Литература
19 Августа , 06:58

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 14 өлеш. Гомер иткән иреңне мәңгелеккә югалту ачысы бик тә авыр икән. Сабыйлыктан да кешечә чыга алмаган, эт тибенкесендә яшәп, ерак Татарстанда ирем белән балалар үстерермен дигән хыяллары чынга ашса да, тигезлектә картаербыз дигән уе челпәрәмә килде хатынның.

Гомер иткән иреңне мәңгелеккә югалту ачысы бик тә авыр икән. Сабыйлыктан да кешечә чыга алмаган, эт тибенкесендә яшәп, ерак Татарстанда ирем белән балалар үстерермен дигән хыяллары чынга ашса да, тигезлектә картаербыз дигән уе челпәрәмә килде хатынның. Моңарчы ялгыз картлык бик читен дигәннәрне ишетсә дә, ул хакта уйлап караганы булмады.
Алай да кеше алдында елмаерга, үз кайгысын эченә яшерергә тырышты. Ни дисәң дә аңа гына килми бит ялгыз картаю, балаларым менә дигән, кызымның да улы үсеп килә, Инсафкаемның да уртак балалары туды, дип үз-үзен тынычландырырга тырышты. Көннәре кеше арасында , кибетендә узса, төннәрен бигрәк авыр иде шул аңа. Әледән-әле төшенә бала чагы кереп куркыта башлады. Мәрьям бу ниндидер югарыдан килгән берәр төрле чакыру я сигналдыр дип уйлый башлады. Күпме гомер узып бер тапкыр да моңарчы төшенә кереп карамаган абыйсы да аны үз янына чакырган кебек булып бик сагышлы итеп төшенә кергәч, Мәрьям үзенең инде онытылып беткән туган якларына кайтып килергә булды. Инсаф кына, әни, берүзең андый ерак юлга чыкма инде, мин чираттагы ялымны алгач, машина белән үзем алып барырмын дип каршы килсә дә, әнисе, юк, улым, мин күрәсене барыбер башка күрмәс. Мин бала-чага түгел бит инде, югалмам әле, бер-ике көннән кайтып та җитәрмен дип аны юатты. Инде юл чемоданы да җыеп тутырылган, юлда барганда поездда ашарга дип аерым сумкага ризыклар да салынган, тик Мәрьям, нәрсәсендер оныткан я югалткан кеше сыман, ишек янындагы урындыкта утыруында булды. Әллә бармыйммы икән? Мине анда ни көтә? Аннан кайткач тагын да начаррак төшләр керә башламасмы? Уйларының чиге юк иде Мәрьямнең. Улы Инсаф поездга тимер юл вокзалына илтеп куярга дип килеп җитмәгән булса, бәлкем, шул көенчә утырган да булыр иде.
Поезд әкрен генә тимер тасмалар буйлап алга шуышты. Аның саен хатынның башындагы уй өермәләре ныграк котырынды, хатынның башын кыршау белән кыскан кебек итеп авырттыра башлады. Ул урынын җәеп, киштәсенә сузылып ятты. Күршеләре хатынны йоклый дип белеп, әкрен генә пышылдап сөйләшүгә күчте. Ә Мәрьям йокламый иде.
Әтиле-әниле, шәһәрләреннән ерак булмаган елга буена су коенырга барган чагы исенә төште. Матур җәйге көне. Абыйсы белән икесе дә суда йөзәргә дип балоннарын кабартып ук бардылар су буена. Бер якта олы гына елга, аланлыкның икенче ягында Пионер күле. Бала чагалы гаиләләр шул күлдә чупырдаша. Машалар да күлдә коенып арыгач, балоннарын эләктереп, олырак балалар коенган елга буена чаптылар. Әти-әнисе комда кызынып яткан җирләреннән аларның киткәнен сизми дә калдылар. Бер мәлне әти-әнисе балаларының юклыгын сизеп алып, шундый нык куркып бар аланны яңгыратып кычкырып җибәргәнгә балалар да куркып калган иде. Әтисе йөгереп килеп, елга яры буендарак суда чупырдаган Машаны күтәреп алып кочагына кысты. Әнисе исә абыйсын гаепле санап, аның арт ягына сукты. Моны Маша үз күзләре белән күрде. Әтисе кызын кысып кочаклаган хәлдә, доченька, золотинка ты моя, я так испугался, ну разве можно без разрешения папы и мамы убегать на речку? Больше никогда без разрешения никогда никуда не уходи, дип битләреннән үпте, кочагыннан чыгармыйча үзләренең киемнәре яткан җиргә хәтле күтәреп барды. Әй, рәхәт иде Машага әтисенең көчле кулларында! Ә кич белән су буеннан кайтканда ул бөтенләй әтисенең җилкәсенә үк үрмәләде. Әнисе дә , әтиең аргандыр, син бит инде зур кыз, төш, дисә дә, әтисе аны комга буялган аякларыннан тотып җилкәсендә өйләренә хәтле алып кайтты.
Башка әтисенең үзен шулай үсендергәнен, яратканын Маша инде хәтеренә төшерә алмады. Әллә ул инде үсеп киткән идеме икән? Тормышлары бик гади булса да, балалар күңелен күрә белә иде шул әтиләре. Башка төрле туңдырмага акчасы җитмәдеме икән, әтиләре эштән кайтышлый еш кына фруктовый дигән туңдырма алып кайтканын да , хәтта ул туңдырмаларның тәмен дә хәтерли икән бит әле Мария. Туңдырма ялагандай итеп, хатын теле белән иреннәрен ялап куйды. Тик бәхетле балачагы бик кыска булды шул.
Әнисе белән икесе генә калган көннәрне дә Маша гомере буена исеннән чыгармады. Әнисенең, улы белән иренең фотоларына карап көннәр буена елаганын, аңа кушылып үзенең дә елый-елый шешенеп беткәннәрен ничек оныта алсын инде. Тик бераздан әнисе елаудан туктады, аның кайгысын уртаклашырга дип өйгә ниндидер ят хатыннар керә башлады. Башта елашып, аннары җырлашып утырулар ешайды. Тиздән бу хатыннарга ияреп ят ирләр дә алырның ишеген какты…
Маша кайгысы качкан иде инде анасыннан. Ничек тә булса эчәргә табу һәм кайда туры килсә шунда ятып йоклау иде бар теләге. Әле махмырдан эчәренә таба алмыйча ачуы килгәндә, Машаны эт итеп сүгүдән битәр, яңаклап та җибәрә иде. Әтисе исән чагында гаиләләре белән шәһәр мунчасына йөргән булсалар, соңрак мунча юлы да онытылды. Машаның башын бетләр ашап, кутырлап беткәч, анасы аның алтынсу чәчләрен сарык йонын алган кебек кыркып ташлады да башына яулык бәйләтеп куйды. Ий, кыенсынды инде Маша үзенең чәчләрен кыркыганга. Болай да бала-чагалар аннан читләшәләр иде, бетле Маша дип тә бик озак үчекләделәр үзен. Ярый әле күршеләрендә Маша исемен дә белмичә бабуля дип кенә йөртә торган бер әби бар иде. Шул әби баланың ач, бетләп йөргәнен күреп, Машаны үзенә алып кереп, башына агу сөртте. Тора торгач, алтынсу чәчләре тагын да матуррак булып үсеп китте. Ачлыктан исәнгерәп йөргән вакытта чүплек тирәсендә йөреп, шуннан ипи катылары да җыеп ашаганы исенә төшеп, Мария авыр сулап куйды. «Нишләп ул вакытта минем кебек ташландык балаларны берәр орган килеп алмады икән? Исерек аналарны, яшәр урыны булмаган кешеләрне кемдер җыярга тиештер бит инде дигән уйлары башына килеп ул авыр йокыга талды.
Иртән поезд Мәскәүгә килеп җитте. Марияга юл аркылы урнашкан икенче вокзалга күчеп кичке якта туган шәһәргә китүче поездга билет аласы гына калды. Көндез чемоданын саклык камерасына урнаштырып, Мәскәү буенча автобусларда йөреп кайтты. Башкаланың зурлыгына, матурлыгына исе китсә дә, безнең Казан тынычрак икән, монда бигрәк ыгы-зыгы, шау-шу, машиналар агышыннан һава гөжләп тора диде үз-үзенә. Кичке якта поезд инде аны туган җиренә алып китте.
Төнге икеләр тирәсендә проводник хатын сак кына итеп , сезнең шәһәрегезгә җитәбез дип аны уятты. Тимер юл станциясендә төшүчеләр саны берән-сәрән генә. Мария чемоданын тотып кая барырга белми аптырап басып калды. Элек тоташ диярлек ике һәм бер катлы бараклардан, җимерек сарайлардан торган шәһәр танымаслык булып үзгәргән. Реклама плакатларыннан, машина юллары тирәле утырткан электр баганаларыннан яктылык җиргә сибелеп ниндидер сихрилек өсти кебек. Поезддан төшүчеләрнең күпчелеген шәһәрдә яшәүче танышлары,якыннары каршы алды булса кирәк, бераздан станция тирәсе бөтенләй тынып калды. Мария чемоданын сөйрәп вокзал бинасына узды. Анда да сакта торучы белән , касса тәрәзәсен бикләп, йокымсыраган кассирдан башка кеше күренмәде.
Сакта торучы Марияга бераз карап торганнан соң, әллә сезне каршы алырга килүче булмадымы, дип сорады. Мине беркем дә каршы алырга килә алмады шул. Сәбәбе бармы әллә дигән сорауга, Мария, алар бар да мәңгелек йортка күченеп беттеләр, диде. Сөйләшүе русча булса да, үз туган ягындагы сөйләмнән аерылып торуына кизү торучы да игътибар итте. Сез башка җирдә яшисез ахрысы. Бөтенләй безнеңчә түгел сөйләшүегез дип сөйләшүне дәвам итте. Аңа да дежурствосын тәмамлаганчы вакытны ничек тә уздырырга кирәк иде. Ялгыз хатынны сөйләштерергә тырышуы да шуңа сәбәпче булды бугай.
-Дөрес уйлыйсыз. Монда тусам да, мин Татарстанда яшәдем. Хәзер инде татарчаны да русчага караганда ныграк беләм бугай. -Мария көлемсерәп куйды.
-Шулай инде. Кайда яшәсәң, шундагыга ияләшәсең. Танышыйк инде. Мин Захар Петрович булам. Ә сез?
-Мин, просто Мария. -Кинодагы кебек.
-Алайса мин дә просто Захар булам, килештекме.
-Килештек.
Захар , әллә милициядә эшләгәнгә күрә, сорауларны бик оста итеп биреп, үзен кызыксындырган бар сорауларга да җайлап кына җавап та алды. Хәер,Мария да эчендәгесен кемгәдер бушатырга әзер иде. Җитмәсә , алар әле бер яктарак яшәгән һәм бер мәктәптә укыган булып та чыктылар. Дөрес, Захар аннан бер өч класс түбәнрәк укыган, шуңа күрә бала чагында Машаны очратканын исенә төшерә алмады. Барыр җире, керер кешесе булмаганлыгын белгәч, Захар аны үзләренә алып кайтырга булды.
-Мин дә бит берүзем калдым. Карт әни белән яшәп ятам хәзер. Хатыным иллесен тутыргач, икенче кешегә гашыйк булып аерылып чыгып китте. Өч балабыз да зурлар инде. Үз тормышлары белән яшиләр. Мине дә чит итмиләр, килгәләп, хәлне белешеп торалар.
-Ай, юк, кунакханәгә генә урнашырмын. Мине әллә нинди җеннәр котырткан кебек булды монда кайтырга. Югыйсә ирем исән вакытта мең мәртәбә кайтырга була иде. Аягым да, җаным да тартмады, нишләптер. Менә ирем Алмазны югалткач, ниндидер бер тынгысызлык барлыкка килде йөрәктә. Мин инде зиратка кереп , таба алсам әтиемнең каберен күреп китәрмен дә юлга чыгармын дип торам.
-Әниең дә монда күмелгәндер бит?
Марияның бер билгесез кешегә әнисе турындагы күңелсез хәлләрне сөйлисе килмәде.
Ул тын гына, юк шул, аның кабере монда түгел дип кенә куйды.
-Ярар, син, Мария, аптырама. Бу ир миңа бәйләнә ахрысы дип курыктың ахрысы. Бәйләнмим. Минем инде хатын-кызга бер ышанычым да калмады, дөресен әйткәндә. Кунакханәгә акча түләп ятканчы, дип әйтүем иде. Мин акча сорамыйм. Ә бәлки минем әни синең туганнарыңны беләдер дә әле. О, аның хәтере! Наполеонны да хәтерли әле ул. -Захар башын артка ташлап чын күңелдән көлеп бибәрде.
-Шулай дисеңме? Чынлап та әллә беләме икән. Бәлкем әнине, юк, әтине беләдер. Захар, алай булгач, мин риза сезгә барырга. Тик… мин бер генә кичкә. ..Аннары әниең мине ничек кабул итәр бит әле.
…Захар сменасын тапшыргач, машинасына утыртып Марияне үзләренә алып китте. Клава әби,туксанның теге ягына чыккан карчык булса да, чынлап та үз аягында йөреп торучы, бик җор карчык булып чыкты. Башта Марияга бик сынап, шикләнебрәк карап торса да, аның бу шәһәргә килүенең сәбәбен белгәч, бик шатланып, а как же, знаю, знаю я твоих родителей то. Как же не знать то дип, беркавым башын чайкап торды. Вы же в седьмом доме, получается жили. Даа, снесли уж его, давно снесли, там сейчас парк открыли. Детки там играют, эх не было в вашем детстве таких парков то. Вон мой Захар то, тоже ведь уличным хулиганом был. А вот выучился и в милицию пошел. Ой, сколько у него грамот то! Целый чемодан, даа. А вот жена его, сбежала, не выдержала хорошей жизни. – Әби тагын Марияга сынап карап куйды. -У меня сын то хороший. Добрый он и слишком доверчивый. Говорила я ему, смотри сынок, ты за законом следишь, а за женой не следишь, говорила. А он, да брось, маманя! Вот и остался с матерью то жить на старости лет. На пенсии он уже, а все еще работает. А чего мужику дома то сидеть. Пусть работает. Слышь, девка, а ты то замужем? Муж то есть у тебя?
Мария әбигә үзенең ире үлгәнлеген, улы, кызы барлыгын сөйләп бирде.
Әбинең сөйләшергә теле кычытып торган ахрысы, тәмам алҗаганчы үз тормышын, Захарныкын, оныкларыныкын сөйләгәч, Мариянең әти-әнисенә күчте. Баксаң, Мариянең әтисенең бертуган абыйсы булган, ул инде күптән мәрхүм, әмма аның балалары да шул ук шәһәрдә яшәп ята икән. Бу хәбәрне ишеткәч, Захарга аларның адресларын табу кыен булмады. Тәүлек буе эшләп кайткан булса да, Захар Мариянең юк-югына карап тормады, ял итмичә башта аны иске зиратка алып барды. Зират янындагы часовняга кереп шәмнәр куеп, тиешле адрес буенча туганнары янына күрешергә алып китте.
Гомере буена үзен бер туганы да юк дип яшәгән Мариянең өч икетуганы, әллә ничә өчтуганнары барлыгы беленде. Абыйсының балалары да кечкенә чакларында әтиләренең ниндидер Борис, Маша дигән балалар турында нидер колакларына ишетелгәнен хәтерләренә төшерделәр. Әмма Борисның суга батып үлгәнлеген, ә Мариянең приютта үскәнлеген алар белмәгән булып чыкты. Үзләрендә кунарга кыстасалар да, Захар, Клава мама упкәләячәк дип, Марияне үзләренә алып кайтып китте.
Кич буена әби, Захар, Мария бала чакларын исләренә төшереп елашып та көлешеп тә озак итеп гапләшеп утырдылар. Икенче ял көнен дә Захар Марияга багышлады. Аны бала чагында су коенган елга буйларына алып барды, элек яшәгән йорт урынындагы паркка алып керде, шәһәрнең яңа микрорайоннарын күрсәтте. Дөресен әйткәндә, Захарның күңелендә, Мариягә тәкъдим ясасам, минем белән калырга теләк белдермәсме икән дигән өмет чаткысы кабынган иде инде. Тик ничек итеп сүз башларга белми, ул аны шәһәрнең үзәк соборына алып килде.
...Мариянең үз гомерендә мондый зур соборга аяк атлап кергәне юк иде. Дөресен әйткәндә бала чагында ул үзен кайсы да булса чиркәүгә алып барганнарын да хәтерләми. Әнисенең Пасхага күкәй манганнары исендә дә кебек... Алар соборда озак тормады, төштән соң поезд Марияне кире Мәскәүгә алып китәргә тиеш иде. Захар үз өйләре янына кайтып туктагач, Мария, чит җирләрдә картлыгыңны берүзең уздырганчы, бәлкем үз туган шәһәребезгә кире кайтырсың. Монда бит синең кендек каның тамган, туганнарың яныңда, җиде буын туганнарың монда күмелгән. Әгәр риза булсаң, мин күпме кирәк, шуның хәтле сине көтәргә әзер, диде.
Мария җавап бирмәде. Аның күңеле ничектер тынычланып калды. Ул инде икенче туган җиренә әйләнгән Казанын сагына, юксына башлаган иде.
Поезд янында саубуллашканда да Захар Мариянең кулын үзенең кулларында озак итеп тотып торды.
-Мария, соглашайся. Вдвоем легче будет жизненный путь пройти. Ведь и ты и я находимся на перепутье. А пути она все равно когда нибудь да пересекаются, диде.
Мария бары тик, спасибо тебе, Захар. Ты настоящий друг. Я тебя никогда не забуду, дип саубуллашып, вагонына кереп утырды да пыяла аша елмаеп, Захарга кул болгады.
***
Мария башка кияүгә дә чыкмады, оныклары белән мәш килеп, аларны үстереште, авылдагы кайнана йортына кайтып, бакча утыртты, җәй көннәрендә оныклары белән шунда яшәде. Ул тәмам картаеп, үзе васыятъ иткәнчә, мөселман зиратына ире Алмаз янына күмелде.

Тәмам.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас