

Көннәр уза торды, яңгырлы җилле көннәр тынып, җир өсте ак мамык кебек йомшак карлар юрган ябынды. Әмма Алмаз белән Мәрьямнең генә әниләре янына авылга кайтып килергә һич кенә дә җайлары чыкмады. Тормыш арбасын өстерәп тау менүләре авыр иде шул аларга да. Яшь буын диеп тормады замана ай-һай яхшы камчылары үзләрен. Инде кайтабыз диеп кенә торганда Алмаз эшендә аягын сындырды. Мая итеп җыелган акчалар да, базар сатучыларына пешерү өчен күмәртәләп кайтарылган запас продукцияләр дә бик тиз кими башлады. Өстәвенә, балаларга әле аяк киеме я өсләренә аласы, мәктәп фондына күпмедер акча бирәсе, юлларына, тегесенә-монысына. Авылда һәрвакытта да кайната-кайнасының ярдәмен тоеп, Казанга күченгәч ире һәрьяклап ярдәм итеп торгач, авырлыкны бигүк сизенмәгән генә икән Мәрьям. Болай бар яктан да проблемалар кыршау кебек китереп кыскач, әздән генә “ычкынмады” бит. Ник дигәндә, һаман да шул базардагы алыпсатарлар инде. Кыш бит, аяклары туңа, эчкә салкын йөгерә дип, хатын-кызларның ашар алдыннан бергәләшеп стаканнарга салып аракы эчкәннәрен күргәне бар иде инде аның. Алай да үзеңнән ризык алып торган кешегә ничек итеп эчмә дип әйтәсең, дип ул беркемгә дә бер сүз дә әйтмәде. Тик шундый әче салкын җилле бер көнне үзе дә тәмам калтыранып туңып бетте. Инде эшен тәмамлап кайтыр якка кузгалам гына дигәндә хатыннар берьюлы аны уратып алып, безнең бүген өчебезнең туган көне, кил әле монда, попробуй, откажись дип бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм дигәннәре баскан көе генә калган пирожки-самсалары белән стаканнарга агызылган аракыны эһ тә итмичә каплап кую. Юк дип әйтсә, икенче көнне бөтен базары белән пирожкиларыннан, второйларыннан демонстратив рәвештә баш кагарга мөмкиннәр, белә ул хатыннарның усал характерлы икәнен. Эчте инде салып биргәнне, бер тамчы эчәргә теләмәсә дә эчте. Чынлап та бераздан тәненә җылы йөгергән кебек булды, бераз кирәк-кирәкмәсне сөйләшкәләп алгач, Мәрьям дә кайту ягына, ә базар хатыннары палаткалары эченә юнәлде. Шунда берсе артыннан, Мәрьям иртәгә синең чират, смотри,подруга, монда базар законы, дип кычкырды. Әллә ничек куркыныч янау булып ишетелде бу сүзләр Мәрьямгә. Кайтуга иртән куеп киткән камырын изде, балаларын ашатып-эчертеп, шәһәрнең икенче башындагы больницага ире янына ашамлыклар төяп чыгып йөгерде. Алмаз Мәрьямнең күзләренең икенче төрле елтыравыннан ук эшнең нидә икәнен чамалап алды. Гипска катырып, элмәккә күтәртеп асып куйган аягын ычкындырып, ике култык таягына таянып хатынына ишек ягына ымлады. Мәрьям берсүзсез аның артыннан иярде.
-Эчтеңме? Эчкәнсееең. Күреп торам. Мин больниста, ызначит, ә син анаң юлыннан китеп барасың. Даа, алма агачыннан ерак төшми диләр, шулай икән.
-Алмаз, мин бит үзем...
-Молчи!
-Әйтергә бир инде. Мине базар хатыннары силом...
-Силом! Нәрсә авызыңа егып салдылармы әллә? Син балаларның нинди хәлдә калачагын аңлыйсыңмы әгәр эчә башласаң! Аңла, Мәрьям, синең организм аракыга каршы көрәшә алмый, чөнки син алкаш баласы!
Мәрьям битен куллары белән каплап идәнгә чүгәләп елап җибәрде.
-Ник, ник син мине болай рәнҗетәсең. Мин бит эчеп йөрмим. Анда, анда хатыннар шушы суыкта калтыранып басып торалар, шул аракы белән генә җылынып эшлиләр.
Тик бу сүзләрне әйтмәгән булса иде дә, соңлады шул, бер ачкан авыздан чыгып киттеләр кирәкмәгән сүзләре.
-Әәә, син базарда шул хатыннарның эчкәненә кызыгып йөрисеңмени әле? Берәрсе салып бирмәсме дип теләнә дә башладыңмы әллә. Сөйләгәннәрең бар да исемдә кадерлем, ничек итеп синең анаң янына җыен алкашлар йөргәнен. Сине...-Алмаз туктап калды. -Мәрьям, гафу ит. Әллә ниләр әйтеп бетердем. Зинһар гафу ит, Бир кулыңны. Иелә алмыйм бит, сине торгыза алмыйм, җаным, бир инде кулыңны.
-Мәрьям мышкылдаган борынын тарта-тарта ире янына стенага сөялеп басты. Алмаз хатынының бераз гына агара башлаган алтынсу чәчләреннән үпте.
-Алтыным бит син минем. Золотиночка,Манечка. -Мәрьямнең яшле күзләреннән җылы сүзләрдән ике яшь тәгәрәп төште. – Хәтерлисеңме, сине мин золотник дип йөртә идем. Я, елап нервыңны бетермә, минем сүзләргә син колак та салма. Беләсең бит инде минем шундый әшәке икәнне. Сук син миңа, чемет мине.
Марьям көлеп җибәрде дә, аннары синнән врачлар Алмаз, нишләп тәнең күгәргән, әллә берәрсы суктымы дияр, әйеме. Син әйтерсең, хатын килеп кыйнап китте диярсең. Ярар, озаклап тора алмыйм яныңда, бик китәсем килмәсә дә кайтыйм инде. Төн буена ашарга пешерәсе, иртәгә тагын бик салкын була диләр. Ризыкларым суынып беткәнче алып барып ашатып кайтасым бар. Өйдә дә эшләр көтеп тора. Балаларның дәресләре дә тикшерелмәгән.
Җылы итеп саубуллашып Мәрьям кайтырга кузгалды. Кышкы караңгы әче җилле кич, больница сукмагында да кешеләр берән-сәрән генә. Кайтыр якка автобусны да шактый озак көтәргә туры килде Мәрьямгә. Шалтырап торган, эчендә үтәли җил йөрүче автобус эчендә ул тагын да ныграк туңды. Кайтып көч-хәл белән камырларын пешереп урынына ятканда иртәнге биш тулып килә иде инде. Әллә арганлыктан, әллә салкын тиюдән температурасы күтәрелеп ул ничек йоклап киткәнен дә сизмәде.
Балаларының уянып, әни дигәннәренә дә җавап бирә алмады, ыңгырашып, күзен дә ача алмый ятуында булды. Балалар аптырагач, өйнең үз ягында яшәп ятучы әбинең ишеген шакыдылар.
-Там у нас мама не встает, ыңгыраша. Мы не знаем дип, ярым урысча, ярым татарча буташтырып әбигә хәлне аңлаттылар. Әби кереп Мәрьямнең маңгаена кулын гына тидереп карады да, ваша мама очень сильно заболела. Ей надо вызвать врача. А вот что с вами будет. Куда вас сейчас, диюгә балалар икәүләшеп акырып елап җибәрделәр. Әни, әни, үлмә, без хәзер ни эшлибез дип әниләренең өстенә капландылар.
Ул арада хуҗабикә әби каршы яктагы күршесе татар хатынына кереп телефоннан врач чакыртты, балалар урысча, мин татарча белмим, әтиләре дә нинди больницада ятканын белмим. Что делать, что делать дип такмаклый башлады. Озак та тормый ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте, носилкага салып Мәрьямне больницага алып киттеләр. Күрше хатыны балаларны үземә алып чыгып торырбыз. Ирем дәресләрен дә каратыр, кайгырма, бабуся, дип елап шешенеп беткән Инсаф белән Айгөлне үзләренә алып кереп китте. Мәрьямнең базарга алып барасы ризык тутырылган арбалы ике сумкасы ишек төбендә утырып калды.
Әллә ашыгыч ярдәм машинасында барганда, әллә инде караватында ятканда Мәрьям бик тә сәер төш күрде.
Урам буйлап ниндидер таныш булмаган ир-атлар, хатын-кызлар бик зур тәре күтәреп баралар икән. Алмазлар өе каршына килеп җиткәч, алар туктап калдылар. Кемнедер чакырып кул изәп басып та тордылар, Кычкырып та карадылар, тик яннарына чыгучы булмагач, күккә күтәрелделәр дә әллә эреп юкка чыктылар, әллә болытка әверелделәр…
-Вооот,наконец- то глазки открыла. Ну вы нас напугали! Где же это вы так сильно простудились? Двухстороннее воспаление у вас. Хорошо еще вовремя скорую вызвали. Даа, долго же вам теперь придется лечиться. – Кулына куйган системаны беркетеп торучы шәфкать туташы Мәрьямгә төшендәге кешеләрнең берсе кебек тоелды. Югары температурадан ярылып, корышып беткән иреннәрен көч хәл белән кыймылдатып, я где дип сорый алды. В двенадцатой больнице матурым дигәнне ишеткәч, тагын, это где дип пышылдады. Белми иде шул әле Мәрьям Казанда больницаларның күп икәнен. О, это почти окраина Казани. А что тебя интересует.
-Минем ирем...Ирем дә больницада бит...Аягы сынып...пятыйда...ята...минем...авырганны...белми...
Мәрьям елап җибәрде.
-Не переживайте вы так. Все будет хорошо. Родные и ему сообщат, что вы здесь у нас на лечении.
-Дети…балалар… дома одни…
Палатада иң авыр хәлдә ятучылар да башларын мендәрләреннән күтәреп бу бичарадан ничара хатынга ничек ярдәм итәргә белми аптырашып тын калдылар.
Балаларыннан бер хәбәр дә алмагач, үзләре кайтып күренмәгәч, Тәскирә шул салкын кышкы көнне Казанга барырга, “ана күңеле балада-бала күңеле далада, дип үз-үзенә сөйләнеп, балаларының хәлен белергә дип ерак юлга җыенды. Чордашы әйткән хәбәр дә йөрәген ашый, бәгырен телә иде шул аның.
ДӘВАМЫ БАР.