-ыштан кигән ак сакаллы бер бабай елмая иде. Ул ерактан килгән

тавыш белән Сөмбелгә эндәште:

- Эч, кызым, эч. Син озакламый терелерсең. Синең бәхетең алда әле. Озакламый улың туар, мәхәббәтең яныңда. Син бирешмә, сабыр бул, сабыр. Ә хәзер бар, өеңә кайт, сине анда көтәләр.

Сөмбел уянганда, бөтен җир караңгылыкка чумган, янында беркем дә юк иде. Ул үзендә ниндидер көч барлыкка килүен тойды, селкенеп карады. Кинәт аның бик нык ашыйсы килде. Күргән төшен исенә төшерде. Нинди матур алан, нинди тәмле су... Ә бабай, бабай нәрсә диде? Йә Ходай, ул бит улың туачак, диде. Сөмбел әкрен генә эчен сыйпап карады. Эче бераз беленә башлаган. Аның ашыйсы киләдер, әйе, без ачыктык, ахры, улым.

Сөмбелнең күзенә йокы кермәде, төн буе керфек тә какмады. Иртән-иртүк Верочка килеп җитте. Гадәттәгечә, керә-керешли елмаеп:

- Кояшым, хәлең ничек, ничек йокладың? - дип сорады. - Тышта салкын, тиздән кыш җитә, син чыгуга, чын кыш булачак.

- Верочка, минем бик ашыйсым килә, ипи булса да бир әле.

Ике атна буе телсез яткан Сөмбелнең телгә килүе, ашарга соравы Верочканы сискәндереп җибәрде.

- Могҗиза, могҗиза бит, үзе сөйләшә, үзе ашарга сорый, - дип бот чапты.

- Хәзер, кояшым, хәзер, - дип, ишеккә йөгерде, аннан кырт борылып кире килде, карт булса да бик җиңел гәүдәле иде.

- Сөенечтән башым эшләми. Мин бит сиңа шулпа алып килдем, менә, ипиләп аша әле.

Верочка, аны мендәргә сөяп утыртып, болай булгач, тереләсең дип, шатланып, шулпа бирде. Сөмбел, тырыша-тырыша, бер телем ипи белән бер касә шулпа эчте, аның өчен бу да зур җиңү иде.

Иртәнге сәгать унда палатага Булат килеп керде, алар бүген күзгә-күз очраштылар. Верочка, комачауларга теләмичә, коридорга чыгып китте. Сөмбел бүген күзләрен куе керфекләре астына яшермәде. Булатның «Исәнме» дигәненә дә керфек кенә какты.

Егет карават янына чүгәләде:

- Хәлең ничек? Мин сиңа алмалар алып килдем, тагын нәрсә алып килим, син әйт кенә.

Сөмбел, бөтен көчен җыеп, үзенең карарын әйтергә уйлады. Ул үзе өчен нәтиҗә чыгарган иде.

- Булат, бүтән минем яныма килеп йөрмә, кирәкми, жәлләмә дә мине. Мин ничек тә үзем ерып чыгармын. Бар кит, минем барлыгымны оныт, килмә. Бар, миңа әйләнеп тә карама.

Булат кыздан мондый сүзләр көтмәгән иде, ни әйтергә дә белмәде. Сөмбел елар, ачуланыр, үпкәләр, шулай да ничек тә җайланыр әле дип уйлады, ләкин болай булыр димәгән иде. Ә ул еламады да, битәрләмәде дә; алай эшләсә, Булатка җиңелрәк булыр иде. Сөмбелнең көйдереп караган карашы күз алдыннан китмәде. Кыз, кинәт балалыгын югалтып, олыгайган иде.

Булат салкын урамга чыкты, әкрен генә тулай торакка таба атлады.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Читайте нас