

Китәсе иртәне Вәсилә белән Миңнур туганнары алдан сөйләшкәнчә, Хаккыйга "тиеп" китәргә дип, аларга керәләр. Керсәләр – Хаккыйны кроватьтә сузылып яткан хәлдә күрәләр. Хаккый төнлә йөрәк-кан тамырлары шартлаудан үлгән була. Янындагы врач хатыны да, килгән врачлар да алып кала алмаганнар.
Саягөл – йөрәк гөлен җир куенына тапшырганнан соң, Нәсимәнең инде бу дөньяда алыш-биреше дә беткәндәй була. Ул инде ныклап торып, бу дөнья белән хушлашырга әзерләнә. Бердәнбер исән баласы – Маратка әйтеп калдырасы сүзләрен дә җиткерә. Туган якка кайтарып җирләү турындагы уй-ниятен үзгәртә. Балалары яткан җиргә күмүләрен тели:
Монда – балаларым янында калырмын инде, аларны ничек ташлап китәм! – ди ул. Үлгәнче туган якларымны, туганнарымны күреп, саубуллашып килермен дә…
Нәсимә бу юлы туган ягына ялгызы гына кайтты. Туганнары аны Уфа аэропрортыннан каршы барып алдылар.
Әллә гомер, әллә тәкъдир, исән чакта тагын бер кайтасым килде шул, – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча, туганнарын берәм-берәм кочагына кысып. Бу минутта туганнары өчен Нәсимәдән дә кадерле, тансык кеше булмаганга, кайсы аны назлап кочаклый, кайсы ап-ак чәчләреннән сыйпый, кайсы елый. Башына татарча итеп чөеп ак яулык бәйләгән, күлмәге өстеннән бизәкле камзул кигән, ап-ак чәчле, кечерәя төшкән гәүдәле кадерле җан туганнары чолганышында берчә аптырап, берчә куанып басып калды.
Әле бер, әле икенче туганында кунак булып йөреп, атна-ун көн вакытның үтүе дә сизелми калды. Нәсимә инде кайтыр юлга әзерләнә башлады. Күтәрергә авыр була дип, ул үзе өчен иң кадерле саналган күчтәнәчләрне генә алды: мәтрүшкә үләне, кара карлыган кагы, каен миндеге, корт балы...
– Шушы мәтрүшкәләрнең, каен миндеге исләре туган ягымны хәтерләтә. Ә карлыган Казахстанда үсми. Туган туфрагым җимеше дип, туган-үскән ягымны күз алдына китерермен, ә бал белән, исән-сау кайтсам, дусларымны авыз иттерермен, – дип сөйләнде ул, бу әйберләрне кадерләп юл сумкасына салганда.
Нәсимәне озатырга дип барлык туганнары да район үзәгендәге төп йортка җыелды. Ә китәр чак җиткәч, Нәсимә туганнарының барысын да: олысын да, кечесен дә дигәндәй, берәм-берәм кочаклап хушлашып чыкты. Бу күрешү, бу хушлашу соңгысы булуын күңеле сизенгәндер, күрәсең. Казахстанга кайтып, бары ике ай гына яшәп, дөнья куйды ул. Аны үзеннән алда дөнья куйган ике баласы уртасына җирләделәр. Менә инде ул "алтыннарым" дип үстергән улы һәм кызы уртасында ята. Дөнья мәшәкатьләре дә, газаплары да, авырлыклары да фани дөньяда калды. Юк, алай дисәң дә бу фани дөнья белән алыш-биреше бетмәгән икән әле Нәсимәнең. Анда бит әле өченче баласы – бәгырь кисәге торып калды. Ничек ул аны – Маратын ялгыз калдырып, бу дөньяга күчкән?! Нәсимәнең әллә өченче баласын да үз янына аласы килүе булдымы?
Әнисе үлеп, бер ел тулуга, Маратта рак чире таптылар. Ул тап-таза кебек йөргән җиреннән, кинәт кенә үлеп китте. Врачлар да аптырашта иделәр бу хакта. Бер җирем дә авыртмый дип, больницада да бер көн дә ятмаган бит ул. Шулай итеп, Нәсимәнең өч баласы да инде үз янында – дөнья тынып калды кебек...
Әйе, бу беренче карашка гына шулай. Бу дөньяда Нәсимә өчен, балалары өчен җан атып яшәүче Зәйнулла япа-ялгызы торып калды. Аңа нишләргә? Адәм җаны күтәрәлмәс бу кайгылардан аның йөзе саргайды, күзләре күрмәс булды. Зәйнулла өчен бу фани дөньяда яшәүнең кирәге дә калмаган кебек иде хәзер. Күзләре сукырайгач, Зәйнулланы олы килене Фәридә үз янына алып килде, кулыннан килгәнчә тәрбияләде. Әмма Зәйнулланың башында тик бер генә уй: тизрәк балалары, Нәсимәсе янында булу иде. Берничә ел шулай газапланганннан соң Ходай Зәйнулланың теләген кабул итте, ул да бу фани дөньядан китте. Калкулыкта инде мәрмәр плиталарга алтын хәрефләр белән уелып язылган исемнәр астына тагын бер исем теркәлде…
Эпилог
Аяусыз тормыш караңгылыгында бер кечкенә яктылык булып янган уты калган иде әле бу дөньяда Нәсимәнең. Ул ут гомере буе аның бәгърен телгәләп, үзенең барлыгын белдереп яшәде. Ул – аның беренче улы-бәгырь кисәге – Нәделханы иде. Язмыш аңа сабый чагыннан ук үзенең "ачысын" бүләк иткән иде инде! Тугач та ана назыннан мәхрүм ителде бит ул. Ә үсә төшкәч, башка балалары арасында ана булган кешенең ни өчендер аны читләтүен сизеп үсте ул.
– Әни нигә мине яратмый икән? Башка балаларының гаебе булса да, нигә гел миннән күрә икән? – дигән сораулар яшәде аның сабый күңелендә. Тик бу сорауларга җавапны ул үскәч кенә тапты шул – бик соңлап.
Үзе үләр алдыннан зур әнкәсе Нәделханны янына ук дәшеп китерде. Кортка үзенең хәлен белә иде инде – аңа күп калмаган, ә бу дөньядагы яшерен серләрне үзең белән "теге" дөньяга алып китү – гөнаһ санала.
– Улым, – дип хәлсез тавышы белән оныгына эндәште ул. — Бу дөньядан мин китәм, шуңа синең алдыңдагы гаебемне белдерәсем килә. Гафу ит мине, улым. Бу әнкәң – синең үз әниең түгел. Үз әниең синең еракта – Башкортстанда булса кирәк, – дип, Нәделханның кулына бер таушалып беткән конверт тоттырды. Бу – без белгән соңгы адресы әниеңнең. Син аны эзләп тап, безнең аңа кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын. Без бик зур гөнаһ кылдык әниеңә карата. Нәделхан, кулына бу таушалган конвертны тотып, катып калды.
– Менә әни мине ни өчен яратмаган икән! – дип уйлады ул, җыелган күңел яралары өчен әрнеп. Әтисе эштән кайтканын ярсып көтте:
– Нигә ул да берни әйтмәгән?! Аның күз алдына балалыгының үкенечле хатирәләре берәм-берәм килеп басты һәм алар кайнар күз яше булып ташып чыктылар. Ул, күз яшен башкаларга күрсәтмәс өчен, бакчага атылып чыкты. Ә йөрәгеннән чыккан ярсуы тизрәк үз әнисен табу теләге белән бергә кушылып, ниндидер өметкә әйләнде:
– Үз әниемне эзләп табачакмын! – дип катгый карарга килде ул ахырда.
Әнисен тизрәк эзләп табу теләге бик көчле булса да, Нәделханга тагын берничә ел сабыр итәргә туры килде. Башта мәктәпне тәмамлыйм, аннары институтны да тәмамлыйм инде дип, байтак гомере үтте. Аннары өйләнеп тә куйды, кызлары дөньяга килде. Шулай итеп, тормыш мәшәкатьләре Нәделханга һаман күптәнге теләген тормышка ашырырга мөмкинлек бирми торды.
Соңгы вакытта гел төшендә әнисе белән саташты. Әйе, әнисенә бәйле соңгы вакыйга, нишләптер, исендә калган иде аның: менә әнисе аны кочагына кысып тоткан хәлдә алар капкадан чыгып баралар…, аңа рәхәт…, менә әтисе кинәт бу җылы кочактан аны йолкып алды…
Ниһаять, теге таушалып беткән конверт кисәгенең кирәге чыкты. Шундагы адрес буенча Нәделхан юлга җыенды. Ничә ел бу кадерле кәгазь кисәген ул йөрәк түрендә саклады. Конверт кисәгендә күрсәтелгән адрес буенча әнисенең яшәвен дә белми ул, әмма аңа барыбер: барсам, нәрсә булса да ачыкланыр әле, ди аның күңеле. Әтисе дә әниең Башкортостанда
– туганнары арасында яшидер дип әйтте бит – шулай булгач…
Менә ул кулындагы адрес буенча районында, Салават урамындагы сигезенче санлы йортны да тапты. Бу – әнисенең туган-үскән йорты була инде, ялгышмаса! Кем каршы алыр икән аны?!
Чынлап та, бу төп нигездә Нәсимәнең икетуган энесе яши иде. Ачык ишектән ул өй эченә үтте. Өйдәгеләр, әлбәттә, аптырап калдылар. Нәделхан үзе белән таныштыргач, ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Әллә кайда адашып калган, тик ишетеп кенә белгән туганнары белән очрашу алар өчен көтелмәгән шатлык иде. Бу хәбәрне ишетеп, сәгате-минуты белән дигәндәй, башка туганнары да җыелып алды, күрешү, сорашу китте…
Күп санлы туганнарын табу, алар арасында кадерле кеше булу Нәделханны сөендерә дә, әнисенең инде моннан бер ел элек кенә вафат булуын ишеткәч, бик үкенде.
– Күпме өметләнеп, әнием белән очрашу минутларын күз алларына китерүләр – юкка гына булдымени?! Нигә соңладым? Нигә шулай булды минем язмышым! – дип сулкылдады аның йөрәге. Туганнарыннан әнисенең дә Казахстанда гомер итүен белгәч, шаккатты: димәк, алар бер җирдә яшәгәннәр, бәлки бер урамнан йөргәнбездер!
– Нигә бу турыда беркем дә берни дә әйтмәде икән миңа? Нигә шунда ук эзләмәдем икән?!
Туганнары аны ничек тә тынычландырырга тырыштылар. Әнисе белән бәйле бик күп вакыйгаларны сөйләделәр, фотоларын күрсәттеләр. Үзенең әле күрергә дә өлгерә алмаган туганнары — энеләре турында да сөйләделәр, аларның фотосүрәтләрен дә күрсәттеләр. Шулай да бу очрашу Нәделхан өчен дә, Нәсимәнең исән калган туганнары өчен дә кирәкле, фәһемле очрашу иде. Ни дисәң дә, бу очрашуда инде үсеп килгән икенче буын туганнар да катнашты, алар да ерак Казахстандагы туганнары барын, аларның да балалары барын белделәр – туганнар арасында күзгә күренми торган җеп барлыкка килде. Бу җеп инде өзелмәсен иде. Нәделхан үзе дә шушы фикердә иде.
Казахстанга кайту белән, Нәделхан әнисенең, кардәшләренең каберлегенә барып, эзләп тапты. Ниһаять – әнисе белән очрашты. Әнисенең такта-ташка уелып ясалган сыны аңа елмаеп карап тора иде…
Нәделхан беренче очрашудан соң Башкортостандагы туганнары янына һәр елны кайта торган булды. Инде үзе Болгариядә яшәсә дә, һәр елны әнисе үскән йорт-нигездә корбан чалдыра, туганнарын җыя, догалар укыта.
Язмаганда шушы истәлекне
Күпме хәтер күмелеп калачак,
Ак кәгазьгә язган истәлекләр
Тарих битләрендә калачак…
2018нче ел.