Литература
14 Августа , 03:43

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 9 ӨЛЕШ. Көн үзәгендә башланган кар кичке якка бөтенләй буранга әйләнеп, күз ачмаслык булды. Бүген барып - иртәгә кайтырмын дигәй уйлар белән юлга чыккан Тәскирә, ярый әле мал-туарын караштырырга дип күршесенә әйтеп калдырды.

Көн үзәгендә башланган кар кичке якка бөтенләй буранга әйләнеп, күз ачмаслык булды. Бүген барып - иртәгә кайтырмын дигәй уйлар белән юлга чыккан Тәскирә, ярый әле мал-туарын караштырырга дип күршесенә әйтеп калдырды. Ире үлгәннән бирле Казанга килеп караганы булмагач, башта тәмам аптырап калды. Казан бөтенләй үзгәргән, урамнардан, юлдагы пычрак комлы карны төрле якка чәчтереп чаж-чож машиналар узыша, тротуарлар әллә эштән кайтучы әллә шундый кичке эңгер-меңгердә дә киләп салып йөрүчеләр белән тулы. Элек килгән вакытларында килендәшләренә икенче трамвайга гына утырып бик җайлы гына барып җиткәннәрен исенә төшереп, тукталышка чыгып басып хәйран озак торса да, ул көткән трамвай һаман күренмәде. Як-ягына каранып тәмам аптырашка төшеп торганда, янына шау-гөр килеп бер төркем яшьләр килеп басты. Аларның татарча сөйләшүенә куанып, икенче трамвай әллә монда туктамыймы дип сорады. Арадан берсе, ул трамвай йөрми бит инде, күптән. Ә сез кая барасыз, апа? дип йомшак кына итеп сорап куйды. Тәскирәнең эченә җылы кереп китте. -Менә шушы адрес белән минем туганнарым яши. Шунда барып төн кунасы идем. Хәзер аптырадым инде, кая барырга да белмим, диде.
Алайса, апа без сезне маршруткага утыртып җибәрәбез. Хәзер бит безнең Казанда кечкенә “Газель”ләр йөри. Аның эчендә кешегә урын булмый инде но ничек тә барып җитәрсез. Сезнең тукталыш “Мир” кинотетры дип атала хәзер. Анда төшкәч, табарсыз дип уйлыйм.
Тавык кетәклегеннән дә кечерәк “Газель” салонына Тәскирә утырганчы ук унбишләп кеше кереп тулган булса да, аны да яшьләр этә-төртә шунда кысылдырдылар. Кулындагы шактый гына авыр сумкасын көч-хәл белән аяк астына урнаштырдылар. Салонда утыру түгел, басып баруың да гәүдәңне яртылаш бөгеп, алдыңдарак басып торган кешенең артына сылашып бару иде. Җитмәсә, кар сырган бүрекләрдән әллә сасы төлке, әллә эт исе килеп күңелне болгата, косасыны китерә. Ул да түгел, шул автобус дигән нәстәкәй, бер нәрсәгә абыйгандай, шап итеп туктап кала. Салон эчендәге бар кеше бер-берсенә ябышып,тотынып алга сөрлегә. Ул арада салонның әллә кайсы җиренә кереп сыенган кондукторның, юл өчен түләгез! Акчагызны җибәрегез дигән чәрелдек тавышы ишетелә. “Мир” кинотетры тукталышына килеп җиткәндә инде Тәскирә карчык ни билен, ни аякларын тоймый башлаган иде. Автобустан этешә-төртешә чыгучылар арасында әле ярый бер мәрхәмәтле бәндә туры килде. Карчыкның хәлен аңлады булса кирәк, башта сумкасын алып җиргә куйды, аннан терсәгеннән тотып үзенә төшәргә булышты. Кая таба барасыз, бәлкем ярдәм кирәктер дигән соравына Тәскирә, менә бу адреска барам. Монда яңа йортлар салганнар икән. Бөтенләй таныш түгел җир кебек дип, килендәшенең адресы язылган кәгазьне күрсәтте. Миһырбанлы бәндә Тәскирәнең олы сумкасын күтәреп, аны Галимә яши торган йортка хәтле озата китте. Бабушка, я подожду около подъезда. Если вашей родственницы дома не будет, я вас заберу к себе домой. У меня жена отличная женщина. Она рада будет вас принять, дип Тәскирәнең кереп киткәнен карап калды. Заманасы болгавыр булса да, ул чагында подъездларга теләсә кем керә ишек шакый ала иде шул. Галимәнең квартира ишеген таныды Тәскирә. Кыңгырау тавышы да элеккечә икән дип уйларга да өлгерә алмады, эчтән таныш тавыш ишетелде. Мин бу, Галимә, мин, Тәскирә, диюгә ишекнең теге ягыннан чылбыр ычкынддырган, бер йозакны, ике йозакны, өченче йозакны борган тавышлар ишетелде. Ниһаять ишектә Галимә үзе күренде. Тәскирә ишек ачылуга ишек төбенә сумкасын утыртып, аска төшеп китте.
-Әй, Тәскирә туганкаем, ни булды, кая киттең, дигәненә, анда минем бер танышым басып тора дип җавап биреп урамга чыкты. Галимә, шаккатып, подъезд тәрәзәсеннән үрелеп аска күз салды. Чынлап та, подъезд төбендә басып торучы озын буйлы ир янына килеп Тәскирә аны аркасыннан кочып, нидер әйтте, аннары теге ир борылып китә башлагач, артыннан кул болгады. Ул арада теге таныш булмаган ир дә борылып Тәскирәгә кул болгады. Әстәгыкәем, менә сиңа мәә, Килендәш кияүгә чыкты микәнни? Әллә йортка керттеме икән? Кара син моны, мышый – астан ешый диләр, чистый дөрес икән дип үзалдына сөйләнеп, һаман да урамда басып торучы Тәскирәне күзәтте. Арган аякларына бераз ял булсын, машинада башына капкан истән болганган күңеле бераз утырсын дип Тәскирә бер биш минут саф һавада басып торды да, Галимә фатирына күтәрелде.
-Син кияү таптыңмени, Тәскирә? Шаклар каттым менә мин сиңааа!- Галимәнең беренче сүзләре шул булды.
-Кит инде, килендәш. Нинди кияү! Бу балакай мине автобустан кая барырга белмәгәч, озатып куйды. Туганыгыз өйдә булмаса, үзебезгә алып кайтырмын дип борчылып басып торды. Бик мәрхәмәтле балалар очрады юл буена, Аллага шөкер. Трамвай йөрми башлаган икән, пириструйкы инде, шуңадыр, әйеме. Бу “Газель” дигәннәрен кешене үтерергә чыгарганнардыр, я тончыктырып, я инвалид ясап.
-Ничек болай килеп чыгарга иттең, Тәскирә. Бер хәбәр дә язып салмыйча. Мин бөтенләй аптырап киттем башта.
-Ий, аны син әйтәсеңме, мин әйтәмме! Балалардан бер хәбәр дә юк бит. Инде ничә айлар бер кайтып та китмиләр. Ни хат язып салмыйлар. Оныттылар, сәпсим оныттылар карап үстергән аналарын. Бала-чаганы үстергәндә генә кирәк шул без аларга. Әнә үсеп җиттеләр дә кайтмыйлар. Аптырап юлга чыктым менә.
-Хәзер алай бик туда-суда чабып йөри алмаслар инде, Тәскирә. Казан дигәч тә, казанда майлы ботка әзерләп куймаганнар бит. Монда тамак туйдырыр өчен көне-төне чабарга, эшләргә кирәк. Төн җиткәч кенә арып-талып йокларга гына кайтып егыласың. Менә шул инде ул шәһәр тормышы. Сауган сыерың,суйган тавыгың булмагач, барысын да сумкаңны күтәреп кибеттән-кибеткә йөреп эзлисең.
-Белмим инде. Карале, Галимә, синең янга килгәлиләрме соң? Барыбер вакытлары кала торгандыр бит инде.
-Кая килсеннәр! Әйтәм бит, монда халыкның бер буш вакыты юк, нинди кунакка йөрешү!
-Ничек итеп бер шәһәрдә яшәп ятып бер-береңә килмәскә,йөрешмәскә. Кит инде, бәгыръләре катмагандыр бит, чистый.
Шулай сөйләнә-сөйләнә Галимә калган ашын җылытты, чәен кайнатты, ә Тәскирә аңа дип алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә тезде.
-Мин төшкә килеп җитәрмен дә, балаларга барып кунармын, ә иртәгә кайтып та китәрмен дигән идем дә, юл бик озын булды, автобус бик озак килде. Бүген үк чәй эчкәч автобуска чыгарып куйсаң, балаларга барып җитәр идем инде мин.
-Кит, ничек мин сине төнгә каршы чыгарып җибәрим ди. Автобуслар да хәзер график белән йөрми, кичке җидедән соң гел таксига әйләндерделәр бит Казанны. Миндә ятып йокларсың, хәл алырсың. Иртәгә икебез бергә барырбыз. Әйтәм бит минем дә инде ике айлап аларны күргәнем дә юк. Исәнлекләрен дә белмим.
Авыл хәлләрен , тормышларын, сәламәтлекләрен сөйләшә -сөйләшә хәйран вакыт утырдылар да, Тәскирә, бик арыткан икән, килендәш, мин ятыйм инде, булмаса дип, йокы бүлмәсенә кереп ятты.
Иртәнгә күк йөзе чалт аяк, кар да тынган, урамнар яңа елга бизәлгән кебек матураеп калган иде, Тәскирә, авылдагыча, иртүк уянып тәрәзә янына килде.
Бераздан Галимәнең дә аш бүлмәсендә таба чыжылдаткан тавышы ишетелде. Иртәнге чәйгә килендәше коймак туглаган икән, тәмләп чәй эчеп алганнан соң Тәскирә, бәлкем төштән соңгы автобуска өлгереп районга кайтып җитә алырмын, Галимә, тизрәк кузгалыйк инде, дип килендәшен ашыктырды. Ике автобуска күчә-күчә утырып, Дружба поселыгына килеп җиттеләр. Авыл кебек җир икән бусы, дип уйлап куйды Тәскирә. -Йортлары да совхоз йортлары кебек ике хуҗага исәпләнгән икән.
-Менә шушында торалар инде синекеләр, дигәнгә уеннан бүленеп сискәнеп китте Тәскирә.
Сукмагына эз дә салынмаган капка янына килеп туктадылар.
-Бер эз-мазар да юк. Әллә һаман тормыйча яталармы икән, хәерсезләр.
Капка баганасындагы кнопканы күреп, Галимә, тукта монда кыңгараулары бар. Йоклап ятсалар уятырбыз. Бәлкем йоклап калганнардыр, андый хәл була инде дип, кнопкага басты.
Күпме генә баскаласалар да ишектә кеше күренмәде.
Галимә белән Тәскирә икәүләшеп капканы дөбердәтергә кереште. Каяндыр ишек алдының әллә кай ягыннан, кто там хулиганит, кто там, дигән кеше тавышы ишетелде.
-Алмаз нужен. Марьям! Здесь их мама приехала. Они где?
Галимә, карчыкның килгәнен сабыр гына көтте. Тәскирәнең эченә курку катыш салкын йөгерде. Балалар белән бер-бер хәл булгандыр. Ата-анасы ишетмәсә, оныкларым йөгереп чыгар иде дигән уй миен томалады.
-В больнице они. Заболели. Алмаз ногу сломал. Уже никак три недели в больнице. А может и месяц. Я тут и числа уже не помню. – Карчык, сынабрак, бераз шикләнебрәк Тәскирәгә карады. -Мать что ли?
-Да, мама Алмаза.
Малаеның аягы сынып больницада ятуы Тәскирәне шок хәлендә калдырды.
-Килен, балалар кая юкка чыккан?
- Невестку, Машу, тоже на скорой в больницу увезли. У нее двухстороннее воспаление легких. Состояние очень плохое было. Детки ко мне прибежали, говорят, бабуля, маме совсем плохо, она не встает, глаза даже не открывает. Ну, я и пошла. Смотрю, Маша и вправду горит. Прямо как в огне, бредит. Я тут же к соседке пошла. Напротив меня Гульшат татарочка живет. Она по телефону скорую вызвала.
Галимә үзе дә аптырап бер Тәскирәгә, бер өйнең тәрәзәләренә күз салды.
-А детки то, вот ее внуки сейчас где?
Хуҗабикә җанланып китте:
-Да их Гульшат забрала! Сердобольная у меня соседка. Ой, хорошая женщина. Дети сразу пошли с ней. Гульшат сказала, муж и уроки с ними будет делать и скучать им не даст. Вот она и знает в какую больницу увезли Машу. А в какой лежит Алмаз – я не знаю. Чего стоим, давайте я вас провожу до Гульшат. Вот у нее и все расспросите.
Әби артыннан башларын аска иеп Галимә белән Тәскирә иярде. Капкадагы кыңгырауга басуга капка артындагы этнең һаулап өргәне ишетелде. Ул арада Инсаф белән Айгөл әти-әнисе кайтты дип белеп, тәрәзәгә ташландылар һәм Тәскирәне күреп, әби, әби дип акырып елый да башладылар. Гөлшат, капка төбендә күрше карчыгына ияргән ике таныш түгел хатын-кызны күрүгә үк эшнең нидә икәнен аңлап алды.
Үзенең якын туганнарын каршы алган кебек, әллә Алмаз белән Мәрямнең туганнары сез? Әйдәгез, әйдә, бездә капка төбендә сөйләшеп тормыйлар Өйгә узыгыз дип, кунаклар килүгә үзенең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләгән этне чылбырыннан тотып, Тәскирә белән Галимәне алга уздырды. Карчык кереп тормыйм, ишегем ачык калды дип, үз өенә юл алды.
Өйгә кереп җитә алмадылар, ишектән чабып чыгып Инсаф белән Айгөл әбиләренә ташландылар һәм сүз әйтергә дә бирмичә, әти-әниләренең больницага эләгүен сөйләп бирделәр. Ул арада Гөлшат та өйгә кереп җитте, мизгел эчендә чәен куеп җибәрде. Көтелмәгән кунакларны түргә уздырып, өстәл көйләде. Чәй көйләгән арада балаларны мактап алды, Алмазның ничек аягын сындыруын, инде тиздән чыгарырга да тиешлеген, Мәрьямнең базарчыларны ашатырга йөреп бик нык салкын тидерүен җиткерде. Шул арада бу хәлләрдән тәмам исәнгерәгән Тәскирә янына утырып, апа, җаным , кайгырмагыз, барысы да яхшы булачак, безнең Казан врачлары бик яхшы карыйлар. Вакытында скорый чакырттык, менә күрерсез, бер атна дигәндә Мәрьям дә аякка басыр, Алла теләсә дип юатып алды. Болай да керфек очларына гына эленеп торган күз яшьләре җылы юату сүзләренә түзмәде мөлдерәп ага башлады.
-Сизендем бит, сизендем эшләренең яхшыга түгеллеген. Тәккә генә кайтмыйча ятмаганнарын да сизендем. Ана йөрәге сизмиме соң! Балаңның аягы сынып сызланганны ана ничек сизмәсен. Узем инде өч атна бит аягым сызлап интегәм. Әнә кичә дә “Газель” дигән автобуста көчкә килеп җиттем килендәшемә дә. Ий бала, бала. ..
Бөтенләй дә таныш булмаган кешенең шундый якты чырайлы, ачык йөзле булуына, оныкларын үзенә сыендыруына Тәскирә кат-кат рәхмәтләр укып күзен сөртте.
-Бер дә кайгырмагыз. Хәзер телефон аша Алмазның да кайсы больницада ятуын белешербез. Аңынчы ирем дә төнге сменадан кайтып җитәргә тиеш. Кая кирәк, шунда алып барып кайтырбыз. Бәла аяк астында диләр бит, апа, төзәлер Алмазның да аягы, әле улы белән кызының туенда биеп йөрер. Мәрьям дә воспалениегә генә бирешә торган хатын түгел. Сез утырыгыз, ял итегез. Мин теге якка чыгып телефон аша белешим әле барысын да дип, ишекне сак кына ябып чыгып китте.
Сабыйлар әбиләрен шундый сагынганнар иде, чәй эчкәндә дә, өстәлләрне җыеп алгач та әбиләре яныннан беркая китмәделәр. Тәскирә дә оныкларын башларыннан сыйпап, аркаларыннан сөеп юатырга тырышты, аларга тәмле итеп киптелгән каклар, вареньелар алып килүен әйтте. Өй эчендәге җылы атмосфера, оныкларының үз янында булуы Тәскирәнең дә киеренкеләнгән нервыларын бераз тынычландырды. Ул арада ишек алдында сак этенең чинап өргәне ишетелде . Оза та үтмәде, ишек ачылып ябылды, алгы бүлмәдә таныш булмаган ир-ат тавышы ишетелде. Гөлшатның иренә нидер әйткәненә колак салырга тырышсалар да Галимә дә, Тәскирә дә берни аңламады.
-Бу Булат абый! Ул эштән кайтты. Аны Рекс шулай чинат каршы ала. Сагынаа! Белә ул аның хуҗа икәнен. – Инсаф олыларча итеп кул биреп ишектән кергән ир белән күреште. – Сәлам, Булат абый!
Тәскирә дә авырткан аякларын шыгырдатып торып күрешмәкче иде, Булат алар янына килеп, утырыгыз, утыр, ни хәлләрдә килеп җиттегез? Юллар бик авыр булмадымы дип сораштыра башлады.
Булат, тамагына капкалап алгач хатыны белән сөйләшеп, кунакларны башта Алмаз янына , аннары Мәрьям янына алып барырга дигән фикергә килделәр. Гөлшат та кухня ягында банкаларга тозлы кыярын, салатын тутырды, икенче банкаларга компотлар салып Алмаз белән Мәрьямгә күчтәнәчләр салынган пакетларны, Тәскирәнең ай-ваена карамыйча, кулына тоттырды...
Палата ишегеннән килеп кергән әнисен һәм Галимә апасын күргәч, Алмазны ток суккандай булды. Мәрьям килмәде, димәк, аның белән бер-бер хәл булган дигән уйдан тыны кысылды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады.
-Әни, бәгырем, ни булды? Син ни эшләп йөрисең Казанда? Әллә Мәрьям...?
-Ий, улым. Аптырап, үзегездән бер хәбәр дә булмагач килдем инде. Оныттыгыз дип үпкәләп тә алган идем дә, менә бит нинди хәлләрдә икәнсез, балакаем.
Тәскирә, улының кулларыннан сыйпап алды, юрган каплап куйган аягын тотып карады. – Улым, бик сызлыймы аягың? дип сораштырды.
-Юк, әни, тамчы да сызламый. Әллә кайчан бит инде аның сынуына. Ий, аның сынган җире дә печтек кенә, биш сантиметр гына, аны мондагы врачлар гына шулай бар аякны томалап бәйләп куйдылар. Чыгып качмасын дип инде. _Алмаз, әнисенең кәефен күтәрергә теләп шаяртып алды. Галимә апасы гына бер сүз дә дәшмичә, башын чайкады.
-Әни, нишләп Мәрьям килмәде? Әллә балалар авырыймы дип соравына Тәскирә башта, әйтергәме дип Галимәгә карады, ул әйткәнче Галимә: Алмаз, Мәртямне бит салкын тидереп воспаление белән больницага салганнар. Без хәзер синең яныңнан аның кырыена китәбез, дип әйтеп өлгерде.
Алмаз агарынып китте.
-Воспаление легких? Кайсы больницада? Ә балалар? Балалар кем белән? Мин дә сиздем бит Мәрьямнең авырта башлаганын. Минем яныма килгәндә үк аның маңгае ут кебек иде. Мин урамнан кергәнгәдер дип кенә уйладым. Эх, Мәрьям, Мәрьям. Галимә апа, ул тиз бетә торган чирме? Ул чирдән кеше...ни....тереләме? Уф, мин врачтан сорыйм, чыгарсыннар мине. Мин лучше өйдә ятам, балалар янында. Әни, балалар кайда калды, кайда калганнар? Өйдә берүзләреме? Я Ходай!
Алмаз, ике кулы белән битен каплады.
-Юк, юк үскәнем. Мәрьям нык авырып киткәч, балалар әбиегезгә кереп әйткәннәр. Ул күрше хатынга кереп скорый чакыртканнар. Балалар шул күршеләрегездә. Булатны беләсеңме? Җиденче заводта эшли торган күршегезне?
-Болай күреп кенә беләм инде. Исәнмесез, дип баш кагып китәм. Аралашкан кеше түгел.
-Ай, яхшы кешеләр икән күршеләрегез! Бүген безне олы кунакларны каршы алгандай каршылады Гөлшат, Булатның хатыны инде. Әле менә бу күчтәнәчләр дә аныкы. Мә , тот әле пакетны.
-Әйе, улым. Ире эштән кайтканчы Гөлшат син яткан больницаны эзләп тапты, телефоннан, ире эштән кайткач ук Булат безне монда алып килде. Ул аста, машинасында безне көтеп утыра. Мәрьям янына алып барырга.
Алмаз, ни эшләргә белми, аптырап, бер әнисенә, бер Галимә апасына карады.
-Әни, мин Мәрьямне...мин Мәрьямне теге вакытта нык рәнҗеттем. Кичердеме икән ул мине? Чын күңелдән кичердеме икән? Кичә дә бераз , телем бит, ни өйткәнне белми. Әни, әйт зинһар Мәрьямгә, гафу итсен мине. Мин бит аны, әни, мин бары тик Мәрьямне генә яратам. Шулай дип әйт, яме, әни. Балаларны да укуларын өзеп булса да үз яныңа алып кайт инде, яме, әни. Монда күршеләргә проблема бит инде алар.
Их, дип, йодрыгы белән стенаны төеп, тамак төбенә килеп тыгылган төерне йота алмыйча әнисе белән апасы артыннан карап калды Алмаз. Тәскирә тагын ике көн буена күрше Гөлшатка ияреп, мәктәптән балаларны вакытлыча авыл мәктәбенә күчерү турында гариза язып мәш килде, аннары ике оныгын ияртеп авылына юл алды.
Дәвамы бар.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас