

–Менә мин дә яшьлек юләрлегем аркасында тиң парымны югалттым, гомерем буе үкенеп, ялгыз гомер итәргә туры килде. Мәктәп елларыннан бирле бер-беребезне ярата идек, югыйсә. Укып бетергәч, ул Себергә эшкә китте. Кайтканын көтеп ала алмый идем, күземә башка егетләр күренмәде дә. Бер кайтканында "Әйдә, өйләнешик, синнән башка тора алмыйм, анда өйләнгән кешегә квартира бирәләр, туйдым тулай торакта аунап", диде. Ә без күптән түгел ике бүлмәле кооператив квартира алган идек. Мин укып бетереп, заводта эшли идем инде, булган акчамны мин дә шул квартирага тыктым. Гомер буе коммуналкада яшәгәннән соң ул ике бүлмәле квартира минем өчен оҗмах тоелды. Берүземә бер бүлмә! Әти-әнигә зал бүлмәсе. Әнигә егетем тәкъдим ясады дип кайтып әйткәч, әни:
–Иии, кызым, шушы иркен квартирада рәхәтләнеп яшәмичә дә каласың мени? Өлгерерсең әле, ашыкма, – диде.
Миңа шул җитә калды, мин егетем белән китәргә ризалык бирмәдем. Ә ул бик кызу канлы кеше. Миңа үпкәләп кайтып барганда классташ кызы очраган да, кафега кереп утырганнар, егетем кызга "Чык миңа кияүгә!" дигән. Әллә уйнап әйткән, әллә чынлап, тегесе риза булып та куйган. Шулай итеп, минем белән саубуллашмыйча да, теге кызны ияртеп китеп барды. Иии үкендем, иии еладым инде. Ул да гомере буе мине оныта алмаган, мин дә башка аның кебекне очрата алмадым. Сак белән Сок кебек яшибез шулай.
Шуңа күрә, кызым, бәхетеңне кулыңнан ычкындырма. Данисың "Өйләнәм" дип килсә, киреләнеп торма, риза бул, сез бик матур пар. Читенсенмә дә, төзәлер ул аягың, Алла бирса! Йөгереп йөрерсең әле, яшь сөяк тиз ялгана ул.
Менә күр дә тор, әйткән иде диярсең, иртәгә үк йөгереп килеп җитәчәк Данисың!
Румия апасының сүзләре Алсуның күңеленә май булып ятты. "Әйе, нәрсә җебеп төште соң әле ул? Элеккеге мин-минлеге кая китте? Шул кызга бирешеп торырга! Килсен генә менә Данисы, ул аның муенына асылыначак, синнән башка яши алмыйм, диячәк".
Тик күпме генә көтсәләр дә, Данис икенче көнне күренмәде. Өченче көнне дә килмәде, дүртенче көнне дә. Тәрәзәдән күзен алмый көткән Румия апаның: "Килер, килер, килми кая барсын!" дип кабатлый торган сүзләре көннән-көн ышанычсызрак яңгырый башлады. Ул да аптырашта иде. Ә Алсу эче пошудан үзен кая куярга белми, аның гел башы авырта, инде төзәлә башлаган яралары кабат сызлап интектерә. Врач "Сезне атна ахырында чыгарабыз, амбулаториядә дәвалануны дәвам итәрсез, монда артыгын ятудан файда юк", – диде. Алсу әнисе калдырган кнопкалы телефоннан өйдәгеләренә хәбәр итте. Ә үзенең телефоны машинада калып янган иде. Данисның телефон номерын да белми. Аның белән шулай аерылышырлар микәнни? Ул аңа рәтләп рәхмәт тә әйтә алмый калды, ләбаса. Ярар, язмыштан узмыш ук, Румия апа кебек гомерлек үкенеч белән яшәргә язгандыр инде аңа да. Алсу күзгә күренеп сүнде, күзләрен гел бер ноктага төбәп, ваемсыз вакыт уздыра башлады. Аңа хәзер барыбер. Бу дөньяда тормыш әллә бар, әллә юк.
Ниһаять, Алсуның больницадан чыгар көне җитте. Ул бүген авылына кайтып китәчәк, мәңгегә. Хуш, Казан! Хуш, Данис!
Шулвакыт тәрәзәдән карап утырган Румия апа шатланып кычкырып җибәрде:
–Килде! Килде бит, тәки килде! Әйттем бит мин сиңа килә дип!
Алсу әле һаман ышанмыйча:
–Кем килде? Әти белән әниме? – дип сорады.
–Юк инде, Данисың килде! Зур ап-ак бизәлгән машина белән! Үзе бер кочак чәчәк тоткан. Чү, аңа тагын ике кыз да иярде.
Алсуның кәефе кырылды. Туй алдыннан саубуллашырга кергән инде алайса. Ярар, ни хәл итәсең, башны горур тотарга кирәк, котларга, үзен коткарганы өчен рәхмәт әйтергә. Капыл гына күңеленә: "Ә бүген синең туй, янәшәңдә бүтән", – дигән җыр сүзләре килде.
Данис гадәттәгечә бар бүлмәне шаулатып килеп керде.
–Исәнмесез, апалар! Безне котлый аласыз! Безнең бүген туй! Ә менә бу минем кәләшем! – дип, Алсуны килеп кочаклады. –Кызлар, киендерегез, матур итеп бизәндерегез аны, хәзер загска барабыз, мин чыгып торам.
–Менә, әйттем бит, килә ул, дип, әйттем бит, – дип кул чәбәкләде Румия апа. Аңа теге әби дә кушылды. – Ай, маладис та инде, Данис! Бәхетегез башыгыздан ташып торсын, балалар, мәхәббәтегез гомерлек булсын!
Алсу ни көләргә, ни еларга белмәде, шатлыгының чиге юк иде, тик шулай да: –Мин йөри алмаган көе ничек барыйм, аягыма да баса алмыйм бит, дип өзгәләнде.
–Данисның сине күтәрерлек кенә көче бар, кулларында алып барыр, – диештеләр кызлар.
Теге көнне Алсу яныннан чыккач, Данис туры Сиринә янына барды. Тегесе елап, җәлләтергә маташса да, бирешмәде Данис, кызны бераз кызганса да, нык торды. Әле төзәтә алмаслык ялгыш кылынмаган, ул гомере буе Алсуны гына яратты һәм моннан соң да шулай булачак. Ә Сиринәгә бәхетле язмыш теләде. Загс бүлегенә барып, гаризаны үзгәртте, Алсуның үзеннән башка кабул итәргә теләмәсәләр дә, хәлне аңлатып, күчтәнәч кертеп биргәч, күнделәр тагын. Ә иң авыры әнисен ризалату булды. Алсуның аларга кунакка кайтканы бар иде, әнисе ул вакытта кызның бер алдына биш артына төште. Бик тә ошатып калган иде. Алсуның озын тырнакларына бераз сәерсенеп караса да, "Нәкъ үзебез төсле авыл кызы", дип куанган иде ана. Ә хәзер теше-тырнагы белән каршы килеп маташа. "Шул өстерәлчекне өемә алып кайтсаң, һич тә ризалыгым юк. Нәрсә, аягы сынып рәте киткәч, хәзер син кирәк булганмени? Ирлек горурлыгың кая соң синең? Ул гарип белән ничек көн күрмәкче буласың?" – дип чәпчеде.
–Әни, мин нәрсә эшләгенемне үзем беләм. Әллә мине дә абый кебек бәхетсез итәргә телисеңме? – диде Данис. Абыйсы шәһәр кызына өйләнмәкче иде. Авылга әбиләренә кунакка кайтып йөргән кыз бөтенләй үк авыл тормышын белми дә түгел иде, югыйсә. Абыйсы белән бик яратышып йөрделәр. Авылга кайтырга да риза иде кыз. Әнисе: "Эш рәте белмәгән шәһәр кызы белән ничек көн күрмәк кирәк? Аның әнисе дә ялкау булганга шәһәргә чыгып качты", дип, тагын әллә нинди гаепләр тагып, аяк терәп каршы торды. Авылның иң эшчән дип даны чыккан кыз белән яши алмады абыйсы, аерылыштылар. Хәзер кызлар да кирәк түгел, хатын да, шешәне дус итте. Бу дәлилдән соң, әнисе, "кара инде алайса", дип кулын селекте.
Аннары кызның әти-әнисенә барып, Алсуның кулын сорады. Алар бөтенләй югалып калдылар. Егетнең туйны ашыктыруына, больницадан туры загска алып баруына бераз шикләнеп карадылар.
Алсуга туй күлмәге сайлавы иң четереклесе булып чыкты. Бергә эшли торган хезмәттәш кызлар булышмаса, ерып чыгуы бик авыр булыр иде ир кеше өчен.
Шулай итеп Алсуга бер гомер булып тоелган берничә көн Данис өчен яшен тизлегендә узды да китте.
Данис кергәндә Алсуга ап-ак туй күлмәге киертеп, прическалар ясап, бизәндереп утыртып куйганнар иде инде. Бераз ябыгып киткән Алсу Барби курчагын хәтерләтте. Данис аны җиңел генә кулларына күтәрде дә, чыгу юлына юнәлде. Аны карарга барлык палаталардан да чыктылар, врач һәм медсестралар җыелды. Кызлар аларга гореф-гадәт буенча конфет тараттылар, барысы котлап кул чаптылар, теләк теләделәр. Румия апаның күзләрендә яшь иде. Ә иреннәре: "Йә, Раббым! Бәхет бир бу балаларга!" дип пышылдады.
Бүген Аделинага ун яшь тулган булыр иде. Мәчеткә кереп чыгарга һәм зиратка барып кайтырга кирәк.
–Әни, син кая барырга әзерләнәсең? Без дә синең белән барыйк әле! – дип Алсуның ике ягына игезәк кызлары Әдилә белән Алинә килеп асылынды.
–Әйе, әйе бергә барабыз! Сездән башка нишли алам соң мин? – диде Алсу нарасыйларын кочаклап. – Без бүген Аделина апагыз янына барабыз.
–Ә ул безнең килгәнне күрәме соң? – диде Әдиләсе шикләнебрәк. Кызларның зиратта бер булганнары бар иде инде.
–Күрә, балакайларым, күрә. Ул безне күктән, биектән карап тора. Без генә аны күрә алмыйбыз, бииик еракта ул, – дип аңлатырга тырышты ана. Ә үзенең тамагына төер утырды, күкрәк турысы чәнчеп куйды. Ун ел узса да, төзәлми икән шул бала салган йөрәк ярасы, бераз ямалып кына тора икән.
Данис белән бик бәхетле яшиләр алар. Загстан соң ире аны туры өенә алып кайтты. Алсу башта аны туй уздырыр өчен арендага алган коттедж дип уйлаган иде, үзләренең өе икәнен белгәч, гаҗәпләнүенең чиге булмады, Даниска хөрмәте тагын да артты.
Алсуның аяклары гына бик озаклык белән рәтләнде. Гипсны алганнан соң, бер аякның кыскарак калганы ачыкланды. Алсуның ай-ваена карамый, Данис аны Мәскәүгә алып китте. Яңадан операция ясап, аякны тәки үз рәвешенә керттеләр, әмма күпме вакыт йөрмәгән аяклар алай тиз генә атлап китәргә теләмәделәр. Данис мәҗбүрили-мәҗбүрили, Алсуга гимнастика ясаттырды, эше никадәр тыгыз булса да, хатынын күздән ычкындырмады, сәламәтлеген һәрчак күзәтү астында тотты.
Данисның әнисе тора-бара улының тормышы өчен сөенеп туя алмады. Бар авырлыкларны бергә җиңә-җиңә, пар күгәрченнәрдәй гөрләп яшәүче бу парга сокланмый мөмкин түгел иде шул. Бигрәк тә ике кодагый килештеләр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, бер-берсенә киңәшләр биреп хәлдән тайдылар. Алсуның әнисе өчен бу бигрәк тә сөенечле иде. Марҗа кодагые белән бер тапкыр да күрешеп сөйләшкәннәре булмады, оныкларын күмгәндә дә баш кагып кына исәнләштеләр. Бик кимсенгән иде шул вакытта Найлә. Кода-кодагыйларың да үзеңә тиң булса рәхәт икән ул.
Владимир Наумов Алсу турында сәяхәттән кайткач кына ишетте. Вөҗданы газапласа да, хәл белергә килергә кыймады, зур бер чәчәк букеты эченә "Прости меня!" дип язылган хәйран калын конверт тыгып, курьер аша Алсуга юллады.
Хатка исем-фамилиясе язылмаса да, аның кемнән икәнен Алсу шунда ук аңлады. Ә конверт эчендә бик зур күләмдә акча иде.
–Әйдә, өйнең кредитын түләп бетерик тә, калганын кассага салып куйыйк. Ул суммадан җыелган процент акчасына гына да ел саен ял итәргә барырга була, – дип киңәш бирде Алсу. Ул бу акчаны алырга бер дә кыенсынмады, үзенең җан газаплары өчен тиешле түләү дип кабул итте. Әмма Данис ишетергә дә теләмәде.
–Юк, безгә бу акчаның бер тиене дә кирәкми. Өй кредитын озакламый каплыйм мин аны. Акчаны берәр балалар йортына, яисә мохтаҗларга бирергә кирәк, – диде. Алсу уйлады-уйлады да бу акчага "Аделина" дип аталган авыру балаларга ярдәм итә торган хәйрия фонды оештырырга булды. "Аналар минем кебек бала хәсрәте күрмәсеннәр!" дип теләде ул. Андый балаларның авыру тарихы белән яхшылап танышты, үзе барып күрде, аналары белән сөйләште, аннан соң гына тиешле сумманы аларның счетына күчерде ул. Тора-бара бу хәйрия фонды шәһәрдә танылды, аңа ярдәм сорап та, иганәче булырга теләүчеләр дә еш мөрәҗәгать итте. Ә иң гаҗәбе – фонд оешып эшли башлауга, Алсу балага узып ике кыз алып кайтты. Моны могҗиза дими, ни дисең! Ул моны Аделинаның аңа булган рәхмәте дип кабул итте.
Аделина Володяны да үзгәртте. Кызы төшенә кергән көнне аның һәрвакыт эше уңай барды, ул аны "фәрештәм" дип йөртә башлады, фотосын эш өстәленә куйды. Ә беркөнне бөтенләй искитмәле хәл булды. Арып эштән кайтканда төн уртасы җитеп килә иде, ничектер, оеп кителгән. Аделинаның "Папа!" дип ачыргаланып кычкыруына Владимир чәчрәп китте һәм каршыга килгән машинага бәрелмәс өчен, рулен читкә борды. Кызының тавышын ишетмәсә, секунд эчендә машиналар кара-каршы бәрелешәсе иде.
Үз гомерендә Аллага ышанмаган Владимир беренче тапкыр "Боже мой!" диде. Икенче көнне чиркәүгә кереп, шәм куеп чыкты. Бер мөселман әбисенә кызы рухына дога кылырга кушып, акча калдырды. Озакламый алар гаиләләре белән бөтенләйгә торырга Мәскәүгә күченеп киттеләр.
Алсу мәчеткә кереп чыкканнан соң, ак хризантемалар тутырылган кәрзинен кулына алып, кызларын ияртеп зиратка китте. Аделинаның кабере янына җитәрәк, хатын күземә күренәме соң, дип туктарга мәҗбүр булды. Кабер ап-ак роза чәчәкләренә күмелгән иде. "Әтисе кызын онытмаган! Кайткан! Аделинаның ак төсне күбрәк яратканын да исеннән чыгармаган!"
Алсуның йөрәге киңәеп китте, авызы ерылды, күңел төбендә юшкын булып утырган Володяга карата рәнҗү хисләре көл булып җилгә сибелде.
Тәмам.
Камәрия ВАФИНА.