Литература
4 Сентября , 04:45

ТИҢ ЯРЫМ

Камәрия ВАФИНА. 4 өлеш. Хатын истерика хәленә җиткән иде, бәргәләнеп, нишләгәнен белмичә мендәрен төя башлады. Володя кулы белән изәп, малайларына чыгарга кушты.

Хатын истерика хәленә җиткән иде, бәргәләнеп, нишләгәнен белмичә мендәрен төя башлады. Володя кулы белән изәп, малайларына чыгарга кушты. Аннары эндәшми генә шкафтан Алсуның чемоданын өстерәп чыгарды да, хатынның киемнәрен тутыра башлады.
–Авылга кайтабыз, – диде ул коры гына.
Машинада кайтканда Володяның йөзе ачылмады. Ул хатынның кыланмышларыннан туя башлаган иде инде, ә бүгенге хәл аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды.
Кайтып җиткәч, Володя Алсуны култыклап алып кереп әти-әнисенә тапшырды да:
–Аңа бик тә ял кирәк, тынычлык кирәк, авыл һавасы ярдәм итәр бәлки, – диде.
Үзенең шоферына артларыннан килергә кушкан иде, Алсуның машинасын капка төбендә калдырып, Володя китеп барды.
Алсу әнисенә капланып туйганчы елады. Аннары тынычландыра торган дарулар эчертеп, караватына кертеп салдылар. Үз йортларының һавасы килештеме, йокы даруы тәэсир иттеме, Алсу берни белми икенче көннең өйлә вакыты җиткәнче йоклады. Күзен ачканда янында әбисе тәсбих тартып утыра иде.
–Уяндыңмы, балакаем? Бигрәк озак йокладың. Ярар, йокы зур дәва ул, – дип Алсуның чәчләреннән сыпырды. Хатынга искиткеч рәхәт булып китте. Кызы үлгәннән бирле аның мондый тынычлыкны беренче кичерүе иде әле.
Ишегалдына чыккач, аяк киемен салып атты да ялан тәпи бәбкә үләне буйлап атлады. Үрелеп күк йөзенә карады. Зәп-зәңгәр күктә ап-ак мамык болытлар... Әнә кайдадыр сандугач тавышы ишетелә, ерактарак трактор гөрелтесе ишетелеп китә. Табигатьтә күңелгә рәхәтлек бирә торган җанлылык. Алсу күкрәк киереп юкә исләре аңкып торган авыл һавасын сулады. Тирән итеп тагын, тагын тын алды. Йөрәге киңәеп киткәндәй булды. Менә кайда икән ул йөрәккә дәва!
Бер атна дигәндә Алсу инде кеше рәвешенә кайта башлады. Битләре дә тулыланып киткәндәй булды, күзләренә кабат яшәү нуры кайтты. Бераз хәл кергәч, хатынның күңеле кабат кымырҗый башлады, Володяның шалтыратмавына эче пошты. Үзе шалтыратып караган иде, "Абонент недоступен"нан башка җавап ала алмады. Әйе, үпкәләтте шул Володяны. Артыгын кыланды. Ниемә кирәк булды инде ул фотоларны юк итү? Карасыннар иде шунда. Бигрәк Алсуның җан тынычлыгы таба алмый изаланган чагына туры килде шул. Хәзер менә терсәк якын да, тешләп булмый. Бәлки әле хатасын төзәтергә соң түгелдер. Кайтыр да, Юрадан гафу үтенер. Ә элеккечә матур итеп киенеп, бизәнеп ирен эштән каршы алса, аны элеккеге кебек дәртле назына күмсә, иренең йөрәге эремәс микәнни? Юк, авылда ятарга ярамый. Яхшы салоннар, массаж бүлмәләре, шопинглар сагындырды инде.
Шәһәргә килгәч, Алсу башта матурлык салонына керде. Озаклап чәч, тырнак ясатты, бизәнде. Салоннан чыкканда каршысына очраган бер яшь егет "Ого, Сез нинди чибәр!" дип соклануын белдерде. Алсуга канатлар үсеп чыккандай булды, үз-үзенә ышанычы артты, мин-минлеге уянды. Әйе, кешене бәхетле итәр өчен бер сүз җитә, бу минутта синең өчен бик мөһим булган бер сүз! Хатынның кәефе күтәрелде, машинасына утыргач, күңелле көй куйды, үзендә әллә ниләр майтарырлык көч һәм куәт тойды. "Красота – страшная сила!" диләр урыслар. "Тукта, матур эчке киемнәр дә алыйм әле". Ул кибет каршына туктап аннан бик затлы, челтәрләп эшләнгән киемнәр алып чыкты. Кыздырачак ул бүген Володясын, назларына урап шаштырачак!
Тукта, сюрприз булсын әле, машинаны капка төбенә түгел, якындагы парковкага куеп торырга кирәк. Алсуның кайтканын Володя йокы бүлмәсенә кергәч кенә белсен. Алай күңеллерәк булачак.
Машинасын куйгач, Алсу капкадан керергә дип келәгә үрелгән иде, ишегалдындагы тавышларны ишетеп тын калды. Калын койма аша күренмәсәләр дә аларның Володя һәм Светлана тавышы икәнен таныды. Карана торгач, машина чыга торган капканың инде күтәрелгән булуын абайлады. Бераз читкәрәк китеп капка эченә күз салды. Володя белән Светлана машинага чемоданнар тыгып маташалар иде. Икесенең дә кәеф яхшы, авызлары колакта. Менә Светлана чытлыкланып Володяны үбеп тә алды. Алсуның аяк астында җир убылды, куллары белән чытырдап капка төбендәге ясмин куагына тотынды. Алар малайлар белән саубуллаштылар да, машиналарын чыжылдатып капкадан чыгып та киттеләр. Көлешә-көлешә барган машина эчендәгеләр юлдан бераз гына читтә куаклар арасына авышып калган Алсуны күрмәделәр дә.
Алсуның гаҗизлектән аңы томаланды. Нишләргә? Нишләргә соң хәзер, нишләргә? Алар кабат икесе бергә. Алсу Володяга кирәк түгел. Ә Светлана, юха елан, кабат ирен үзенә караткан! Аның күңеле чиста кебек тоелмаган иде шул Алсуга. Ул болай гына исе китмәгән булып кыланган. Аделинаны үтерүдә дә аның гаебе бардыр әле. Җае чыкса кызны төртеп төшер, дип Максимны өйрәтеп куйгандыр. Бәлки сихерчегә барып Володяны Алсудан биздергеч ясаткандыр. Булыр, булыр. Югыйсә, Володя Алсуны алай тиз генә оныта алмас иде.
Берсеннән-берсе кара, ямьсез уйлар белән Алсу машинасын кабызды, нәрсә эшләгәнен, кая барасын абайламастан газга басты. Хатынның ике күзеннән чишмә булып яшь акты. "Оятсызлар! Байлар өчен кешене түбәнсетү бернигә дә тормый шул! Аларга диңгез тубыктан, нәрсә эшләсәләр дә ярый, дип уйлыйлар бугай. Володя аны "яратам" дигән булып алдалаган, үз хаҗәтенә генә тоткан, Светлана белән аерылышам дигәне ялган булып чыккан".
Кимсенүдән, хурланудан Алсуның йөрәге парә-парә килде, куллары калтырады, тизлекне тоймас булды һәм машина кызу барган хут белән борылышка сыя алмыйча, юл читеннән аска очты.
–Аделина, кызым, бир кулыңны, зинһар, җибәрмә! Китмә, Аделина, китмә!
Тик әле генә әнисенең кулыннан тотып торган кызчык әкрен-әкрен кулын бушатты, сурәте эреп болытлар арасына кереп югалды. "Бу нинди яктылык? Кайда соң мин?" Алсу зур авырлык белән күзләрен ачарга маташты, никтер керфекләре тыңламый иде.
–Сестра, сестра! Килегез тизрәк! Ул аңына килә! Алсу аңына килә, керфекләре селкенде!
"Бу нинди күңелгә якын таныш тавыш?" Алсу әкрен генә керфекләрен күтәрде һәм аңа таба иелгән Данисны күреп, күзләре зураеп китте.
–Син?... Монда?...
–Әйе, мин бу, мин – Данис! Син исән, исән! Аллага шөкер! Мин инде бу күзләр беркайчан да ачылмаса нишләрмен, дип куркып беткән идем. Алсу, йомма күзеңне яме, йомма!
Егетнең күзләре мөлдерәгән, ул үзен белештермичә Алсуның битләреннән, кулларыннан үбә башлады.
–Минем үләсем килә... Ник үлмәдем икән мин?
Алсуның да күзләре мөлдерәде.
–Юк, юк, Алсу! Үлмисең! Барысы да артта калды, син тереләчәксең! Яшибез әле без синең белән, яшибез, Алла бирса!
Алсу авариягә очраган көнне Данисның эш буенча барышы иде. Каршысында барган машинаның юл кырына очканын иң беренчеләрдән булып ул күрде, шунда ук тормозга басты. Машинаның янынарак килгәч, ул аның Алсу машинасы икәнен таныды, чөнки аны шәһәрдә бер-ике тапкыр очратып, кырыйдан гына кызның кәттә генә кыяфәттә яхшы машинага чыгып утырганын көнләшеп карап калганы бар иде. Егет җан ачысы белән "Алсууу!" дип кычкырды, чөнки машинадан инде төтен чыга, озакламый аның шартлаячагы көн кебек ачык иде. Егет бар көченә ишекне каерып ачты, Алсуның аңсыз гәүдәсен машинадан читкә өстери башлады. Шул арада көчле шартлау нәтиҗәсендә чыгып очкан ниндидер тимер Алсуның аягына килеп кадалды. Егет нишләргә белмичә торган арада ярдәмгә башка кешеләр дә килеп җитте. Хатынның ике аягыннан да шарлап кан ага, кемдер жгут салды, кемдер бәйләп маташты, кемдер машина аптечкасын алып килеп, хатынга нашатырка иснәтте. Инде йөзендә җан әсәре калмаган Алсуны кочаклап елый, елый Данис: "Үлмә, бәгърем, үлмә инде, Алсу!" дип ялварды. Бәхеткә каршы "Ашыгыч ярдәм" машинасы тиз килеп җитте. Данис барлык эшен ташлап хастаханәгә китте. Алсуның аягына бик катлаулы операция ясадылар. Башына да бик каты зыян килгән булып чыкты. Комадан чыга алмый тилмергәненә бүген инде дүртенче көн иде. Дүрт көн буе Данис Алсуны саклады.
Бик ярата иде шул ул Алсуны. Бөтен барлыгы белән, җаны-тәне белән ярата иде. Кыз аны ташлап, бай бизнесменга кияүгә чыккач, берара үз-үземә кул салыйммы икән әллә, Алсу бу хәбәрне ишетеп, вөҗдан газабы кичерсен, дип уйлаган чагы да булды. Әмма бераздан акылына килеп, үзалдына Алсу шаккатырлык бай тормыш кору максаты куйды. Юк, ул беткән егет түгел. Ничек итсә итәр, аның да бер дигән йорты булыр!
Тырышты, тырмашты, кредитларга батса батты, берничә ел эчендә шәһәр читендәрәк бер дигән, бик матур, хан сарае кебек йорт корып куйды. Дөрес, бу эш җиңел генә бирелмәде. Берничә эштә берьюлы эшләп, көне-төне чабу, зур тырышлык нәтиҗәсе иде бу.
Өйләнергә дә исәбе юк түгел иде. Алсудан соң берничә кыз белән йөреп карады, тик берсе дә күңеленә ошамады. Һәркайсыннан Алсуның чалымнарын эзләде, аның белән чагыштырды. Соңгы йөргән кызы белән инде өйләнешергә сүз куешканнар, хәтта загска гариза биргәннәр иде. Ул да Алсу кебек түгел инде түгелен, тик нишлисең, өйләнмичә дә булмый, яши-яши ияләнелер әле дип уйлады. Менә ничә көн инде Сиринә исемле ул кыз Даниска шалтыратырга азаплана. Данис берничә шалтырауны җавапсыз калдырганнан соң, телефонын сүндереп үк куйды. Соңыннан аңлашырлар әле. Аңа Алсу, бары тик Алсу гына кирәк! "Не было бы счастья, да несчастье помогло" диләр урыслар. Ул Алсуны инде бүтән ычкындырмаячак.
Алсуның авариягә очравы турында барлык матбугат, радио-телевидение шау итте, социаль челтәрләрдә аның машинасының шартлаган моментын төшергән видео таралды. Кемдер нәкъ шул моментны төшереп торган булып чыкты. Владимир Наумов шактый танылган бизнесмен иде шул. Ә андыйларның шәхси тормышыннан кер эзләүче папарацци уңайлы моментны көтеп кенә тора, кешенең игътибарын җәлеп итәр өчен булганы белән булмаганын бергә бутап информация тарата. Нәрсәләр генә сөйләмәделәр дә, ниләр генә язмадылар алар турында! Берәүләре Алсуны гаепләп язса, икенчеләре, киресенчә, Владимир өстенә пычрак атты.
Ә Владимир үзе бу вакытта хатыны белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткән иде. Светлана докторлык диссертациясен бик уңышлы яклады, аны хәтта Мәскәүгә фәннәр академиясенә эшкә чакырдылар. Анда урнашканчы бераз хәл алып, ире белән араларын көйләп, ял итеп кайтырга булды ул. Бер айга, бернинди телефонсыз, икәүдән-икәү, берни уйламыйча яшьлекләрен искә алып кайтасы килде аның. Володясы да бик теләп ризалашты. Эшен алып барырдай ышанычлы кешеләре бар, нишләп бармаска! Ул да бу арада арды, йончылды, тормышы буталды. Алсу белән аларның барасы юллары тупикка төртелде. Ике арадагы упкын тирәнәйгәннән тирәнәйде. Җитмәсә кызының үлеме йөрәген талкыды. Юк, яратмады түгел, ярата иде ул Аделинасын. Аның "Папочка!" дип муенына сарылган минутлары исенә төшеп, үзәге өзелде. Ә Алсу соңгы арада бөтенләй гайрәтен чигерде. Ярар, ул әле яшь, үзенә тиңне табар, араны бөтенләй өзәргә кирәк. Шушы бер ай хәл итәр барысын да.
Данис Алсуның соңгы вакыттагы тормышы турында шул көнне үк ишетте. Алсуның сәламәтлеге өчен борчылса да, эченнән генә тантана итте. Алсу – аныкы! Ул аны башка беркемгә дә бирмәячәк!
Алсуның әти-әнисе дә Алсуның фаҗигасе турында социаль челтәрләрдән генә ишетеп белделәр. Алсу аларга шалтыратмаска куша, гел үзе элемтәгә чыга иде. Кызларыннан хәбәр булмагач, эчләре пошса да, вакыты юктыр, дип тынычландылар. Әтисе белән әнисе Алсу аңына килгән көнне генә килеп җиттеләр. Алар Данис белән таныш иде. Егетне Алсу янында күргәч, аптырап киттеләр. Ә теге видеодагы Алсуны коткарган егетнең Данис икәнен белгәч, рәхмәтләренең чиге булмады.
Алсуның аяклары әле тиз генә төзәлерлек түгел иде. Гипсларны алгач та, башта басарга ярамаячак, күпмедер вакыт коляскада утырырга туры киләчәк, диделәр. Ә хәзергә аны башка авырулар янына палатага күчерделәр. Данис көн дә Алсу янына үзем килеп йөрермен, дип ышандырып, әти-әнисен кайтарып җибәрде. Палатада Алсудан башка аягы сынып ятучы бер әби белән, кулын бәйләгән бер апа ята иделәр. Данис көн дә килде, тәмле әйберләр ташыды, палатадагы апалар белән дә көлеп сөйләште, аларны да сыйлады. "Бәхетең бар икән! Егетең бигрәк акыллы", диештеләр алар.
Алсуга Данис янында бик рәхәт иде. Егетнең куллары битен сыпырганда тәненә җылы дулкын йөгерә, аларның җылысын озаккарак саклыйсы килә. Элеккеге сөю хисләре кабат яңарды. Алар сүнмәгән дә булган ахырысы. Алсу адашып йөргәндә алар каядыр яшеренеп кенә яткан. Тик шулай да аңа Данис алдында бик оят иде. Үзенең гаебен сизә, читенсенә, әмма аны яныннан җибәрәсе дә килми.
Ә беркөнне палатага биек үкчәле туфлие белән шык-шык басып, чибәр генә бер кыз килеп керде.
–Синме ул Алсу? – диде кыз, керә-керешкә, төксе генә итеп.
–Әйе.
–Син булсаң, тыңлап тор! Мин Данисның булачак хатыны. Без инде өйләнешергә сүз куештык, тиздән туебыз булачак. Синең безнең арабызны бозарга хакың юк! Бер ташлагансың икән инде, яңадан тагылма! – Сиринә Алсуның кем булуы турында бик ныклап белешмә җыйган иде. –Бизнесменың ташлагач, яңадан Данис кирәк булдымы? Оятың бармы синең азрак, юкмы? Нәрсә дип аның башың катырасың? Сине җәлләп кенә килә бит ул, ярата дисеңме әллә, син инвалидка өйләнер дип хыялланасыңмы? Нәфесеңне сузма, яме! Минеке ул Данис!
Кыз кырт борылып, ничек кергән булса башын шулай югары тотып, шык-шык басып кире чыгып китте. Алсу шок хәлендә калды, әйтерсең башына күсәк белән тондырдылар. "Әйе шул, нишләп Данис аңа өйләнсен, ди. Элеккеге дусты буларак аны җәлләп кенә йөри ич ул. Нәрсәгә ди аңа кешедән калган гарип хатын!"
Алсу бөтен күкрәген ялмап алган ялкынны тышка чыгармас өчен, уртларын чәйнәде, тик ул ыңгырашу авазы булып барыбер бәреп чыкты, сатлык күз яшьләре үзләреннән үзе бите буйлап агып төште.
Бу хәлләрне өнсез калып күзәтеп торган күрше караватта ятучы апа Алсуның хәленә кереп:
–Әччәч! Бигрәк норсыз нәстә! Кит моннан, Данис шуны яратыр микәнни? – дип куйды.
Күп тә үтми кулына чәчәк букеты тотып, авызын колагына кадәр ерып, гадәттәгечә шау-гөр килеп, Данис керде. Әмма Алсуның рәвешен күреп шып туктады.
–Минем янга килмә бүтән... Кирәкми... – диде Алсу чакка тын алып.
–Нәрсә булды сиңа, Алсу? Ник болай үзгәрдең? – дип сорады аптыраудан гаҗиз булган Данис, кулындагы чәчәк букеты белән кечкенә тартманы өстәлгә куеп. Алсуның кулларыннан алмакчы иде, анысы ике кулы белән битен каплады.
–Кит... Кагылма миңа... Кит...
Данис нәрсәдәндер шикләнгәндәй:
–Нәрсә булды соң монда? Берәр кеше килдеме әллә? – дип сорады.
–Әй, бер сары чәчби килеп китте шунда, – диде кулы сынган апа, гамьсез булырга тырышып.
Данис корт чаккандай әллә нишләп китте.
–Шулай булыр дигән идем аны, – диде дә, атылып чыгып та китте.
Ул чыгып киткәч, Алсу күз яшьләренә ирек бирде. "Эх, ник үлмәде соң ул теге вакытта? Ник үлмәдем? Яшәүдән ни мәгънә мондый гарип булып? Мин кемгә кирәк?" – дип өзгәләнде.
Аның янына кулы сынган апа килеп утырды. Румия исемле икән.
–Карасам ярыймы? – дип, Данис тумбочка өстендә калдырып киткән тартмага үрелде. Алсу баш селкегәч, тартманы ачкан иде, аның эченнән бәрхет белән тышланган кечкенә тартма, ә аның эченнән бик матур кашлы йөзек килеп чыкты.
–Бәрәәәч! – дип сузды Румия. – Сиңа тәкъдим ясарга килгән булган түгелме соң бу?
–Булыр инде, – диде Алсу, үз күзләренә үзе ышанмыйча. –Аерылышыр алдыннан истәлек итеп алып килгәндер, озакламый өйләнешәбез диде бит йөргән кызы.
Румия йөзекне Алсуның бармагына киертте. Ул бераз тынычланган иде инде.
–Карале, тап-таман! Бигрәк матур! – диде Румия соклануын яшерә алмыйча.
Данисның Алсуга йөзек бүләк иткәне бар иде, ул аның бармак размерын онытмаган икән әле. Алсуга рәхәт тә, моңсу да булып китте. Әйе, үз бәхетен үзе җимерде шул. Күктәге торнага ышанып кулындагы чыпчыкны ычкындырды. Данис белән бер бүлмәле фатирда да яшәргә риза булыр иде ул хәзер. Сөйгәне генә янында булсын иде.
–Синең кулыңны сорарга дип килгән иде ул түлке, – дип һаман үзенекен тәкрарлады Румия апа. – Данисның сине яратканы аның йөзенә чыккан. Теге сары пошлак белән ничурта да пар килмәгәннәр алар. Кешеләрне Аллаһы Тәгалә һәммәсен дә парлы итеп яраткан. Тик менә үзеңә тиң парны табуы гына бик авыр. Үзеңнең ярты җаның дип уйлыйсың, ә ул синеке булып чыкмый, яраткан да кебек буласың, һич кенә дә ярашып яшәп китә алмыйсың. Ә кайвакыт киресенчә, яныңда йөргән тиң парыңны бәяләп бетермисең. Аның нәкъ менә үз парың булганын аны югалткач кына аңлыйсың.

(Дәвамы бар.)

Камәрия ВАФИНА.

Читайте нас