Литература
16 Августа , 10:50

Юл чатында

11 ӨЛЕШ Әсхия Абдуллина-Костикова. ..Юл буенча кырмыскалар кебек чабышучы машиналар бер мәлгә тизлекләрен киметтеләр. Кешеләр тиз арада машиналарыннан чыгып, юл читенә тәгәрәп түбәсенә капланган машина янына ашыктылар. Кемдер, монда балалар бар, дип кычкырып җибәрде.

...Юл буенча кырмыскалар кебек чабышучы машиналар бер мәлгә тизлекләрен киметтеләр. Кешеләр тиз арада машиналарыннан чыгып, юл читенә тәгәрәп түбәсенә капланган машина янына ашыктылар. Кемдер, монда балалар бар, дип кычкырып җибәрде. Кемдер полициягә, ашыгыч ярдәм итү станциясенә шалтырата башлады. Хатын-кызлар ай-вай килеп , кайсысы елашып торган арада ир-атлар бердәм булып машинаның ишекләрен ничек тә булса ачу, һичьюгы пыяласын ватып булса да машина эчендәгеләрне коткару эшенә кереште. Монда һәр эшне башкару вакыт тизлегенә бәйләнгән иде, чөнки машина йөртүчеләр яхшы белә, машинаның бензин багындагы сыеклык түгелеп ул минут эчендә янарга һәм шартларга мөмкин. Кайсыдыр үз машинасына йөгереп барып, инструментларын алып килеп, ишекләрне каерырга тотынды, ул арада машина эчендә бер хәрәкәтсез яткан баланың башын күтәрергә тырышканы сизелде. Тагын кайсыдыр, бала исән, давай тизрәк, ничек булса да ачырга кирәк дип, машина ишеген каерган егеткә дәште. Пыяла аша хәрәкәтләнүче балага ишекне ачарга тырыш дип әйтсәләр дә ул ишекне ача алмады. Машинаның ишекләре баштүбән капланганда янчелеп, блокировкалары ябылган булып чыкты. Башка чара таба алмыйча, ярдәмгә килүчеләр машинаның тәгәрәгәндә чәрдәкләнеп беткән, әмма коелмаган алгы пыяласына китереп суктылар. Алдагы утыргычта аңсыз ятучы Тәскирәнең битенә бер пыяла кисәге килеп кадалуга, ул айнып китте, тик ни булганын аңлый алмыйча баштүбән яткан җиреннән як-ягына каранды. Тирә-якта таныш түгел ир-атлар һәм янында машина руленә капланган ирен күреп, ул чырыйлап кычкырып җибәрде. -Алмаз, кызым, улым!
-Исән, кайгырмагыз, кулыгызны бирегез тизрәк, каешыгызны, каешыгызны ычкындырыгыз, дигән сүзләрдән ул аптырап каешын ычкындырмакчы булып кулын аска төшерде, тик каеш эләктергечнең өстә икәнен һич аңлый алмады. Бер ир кеше машина янына ятып, сузылып каеш эләктергечне кисеп җибәрде һәм Мәрьямне кулыннан алга таба сөйри башлады. Арттан берсе, тизрәк булыгыз инде, акрын кыймылдыйсыз, анда бала да тере бугай диюгә, Мәрьям кире машина эченә шуыша башлады. Анда минем балаларым, коткарыгыз, чыгарыгыз балаларымны дип елый ук башлады, Башта үзегез чыгыгыз, сез чыккач, мин шуышып кереп, балаларны алырмын дигәч, Мәрьям чыгарга шуыша башлады. Арткы утыргычтан улының, әй, башым авырта, Әни ни булды, без авариягә очрадыкмы әллә дип улының сорауларын ишетте. Әйе, улым авария булды. Менә әтиең... улым ишекне ачалсаң ачарга тырыш, тиз бул, диде Мәрьям. Пыяласын төшер, пыяласын төшерсәң тиз чыга аласың дигәч, Инсаф тиз генә ян тәрәзәнең пыяласын төшерде дә тышкы якка шуышты. Улым, ә Айгөл, аны ничек чыгарабыз хәзер? Мәрьям шок хәлендә булып үзенең кай төше авыртканын да сизмәде, машинаның Айгөл утырган ягына китте. Айгөл юлда каешын ычкындырмаган булса да, машина әйләнгән вакытта башта утыргычлар арасына шуып төшкән, аннары шул көенчә машинаның түбәсенә барып бәрелгән булып чыкты. Ул арада сиреналарын кычкыртып полиция, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машиналары килеп җитте. Үз утыргычында кысылып баштүбән капланган Алмазны ишеген кисеп, машина эченнән чыгарып, сулышын-пульсын тикшереп карадылар да, җир өстенә сузып салып машинада яткан одеялны өстенә капладылар. Аңын югалткан Айгөлне, пыялаларга киселгән Мәрьямне һәм барыбер тикшерергә кирәк дип, Инсафны да утыртып ашыгыч ярдәм машинасы Казанга чапты. Икенче машинага төягәндә аңсыз Алмаз бер аягын бөкләп куймакчы булып аягын күтәрде. Табибларның берсе, бусы да исән, тиз булыгыз, моргка түгел, больницага хәбәр итегез, урын әзерләсеннәр дип кычкырды...
Әллә фәрештәләр канат җәеп торган урын булды, әллә Мәрьямнең догалары саклап калды – Айгөлнең башы бәрелеп маш мие селкенү , Мәрьямнең аякларында бәрелү (ушиб) һәм битендә пыяла кискән җөйдән башка бернинди дә зыян килмәде. Инсафны да тикшереп карадылар һәм аңа гомумән бер нинди дә куркыныч янамаганын аңлаттылар. Ике көн больницада ятып алар таза-сау өйләренә кайттылар. Алмазга гына хәйран вакыт тагын болница караватында аунарга туры килде. Ашказаны-эче рульгә нык бәрелеп, эчке органнарына кан саву сәбәпле, башта гел кан косып, башы авыртуга чыдый алмады, җитмәсә элек сынган аягы тубык турыннан урыныннан кузгалган булып чыкты. Яшәсе гомере булгангадырмы, Алмаз да савыгып гаиләсе янына кайтты. Ул инде үзе алдагы тормышында нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл ачыклаган иде. Больницадан кайткан көнне үк хатынын, балаларын ияртеп, якындагы мәчеткә кереп хәер бирде һәм андагы имам янында озак кына итеп сөйләшеп чыкты. Шул көннән башлап Алмаз кулына дини китаплар алды, кичләрен тырышып-тырмашып, теле әйләнеп әйтә алмаган сүрәләрне кабатлый башлады. Эшеннән арып кайтса да мәчеткә кереп, анда укылган вәгазләрне тыңлады. Тиздән улы Инсафны да ияртеп икәүләшеп дини дәресләр алырга мәчеткә укырга йөри башлады...
Тәскирә карчык авырып урынга калгач, аны да үзләре янына Казанга алып килделәр. Алмаз авылдагы ничә еллар буена буш торган үз йортын сатып, җыелган акчаларын кушып шул ук йорттан үзләренә аерым фатир алу бәхетенә ирештеләр. Билгеле инде, әле тагын бик күп еллар бу фатир өчен кредит да түлиселәре барлыгын әниләреннән яшерделәр. Балаларының тормышларының муллыгына, җитеш булуына сөенеп матур гына яшәп ятканда, балконга гына чыгып-кереп йөри торган Тәскирәгә салкын тиде. Балконга чыгуының сәбәбе дә үзенең гомер сөргән йортын, бакчасындагы агачларын сагынып , күз яшьләрен балаларына күрсәтмәү иде дә соң. Тик бу салкын тиеп авыруның сәбәбен Тәскирә яхшы белә иде инде. Күптәннән бирле аякларына җылы керми, алай гына да түгел бөтен җаны-тәне туңа, бернинди дарулар да, шәфкать туташы килеп кадаган уколлар да аңа ярдәм итә алмады. Көн узган саен ашавы кысылды, соңрак бөтенләй ашаудан баш тартты, суны да авызын чайкау өчен генә кабып куя торганга әйләнде. Алмаздан бигрәк Мәрьям кайнанасы өчен нык борчылды. Әле ул йөреп торганда ике баласы да караулы, эштән кайтып кергәндә өй эче балкып торган кебек булып тоела иде аңа. Бер иртәдә Тәскирә көч-хәл белән иреннәрен кыймылдатып киленен үз янына чакырды.
-Кызым! – Тәскирә юрган өстендә яткан коры сөяккә калган, кан тамырлары да беленер-беленмәс кенә күгәреп торган кулын килененә сузды. -Мине бәхиллә, килен. Сине алып...кайткач, улыма...бик...үпкәләгән идем...Авылда бит...кеше теләсәнәрсә сөйли,.. гайбәт...ыстырам итте дип...Рәхмәт, Мәрям кызым...син улымны...кеше иттең... Бәхетле булыгыз, мине әтиегез янәшәсенә...күмегез... Мине яратмаса да...мин бит аны...яраттым...
-Әни, тукта әле, әллә ниләр сөйләмә, әле яшисең, менә шәфкать туташы кереп укол кадагач хәлең дә яхшырып китәр.
-Юк кызым...вакыт җитте... Әтиеңне төшемдә күрдем...җилкәсенә...күбәләк кунган икән...Ә ул елмаеп шуңа ...карап тора... Син бар, кызым, эшеңә соңлама. ...Мин йоклап алырмын...Аннары балалар...кайтыр...Бар,бар...
Мәрьям кайнанасының кулын сыйпады да, син әллә нәрсәләр уйлап ята күрмә, мин обед вакытында кереп чыгармын. Менә монда җиләкле чәй алып кердем. Эчеп куй әле, хәл кереп китәр, диде.
-Ярар, кызым, бар, мин...эчәрмен...
Тәскирә күзләрен йомып тынып калды. Көндез Мәрьям кайтып кайнанасына бераз чәй дә каптырып карады, тик Тәскирә инде бер сүз дә дәшмәде. Кич Алмаз эштән кайткач, әнисе янында, аны кулыннан тотып озак итеп утырды. Үзен белә-белгәннән бирле узган гомер сукмагын, әтисен, әнисен күз алдына китерде. Йоклый ахрысы әни, дип янында басып торган Мәрьямгә күтәрелеп карады һәм чыгарга дип урыныннан кузгалды. Урыныннан торгач тагын әнисенең сулган йөзенә бакты. Тәскирәнең йомык күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште...Ул тирән итеп уфылдап сулыш алды, бөтен тәне тартышып куйды һәм ана мәңгелек йокыга талды...
Әниләрен васыятьләгәнчә әтиләре янына күмеп, авылда өчесен, җидесен уздырып Казанга кайттылар .
Еллар сиздерми генә уза торды. Инсаф авиация институтын тәмамлап, инженер конструктор булып заводта эшли башлады. Айгөл сәнгать училищесына укырга керде.
Эченең -ашказанының авыртуын Алмаз хатыныннан гел яшерергә тырышты. Майлы ашыйм, вакытында режим белән ашамыйм, шуңа янадыр дип табибларга да бармады. Иренең төн буена боргаланып, йоклый алмыйча ятуын Мәрьям башта эштән арып кайтуыннан дип уйлады, әмма йокысыз төннәр ешайган саен ул да ире өчен кайгыра башлады. Мәрьямнең табиб янына барырга кирәк дигән киңәшен Алмаз бөтенләй кабул итмәде, янәсе ашказаны бар кешенеке дә авырта ул, бетәр әле дип, карышты. Әмма инде үз белдеге белән алган дарулары да ярдәм итми башлагач, хатыны киңәше белән табибка китте.
...Уку йортларында көзге баллар вакыты башланды. Айгөлләр группасын танк училищесына көзге бал бәйрәменә чакырдылар. Кызлар бу бәйрәм чарасына бик тырышып әзерләнделәр. Группа җитәкчесе кызларны алдан ук, егетләр белән танышырга барасыз, карагыз аны, үзегезне тәртипле, итагәтьле тотыгыз дип кисәтте. Кызлар гына чыркылдап көлештеләр, аның саен көзге алдында лампага җыелган күбәләкләр кебек бөтерелделәр. Ниһаять, дулкынланып көткән кцн дә килеп җитте. Махсус шушы кичә өчен кибеттән матур күлмәк, туфлиләр сатып алынды. Айгөл группадаш кызларыннан бар ягы белән дә аерылып тора иде. Уттай янып торган озын чәчләре, ерактан ук үзенә тартып торучы зәп-зәңгәр күзләре, нечкә кара кашлары танк училищесы студентларының барысының да диярлек ушларын алды. Бал булгач чынлап торып бал булды- һәр егет Айгөл белән танышып, аны биергә чакыруны үзенең бурычы дип санады. Тик группадаш кызларга гына бар игътибарның Айгөлгә булуы ошамады.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас