

Бер шатлыкны бишкә бүләек дигәндәй, кода-кодагыйлар туй уздыру турында да бик тиз уртак фикергә килделәр һәм әзерлек эшенә дә тотындылар. Кияү ягыннан бергә укыган дусларын искә алмаганда алтмышлап кешене санап чыгардылар, кыз ягыннан нибарысы бер-ике генә гаилә булып чыкты. Кодагые МәрЬямнән туганнары турында сорагач, ул бөтенләй җавапсыз калып, иренә сораулы карашын төбәде.
-Ярар, кодалар, аптырашмагыз сана, кунакларның ничә кеше булуындамени хикмәт! Иң мөһиме бу бит безнең кызыбызның, сезнең улыгызның туе. Алар теләгән дусларын җыйсыннар. Ә без инде, картларча утырырбыз, Әйдәгез әле, бер картлыкта бер яшЬлектә дигәндәй, балаларның бәхетле киләчәге өчен бокалларны чәкештереп куйыйк. – Алмаз үзенә һич кенә дә шәмпан шәрабе эчәргә ярамаса да, кодалар белән танышу, кызының кулын сорау хөрмәтенә бокалын күтәреп эчеп куйды. Шәмпан шәрабына конЬяк кушылып китте. Кунакларны озатканда инде ашказаны туры үтереп яна башласа да авыртуны баса торган даруларын эчеп, Алмаз, миңа залга урын Җәеп бир әле, әллә нәрсә телевизор карап ятасым килеп китте, диде.
Аның агарынып киткән йөзендәге бит мускуллары, авыртудан тартышып-тартышып куйса да ул сер бирергә теләмәде.
Барысы да бик дулкынланып көткән язылышу көне дә килеп җитте. ЯшЬләр бәхетле иде. Кыз озату, ресторандагы мәҗлестә утыру Алмаз өчен тормышындагы иң авыр минутлары кебек тоелды. Ата-аналар өчен махсус корылган өстәл артында ул бер бөртек тә ризык җыймыйча, бары тик газсыз су гына уртлап утырды. МәрЬям генә аңлый иде иренең хәле шәптән түгел икәнен. Әмма гаилә ишеген шакырга әзер торучы газраилны аның да ничек тә булса ераккарак, озаккарак куасы килде. Кунаклар сәерсенмәсен дип мәҗлес вакытында һич булмаганча шаярды, биеде, җырлады. Алмаз да МәрЬямнең күңелендә нинди утлар янганын аның моңсу күзләреннән бик әйбәт аңласа да, үзен тыныч тотарга тырышты.
Туй мәҗлесеннән соң кунаклар тиз генә таралышып бетә алмады, яшь гаилә кодалар ике көнгә арендага алган фатирга кунарга китте, ә Мәрьям соңгы кунаклар артыннан ишек ябылуга ресторанга ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Тагын системалар, авыртуны баса торган уколлар, химия терапиясе, лазер белән дәвалаулар...
Алмаз тагын да ныграк ябыкса да әле үз аякларында өенә кайтып кияве Хәбир белән кызы Айгөлне ерактагы хәрби часткә озатып кала алды.
Алмазга больницадан ук инвалидлык буенча группа биреп кайтардылар. Мәрьям белән Инсаф ничек булса да аны аякка бастырырга, чирен дәваларга тырышып кая гына мөрәҗәгать итеп карамадылар, әмма барысы да вакытлыча гына булып чыкты. Абыйсыннан алда кияүгә чыгып куйган Айгөл тормышыннан кәнәгать иде. Хәрби часттә аңа да эш табылды, аны складларга килгән товарларны исәпкә алып торучы итеп билгеләделәр, Хәбир яңа килгән яшь солдатларны танк йөртергә, атарга өйрәтеп, көн-төн полигоннан кайтып кермәде, ә инде арып-талып кайткан чагында Айгөле аны тәмле ашлар пешереп каршы ала торган булды.
Яшь гаилә бала алып кайтуны бераз кичектереп торырга булды, әле үзебез өчен яшәргә кирәк дип, бу мәсьәләне арткы планга күчерделәр.
Инсафның һаман да гаилә кормавына әнисеннән дә бигрәк Алмазның эче поша иде. Ничә тапкыр улы белән бу темага ачыктан-ачык сөйләшеп карарга теләсә дә, Инсаф юк сәбәпне бар итеп, әтисеннән тел яшерде. Урын өстендә яткан Алмаз Инсафның эштән кайтып ашап-эчүгә каядыр чыгып китәргә җыенуын күреп, улым, сөйләшәсе бар иде. Бәлкем бер биш минут вакытыңны кызганмассың, диде. Улы әтисе янына килеп, юк, әти, сөйлә, берәр теләгең бармы, әллә йомышыңмы, дип карават кырыена килеп утырды.
-Улым, минем хәлне белеп, күреп торасың. Мин инде әниеңә ярдәмче түгел, киресенчә авыр йөк кенә. Әле күпме сезне газап чиктерермен, билгесез. Өйләнергә иде сиңа, улым. Яшең дә бара бит. Нужәли бер кыз белән дә очрашмыйсың инде син? Әнә сеңлең - бер дигән егетне тапты да кияүгә чыгып, үз гаиләсе белән яшәп ята.
-Әти, ярар инде. Вакыты җиткәч өйләнермен. Мин өйләнеп кенә берәр нәрсә үзгәрер дисеңме әллә?
-Әйе улым. Шулай дип уйлыйм. Минем күңелем тынычланачак. Болай бит башка әллә нинди уйлар керә. Дөньясы да көн саен үзгәреп тора.
Инсаф дәшми торды да, тамагын кырып сүз башлады.
-Әти, минем...мин бер хатын белән очрашам. Ул иреннән аерылган, биш яшьлек баласы бар. Әмма мин сезгә ул хакта әйтергә курыктым. Ничек кабул итәсез бит. Без бер-беребезне яратабыз. Кызын да үз балам кебек якын итеп күрәм.
-Алааай. Кххм, ирдән аерылган хатын дисең инде. Ә кызлар булмадымени, улым? Үз балаң да булыр иде әле.
-Нишләп булмасын, бардыр . Әмма миңа менә Луиза ошады. Нишлисең бит, йөрәк шулай теләде, язмышым минем шундый, димәк.
-Луиза? Ул татар кызымы соң?
-Татар кызы инде. Керәшен татары.
-Әй улым, улым! Син дә минем язмышны кабатлыйсың икән бит. Мин армиядән марҗа кызы алып кайттым. Хәзер син динеңне бутыйсың булып чыга инде.
- Причем монда дин мәсәләсе. Әти, ә сез әни белән начар яшәмәдегез бит. Әле хәзер дә Аллага шөкер чөкердәшеп кенә торасыз. Әни бит татарча да белмәгән көе сиңа ышанып ияреп кайткан. Рәхәтләнеп татарча сөйләшә, догалар укый. Мин дә өйрәнгән догаларымны онытмыйм, һәрвакыт кабатлыйм. Мәчеткә дә кереп хәер дә бирәм, вакытым булганда вәгазьләр дә тыңлыйм.
-Анысы шулай инде. Тик тагын бер уйлап карасаң яхшы булыр иде, улым. Луиза да синең әниең кебек булырмы икән соң?
Инсаф көлеп җибәрде.
-Булыр! Улы хатынын әнисенә ошатып сайлый диләрме әле? Мин нәкъ әнигә ошаганын таптым да инде, әти. Ярый, әти, мин китим инде. Луиза белән Аня мине көтәләрдер.
Инсаф әтисенең кулын кысып саубуллашып, кичке очрашуга чыгып китте. Мәрьям эштән кайтуга Алмаз хатынына яңалыкны сәйләп биреп , Мәрьямне шаккатырды.
Инсаф көннәрдән беркөнне Луиза белән кызы Аняны әти-әнисе белән танышырырга алып килде. Луиза бик кыенсынса да, Инсафның әти-әнисенең җылы мөнәсәбәтен күреп күңелендәге авыр тойгылары таралды, кызы Аняга исә бар бала-чагалар кебек үк кухняда Мәрьям янында кызык булды. Бала булган өйдә сер тормый диюләре чып-чын дөрес иде. Аня да булачак әбисенә үзләренең тормышын энәсеннән -җебенә чаклы, хәтта кирәкмәгәннәрен дә ачып салып сөйләп бирде. Шул ук вакытта Мәрьямгә дә үзенең сорауларын яудырып кына торды. Бабай нишләп ята? Аның кай җире авырта? Нишләп сезнең песиегез юк? Нишләп сезнең уенчыкларыгыз юк дип, бер сораудан икенчесенә сикерә-сикерә үзе дә ялыкты бугай, бүлмәдә караватта ятып торган Алмаз янына килеп, башыннан сыйпап, дедушка, заболел , да? Ты таблеточки попей и сразу выздоровеешь. Они конечно не вкусные, но они же лекааарства, поэтому не вкусные, ты не болей, мы еще с тобой поиграем , дип самими балаларча Алмазны юатты. Баланың йомшак нәни кулларын тотып үбәсе, кочагына алып сөясе килде Алмазның. “Конечно выздоровею, вот бабушка сейчас даст таблеточки, которые не вкусные, и я выздоровею, дип елмайды.
Булмады шул, Аня белән Алмазга кулга-кул тотынышып йөрергә, уйнарга язмаган икән. Инсаф Луиза янына аның бер бүлмәле фатирына күченгәннән соң, Алмаз әллә ничек кинәт кенә авыраеп китте. Мәрьям эштә чак иде. Баш очында гына тумбочкада яткан телефонын алып шалтыратырга мөмкинлеге бар иде әле Алмазның. Тик үзәгенә төшеп бөтен җанын тәнен ашаган чиреннән мәңгелеккә китеп кенә котыла алачагын ул инде яхшы белә иде. Кулын сузып телефонын алмакчы да булды, әмма уеннан кире кайтты. ..
Мәрьям эшеннән бер сәгатькә алданрак сорап кайтты. Әллә ничек көн буена йөрәге сулкылдап аптыратты. Ишек янына килеп җиткәч тә, ишек артында ниндидер бушлык бар кебек тоелды аңа. Сакланып кына ишекне ачты, коридорның утын кабызып җибәрде һәм Алмазның караваттан салынып төшкән кулына күзе төште.
-Алмаз! Җаным, Алмаз! – Мәрьям әле суынып та өлгермәгән Алмаз янына тезләнде. -Ник! Ник син мине ташлап киттең? Ник шалтыратмадың,Алмаз дип ачыргаланып елый башлады.
АХЫРЫ БАР.