

Иксез-чиксез Казахстан далалары буйлап әкрен генә эссе коры җил исә. Бу эсселектән саргая төшкән кылган үләннәре аксылт башларын җил уңаена җай гына тирбәтәләр. Тирә-якта тынлык хөкем сөргән сыман, әмма бу тынлык – беренче карашка гына. Игътибар белән тыңласаң, кайдадыр үлән кыштырдый, дала кошларының чыр-чуы ишетелеп куя, әрлән сызгырып җибәрә. Табигатнең үз кануннарында язылганча, тереклек яши, тормыш дәвам итә.
Зәйнулла белән Нәсимә дә инде олыгая төштеләр. Икесенең дә кара чәч араларында ак төстәге юллар күбәйде. Жанат белән Маратлары инде егет булып икесе дә кайчандыр әтиләре укыган Алма-Атадагы политехник институтта укып йөриләр. Саягөл дала бизәге булган чәчкәдәй матур кыз булып үсеп җитте. Нәсимә белән Зәйнуллага инде тормышларыннан зарланырлык урын да юк шикелле. Зур таш өй төзеп керделәр, өй эче тулы байлык, кыйммәтле мебель – җаның ни тели – бар да бар.
Быел Жанат уллары институтны тәмамлый, ул да әтисенә охшап, бик яхшы укыды – кызыл диплом алырга тиеш, бәлки өйләнеп тә куяр әле...
Соңгы еллардагы тормышыннан Нәсимә бик тә канәгать иде. Әлегечә тыныч, мул тормышта яшәрмен дип уйлый да алмый иде бит ул! Шушы тормышы, балалары өчен Ходайга рәхмәтле булып, шөкер әйтеп кенә торды, алай гына да түгел – бар булмышын дингә багышлады. Әмма баштагы гомер юлындагы авыр кичерешләр эзсез калмады шул. Ул йөрәк авыруы белән бик еш больницаларда ятты. Соңгы өянәгеннән соң аны өлкә больницасына ук алып килделәр. Әнисенең хастаханәдә ятуын ишетеп, Жанат улы ашыгып палатага килеп керде.
– Маман, (балалар әниләренә шулай дәшәләр иде) чирләп киттеңмени, алтыным. Монда врачлар тәҗрибәле диләр, хәзер үзеңне аякка бастырырлар.
– И, Жанатым, нигә килдең инде, балам?! Синең бит диплом эшеңне тәмамлыйсың бар иде, – диде ана баласына ягымлы, хәлсез карашын ташлап.
– И маман, әйтергә дә онытып торам: мин диплом алдым бит инде! Менә, – дип, анасына түш кесәсеннән кызыл тышлы дипломын алып күрсәтте.
– И, канатым минем, рәхмәт балам, – дип ана сөенеченнән елап җибәрде. Әтиеңнеке кебек кызыл диплом бит бу! – дип балаларча соклануын белдерде.
Ана белән бала арасындагы мондый җылы мөнәсәбәтне әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Әллә инде беренче баласына күрсәтә алмаган мәхәббәтен калган балаларына артыграк өлеш чыгарып бирүе микән бу ананың? Сүз арасында Нәсимә улына больницага бик ашыгып чыгып китүләре аркасында аяк тырнакларын да карый алмавын кыенсынып кына белдерде.
– И маман, шуңа кыенсынып яталармыни инде, хәзер без аны, – дип, тиз генә каяндыр җылы су табып алып керде, анасының аякларын җайлап кына юып, корытып, медсестралардан сорап алып кергәч кечкенә кайчы белән анасының тырнакларын ала башлады. Ә кечкенә кайчыга бик бирешеп бармаган баш бармагындагы тырнакларын тешләре белән кимереп алды. Моны ул һич ваемсыз, шулай булырга тиеш эш сыман башкарды. Читтән берәрсе бу күренешне күрсә, һичшиксез, аптырар иде. Ана тарафыннан арттырып бирелгән мәхәббәткә баласының изге җавабы шулай кире кайтадыр, бәлки! Анасын бәбәй урынына карап, тагын берничә көн больницада булды Жанат. Улы янында булудан файдаланыпмы, әллә әйтә алмыйча калырмын дип куркуданмы, Нәсимә бик кирәкле сүзе барын белдереп, Жанатны үз янынарак – якынрак дәшеп утыртты.
– Улым, – дип сүз башлады ана, — дөнья хәлен белеп булмый, үзем исән чакта сезгә әйтеп каласы сүзем бар: мин үлсәм, гәүдәмне үземнең туган ягыма – Башкортостанга кайтарып җирләгез, яме. Үзенең күңелләре тулып китеп, Жанатын кысып кочаклап елап жибәрде.
– И, маман, куй әле, андый уйларны күңелеңә дә алма, зинһар, матур итеп яши генә башладык бит әле.
Әнисенең башларыннан сыйпап, кечкенә баланы сөйгәндәгедәй, зур куллары белән анасын иркәләп:
– Ә безне кем өйләндерә, Саягөлне кем кияүгә бирә? – дип балаларча беркатлылык белән әнисенә мөлдерәп карады. Әнисе дә, елмайгандай итеп:
– Мин әле генә димим бит, балам, ә алдан әйтеп кую кирәк, – диде ул, Жанатның күңелен төшермәс өчен.
Бу сөйләшүдән соң күп кенә вакыйгалар үтте. Жанат өйләнеп, хәзер Павлодардагы бер заводта генераль директор булып эшли. Төп йортка – ата йортына еш кайталар, кайткан саен күп кенә акча да калдырып китәләр әтиләренә. Зәйнулланың:
– Безгә берни дә кирәкми, улым, – диюенә дә карамастан, менә әле дә, әтиләрен алтмыш яше белән котлап, чит ил машинасы бүләк итеп киттеләр.
Зәйнулла белән Нәсимәнең икенче уллары – Маратны да өйләндерергә насыйп итте Ходай. Маратның өйләнәсе кәләше бик "зур" кешенең кызы булып чыкты. Ул вакытларда, Казахстан-Союздаш республика булып саналганда, Казахстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары кызы була икән килен кеше. Андый кешеләр белән аралашкач, туйны да бик зурдан кубып әзерләргә туры килә инде Зәйнулла белән Нәсимәгә…
Туй Алма-Атада үтәчәк. Шуңа Павлодардан Алма-Атага кадәр барыр өчен аерым бер вагон-купе алдылар Зәйнулла белән Нәсимә. Ә вагонда ниләр генә юк: флягалар белән сөт-каймак, холодильникларда түшкәсе белән куй итләре – тагын әллә ниләр салынган. Жанат белән Марат үз машиналарында поезд белән янәшә дигәндәй баралар. Поезд тукталган һәр станциядә Жанат белән Марат вагонга йөгереп кереп әниләренең хәлен сорашып тордылар:
– Маман, хәлең ничек, вагонда арып китсәң, әйдә, бераз машинада безнең белән бара күр, – дип, аналары өчен җан атып тордылар.
Соңгы вакытларда әниләренең еш чирләве өчен бик борчылалар иде шул балалары. Юлда барганда Жанат әнисенең хастаханәдә әйткән сүзләрен искә төшерде, бу турыда ул энесенә дә әйтте. Әниләренең гомере озакка бармасны алар күптән аңлыйлар иде инде…
Туксанынчы еллар шаукымы Казахстанны да читләтеп үтмәде. Ул вакыттагы Казахстанның Коммунистлар Партиясе беренче секретаре Кунаевка каршы булган манифистацияләр еш булып, бу хәрәкәтләр студентлар арасында да таралып өлгерә. Студентлар арасындагы мондый хәрәкәтләр белән Колбин дигән кеше җитәкчелек итә. Анда да шул приватизация дигән булып, заводларны, гөрләп эшләп торган объектларны "прихватизировать" итү башланып китә. Мондый "үзгәртеп корулар" корбансыз гына башкарылмый шул. Жанат директор булып эшләгән заводка да кызыучылар табылгандыр, күрәсең. Ә җитәкчесез калган заводка яңа хуҗа әзер. Шул максат белән кешеләр ялланыла, ә бу явызларга акча өчен кеше гомерен өзү – берни тормый. Эштән кайтып, үз ваннасында юынган җирдә Жанатны буып үтерәләр.
Күз карасыдай күреп үстергән йөрәк парәсенең үлемен ана йөрәге кабул итә алмады. Әнисенең бу коточкыч хәбәрне ишетеп, чирләячәген белгәнгә, Марат улы ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында врачларны да үзе белән ияртеп алып килә.
Сизгер йөрәкле ана аларны күрү белән:
– Жанат кая? – дип каршы ала. Әйтми кала торган хәбәр түгел шул. Мараты авызыннан бу күтәрә алмас хәбәрне ишетү белән, Нәсимә урынга егыла. Берничә көн аңына да килә алмаганлыктан, Жанатын җир куенына тапшырганны белә дә, күрә дә алмый ул.
Әмма кайгы берүзе генә йөрми дигәннәре хак икән. Кайгы кошы һаман бу гаиләне сагалап йөргән икән...
Дала чәчкәсе Саягөл дә абыйларыннан калышмыйча, югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алды. Укыган вакытта ук дуслашып, ә үсә төшкәч яратышып йөргән егете белән бу җәйдә өйләнешергә дә сүз куешканнар иде. Әмма, абыйсының фаҗигале үлеме вакыйгасыннан бу уйны онытып торырга, әнисенең дә бераз савыгуын көтәргә кирәк таптылар. Шулай итеп, елдан артык вакыт үтеп китте. Нәсимәнең саулыгы бераз җайлангач, туйны ясарга булдылар. Нәсимә үзе дә шулай теләде, бәлки, үзем исән чакта кызым яхшы кешегә тормышка чыгып калсын дип уйлагандыр. Иртәгә туй буласы көнне, яшьләр туйга тагын нәрсәләрдер алабыз дип, машина белән шәһәргә китәләр. Кирәк-яракларын алып, кайтыр юлга чыгалар. Үзләре шундый шатлар, бәхетлеләр. Саягөл киявенә үзенең дә руль артына утырасы килүен белдерә. Алар урыннарын алышып утыралар. Шулай җай гына барган җирдән, Саягөл елмаеп, киявенә таба борылып нидер әйтмәкче була...
Машина юл читендәге ташка килеп бәрелә һәм юлдан аска тәгәри. Йөз җәрәхәт белән дигәндәй, кияү исән кала, ә Саягөл – үлә. Аның бары бер як чигәсе генә ташка бәрелүдән җәрәхәтләнгән була. Нәсимә гаиләсен сагалап йөргән икенче кайгы шул була. Юк, икенче кайгы гына түгел бу. Бу кайгы тагын берничә кайгыга сәбәп була шул...
Саягөлнең фаҗигале үлеме турында язып, Зәйнулла Башкортостанда яшәүче Нәсимәнең энесе Хаккыйга телеграмма жибәрә. Телеграмма алганның икенче көнендә үк, иртә белән Хаккый тагын ике туганы белән юлга чыгарга әзерләнә. Алар Саягөлнең җеназасына өлгерергә ниятлиләр. Хаккыйның иртән торып чыгып китәргә бар да әзер: чемоданы да, күлмәк-чалбарлары да. Эзләп торасы булмасын дип, күлмәк-чалбарын урындык аркасына ук җайлап куйган...
(Ахыры бар.)