Литература
4 Сентября , 03:42

ТИҢ ЯРЫМ

Камәрия ВАФИНА. 3. өлеш. Нәрсә инде бу, ә? Нишләп алар үзләрен шулай тоталар? Ничек итеп Светлана ирен кичерә ала? Ул бит читтә йөргән сөяркә генә түгел, ә хатын!

Нәрсә инде бу, ә? Нишләп алар үзләрен шулай тоталар? Ничек итеп Светлана ирен кичерә ала? Ул бит читтә йөргән сөяркә генә түгел, ә хатын! Язылышмаган булсалар да хатыны итеп алып кайтты бит аны Володя! Җитмәсә кызы да бар бит әле. Йөрәге туң микәнни ул хатынның? Әллә шундый сабырмы, сиздерми генәме? Элек татар ирләре дә хатын өстенә кече хатын алып кайтканнар бит әле, олы хатыннар ничектер түзгән. Бу да шуның кебекме? Эх, әйтсен иде ул бер сүз ичмасам, "син оятсыз, кабахәт, кеше иренә кул сузучы карак", дисен иде. Үзен ничек тотарга белер иде Алсу! Ут итеп бер талашсалар, күңелгә рәхәтрәк булыр иде. Ә болай...
Бераздан Володя да керде. Янына ятып, Алсуның чәчләреннән сыпырды.
–Кайчан аерылышабыз дип сөйләштегез? – диде Алсу коры гына.
–Әле без ул турыда сөйләшмәдек. Светлана иртәгә тагын китә. Бу юлы Мәскәүгә. Аның әле бик күп тикшерүләр уздырасы бар, документ эше артыннан йөрергә вакыты юк, – диде Володя.
–Ничек инде вакыты юк? Хәзер бит күп әйберне онлайн форматта да эшләп була, – дип өзгәләнде Алсу.
–Йә, йә, тынычлан, баланы уятырсың, барысы да үз вакыты белән булыр, борчылма!
Володя Алсуны кочагына алып, назына күмде. Аның бернәрсә турында да уйлыйсы, баш ватасы килми иде бу моментта. Аңа Алсу белән рәхәт, ул аның йөрәк мае, аның янында ул үзен көчле, дәртле, кирәкле итеп тоя. Ә башкасы... Ә башкасын уйлыйсы килми әлегә. Вакыт күрсәтер.
Шулай да, Алсу йоклап киткәч, Володя бик озак уйланып ятты. Күпме генә куарга тырышса да, уйлар аның башына ташкын шикелле агылды. Әйе, Алсу аңа тән рәхәте бирсә, Светлана Светлана инде ул! Хатынының никадәр акыллы, тәрбияле, сабыр булуына ул бүген тагын бер кат инанды. Аның эчке дөньясы шундый бай, аның белән теләсә нинди темага фикер алышып була, бәхәсләшеп була, ул акыллы киңәшләрен бирә. Аларның күпме аралашсалар да сөйләшер сүзләре бетми. Ә Алсу белән алар көндәлек дежур сүзләрдән, вак-төяк мәшәкатьләр темасыннан башка, сөйләшмиләр дә диярлек икән бит.
Бу төндә Светлана да йоклый алмады. Володяның яңа хатын алып кайтканын ишеткәч, ул башта ышанмаган иде. Ничек инде аның яраткан Володясы шундый хыянәткә бара? Аннары тормышларын күз алдына китереп анализлый торгач, аңлады, ялгыш үзендә булган икән, ләбаса. Ул һаман докторлык диссертациясе дип, бөтен күңелен шуңа бирде, көн буе да, төнлә дә башында шул гына булды. Ә ирләргә ирлек дәртен басар өчен йокларга яткач та формулалар уйлап ятучы хатын түгел, ә бөтен барлыгы белән бирелеп, сөю-назларына күмүче иркә хатын кирәк икән. Кырыктан узгач бигрәк тә. Сөяркә итеп тотарга Володяның намусы җитми шул. Андый очракта Светлана ирен, дөрестән дә, күралмас иде. Ә болай ачыктан-ачык булгач рәхәтме? Юк, болай да рәхәт түгел, әмма хатынның никтер күңеле тыныч. Володя аны элеккечә ярата. Эшеннән йөгереп кайтып, ишектән керүгә аңлады ул аны. Иренең эчкерсез күзләре тулы ярату, сагыну, шул ук вакытта нинди дә булса кырын эшләгән сабый баланыкы кебек кыенсыну, оялу иде. Аның кыяфәтен күрүгә Светлананың барлык үпкәләүләре юкка чыкты, хәтта кәефе күтәрелеп китте. "Ах син, погрешник!" – дип, көлеп, күкрәгенә төртеп алгач, Володяның да авызы ерылды.
Алсуны күрүгә аңлады Светлана, бу мәхәббәт түгел, бу вакытлыча мавыгу. Сүз дә юк, Алсу матур, яшь, ымсындыра торган. Әмма кайчан да булса, Володя аннан туячак. Уйнап туйган матур курчакны шкаф түренә утыртып куеп була да бит, ә бу хатынны нишләтәсең? Кызы да бар, җитмәсә. Ярар, Володя кызын ташламас анысы. Аны гына тәрбияләрлек, аякка бастырырлык мөмкинлеге бар. Ә Алсу яратамы Володяны? Бер ун елдан аңа үзе кебек яшь пар кирәк булмасмы? Ярар, ни булса шул булыр, вакыт һәрнәрсәне үз урынына куяр.
Тик шулай да... Ник йөрәк бу йөрәк шулай сыкрый соң әле? Ник мөлдерәргә тора бу күзләр? Эх! Володяның күкрәгенә башыңны куеп, аның тән җылысын тоеп, меш-меш килеп йокла идең! Бергә чакта ник кадерен белмисең икән? Володясы "Әйдә, ят инде, һаман башыңны катырып утырма!" дигән вакытларда ник тыңламады икән? "Ир бирмәк – җан бирмәк" дип юкка гына әйтмиләр шул. Нихәтле сабыр булырга тырышкан Светлананың да буасы ерылды, күз яше битләре буйлап акты да акты...
Икенче көнне Светлана китте. Йөрәге "иреңне югалта күрмә", дип типсә дә, ул күпме гомерен, көчен исраф иткән фән юлыннан кире борыла алмый иде шул инде. Студент елларында ук хыялланган, күпме материал тупланган бик саллы хезмәт шул ул. Ярар, Владимир аңлар аны. Ә иң мөһиме – ярата!
Ярату бит ул гашыйк булу, җенси дәртеңне канәгатьләндерү генә түгел. Икең бер дулкында булып, бер-береңне күз карашыннан ук аңлау, аның хис-тойгыларын үзеңнеке кебек итеп кичерү, ярты җаныңны бәхетле итәсе килү. Шуңа да теге көнне Владимирны Алсу янына менәргә Светлана үзе этәрде. Ирнең ике ут арасында калганын аңлап, "Син аңа хәзер кирәгрәк" дигән булды. Ә Владимирның үзен беркайчан да ташлый алмасын ул бөтен йөрәге белән тоя, аерылышу дигән нәрсәнең ике арада беркайчан да булмасына ышана иде.
Ә Алсу шул көннән соң Светланадан бик каты көнләшә башлады. Моңарчы күргәне булмагач, ул аны ниндидер соры чыпчык итеп күз алдына китерә иде. Әйе, Светлана Алсу кебек күз явын алырлык чибәр түгел. Әмма ул хатында эчке бер матурлык, үз-үзенә ышану бар. Ә Алсуның күңеленә шул көннән соң көнчелек корты белән бергә ирен югалту коткысы да кереп оялады. Ул Володяны үзенә ныграк бәйләр өчен иркәләү-назларыннан тыш, нәни кызчыгын корал итеп куллана башлады. Ире эштән кайтканын тәрәзәдән карап тора да, кызын күтәреп ире каршына чыга. "Күр әле бер генә, әтисен ничек сагынган", ди-ди, баланы әтисе кулына тапшыра. Ә Аделина көннән-көн матурлана бара, нәни кулларын сузып әтисенә тартыла, аны күргәч, Владимирның күңеле эреп китә.
Яше тулар-тулмаста Алсу кызын фотосалонга йөртә башлады. Кызының берсеннән берсе матур киемнәр киертеп төшергән фотолары белән өйне тутырды, рамкага ясатып, әтисе бүлмәсенә куйды. Аделина соклангыч матур бала иде. Алсу аны киләчәктә нәни модельерлар мәктәбенә бирергә хыялланды. Аның фотосын журналларга җибәрде, социаль челтәрләргә куйды, туганнарына юллады. Әнисе оныгының фотосын күрсәтеп барлык ахирәтләренә мактанса да, әбисе бу эшен хупламады. "Күз тиюдән сакларга кирәк бу баланы, ник шулкадәр кыйланасыз?" – дип уфтанды.
Беркөнне Алсу бала белән урамга чыкканда, ишек төбенә җиткәч кенә, телефоны бүлмәдә калганы исенә төште. Алар белән урамда йөрергә ризалык белдергән Максимга ышанып баланы ишек төбендә калдырды да, кире икенче этажга менеп китте. Ул төшеп җиткәнче балалар ишекне ачып чыга башлаганнар иде. Алсуның "Туктагыз!" дип кычкыруына карамастан, Аделина ишектән чыгып йөгерде, үзен куалар дип белдеме, баскычка ыргылды, аягы чатанланып китеп, аска томырылды. Алсу чыгып җиткәндә бала инде баскычтан мәтәлеп төшеп, асфальтка башы белән бәрелеп, аңын югалткан иде.
Хатын җан ачысы белән кычкырып җибәрде, канга баткан кызын кулына алып, "Коткарыгыз!" дип фәрман салды. Ишек төбендә ап-ак булып катып калган Максим елый-елый кухняга йөгерде. Өйдән Мария белән Люда йөгерешеп чыктылар, Госман абый шул арада телефоннан "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакыртты.
Врачлар кызчыкның гомерен саклап калу өчен күп көч куйсалар да, Аделина операция бүлмәсеннән исән чыга алмады, баш миенә кан савып өлгергән иде.
Алсу хәсрәтеннән шашар чиккә җитте. "Ничек инде саклап кала алмадыгыз? Ник? Нинди булдыксызлар сез!" дип стенаны төя-төя табибларны гаепләде. Аннары бала үлем белән көрәшкәндә янына килеп җитә алмаган Володяны гаепләде. Аларның ул вакытта бик мөһим киңәшмә булып, телефоны сүндереп куелган булып чыкты. Әйтерсең, әтисе вакытында килеп җитә алган булса, кызы исән каласы иде. Ә инде гаепнең иң зурысы Максимда иде. Имеш, ишекне ул ачкан, Аделинаны куышырга өндәгән. Максим инде болай да шул көннән бирле куркудан йоклый алмый изалана, саташа, бәргәләнә, Люда аны тынычландыра торган дарулар белән чак йоклата иде. Малай шул көннән Алсуның күзенә бөтенләй күренмәс булды.
Аделинаны күмгән көнне Владимирның әти-әнисе дә килгәннәр иде. "Это тебя Бог наказал", – диде Анна Васильевна. Үзен яратмаган анадан Алсу болай да бераз шүрли иде, ә бу сүзләр аның йөрәгенә ук булып кадалды. Ул гына гаепле имеш! Ә үзенең Владимирын бер дә гаеплисе килми! Ул актан ак та, судан пакъ, анасы өчен. Эх, дөнья! Ник син шундый мәрхәмәтсез? Бер бәхетсез гел бәхетсез буласымы икән әллә?
Алсу көннәр буе караватында бәргәләнде, аның өчен яшәүнең яме бетте, кояш сүнде. Йөрәге авыртуга, җаны сызлауга чыдый алмыйча, пачкалап дару эчте, көзгегә карамас булды, сулды, таушалды. Өйдәгеләрнең юк кына тавышланулары да аның ачуын китерә иде.
Беркөнне шулай җанына тынычлык таба алмый ятканда балалар бүлмәсеннән көлешеп сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әтиләре дә шунда икән. Фотолар карыйлар, ахырысы. "Карагыз әле, бусында мин нинди кызык!" Бергәләшеп бүлмәне шаулатып көлештеләр. Алсуның җене котырды. Ничек итеп кызың җир астында ятканда шулай көлеп утырып була? Аделинаны җирләгәнгә инде айдан артса да, Алсуның йөрәк ярасыннан һаман кан саркый, авыртуы кимү түгел, көннән-көн арта гына бара. Ул үзенең хәлен җиңеләйтер өчен яклаучы эзли, ире аның белән кайгырса, бәлки бу кадәр үк авыр булмас та иде. Ә ул берни булмагандай көлеп утыра! Ничек шулай ваемсыз булырга мөмкин?
Марияның ашарга дәшкәнен ишеткәч, барысы бергә шаулашып аска төшеп киттеләр. Володя хатынын чакырган иде, Алсу "Ашыйсым килми", дигән булып баш тартты. Ә үзе әкрен генә килеп балалар бүлмәсенә күз салды. Ачык калган ноутбук экранында аларның гаилә фотосы күренде. Барысы бергә кайчандыр диңгез буенда төшкән фотоларын карыйлар икән. Светлана да авызын ерып карап тора. Алсу ачуыннан шартлый язып ноутбук янына килде, фотолы папканы бөтенләй бетереп атты.
Ашап менгәннән соң бүлмәдә тавыш купты. Барысыннан да катырак Юра кычкыра иде.
–Нәрсә бу? Үзеннән үзе юкка чыга алмый бит ул фотолар! Аның гына эше бу!
Шул арада Юра атылып Алсу бүлмәсенә керде, аның артыннан Максим белән Володя да иярде.
–Нәрсә өчен? Ник бетердең ул фотоларны? Синең нәрсә эшең бар минем ноутбукта? Ничек шулай булдыра алдың?
Егетнең йөзе бурлаттай кызарган, күзеннән утлар чәчри иде.
–Сез үзегез гаепле! Минем кызым үлде! Кызым үлде! Ишетәсезме? Ә сез берни булмагандай көлеп йөрисез!
Алсу күз яшьләренә буыла-буыла тагын тезде:
–Сез берегез дә минем хәлемне аңламыйсыз! Аңларга да теләмисез!
Володя хатынын кочаклап тынычландырмакчы булды:
–Тынычлан, кадерлем, тынычлан, сабыр бул!
Ә Юра ачуын тыя алмыйча:
–Шул кирәк сиңа! Таман ул сиңа! – диде.
–Әйе, сез мине күралмыйсыз! Сез шуны теләдегез! Минем газапланумны күрәсегез килде. Менә, сөенегез инде, көлегез! Әйе, авыр миңа, авыр! Яшисем килми!

(Дәвамы бар.)

Камәрия ВАФИНА.

Читайте нас