Литература
17 Августа , 06:53

Юл чатында

Әсхия Абдуллина -Костикова. 12 өлеш. Яз көне өй янындагы миләшләргә кунып чыркылдашкан чыпчыклар кебек чыркылдаша-көлешә кызлар көзге балдан таралыштылар. Барысының да кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде.

Яз көне өй янындагы миләшләргә кунып чыркылдашкан чыпчыклар кебек чыркылдаша-көлешә кызлар көзге балдан таралыштылар. Барысының да кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде. Шулай булмый ни, кызларның күбесе әле моңа хәтле мәктәптә оештырылган көзге бәйрәмнәрдә, дискотекаларда гына биегән иде бит. Ә монда! Нинди егетләр, барысы да спортсменнар командасыннан диярсең! Шулай да кызларның кәефен төшерерлек мизгелләр дә булып алды кичәдә. Ни өчендер булачак лейтенантларның барысының да күзләре Айгөлдә кебек тоелды аларга. Үзен егетләр алдында басынкы гына тотса да, кызлар Айгөлне чытлыкланып, кыланып егетләрне үзенә каратырга тырышты дип уйлады. Бигрәк тә Айгөл үзенә кирәкле троллейбуска утырып киткәч, аның турында гайбәтне чәчепме-чәчте кызлар. Берсе барыннан да уздырырга тырышып, әйдәгез, кызык итәбез аны. Йөрмәсен әле әллә кем булып. Лиса! Противно даже, на ее эти рыжие лохмотья смотреть, диде. Икенчесе кушылып, әйдәгез, тик ни эшләтәбез , дип җөпләде. Нишләтәбез, нишләтәбез? Уйлап тап әйдә! дип беренчесе аның саен бәхәсне куерта торды. Кыйнатабыз! Вот белер шул вакытта ничек масаерга икәнен. ..
Айгөл шат күңел, күтәренке кәеф белән өенә ашыкты. Уенда, күз алдында әле күптән түгел генә тәмамланган бал кичәсе иде. Матур булды шул кичә, Ул егетләр барысы да чибәрләр, шундый илтифатлылар, ә ничек итеп вальс әйләндерәләр! Эх, мөмкинлеге булса Айгөл хәзер үк кире борылып танк училищесының актлар залына кереп тагын-тагын вальс әйләнер иде. Бигрәк тә Хәбир белән. Хәбиргә ул залга керүгә үк күз ташлады. Сабантуйларда катнаша торган баһадир кебек, иптәшләреннән бер башка югарырак, киеме аша бар тәне гел мускуллардан торуы сизелеп тора. Ә аның бит очларын чокырайтып, вак кына ак тешләрен күрсәтеп елмаюы! Айгөл үз уйларыннан оялып кызарып китте. Шулай да күңеле шат иде. Хәбир бит барлык кызлар арасыннан иң беренче вальска аны, Айгөлне чакырды. Әле яңадан иптәшләре Айгөлне чакырганда, ә үзе башка кызлар белән биегәндә дә күзен Айгөлдән алмады. Барлык егетләр дә үзләренең исемнәрен, кай яклардан икәннәрен әйтсәләр дә Айгөлнең исенә бары тик шушы Хәбир генә уелып калды. Беренче күрүдән гашыйк булу шушы икән дип уйлады кыз үзләренең ишек кыңгыравына басканда. Әнисе кызы кайтуын ишек янында гына саклап торган диярсең, кыңгырауга кагылуга ишек ачылып китте.- Мин инде үземә урын таба алмый башладым. Кызым, нишләп болай бик озак йөрдең, дип каршылады әнисе.
-Ий, әни, бер дә озак түгел. Бу бит мәктәптәге дискотека гына түгел. Булачак офицерлар белән танышу кичәсе. Айгөл хисләр давылыннан чыга алмыйча әнисен кочып алды да аны бию тактына бөтерә башлады.
-Кызым, тукта, егасың бит инде. Уф, башым әйләнә, тукта дим.
-Әнии, анда нинди чибәр егетләр укый икән. Их, танкистлар укыта торган училищега кызларны алсалар, мин ике дә уйламый шунда барыр идем.
-Әй, тилекәй. Танкистлар алар чын сугышчылар. Аллам сакласын диген. Сугыш була калса, алар иң алдан баручылар. Кит, теләсә нәрсә сөйләп, йөрәгемә яра салма әле. Әнә әтиең дә тагын авыртынып тора. Тагын ашказаным яна, ди.
Айгөл әтисе янына кереп китте дә, караватта ятып торган әтисен кочаклап алды.
-Әтием, зинһар болницага ятып кара инде. Әни дә мин дә бик борчылабыз бит синең өчен. Телисеңме, синең белән мин дә болницага кереп ятам. Стоп! Мин медучилищега күчәм дә сине үзем дәвалый башлыйм. Кызының сүзләреннән Алмазның күңеле тулып китте, ул кызын кочаклап алтынсу чәчләреннән сыйпады.
-Золотинка ты моя. Ярар, кызым, син әйткәч барам инде. Бар әниең янына, мин бераз ятып торыйм әле.
Айгөл өс-башларын алыштырып бераз әнисе янында буталды да, урынын әзерләп йокларга ятты.
Уку атнасы да тыныч кына узып китте. Хәбир турындагы уйлары башыннан чыкмаса да, үзе танк училищесы янына барып койма аша егетне эзләп йөрергә кыймады. Егетне курәсе килү теләге белән беррәттән тиктомалга үзенең кәефе төште. Шимбә кичендә училищесыннан да соңга калып чыкты, җитмәсә алар яшәгән якка моңа хәтле бергә кайтып йөргән курсташының да кайтмаячагы билгеле булды. Ул күңелсезләнеп, елар чиккә җитеп, үзенә кирәкле автобусның иң алдагы утыргычына барып утырды. Унынчы микрорайон тукталышында автобуста пассажирлар бөтенләй диярлек бетеп, автобус салонының арткы өлешендә берничә егетнең шаркылдап көлешеп кайтканы гына ишетелде. Автобус тукталышка килеп туктауга егетләр өере кызны уратып алды да ишектән аны этә-төртә дигәндәй чыктылар. Айгөл туп-туры өйләренә чапмакчы булган иде, берсе китереп аяк чалды, кыз шапылдап егылды. Кулындагы сумкасы каядыр очты. Егетләрнең берсе ботинкасы белән Айгөлнең аркасына басты.
-Нәрсә, кызыкай, әллә бездән куркып чапмакчы идеңме?
Егетләр ихахайлап көлештеләр. Әллә ушыңа килә алмый ятасыңмы? Тор әйдә! Сине бит бик шустрый ул, егетләр янында биеп кенә тора, диделәр.
-Тимоха, ну-ка, кабыз әле музыкаңны, биетик әле бу чучелоны.
Айгөл торып аягына басты. Умырылган колготкиен , аның аша саркып чыккан канны сепереп, аһ итеп куйды.
-Нәрсә торасың, бие давай. Специально для тебя музыку заказали же!
Егетләр төркеме тагын акырып шаркылдап көлде. Берсе, бие бие Хәйбулла, биегән кеше бай була дип учлары белән үзенең ботларына чаба башлады. Кыз берәрсе ярдәм итмәсме дип, як-якка каранды. Тик тукталыш тирәсендә беркем дә юк иде.
-Син нәрсә, сука, безне катырып үтермәкче буласыңмы? Бие! Биемәсәң без сине башка җирдә бик яхшы биетербез.
-Сезгә миннән ни кирәк? Җибәрегез инде мине, диде Айгөл еламсырап.
-Җибәрергә? Ә без сине тотмыйбыз! Биесәң китәсең, биемәсәң безнең белән китәсең. Аха- ха- ха.
Егетләрнең берсе кесәсеннән аудио плеерын чыгарып музыкасын кабызды. Айгөл чатанлап булса да биергә тырышты, үзенең күзләреннән бу мәсхәрәләнүеннән ачы күз яшьләре тәгәрәде. Егетләр, учларын чаба, көлешә кәлешә кызны аю биеткән кебек давай давай диеп һаман саен биеттеләр. Кай арада һәм ничек монда пәйда булгандыр, бер мәлне кемдер шулай кызны мыскыл итеп торган ике егетне ике якка очыртты, болар шап итеп барып төште. Ул арада тагын берсе чинап егылды. Плеерлы егетне җилкәсеннән тотып плеерын башына бәрде, тегесе ухылдап, башын тотып җиргә чүгәләде. Егылган егетләр чатанлап читкә тайдылар.
-Айгөл, тукта биюеңнән. - Хәбир килеп кызны кочагына алды.- Син? Хәбир? – Кыз куркынып тагын теге хулиган егетләр ягына карады. – Син мине ничек таптың? Мин бит сиңа адресымны әйтмәгән идем. – Анысы соңрак, Айгөл. Мин старшинадан бүген кич чыгарга рөхсәт сорадым. – Әй сез, куркак җаннар. Тагын бер очрасагыз минем һәм менә бу кызның юлында, карагыз аны, барыгызның да умырткаларыгызны урталай сындырачакмын. Югалыгыз моннан! Тегеләр шул арада каядыр качып юк булдылар.
-Хәбир, шулай да әйт әле, син ничек мине эзләп таптың?
-Училищеңның кайда урнашканын белә идем бит инде. Вахтерыгыз бик әйбәт апа булып чыкты. Мин сездә укый торган иң матур кыз кайда тора дип сорадым.
-Ялганлашма инде! Анда иң матур кыз мин түгел.
-Иң матуры син! Синдәй матурлар бу дөньяда башка юк, мин моны точно беләм. Вот шулай итеп сораган идем, апаебыз укытучылар бүлмәсенә кереп, беренче курс студенткаларының фамилияләре язылган фотоны алып чыкты. Сезне күптән түгел гомуми фотога төшергәннәриеме? Төшергәннәр! Фамилияңне белгәч, адресыңны эзләп табу кыен булмады. Әйбәт апай! Кешелекле, ярдәмчел икән.
Айгөл чатанлап, Хәбиргә тотынып подъездына кайтып җитте. Әнисенә сиздермәскә тырышса да, сизми димени инде Әни! Егылдым дигән сүздән башкасын сөйләп тормады, әнисен борчыйсы килмәде кызның….
Курсташлары икенче көнне Айгөл дәресләргә килә алмас, егетләр кыйнап күгәргән күзләрен күрсәтергә оялыр дип уйлап нык ялгыштылар. Кояштай балкып, бернинди тимгелләрсез битен ялтыратып , бераз гына аксабрак кыз аудиториягә килеп кергәч, аларның тыннары кысылды.
Өч ел сизелми дә узып китте. Егет белән кыз укуларын бетереп, Хәбир лейтенант погоннары алуга өйләнешергә сүз куештылар. Егет әти-әнисе янына авылына кайтып үзенең билгеләнгән хәрби частенә киткәнче өйләнергә теләге барлыгын белгертте. Моны әти-әнисе бик хуплап риза булды һәм кыз кулын сорарга көнен дә билгеләделәр.
Айгөлнең әти-әниләре янына еш килеп йөргәч, кызларының , миңа Хәбир кияүгә чыгарга тәкъдим ясады диюенә алар һич гаҗәпләнмәде. Киресенчә, егетнең үзләреннән дә кызның кулын соравын көттеләр. Көннәрдән беркөнне Айгөл әти-әнисенә бүген Хәбир сездән мине сорарга килә, диде. Ата-ана, абыйсы Инсаф булачак кияүне каршы алырга әзерләнә башлады. Көткән вакытка ишектә кыңгырау чылтырагач, бер мәлгә барысы да каушап калды. Айгөл йөгереп барып ишекне ачып җибәрде. Анда энҗе тешләрен елтыратып олы бер кочак чәчәк бәйләме тоткан Хәбир, таныш түгел хатын-кыз һәм ике ир-ат басып торганын күргәч, ул да аптырап калды.
-Керергә ярыймы? – Хәбирнең тавышы командирлар тавышы кебек төптән чыкты.
-Әйе, керегез . – диде Айгөл пышылдап . Ул арада ишек янына әтисе белән әнисе дә чыгып җиттеләр.
Танышу, исәнләшү Мәрьям белән булачак кодагыйның бер-берсенә аптырашып карап торуларыннан, сүзсез калуларыннан гыйбарәт иде.
-Әллә… Әллә без бергә бәбиләгән хатыннармы соң, дип сорап куйды булачак кодагый.
Мәрьям дә җавап урынына бер кызына бер Хәбиргә карап, әллә Хәбирнең дә туган көне Айгөлнеке белән берме, дип сорады?
-Бәрәч, без бит икебез дә бер роддомда бәбиләгәнбез икән! Булачак кодагый Мәрьямне кочаклап алды.
-Алай гына да түгел. Бер палатада бит әле, бер палатада! Менә сиңа язмыыыш, диде Мәрьям дә сүзне куәтләп. Тотындылар көлешергә, кочаклашырга, күрешергә. Китте истәлекләр сөйләүләр. Өстәл артында утыра торгач палатада яткан чегән хатыны да исләренә төште. Бар вакыйгаларны яңартып ирләренә, ягъни булачак кодаларга да сөйләп, өстәл артындагыларны шаккатырдылар.
Хәбир белән Айгөл икеләтә бәхетле иде бу вакытта.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас