

Сөмбел, яшь баладай үкси-үкси, тәрәзәгә карады, тышта күз явын алырлык аклык. Ул бик озак елады. Байрас аны туктатмады, аның битеннән, чәчләреннән үпте, иреннәре белән аның күз яшьләрен чүпләде. Ул кызны әкрен генә урынына китереп салды.
- Бар да яхшы булачак, ышан миңа.
Сөмбел үкси-үкси йокыга китте.
Байрас, больницадан чыккач та, «инде килгәндер» дип, туп-туры абыйсы торган тулай торакка китте. Алар ишектән икесе бервакытта килеп керделәр.
- О, энем, сәлам! Бәйрәм белән! Нишләп иртә килдең әле, әллә кунак кызлары кайтмадымы?
Абыйсының кәефе бик шәп күренә, кызганыч, бозарга туры киләчәк.
- Ничек анда, җиңги урынындамы? Эшләр пештеме?
- Бар да шәп, абыеңны котлый аласың. Яңа елга өйләнәм, шулай сөйләштек, ул риза. Кайтып, әтиләр белән сөйләшергә дә киләсе атнага яучы җибәрергә исәп.
- Ашыкма әле, абый, ашыкма. Аңлыйм, син бүген бик бәхетле, тик мин сине котлый алмыйм. Миңа шуны аңлат: син Сөмбелнең авырлы икәнен белдеңме?
- Соң, белдеңме дип, белдем, шул турыда сөйләшкәч чыгып югалды бит инде.
- Ә син аңа нәрсә дидең?
- Нәрсә дим, башканы яратам, ул бала миңа кирәкми, мин сиңа өйләнмим, дидем, аңлагандыр.
- Әйе, аңлаган, син аңа бик яхшы аңлаткансың. Сөмбел ике атна реанимациядә үлем хәлендә ята, ә син өйләнергә йөрисең... Син бит, абый, һәрвакыт акыл белән уйлый идең, шундый проблемаларың була торып, аның кая югалганын да белмичә, ничек өйләнергә җыендың? Син аның белән атна буе аерылмый идең, беркемне якын җибәрмәдең, козгын кебек яныннан китмәдең. Янәшәңдә шундый матур курчак кебек кыз булганга, бик горурлана идең. Әнә хәзер барып кара: туачак балаң белән үлем хәлендә ята. Кирәкмәгәч, яратмагач, ник кагылдың аңа, ул бит үзе дә сабый гына.
Байрас, барысын әйтеп бетердем дигәндәй, башын тотып урындыкка килеп утырды. Абыйсы, яшен суккан кебек катып, тик торды, ахырда көчкә телгә килеп:
- Ни булган аңа, кешечә аңлат, мин берни аңламыйм, - дип, кызганыч тавыш белән сорап куйды.
- Аңларсың, әнә, больницага барып кара, аннары ни булганын мин синнән сорармын. Римма янына бар, бүген дежурда ул, сиңа барысын аңлатыр. Ярый, мин китим, арыдым, ике көн йоклаган юк.
Доктор, Сөмбелне кереп карагач, боз кузгалды дигәндәй, елмаеп куйды. Ул хәзер яшәячәк, яшьлек үзенекен итми калмас, ул көрәшәчәк, ул җиңеп чыгарга тиеш. Күз яшьләре белән йөрәгендәге авыр таш төште, иркен суларга юл ачылды. Әнә, йөзенә сабый бала төсе керде, тыныч сулап йоклый хәзер.
- Әйдәгез, чыгыйк, йокласын. Верочка, сез дә кайтыгыз, бик арыдыгыз, ял итегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - дип, доктор елмаеп китеп барды.
...Булат, уңайсызланып кына, нәрсәдер язып утырган Римма янына килеп басты.
- Исәнме, Римма. Байрас мине синең яныңа җибәрде, килдем менә.
Римма, таныш тавыш ишетеп, башын күтәрде, аның каршында каушаган, аптыраган кыяфәттә Булат басып тора иде.
- Исәнме, Булат абый. Байрас җибәрмәсә, килмәс идеңме? Сине бит өйләнергә киткән, диделәр.
- Әйе, Яңа ел тирәсенә дигән идек тә, - диде Булат тотлыга язып. - Кайда ята ул, аны күрергә буламы?
- Ярый, әйдә, алып керәм, тик уята күрмә, йокласын.
Булат карават янына килеп басты. Ул, Сөмбелне мондый хәлдә күрермен дип, уена да китермәгән иде. Римма аның хәлен аңлады, ахры, янына урындык куеп:
- Утыр, егылып китмә тагын, - диде әкрен генә, - бигрәк җебегән инде бу ир заты. Күр, таныйсыңмы? Ә бит алар икәү, икесе дә шундый хәлдә.
Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча балаларыннан әллә ни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да... Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.
Сөмбелнең алсу йөзе, кара кашлары, озын керфекләре, ул яраткан чия иреннәр хәзер башка... Көл төсенә кергән йөз, моңсу күзләр, яргаланган иреннәре әз генә кыймылдаса, яраларыннан кан чыгар кебек. Күмәч кебек йомшак куллар тире белән сөяккә калган, энә кадаган җирләр күгәргән. Булатның башы әйләнә, күңеле болгана башлады, ул әкрен генә торып коридорга чыкты, салкын диварга сөялде. Йөзе агарды, куллары калтырады, бугазына нидер утырды, һава җитми башлады, күлмәк изүен ычкындырды. Аның хәле киткәнен күреп, Римма урыннан сикереп торды:
- Булат абый, ни булды сиңа? Кил, утыр монда, - дип, аны кушеткага утыртты.
- Һава җитми, әллә ни булды, - дип, Булат ике кулы белән башын кысып
тотты.
Римма стакан белән су бирде.
- Мә, эч, тынычлан. Кан басымын күтәрелгәндер, хәзер дару да бирәм.
- Римма, әйт әле, ул тереләчәкме! Ул үлмәячәк бит, дөресен әйт, - дип егет ялварулы күзләре белән Риммага текәлде.
- Белмим, ике атна инде бернинди үзгәреш юк. Үзең күрәсең, хәле шәптән түгел, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, Булат абый. Ялгызы гына җиңә алмаячак, син өйләнергә ашыкмасаң иде...
- Алар эндәшми озак утырдылар.
- Бар, кайт инде, Булат абый. Иртәгә килерсең, уянгач сөйләшеп карарсың, юатырсың. Аның беркем белән сөйләшкәне юк, телсез кеше кебек бер ноктага карап тик ята, бәлки, сиңа берәр сүз әйтер. Син аны хәзер ташлама инде, бу мәрхәмәтсезлек бит.
Икенче көнне Булатка эшкә икенче сменага булганга, иртәнге якта бар көчен уч төбенә кысып, Сөмбел янына килде. Кыз тыныч кына бер ноктага карап ята иде.
- Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек? - диде, аның тавышы калтырап, әллә ничек килеп чыкты. - Мин кичә дә килгән идем, син йоклый идең, бүген менә эшкә икенче сменага булгач, иртән килдем. Сиңа нәрсә алып килим? Нәрсә ашыйсың килә? Син әйт, читенсенмә. Сөмбел, мин бит берни белмәдем, белсәм, әллә кайчан килер идем. Син миңа үпкәләмә, яме. Син терелгәч, әйбәтләп
утырып сөйләшербез, син бит акыллы кыз, барысын да аңлашырбыз, тизрәк терел генә.
Сөмбел берни дәшми, бер ноктага текәлеп ятуын белде. Җансыз бер кешегә охшаса да, ул үз уйлары, үз дөньясы эчендә кайнады. «Ник килгән, аның ямьсез, теткәләнгән күлмәк кебек таушалган йөзен, җанын күрергәме? Исән, чибәр чагында да яратмаганны, хәзер бөтенләй яратмыйдыр». Сөмбелнең: «Кит, башка килмә, карама миңа. Синең өчен мин юк инде. Син башканыкы, якын килмә!» - дип кычкырасы килде. Иреннәре шытырдап, бер-берсенә ябышты, күңеле өзгәләнде, җаны әрнеде, тик тавышы гына чыкмады. Әтисенең исән чакта яратып җырлый торган җыры бар иде: «Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, таптый-таптый үзем күмәрмен». Шул җыр колагында яңгырады да яңгырады. Сөмбел күзләрен йомды. Әллә йокыга китүе булды, әллә авыр уйлар уйлап акылдан язмасын дип, аны бу газаплардан коткарасы килеп, Ходай ярдәмгә килде: әллә нинди өермә аны үзе белән бөтереп алып китте. Кинәт кыз күңелендә ниндидер җиңеллек тойды, болытка утырып, тирбәлә-тирбәлә, каядыр очты да очты. Әллә нинди көчләр аны матур болынга, чишмә буена алып килде. Челтерәп аккан чишмәдән комсызланып су эчте. Чишмә суы аның янган йөрәген, җан әрнүен басты. Суның икенче ярыннан, аңа карап, ап-ак күлмәк-ыштан кигән ак сакаллы бер бабай елмая иде. Ул ерактан килгән тавыш белән Сөмбелгә эндәште:
- Эч, кызым, эч. Син озакламый терелерсең. Синең бәхетең алда әле. Озакламый улың туар, мәхәббәтең яныңда. Син бирешмә, сабыр бул, сабыр. Ә хәзер бар, өеңә кайт, сине анда көтәләр.
Сөмбел уянганда, бөтен җир караңгылыкка чумган, янында беркем дә юк иде. Ул үзендә ниндидер көч барлыкка килүен тойды, селкенеп карады. Кинәт аның бик нык ашыйсы килде. Күргән төшен исенә төшерде. Нинди матур алан, нинди тәмле су... Ә бабай, бабай нәрсә диде? Йә Ходай, ул бит улың туачак, диде. Сөмбел әкрен генә эчен сыйпап карады. Эче бераз беленә башлаган. Аның ашыйсы киләдер, әйе, без ачыктык, ахры, улым.
Сөмбелнең күзенә йокы кермәде, төн буе керфек тә какмады. Иртән-иртүк Верочка килеп җитте. Гадәттәгечә, керә-керешли елмаеп:
- Кояшым, хәлең ничек, ничек йокладың? - дип сорады. - Тышта салкын, тиздән кыш җитә, син чыгуга, чын кыш булачак.
- Верочка, минем бик ашыйсым килә, ипи булса да бир әле.
Ике атна буе телсез яткан Сөмбелнең телгә килүе, ашарга соравы Верочканы сискәндереп җибәрде.
- Могҗиза, могҗиза бит, үзе сөйләшә, үзе ашарга сорый, - дип бот чапты.
- Хәзер, кояшым, хәзер, - дип, ишеккә йөгерде, аннан кырт борылып кире килде, карт булса да бик җиңел гәүдәле иде.
- Сөенечтән башым эшләми. Мин бит сиңа шулпа алып килдем, менә, ипиләп аша әле.
Верочка, аны мендәргә сөяп утыртып, болай Нинди сөенеч – Сөмбелнең дәү әнисе кунакка килгән! Ул күрше авылда кече улы, килене белән яши, җай булганда, Сөмбелләргә дә килгәли. Кызыкай аның белән эч серләрен сөйләшергә ярата, чөнки әбисе кызыксынып тыңлый белә, җитмәсә, беркайчан да ачуланмый. Бүген дә Сөмбелнең сөйләр сүзләре бик күп җыелган иде. Ул әбисен кочаклап алды.
- Дәү әни, дәү әни, мин шундый чибәр егет белән таныштым. Аны күрсәң иде: үзе озын буйлы, күк күзле, коңгырт чәчле. Шундый чибәр, бер дә безнең авыл егетләренә охшамаган, - дип бармакларын бөкләп санап китте. - Ә елмайса, елмайсамы - башларым әйләнеп китә, әбием!
- Әллә урысмы?
- Юк, ул татар. Ахун егете.
- Әй балам, юкка куанасың, минем белүемчә, Ахунныкылар элек-электән читтән кыз алмаган, читкә кыз бирмәгән.
- Дәү әни, син кайсы заманны сөйлисең?
- Гомер буе шулай булган. Алар бит үзләренә бер төрле халык. Элек-электән бай булганнар, үз авыллары эчендә генә алыш-биреш иткәннәр. Туйларны да бик зурлап үткәрәләр, үз йолалары бар. Элек шулай иде.
- И дәү әни, хәзер бит җитмешенче еллар ахыры, кем-кемне ярата, шуны ала. Тагын сөйлә әле алар турында.
Кызының әбисе белән сөйләшүен тыңлап торган әнисе дә сүзгә кушылды:
- Сөмбел, балам, гыйшык-мыйшык уйнап башыңны әйләндермә, укырга керәсең бар. Шундый яхшы аттестат белән укымыйча, кияүгә чыгып, һөнәрсез калыргамы? Егетләр бетмәс ул, итәк-чабуыңны җыеп йөр, киләсе елга укырга керергә әзерлән.
Тик яшь кыз чибәр Ахун егете Булаттан башка берни хакында да уйлый алмый иде инде...
Алар бер тулай торакта торалар. Бу йорт Учалының иң матур урынында, урман янындагы тау битенә урнашкан. Сөмбел белән Булат шушы тулай торакта, кызыл почмакта кичке танцыда таныштылар.
...Бер читтә басып торучы озын буйлы егетне күреп, Сөмбел өнсез калды. Кичәне алып баручы:
- Ә хәзер ак танец, кызлар егетләрне чакыра, - дигәч, Сөмбел, бу чибәр егетне берәрсе алып киткәнче дип, аның каршысына йөгереп килеп тә басты. Аның янында үзенең бөтенләй кыска буйлы булуын аңлап, беразга аптырап калды. Егетнең күзләренә карагач, аяклары йөрмәс булды: мондый матур зәңгәр күзләрне аның беркайчан да күргәне юк иде. Ә ул, кызга карап, ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды да, чакыруны кабул итеп:
- Бигрәк бәләкәйсең, монда нишләп йөрисең? - диде.
Сөмбел күзләрен аера алмыйча:
- Мин монда торам, балалар бакчасында эшлим, - дип җавап бирде.
- Миңа калса, синең үзеңә няня кирәк, бигрәк бәләкәйсең бит.
Көй беткәч, егет аны урынына озатып куйды, ә икенче музыка башлануга, үзе биюгә чакырды.
Сөмбелнең авылдаш егете:
- Сөмбел, аңардан озыны юк идеме, кендегенә борының белән төртелеп йөрисең бит, - дип көлде.
Сөмбел оялудан ни әйтергә дә белмәде, җавап эзләгәнче, озак та уйламый, биек үкчәсе белән аның аягына китереп басты. Тегесе авыртудан кычкырып ук куйды. Озын буйлы егет:
- Менә шулай, дустым, кечкенәләрне рәнҗетергә ярамый, - дип көлде дә Сөмбелне читкәрәк тартты.
- Молодец, үзеңне кыерсыттырмыйсың. Алайса, син Сөмбел буласың, ә мин - Булат абыең.
Сөмбел күтәрелеп аның күзләренә карады, алар шундый матур итеп елмаялар иде, тик бу юлы нишләптер Сөмбелнең ачуын китерделәр.
- Кыерсытсаң, синекенә дә басармын. Миңа унсигез тула инде.
- Алайса ипи аз ашагансың, үсми калгансың.
- Ипи түгел, әпәй. Аннан, кызлар шулай бәләкәй булырга тиеш. Кеше егерме биш яшенә кадәр үсә, диләр, шулай булгач, әле мин дә үсәрмен.
Менә шул көннән башлап алар аерылышмадылар. Булат кебек егет куенында җылы, рәхәт иде Сөмбелгә...
Сөмбел үзе сөйли, үзе көлә; аңа ияреп, йомшак кына матур тавыш белән, башын кыек салып, Булат та көлә: әллә аның сөйләгән сүзеннән, әллә шушы кечкенә карлыгачның бәхетле очынуыннан...
Учалы - район үзәге, үзенә күрә уртача зурлыктагы шәһәр, монда тирә-яктагы авыллардан яшьләр бик күп. Сөмбел дә шул яшьләр арасында кайнашып яши. Ял көннәрендә кич белән танцылар, уеннар була, тик кыз ял көннәрен яратмый. Җомга кич сөйгәне белән аерылышып, икесе ике якка үз авылларына кайтып китәләр. Ял көннәрен көч-хәл белән үткәреп, сагынышып, ашкынып яңадан шәһәргә киләләр. Менә соңгы вакытта әллә ни булды. Гел башы авырта, күңеле болгана: үткән атнада автобуста көч-хәл белән килеп җитте. Җитмәсә, башы әйләнә башлады. Менә бүген дә, эштән кайтып барганда, аяк астында җир убылгандай булды, бер коймага гына сөялеп калды. «Йә Ходай, бу ни инде, тизрәк кайтып җитәргә кирәк, соңгы рейска соңга калам бит», - дип, Сөмбел кызу-кызу атлый башлады. Ул тулай торакка кайтып җиткәндә, яшьләр инде вокзалга ашыгалар иде. Үз бүлмәсенә керү белән, аның артыннан Булаты да килеп җитте.
- Әйдә, тиз бул, бөтен кеше китеп бетте бит, нишләп соңладың? - диде ул.
- Булат җаным, миңа әллә ни булды, чирлим бугай, бер хәлем юк, гел башым әйләнә, күңелем болгана, көчкә кайтып җиттем. Автобуска якын барырга да куркам, килгәндә дә косып оятка калдым. Ничек кайтып җитәрмен?
Бу сүзләрне ишеткәч, Булат тынсыз калып, аның ап-ак йөзенә карады. Кичә дә: «Нишләп кәефе юк икән?» - дип уйлап куйган иде, гел көләч йөзле Сөмбел соңгы араларда шым гына йөри башлады шул. Булат сәгатенә карады да:
- Соңга калабыз, әйдә, тизрәк җыен, юлда сөйләшербез әле, - диде.
Алар йөгерә-йөгерә килеп җиткәндә, автобус шыгрым тулган иде. Булат Сөмбелне этеп-төртеп дигәндәй кертте дә, автобус ишеге ябылуга, үз авылы автобусына соңгы кеше булып кереп басты. Кысылып кайта-кайта, кабат кызны исенә төшерде: «Мине ир кеше була торып та кысып бетерделәр, ә ул кечкенә Сөмбелне, мескенемне, бөтенләй камыр итәрләр. Тукта, нишләп косам, чирлим, диде соң әле?» Кинәт күңелен куркыныч уй кисеп узды. «Юк, юк, булмас», - диде ул үзалдына. Өч ай элек кызуланып китеп, бер тапкыр якынлык кылганнар иде. Сөмбел: «Башка алай итмик, яхшы түгел, без бит әле өйләнешмәгән», - дигәч, ул аңа кагылмады.
Аларның яшь арасы дүрт ел гына булса да, Булат Сөмбелдән олырак күренә иде. Чөнки Сөмбелнең кечкенә буе, нечкә биле, кыска чәче, һәрвакыт гәүдәсенә килешеп торган кыска итәге уналты яшьлек укучы кыз кебек күрсәтә иде. Кызда әллә нинди яшерен сөйкемлелек бар, кыйгач кашлы шаян күзләр һәрвакыт елмаеп тора кебек; ул көлгәндә, аның күзләре дә көлә.
«Ул әле бала гына бит, Алла сакласын». Башына килгән уйдан Булат үзе дә куркып куйды, шул уйларына чумып, кайтып җиткәнен дә сизми калды.
- Инде курчагы белән бергә торып калды, ахры, дигән идем, кайткансың икән. Исәнме, абый.
Бу аның энесе - Байрас. Аралары ике яшь булса да, гәүдәгә бериш һәм бик охшашлар иде алар. Икесе дә озын буйлы, киң җилкәле, куе чәчле, сөрмәле зәңгәр күзле; эчеп-тартып йөрмиләр, эшчән, төпле гаиләдән. Алар авылның беренче егетләре исәбендә тора, яшерен гашыйк булучылар да күп иде үзләренә.
- Ә, синмени, сәлам, - диде ул энесенә.
- Нәрсә уйга чумдың? Клубка концерт килгән, ди, чыгабызмы? Автобуста Сәрия белән чибәр генә кунак кызлары да кайткан, чыгып, берәрсен тотып калырга кирәк, - дип көлде энесе.
- Сиңа тотарга гына булсын, - диде Булат һаман үз уйларыннан арына алмыйча. - Кайткан бер кунак кызын озатасың, берсе белән йөрмисең, бөтен авыл кызын озатып чыктың бит инде.
- Соң, абый, синеке кебек курчак очраса, бәлки мин дә туктар идем, юк бит. Тик сиңа да җитми, һаман ике көймәнең койрыгын тотарга тырышасың әле. Бүген тагын тегендә китәсеңме?
- Белмим, бәлки, китәрмен дә...
Алар кайтып кергәндә, әнисе кичке аш өлгертеп йөри иде. Өйдә аларның тугыз яшьлек энеләре Әлфис бар, ул бөтен өйнең хуҗасы да, күз өстендәге кашы да. Аңардан яхшырак яшәгән кеше юк: барысы да яраталар, иркәлиләр, гомумән, бу өйне Әлфистән башка күзалдына да китерү мөмкин түгел. Абыйлары кайту аның өчен олы бәйрәм. Алар аны Әлфис-Әлфис, әфлисун дип үрти, үзләре һәрчак берәр тәмле әйбер алып кайта. Энеләре аптырап калмый:
- Көлегез, көл, мин үскәч көрәшче булам, батыр булам, күрсәтермен әле мин сезгә әфлисунны, - ди.
Чынлап та, бу - көрәшче, батырлар гаиләсе. Әтиләре Шәүкәт абзый да элек көрәшче булган, яшь чакта беркемгә дә бил бирмәгән, хәзер менә Байрас улы да көрәш мәйданының күрке булып бара. Булатның гына исе китми, табигате белән йомшагракмы шунда... Көрәшкә бер генә чыгып карады, кызыгын тапмады. Ә менә Байрас тәмен белә: башта мәйдан уртасына чыгып, киң җилкәләрен селкетеп, бөтен мускулларын уйнатып ала. Аңа көрәш уен гына; көрәшкәнче бөтен хатын-кыз халкын үзенә борып куя, ул көрәшкәндә көрәш мәйданының тирә-ягы күбрәк хатын-кыз була.
Кечкенә Әлфиснең дә хыялы көрәшче булу иде.
Әтиләре малларны карап кергәч, алар, әзмәвердәй өч ир һәм Әлфис, җыелышып, өстәл янына кичке ашка утырдылар. Әниләре Гөлфия апа балаларына сокланып карап утырды. «Ходай кыз насыйп итмәде шул, өчесе дә малай булды. Ярар инде, Ходай яхшы килен бирсен, уллары бик акыллы. Насыйп булса, бәлки быел Булаты өйләнеп тә куяр әле. Өйләнәм дисә, бүгеннән туй ясарлык мал-мөлкәтләре бар. Аталары эчми-тартмый, бар тапканын өйгә алып кайта, шуңа һәрвакыт муллык белән яшиләр».
Ашап туйгач, уллары әниләренә рәхмәт әйтеп, үз йомышлары белән таралды. Булат арлы-бирле йөренгәләде дә:
- Әти, матайның бензины бармы? Барып кайтасы җир бар иде, - дип сорап куйды.
- Соң, бардыр, мин бит ат белән йөрим, атка бензин кирәкми.
- Алайса, мин әйләнеп кайтыйм әле, - дип чыгып китте.
Байрас абыйсының тагын теге авылга китүен аңлады, Булатның анда да кемедер бар иде, тик әле аның күргәне юк. Байраска Сөмбел бик тә ошый иде, ул елмайса, дөньялар яктырып китә, көлсә, кыңгырау чылтырагандай тоела, әллә кайсы ягы белән кыз үзенә җәлеп итә. Абыйсы янына тулай торакка килеп, аны күрми китсә, юкка гына килгән төсле тоела. Әйе, абыйсы аңардан алда өлгергән. Карарбыз инде, кайсына өйләнер. Бәлки бусына өйләнер дә, Сөмбел миңа калыр дип, үзен-үзе өметләндереп, нидер көйли-көйли клубка чыгарга җыенганда, янына әнисе керде, һич көтмәгәндә:
- Улым, синнән сер итеп кенә бернәрсә сорыйм әле. Абыең кайткан саен теге авылга чаба, әллә өйләнергә исәбе бармы? Синнән сере юктыр бит, ары-бире уйласа, итәк-чабуны җыештыра торыйк, дим. Улым, синең ул кызны күргәнең бармы соң? - дип сүз башлады.
- Белмим шул, әни, андый хәбәрем юк. Аннан бит абыйның йөргән кызлары икәү, кайсын сайларга да белми бугай. Кайчан сайлар, шулчак өйләнер.
- Тукта әле, улым, ничек инде икәү?
- Шулай, икәү: берсе тегендә, берсе монда; берсе көндәлек, икенчесе ял белән бәйрәмдә.
- Улым, алай ярамас, килешмәгәнне, кеше баласын харап итә күрмәгез. Теге көндәлек дигәнең ничегрәк соң, ямьсезме әллә, аламамы, бәлки җилбәзәктер?
- Улмы? Әни, беләсеңме, ул, - дип, Байрас бераз уйланып торды, - ул ай янында балкып торган кечкенә йолдызга охшаган, үзе кечкенә, үзе гел елмаеп тора.
- Соң, шулай булгач, абыең ник тагын бусының башын әйләндерә?
- Әни, ерактагы кояш ныграк җылыта, шуны да белмисеңмени? Ярый, мин китим, кунак кызларын бүлешеп бетерерләр алайса.
- Улым, тәртипле генә йөр, кунак кызлары дип, үзебезнең авыл кызлары да начар түгел, күзеңне ачып кара.
Булат өйдән чыгып киткәндә, кичке тугыз, Фәридәләргә килеп җиткәндә, төнге унбер тулган иде инде. Утын кабызып, өч тапкыр сигнал бирде. Күпмедер торгач, капкадан берәү чыкты, якынрак килеп җиткәч кенә таныды Булат, бу Фәридәнең сеңлесе иде.
- Апа кайтмады, Булат абый. Киләсе атнага, минем туган көнгә кайта.
Шимбә көнне кил, яшьләр җыелышып утырабыз, сине дә чакырам. Ярый, саубул, салкын алайса, - диде дә кире йөгерде.
Булатның кырык чакрым җил куып килүе юкка гына булды. Фәридәне инде ике атна күргәне юк, ул Златоуст шәһәрендә эшли. Элек Булат та шунда эшләгән иде. Булат кайтты, ә кыз «өйләнешкәч кайтырмын» дип калды, менә хәзер ике арада җил куып йөрергә туры килә. Фәридәне бик ярата шул, зифа буйлы, төз гәүдәле, озын куе чәчле, бик чибәр һәм бик горур, аның алдында артык сүз ычкындырырга да курка. Аның өчен Фәридә - күктәге буй җитмәс йолдыз. Сөмбел белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Сөмбел һәрвакыт көлүе-шаяруы белән һавада очкан күбәләк кебек булса, Фәридә аз сүзле, һәр әйткән сүзен уйлап, салмак кына сөйләшә, үпкәләсә, айлар буе сөйләшми торган гадәте бар, бик горур ул. Шуңа да Булат аны үпкәләтүдән курка, сүзен чамалап, ярарга тырышып сөйли. Шундый акыллы, чибәр кызның аңа каравына ышанып та бетә алмый, ул аны сайлавына бик горурлана. Фәридәгә өйләнсә, егетләрнең борынына чиртәчәк, андый горур сылулар һәркемгә дә эләкми шул.
Булат төн уртасында гына кайтып ятты, энесе әле кайтмаган иде. Ятуга йоклап та китте. Төне буе Сөмбел белән саташып чыкты: ул яр башына баскан да аска карап тора, кулында ак төргәк, төргәктә яшь бала, шул бала үзәк өзгеч итеп елый, ә Сөмбел упкынга сикерергә җыена. Булат, аны туктатырга теләп, ярга каршы йөгерә, бөтен көченә «тукта-тукта» дип кычкыра, тик никтер тавышы чыкмый. Шулчак энесе селкеткәнгә уянып китте.
- Саташасың, ахры, борылып ят, үтерәләрмени, ыңгырашасың, Сөмбелне чакырасың, - дип, абыйсын уятты да кире урынына барып ятты.
Булат шабыр тиргә батты, курку катыш әллә нинди хисләр кичерде.
Әгәр дә аның шиге дөрес булса, Алла сакласын, уйларга да куркыныч, бер кылган гөнаһ өчен гомер буе газап чигәргә туры килсә нишләрсең? Йә Ходай, үзең сакла...
Бу ике көн үтмичә җанга тиде, әллә никадәр эш эшләделәр, тик көннәр генә бик әкрен узды. Шимбә үтеп, якшәмбе җиткәч, китәр вакытны санап сәгать үтте, аның тизрәк Сөмбелне күреп, шикләренә ачыклык кертәсе килде. Ул әле бала гына, берни аңламый, ахры, әгәр әнисе белсә, бетте баш, йә өйләндереп, йә утыртып куяр...
Булат тулай торакка килеп җитү белән Сөмбел бүлмәсенә кереп чыкты, тик кыз килмәгән иде. Сөмбелнең авылдашы Мансур очрап:
- Сәлам, килдең дәме?! Кара әле, синең кечкенә курчагың вокзал эскәмиясендә утырып калды, әллә чирли инде, йөзе ап-ак, килгәндә дә ишек төбендә генә басып килде. Элек бертуктаусыз сыерчык кебек сайрап-көлеп тора иде, ә хәзер эндәшми дә, чирли, ахры, ул, - дип үтеп китте.
Булат, Мансурны тыңлап та бетермичә, тиз генә вокзалга йөгерде. Вокзал тулай торактан ерак түгел, аны каеннар гына каплап тора. Каенны кочаклап торган Сөмбелне ул ерактан ук күреп алды.
- Сөмбел, ни булды? Хәлең ничек?
- Юк, карама миңа, әллә ни булды. Бертуктамый косасым килә, башым әйләнә, көч-хәл белән генә килеп җиттем. Әллә нинди чир эләкте, үлмәсәм инде.
- Кара әле миңа, Сөмбел, кайчан башланды бу чирең, хәтерлисеңме?
- Әллә, бер айлап бар бугай инде. Әни иртәгә больницага ашказанын тикшертергә барырга кушты, бик ябыккансың, ди.
Димәк, Булатның шиге дөрес булды: «Да, иштең ишәк чумарын, хәзер ничек аңлатырга инде бу балага... Их, бетте башларыбыз».
- Әйдә, менә монда утырыйк әле.
Алар ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар.
- Мин синең чиреңнең сәбәбен беләм бугай... Әйтсәм куркырсың инде, хәер, мин үзем дә куркам... Син бит хатын-кыз, үзең дә аңларга тиешсең.
Сөмбел, аптырап, аңа карап утыра бирде. Ә Булат, ничек сүз башларга белмичә, тирләп-пеште, ике кулына урын таба алмады.
- Ни булды? Битеңә тир бәреп чыкты, миндә берәр начар, йогышлы чирме, әллә мин үләмме? Син каян беләсең миндә нинди чир икәнен?
- И сабыем минем, бигрәк баласың шул әле син. Юк, үлмисең. Син авырга узгансың, бу чир түгел, аннан үлмиләр, йә бала табалар, йә вакытыннан алда алдырып котылалар.
Гаҗәпләнүдән Сөмбелнең күзләре түгәрәкләнде:
- Ничек? Кайдан? Син бит берни булмый, дидең...
Ул торып басты, аннары кинәт камыр кебек бөгелеп төште. Булат аны тотып өлгерде, ипләп кенә алдына утыртты.
- Курыкма, берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Сөмбел ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.
- Булат җаным, мин чирлим дип курыккан идем, балага узу - үзе бер бәхет бит ул. Безгә беленә башлаганчы өйләнешергә кирәк, тукта, кайчан булды соң, син хәтерләмисеңме? Йә Ходай, башым да эшләми, балага шулай тиз узалар микәнни, башка сыймый торган хәл. Ә ул кайчан туачак, малаймы, кызмы икән?! Булат дим, Булат, ник дәшмисең?
- Тыңла әле, Сөмбел, мин болай булуын теләмәгән идем, аңлыйсыңмы, теләмәгән идем. Беләм, мин гаепле синең алда, тик син дә мине аңларга тырыш, мин сиңа өйләнә алмыйм. Мин башканы яратам... Минем ярәшкән, яраткан кешем бар. Аңлыйсыңмы, мин сиңа өйләнә алмыйм, булдыра алсаң, гафу ит, кичер мине. Кирәкми миңа ул бала. Без ялгыштык, икебез дә ялгыштык. Әле соң түгел, тыңла мине...
Ул, Сөмбелнең таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, туктап калды. Кызның кыска чәчләрен көзге җил тузгытты, ләкин йөзендә бер үзгәреш сизелмәде, арттан пычак тыгып, җанын алгандай селкенмичә тик утыра бирде.
Ул, Сөмбелнең кычкырып елап җибәрүеннән куркыпмы, үзе дә аңламыйча, ике кулы белән колагын каплады, кызны ничек юатырга да белмәде, күзеннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты... Шул халәттә күпме утыргандыр, өши башлады.
- Йә, ярый, әйдә, кайтыйк.
Ул борылганда, янында беркем дә юк, бары Сөмбелнең сумкасы гына утырып калган иде. Егет як-ягына каранды, һичкем күренмәде. Караңгы да төшеп килә.
Булат, тулай торакка кайтып, өс киемнәрен алыштырды да, Сөмбелнең сумкасын бирергә бишенче катка менеп китте, тик ишек ачучы булмады. «Кирәк булса, үзе кереп алыр», - дип, бүлмәсенә төшеп, йокларга ятты. Иртән торганда да сумка урынында тора иде. «Ярар, кич эштән соң кертермен әле», - дип, эшкә китте. Кич күнеккән гадәт буенча Сөмбелләр бүлмәсенә күтәрелде. Ишекне Сөмбелнең бүлмәдәш кызлары ачты.
- О, җизни килгән, апа гына нишләптер җомгадан бирле күренми, әллә авылыңа алып киттеңме?
Булат аптырап калды.
- Ничек юк? Авылдан кичә килде бит ул.
- Без күрмәдек, килмәде. Кичә дә, бүген дә юк. Эшендә булдымы икән соң?
Булат ни әйтергә белми торды да:
- Кайтса, безгә керсен әле, - дип пошаманга калып төшеп китте.
Кич буе Сөмбелне көтсә дә, бушка булды, кыз күренмәде. Булат атна буе һәр кич алар бүлмәсенә кереп йөрде, Сөмбел кайтмады. Ул ни уйларга белмәде, үзе белән берәр хәл кылмасын дип курка калды, теге күргән төше башыннан чыкмады. Бәлки барысын да аңлагандыр, акылсыз түгел бит, дип, үзен-үзе юатты.
Тагын җомга җитте. Вокзалга алданрак килде, энесе дә килеп җитте.
- Нәрсә, абый, курчагың кайда бүген? Әллә кертеп утыртырга да өлгердеңме? - дип сорап куйды. Булат дәшмәде.
Алар Сөмбелләр авылына кайтучы автобусны икәүләшеп күзәтә башладылар, тик кыз килмәде дә, күренмәде дә. Байрасның күңеле кителеп калды, ул аның елмаеп, кул болгап озатып калуын ярата, хәтта абыйсыннан көнләшә иде. Кирәк бит, аз гына соңга калды, ул йолдызга абыйсы үрелгән, ә абыйга аркылы төшеп булмый; чит кеше булса, әллә кайчан төбе-тамыры белән йолкып аткан булыр иде. Юк шул, ярамый, абый бит...
Сөмбел Булат яныннан ничек кузгалып киткәнен, кая таба барганын да аңламады. Берничә минут, берничә сүз йөрәкне телгәләп учка тоттырды. Аның бөтен җире таш булып катты.
Урамда салкын көз, урыны-урыны белән бозлавык, салкын ачы җил, тик ул аларны сизмәде, барды да барды, шәһәр буйлап йөрде дә йөрде... Бер кичтә бөтен дөнья үзгәрде, ничаклы вакыйга булды, ул йөкле, бала көтә, ә ул бала... Ул беркемгә дә кирәкми, аны яратмаганнар да... Менә хәзер беркемгә дә кирәкмәгән ике бәхетсез җан салкын көздә буш шәһәр урамында адашып йөри. Әле кичә генә барысы да башкача иде, ул мәхәббәте белән бик бәхетле, дөнья матур, якты, бернинди борчу-кайгысы юк иде. Авылына кайтса, өе, әнисе шатланып каршы ала, монда килсә эше, сөеклесе көтеп тора иде. Ә хәзер? Ә хәзер әнисе кайгысыннан үләр, аны өйгә дә кертмәс, хурлыгы ни тора бит... Ирсез бала тапкан, тегенең уйнаштан туган баласы, дип, бармак төртеп сөйләячәкләр...
Ул шулай урам буйлап барды да барды, шәһәр читенә ничек килеп җиткәнен дә, тимер юл буйлап баруын да сизмәде, уйлары аны ераккарак алып киткән иде шул... Өстенә каяндыр якты ут якынлаша башлады, ул аңа каршы китте, ник каршы барганын үзе аңламады. Ут туктады, тик сүнмәде, каршысында зур бер абый пәйда булды.
- Нишлисең монда? Шушы яшеңнән яшәүдән туйдыңмы? Бар, өеңә кайт, - дип орыша-орыша, Сөмбелне читкә чыгарып бастырды. - Әнә шәһәргә кайта торган юл, ә бу юл комбинатка бара. Бәхетең, пассажирлар йөртүче булса, таптап та киткән булыр иде. Син бит бала гына, син үлсәң, әти-әниең кайгыдан үләчәк, ә мине кеше таптаган өчен төрмәгә утыртырлар иде, минем балаларымны кем үстерер иде? Бар, өшеп беткәнсең бит. Әллә телсез инде мескен, - диде дә борылып китеп барды.
Сөмбел кая барырга белмичә туктап калды, шәһәргә кайтыйм дип бара торгач, үзе эшли торган балалар бакчасына килеп төртелде. Ишек шакыганда, аның инде теше-тешкә тими иде. Каравылда торучы ялгыз карчык аны күргәч:
- Сөмбел, нәрсә булды? Нишләп йөрисең? Нишләттеләр сине? - дип кочаклап алды. - Хәзер кайнар чәй эчерәм, кил монда, сал киемнәреңне, - дип, ул аны тартып-йолкып чишендерде дә җылы одеялга төреп утыртты. - Хәзер чәй китерәм, җылынырсың.
Сөмбел шушы балалар бакчасында няня булып эшли, балаларны да, эшен дә бик ярата. Унынчы сыйныфны бетергәч, укырга кермәде, монда эшкә урнашты. Бу әбине баба Вера дип йөртәләр, ул төнге каравылда гына тора. Ул йөгерә-йөгерә кайнар чәй китерде.
- Мә, кояшым, эч. Ни булды сиңа, кем рәнҗетте, йөзеңдә кан әсәре калмаган бит. Син ела, оялма, карт булсам да, мин барысын аңлыйм. Болай катарга ярамый, йөрәгең күтәрмәс, еларга кирәк, еларга. Син салкын тидергәнсең, ахры, ят әле, - сөйли-сөйли Сөмбелне әллә ничә одеял белән төрде. - Мин аңлыйм, дело молодое, бар нәрсәгә мәхәббәт гаепле, бер син генә түгел, бөтен кеше кичерә аны. Син эчеңне бушат, сөйлә, ела, көрәш, болай ярамый, кояшым. Мин күпне күрдем, мин сугышны үттем, сугышта әллә ниләр күрергә туры килде. Кеше җиңә алмаган кайгы-хәсрәт юк, кояшым, Ходай кешегә күтәрә алмаслык кайгы бирми. Ике иңбашыңда ике фәрештәң утыра, алар сиңа бар авырлыкны күтәрешә, бары вакыт, бары сабырлык кирәк. Сугыш белән ачлыктан кала барысына да түзәргә була. Яшәргә кирәк, кояшым, яшәргә кирәк. - Вера әби бик озак Сөмбелнең башыннан сыйпап утырды.
Бу төндә кызның маңгаена беренче озын сыр сузылып ятты.
Баба Вера иртән кызның температурасын үлчәгәч, кырыкка якын икәнен күреп, курка калды, ашыгыч ярдәм чакыртты. Сөмбелне шунда ук алып киттеләр, ул аңында түгел иде инде.
Сөмбел өч көннән соң гына аңына килеп, кеше танырлык булды. Яшәү белән үлем арасында тартышу аның барлык көчен, йөзендәге нурын алды. Ул аңына килгәндә, янында һаман шул Вера әби утыра иде.
- Кояшым, көн-төн Ходайдан синең терелүеңне сорадым. Болай булгач, барысы да артта калды, яшәрсең, Алла боерса. Син бит өч көн аңсыз ятасың, - дип, үзе сөйләнде, үзе аның кара янып ярылып беткән иреннәрен чылатты.
Шунда ук табиблар кереп җитте. Олы яшьтәгесе бар яклап тыңлап карагач:
- Үскәнем, сез бик нык салкын тидергәнсез. Үзегезнең йөкле икәнегезне белә идегезме, анализлар шулай күрсәтә. Сезгә бик озак дәваланырга туры киләчәк, бөтен ышаныч үзегездә. Без сезгә булышырбыз. Туачак сабыегыз турында да онытмагыз. Барлык даруларны эчәргә, бик яхшылап ашарга һәм мөмкин кадәр тизрәк депрессиядән чыгарга кирәк. Әбиең, сине саклап, өч көн ашамый-эчми монда утыра, - дип, капельница куйды.
Баба Вера, чиста киемнәр дә алып килермен, дип кайтып китте.
Сөмбелне аерым палатада тагын бер атна яткырдылар да аннары гомуми палатага күчерделәр. Вера әбисе ашарга китереп, аның хәлен белеп торды.
- Баба Вера, әни белсә, мине өйгә кертмәячәк, мин дә, бала да беркемгә дә кирәкми. Минем барыр урыным да юк.
- Син башта терел, аннары сөйләшербез. Мин бит берьялгызым яшим, миңа кайтырсың, икәү күңеллерәк тә булыр. Кайгырма, кояшым. Син миңа Верочка дип дәш, алай мин үземне яшьрәк хис итәм.
- Ярар. Верочка, сиңа бер үтенечем бар. Безнең авылга кайтып килмәссеңме икән, әниләр мине югалткандыр инде, мин бит атна саен кайта идем. Бала турында берни дә әйтмә, кирәкми, үтенеп сорыйм.
- Ярый, кояшым, ярый...
Әнисе икенче көнне үк килеп җитте, кызын шундый хәлдә күреп телсез калды, беләгендә капельница, яргаланып беткән иреннәр... Верочка аны тынычландырырга тырышты:
- Сез борчылмагыз, аның үпкәсенә бик нык салкын тигән. Тиздән терелер, яшь организм үзе көрәшә ул, диләр врачлар. Барысы да яхшы булыр, еламагыз. Мин хәзер киләм, - дип чыгып китте.
Үзе тиз генә докторлар җыела торган бүлмәгә кереп, Сөмбелне дәвалаучы табиб Власовны тапты.
- Гафу итегез, доктор, Сөмбелнең әнисе килде. Бик елый, кызын шундый хәлдә күреп, бик курыкты. Сез берүк аның авырлы икәнен әйтә күрмәгез инде.
- Яхшы, әйтмәм, борчылмагыз.
- Рәхмәт, доктор, рәхмәт.
Доктор да Сөмбелнең әнисен ипләп кенә тынычландырып кайтарып җибәрде.
Сөмбелнең хәле шәптән түгел, ул төшенкелеккә бирелеп, катлаулы депрессия кичерә. Ә дөньядан ваз кичкән кешене дәвалау иләк белән су ташу гына. Аны бу хәлдән чыгару өчен ныклы таяныч булырлык якын кеше, мәхәббәт, яклау, аңлау кирәк...
Ике атна үтте. Сөмбел бер ноктага карап ятуын белде, беркем белән сөйләшмәде. Марҗа әбисе аның янында бөтерелде дә бөтерелде. Җитмәсә, көчле токсикоз башланды. Ул хәзер бик ябыкты, хәлсезләнде.
Токсикозның көчле булуы бер яктан докторны куандыра, чөнки бу - карындагы баланың үсәргә, яшәргә тырышуын күрсәтүче билге иде. Ходай шулай язгандыр, алар шушы авыр хәлне җиңеп чыга алса, бер-берсенә сөенеп туймаячак әле. Ана булгач, ул барысын да онытачак, бәлки үзен шушы газапка салган кешесен дә кичерер. Доктор кызга бик озак карап торды. Әллә бик ябыгудан, әллә эчтән яндырган хәсрәттән Сөмбелнең ирен читендә ике кечкенә сыр барлыкка килгән иде.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.