Литература
14 Августа , 04:30

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 11 ӨЛЕШ. ...Мәрьям терелеп аягына басканчы күпме карлар яуды, бураннар дулады, түбәләрдән тамчылар тамды, урамнардан челтер гөрләвекләр юл алды. Беренче май бәйрәме алдыннан, коры сөяккә калган Мәрьям дә иренә тотынып больница ишегеннән урамга атлады.

...Мәрьям терелеп аягына басканчы күпме карлар яуды, бураннар дулады, түбәләрдән тамчылар тамды, урамнардан челтер гөрләвекләр юл алды. Беренче май бәйрәме алдыннан, коры сөяккә калган Мәрьям дә иренә тотынып больница ишегеннән урамга атлады. Күзләре төсле зәп-зәңгәр күк йөзендә аны каршы алгандай кояш балкый, аяк астында яшел хәтфә үлән борынлаган. Әллә саф һава тәэсир итте инде, башы әйләнеп китеп Мәрьям чайкалып куйды. Алмаз хатынын сак кына биленнән кочып, машинасы ягына атлады. Хатынын кертеп утырткач, кабаттан больницага кереп, Мәрьямнең бар әйберләрен җыештырды. Тумбочкасыннан мәселман дини китапларын кулына алып, болар кайсыгызныкы, дип палатадагы хатыннарга кхз салды. Шул вакыттан бирле палатада ничәмә кеше урын алыштырган, дәваланып терелеп өенә кайтып киткән, шуңа да хатыннар белмибез, сезнең хатынның тумбочкасында булгач, аныкыдыр инде диештеләр. Алмаз, аптырагандай булды, әмма китапларны калдырмады, бер пакетка тыгып, палатадагы авырулар белән саубуллашып, машинасына чыкты. Әйберләрне багажникка урнаштырып, кайтыр юлга кузгалдылар. Казандагы фатирларына кереп тә тормыйча туп-туры авылга әниләре, балалары янына иде юллары.
Күпме вакыттан бирле әниләрен күрмәгән балалар, аны күрүгә кочагына ташландылар һәм болай да көчкә аягында басып торган Мәрьямне чүттән генә егып та җибәрмәделәр. Ярый янында һәрвакыттагыча канатын җәеп басып торучы Тәскирә бар иде. Авыл һавасы, күршеләренең кәҗә сөте, балаларының шатлыклы елмаюлары, иренең игътибарлылыгы Мәрьямгә көч өстәде, өстәвенә кайнанасы киленен ике сәгать саен ризыкны төрләндереп ашатырга тырышты. Алмаз хатыны белән балаларын авылда калдырып, тагын Казанга эшенә чыгып китте.
Бу хәлләрдән соң Алмаз да бик нык үзгәрде, хатынының сәламәтлеге кыл өстендә булуы гел күңелен борчып торды, әмма барыбер ул авылга кайтып яши башлау уен башына да кертмәде. ..
Көзгә гаилә тагын Казанга китеп шәхси йортлы Дружба поселыгыннан ерактагы яңа микрорайонга ике бүлмәле фатирга урнашты. Мәрьям дә тәмам савыгып үзенә эш караштыра башлады. Көннәрдән беркөнне үзләре яши торган йортның беренче катына урнашкан кибеткә сатучы-кассирлар кирәк дигән игъланны күреп, кибет директоры белән сөйләшеп карарга булды. Әллә йөз-кыяфәте белән ошады, кем белсен, директор аны, күптәнге танышыдай каршы алды һәм елмаеп кына, бездә беркем дә белеп керми, өйрәнерсең, бригада кызлары да бик тату, дип кассир эшенә чакырды. Кич ире белән барлык плюс-минусларын уйлап, Мәрьям сату эшенә керергә тәвәккәлләде. Баштагы мәлне бик тиз арыса да, тора-бара эш җаена төшенде, җитмәсә үзе белән эшли торган кызлар чыннан да бик тату иде. Өйдәге үзара җылы мөнәсәбәт тә ярдәм иткәндер инде, Мәрьямнең тәненә дә ит кунды, ул яшь чагындагы кебек матураеп, тулыланып китте. Ара-тирә булса да авылга кайтырга да җай таптылар, анда бакчалар утыртып, ел буена җитәрлек яшелчәсен, җиләк-җимешен хәстәрләделәр. Әмма кайткан саен әниләренең йөзе сула баруы икесенең дә күңелләрен борчый иде, тик Тәскирә Казанга барып яшәүдән катгый рәвештә баш тартты. Улы кайткан саен, тел очында гына торган яшерен серне өйтергә дип авызын ачса да, һаман суза килде. Бер кайтканнарында әнисе янына хәл белергә дип килгән Фәймә карчыкны күрмәгән булсалар, бәлкем бу сер Фәймә белән Тәскирә арасында гына калып, мәңгелеккә кереп тә китәр иде. Әмма...Шулай булырга тиеш булгандыр инде, картлык чире дигәннәре бар кешегә дә килеп җитә, күп вакытта телдән чыгып ычкынган сүзләрне үзең дә сизми каласың. Фәймә дә берни уйламаган җирдән, Алмаз белән күрешергә дип сузылган кулларны үз кулына алуга, исәнме, Атласкаем . Ий, Атлааас, сагыныплар көттем шул сине гомерем буена, сагыныплар. Мине алмага кайттыңмы инде? Мин инде төенчекләремне дә әзерләп куйганием. Кая гына куйдым соң? ди башламасынмы! Алмаз, әллә Фәймәттәй ычкынган инде, дигән сораулы карашын әнисенә төбәде. Тәскирә, бераз гына калтыранган тавыш белән, улын үзе ятып тора торган караватына утырырга чакырды.
-Улым, тыңла әле. Без яшь чагында Фәймә түтәң белән икебез дә яшь чагында бергә басуларда, фермаларда эшләдек. Язмышыбыз да почти бертөрле иде ул чакларда. Икебез дә бер үк егетне яратуны без башта аңлап бетермәдек. Шаярып кына йөргән кебек идек ул чагында. Егетләр шулай бит инде, я бер кызны озата килә, я икенчесен. Менә безнең дә шулайрак булды. Атаң Атлас турында сүз, улым. Ул башта Фәймәне озатып йөрде, аннары нишләптер аларның аралары суынды. Әтиең минем арттан йөри башлады. Аннары миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Аларның арасында ни булганы мине кызыксындырмагандыр инде, мәхәббәттән күзем сукырайган чак булгандыр. Мин кияүгә чыгарга риза булдым. Тиздән Фәймә дә Мансур абзыеңа, аны хәтерлисеңдер бит, кияүгә чыкты. Дөнья мәшәкатләре беләнме, әллә икебез дә шулай теләдекме икән, Фәймә белән араларыбыз үзеннән үзе суынды, балалар тугач та алай бер-беребезгә йөрешмәдек. Гомер буена әтиең белән тыныч кына яшәдек. Тик атаң...
Тәскирә урыныннан улы янына торып утырып күзләреннән аккан күз яшьләрен сөртте. – әтиең бит...гомер буена минем белән яшәп, аны яратып яшәгән.
Алмаз кычкырып көлеп җибәрде.
-Әй, әни, әнекәем! Сез, картларның бар проблемасы яшьлектәге мәхәббәтләрегезне сагынып елап утыру икән бит! Менә сиңа мәә! Соң, яратса ни, ул бит синең белән гомер итте. Әй, әни, әни, мин әллә берәр зуррак проблема килеп тудымы икән дип уйлаган идем. Яшь чакта кем кемне яратмаган инде.
-Юк шул улым, яшь чакта түгел, гомере буена, ишетәсеңме!
-Моны әти сиңа теге дөньядан әллә үзе хәбәр иттеме? Әнә бит Фәймә түти дә тешсез авызын ерып, миңа Атласкаем дип тора. Аңа да хәбәр килгәнме әллә? Чират җиткәнмени? – Алмаз тагын башын артка ташлап чын-чынлап шаркылдап көлеп җибәрде.
-Тукта әле улым. Әйе, хат бар шул.
-Әстәгем, кит аннан. Теге дөньядан хат килгән дигәнне бер дә ишеткәнем юк иде. Бу бит мировой сенсация! Телевидение, газетага хәбәр итәргә кирәк.
-Әтиең үләр алдыннан Фәймә янына кереп хат калдырган. Менә шул хатны Фәймә миңа алып килгән иде, укытырга.
-Нуу, калдырса соң? Ул хатның сиңа , безгә ни катнашы бар? Әти бит минеке, минекедер бит,ә?- Алмаз сагаеп әнисенә карады.
Фәймә кесәсен актарып , чәй кургашына төрелгән, таушалып беткән төргәкне чыгарып Алмазга сузды.
-Менә, Атласкаем, хатыңны сакладым, йөрәк турысына гына куеп тоттым мин аны.
Алмаз хатны алып укый башлады...
-...Гөлия...Классташ Гөлияме инде бу? Минем туганыммени? -Алмаз хатны кире Фәймәгә сузды. – Ну и что? Булса ни, причем монда без? Ну булган инде әтинең гөнаһасы. Кемдә булмас ул? Үлгән кешедән гаеп эзләп утырасызмы хәзер? Мин нәрсә, хәзер Гөлияне эзләп табып, здрасьте я ваш брат икән, дип әйтергә тиешмени? Җыен юк-бар шушы әпчи карчыкларыннан чыга диләр, тучны икән. – Мәрьям, сылуым, чәйне яңарт та бу ике тилерә башлаган карчыкны тәмле чәй белән сыйла әле. Минем башым әйләнә башлады бу яңалыктан. Инсаф белән чыгып каралтыларны караштырып керик әле без. Улыым, әйдә!
Ул чыгып киткәч өйдә авыр тынлык урнашты. Бераздан Тәскирә, Гөлиягә әйттеңме соң атасының кем икәнен, дип сорады.
-Әйттем ие, ул да мине сүгеп атты. Җен карчыгы дип кычкырды. Шулай инде, картайгач, балаларга да бик кирәгем калмады. Әнә шул бакчада үстергән бәрәңгене тутырып алып китәргә генә кайталар да. Аларга мин кирәкмени инде. Кирәгем калмады. Шулай бер көнне күзләрем мәңгенә йомылыр да, күрше-тирәдән керүче булмаса, сасып бетеп ятырмын инде, ий Аллакаем, ни язгандыр миңа ахыргы көнемдә, дип Фәймә дә күз яшен сәртте. Тәскирәгә карчык бик кызганыч тоелды.
-Алай бик бетеренеп ташлама әле син, Фәймә. Әле аягыңда йөреп торасың, шөкер ит. Үләргә ашыкма. Яшәселәр булсын әле алда.
-Анысы шулай да соң, Тәскирә, ялгыз калгач, әллә ниләр уйландыра, башка ни генә килми бит. Ярар, мин Атласның гозерен үтәдем, калганы Аллаһ кулында инде. Китим инде мин, болай да бик озак утырдым.
Шулай дисә дә, Фәймә карчык Мәрьям әзерләгән аш-судан, мул табыннан баш тартмады, бик тәмләп озак итеп чәй тәлинкәсенә бүлә-бүлә биш-алты чәшке чәй эчеп, тәмам тынычланып, үзе әйткәндәй, агач айгырын алып өйенә кайтып китте...
Икенче көнне күршеләре бу җор карчыкның кергәне-чыкканы күренми, дип капка келәсен шакылдатса да ишек ачучы күренмәде. Күрше малае җәт кенә капка өстеннән төшеп эчке яктан капканы ачты. Капка янында басып торучы күрше хатыны, бер-бер хәл булмадымы икән дип, башта тәрәзә аша өй эченә күз салды. Түр караватында Фәймә түти йоклаган кебек кенә ята иде. Күрше хатыны тиз генә авызын ачып басып торган малаен авыл советына йөгертте...
Әбинең йодрыгына учлап тоткан хатын каерып алырга теләгән юучыларга абыстай, тимәгез, үзе белән алып китәргә теләгән кәгазе булгандыр , диде.
Ничек шулай туры килгән диярсең, кабер казучылар Фәймәнең каберен , әллә белеп, әллә белмичә Атлас кабере янына казыганнар. Шул ук көнне балалары кайтып кояш баеганчы әбине җирләп тә куйдылар.
Фәймә карчык үлгән дигән хәбәрне ишеткәч, Тәскирәне аяз көнне яшен суккандай булды. Ул аңа шулкадәр авыр тәэсир итте. Карчык хәтта кичке ашны ашаудан да баш тартты. Балалары янына күченергә теләмәгән анасы яныннан Алмазлар да бик авыр тойгылар белән юлга чыктылар. Юл буена хатыны Мәрьямнең эчтән генә нидер укып баруын сизгән Алмаз, аңа таба башын борып, Мәрьям, син шигырь укыйсыңмы соң, җыр җырлыйсыңмы дип сорап куйды.
-Молитвалар ул, Алмаз. Мине шушы молитвалар коткарды бит үлемнән. Миңа аларны больницада бер карт әби бирде, шул әби кабатлатты, шуларны укый башлаган көннән мин үземдә җиңеллек сизә башладым. Аларны укымасам мин дә Фәймә әби кебек...
-Юләр сүз сөйләп утырма. Врачлар аякка бастырды, диген. Дога укып терелеп булса, врачларның кирәге дә булмас иде...
...Каршы яктан килүче машинаны зур тизлектә узып китәргә теләүче машина ажгырып аларга якынлашты. Секунд эчендә рулен борып җитешә алмаган булса, ике машина маңгайга-маңгай бәрелешә иде. Алмаз машинасы белән юл читенә кюветка төшеп капланды. Баш мие, бар да бетте, дигән уйда эшләвеннән туктады.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас