

Арттан төртеп, алдан тартып торучы булмаса, кайда да прастуй кешегә барыбер шул эшләргә, эшләргә һәм эшләргә инде. Урам чаты саен базар, алыпсатарларны күреп,көндәлек акчасы булыр ичмасам, дип Мәрьям дә сату эшенә керергә булды. Тик ул тегеннән алып, монда ике бәягә арттырып сату эшенә түгел, ә көне буе урамда, карлы-яңгырда да, эссе көнне дә, ал-ялны белмичә сату итүчеләрне ашату эшенә тотынды. Көн саен шул сатучыларның кайдан нәрсә алып килеп баскан көе генә капкалап алганнарына көенеп, ире белән кинәшләшеп, иң башта үзенең беренче һөнәрен исенә төшереп, пирожкилар пешереп, базарчыларга тәкъдим итеп карарга булды. Аңа кадәр дә инде бу эшне күпләр үзләштереп өлгергән булса да, Мәрьямнең ризыкларын беренче сатып алучылар ошаттылар. Яхшы өйбергә реклама кирәкмәгән кебек, бер атна дигәндә базарда Мәрьямнең пешергән ризыкларын сораучылар саны дистәдән артып китте. Тик ул коры-сары белән тамак туйдырган кешеләргә икенче аш пешереп тәкьдим итеп карарга булды. Моңа хәтле әле ящиклар, ясалма өстәлләр өстендә, төрле корамалардан ясалган палатка рәвешендәге урыннарда сату итүчеләр, кайнаган сөткә туглаган тәмле бәрәңге боткасы белән йомшак тавык итен күз йомганчы алып бетерделәр. Алай гына да түгел, үзен мактый-мактый иртәгә бәлкем башка тәмлүшкә пешерерсез, дип елмайдылар. Көн саен төн уртасына кадәр тау хәтле бәрәңге, ярма чистартып, камыр куеп, хәлдән тайса да Мәрьямнең кәефе яхшы иде. Ире белән продукцияне капчыклап алып кайтып әзерләп куйгач, эше тәмам худка китте, кулга да көн саен тере акча кереп торгач, алдагы көнгә ышанычлары туды. Йорт хуҗасы Фаина түтинең тагын бер буш бүлмәсен дә арендага алып, көзгә балалары белән бергә яши башладылар. ..
Ий, авыр да булды инде Тәскирәгә басу кебек бушап калган йортта берүзенә. Өй эчен шомлы тынлык басты. Тәскирә аны кабер тынлыгына тиңләде. Ярый инде вак төяк малларын бетереп атмаган иде. Көнен ишек алдында, тавык-чебешләре, сарыклары янында мәш килеп уздырды. Тик көзге көннең озынлыгы көрәк сабы кебек кенә шул. Анысын-монысын караштырганчы көн дә кичкә авыша, өстәвенә бертуктаусыз пыскак яңгыр явып торуы бигрәк тә үзәген үтте карчыкның. Балаларының кайтыр көннәрен, сәгатьләрен санап, календарьга билгеләр куйса да, берүзе булгач, вакыт бик авыр узды шул. Гомере буена ир канаты астына сыенып яшәп, аннары оныклары мәшәкате белән мәш килеп, ахирәтләрен тәмам онытып бетергән Тәскирәнең капка биген бер иртәдә яшьлегендә үзенеж дусты булып саналган Фәймә карчык шакыды. Аны күрермен дип гомерендә дә башына китереп карамаган Тәскирә тәмам аптырап китте.
-Әссәләмәкәләйкүм, Тәскирә. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? – дип ике куллап күрешергә кулларын сузды.
-Әйбәт кенә әле, картларча инде, Аллага шөкер.
-Бу Фәймә ни эшләп килеп керде микән дип аптырадың бугай? Әллә өеңә дә чакырмыйсыңмы?
-Әә, әйдә уз, уз, нишләп чакырмыйм ди. Моңарчы беркемне дә куып чыгарганым булмады әле.
Өйгә керүгә Тәскирә, чынлап та бу миңа нишләп килеп керде икән дип эчтән генә уйлап куйса да, тиз генә газдагы чәйнүгенә су салып, чәй кайнатырга куйды. Тере кеше белән аралашуга сусаган җаны, Фәймә керүгә шатланып куйды. Ике кеше парлап чәй эчү бер үзең өстәл артында моңсуланып утыру түгел иде инде.
-Мәшәкатләнмә, кордаш. Әле генә ашап-эчеп өстәл артыннан кузгалган идем.
- Кит, кит, юкны сөйләмә! Аш ашка-урыны башка, гомереңдә бер кереп чәй эчермичә чыгараммы соң? Булмаганны.
Тәскирә йөгерә-атлый суыткыч белән өстәл арасында булашты. Өстәлгә балалары кайткач сыйларга дип җыеп куелган иң тәмле сыйларын тезеп куйды, тәмле итеп чәй ясап, үз-үзеннән гаять кәнәгать булып үзе дә өстәл янына килеп утырды.
Ий бу гомер дигәнең! Кай арада яшен тизлеге белән узып киткән соң әле ул? Әле генә кебек бит Фәймә белән икәүләшеп колхоз кырларында җырлый-җырлый эшләп йөргәннәре! Аннары ике дус кыз бергәләп фермага сыер саварга урнашулары. Кай арада үтеп кителгән соң бу еллар? - Тәскирә өстәл көйләп йөргәндә ярты гасыр артта калган яшьлек елларын исенә алды.
--Тәскирә, аптырыйсыңдыр инде, бу нигә килде икән дип, тик минем сиңа бик зур гозерем бар.
-Бернәрсә дә уйламыйм, Фәймә, Менә әле чәй хәстәрләгәндә гел яшьлегебезгә кайткан кебек булдым. Әйтерсең лә , карале, тучнысы ничә ел икән, оныттым да инде, узып та китмәгән.
-Шулааай. Гомер узылды инде. Йөрәктәге җәрәхәтләрдән кан да саркымый хәзер, күзләрдән яшь тә таммый. Сине бөтенләй берүзең калган дип ишеткәч, килеп китәргә булдым әле. Балаларыңнан хәбәрләр килеп торамы соң, Тәскирә, кайткалыйлармы?
Тәскирә оныкларының мәктәпкә йөрүе сәбәпле еш кайта алмауларына уфтанса да, авылдан чыгып китүләренә сөенәм дип, әллә чынлап, әллә уйнап әйтеп куйгач, Фәймә дә, минекеләр дә таралышып бетте шул инде. Әле районда булгач, барыбер җайлы инде, әле берсе, әле икенчесе кайтып эшләремне эшләшеп тора, Аллага шөкер дип, чәен уртлап куйды.
Әллә ничек кенә сүзләре ялгана алмыйча, берсен башлап икенчесенә күчеп шактый гомер уздырдылар. Инде Тәскирә дә Фәймәдән шактый ялыга башлап, кайчан китер инде дип уйлап торганда гына Фәймә карчык, Минем Гөлиям, тәки үз атасына әти дип әйтә алмыйча яшәде инде, дип әйтеп ташлады. Тәскирәнең өстенә кайнап торган су сиптеләрмени!
-Ничек инде әти дип әйтмәде? Мансурың, ирең соң? – Тәскирә аптырап, урындыгы белән үк Фәймәгә таба борылып утырды.
-Атасы инде, атасы булмый ни. Аллага шөкер, бер авыр сүз әйтмәде, какмады-сукмады. Ий,Тәскирә, ул Гөлиянең үз кызы түгел икәнен белмәде дә бит. Белмичә китте ахирәткә дә.
Тәскирәнең чигә кан тамырлары тартышып куйды, тамагы кипте, бөтен тәне чымырдап куйды.
-Ә кем? Атасы Гөлиянең...кем соң?
-Атлас, синең дә, минем дә беренче мәхәббәтебез Атлас.
-Абау, ничек инде Атлас? Минем ирем өстемнән йөрдемени?
-Йөрмәгәндер, белмим. Соң син үзең дә белә идең бит инде безнең Атлас белән бер-беребезне яратканны.
-Ә нишләп соң ул сине ташлап мине сайлады алай булгач?
-Ий, Тәскирәә, син бит хәллерәк гаиләдән идең. Ати-әниле тулы гаиләдән. Ә минем әти сугыштан инвалид булып кайтып, мин туып ничә яшь булгандыр үлеп киткән. Ул чагында пенсия бармы? Эшкә яраксыз сугыш инвалиды колхозга кирәк булганмы, совет хөкүмәтенәме? Аның ятим балалары ишшу җитмәсә. Ач идек, ялангач идек бит без. Кәҗә дә ала алмадык хәтта. Юк иде безнең бер байлыгыбыз да. Әнинең бар булган байлыгы өч кыз бала.
-Сезнең гаилә генә түгел иде бит ярлы. Барыбер әниегез матур итеп, тәрбияле , эшчән итеп үстерде үзегезне.
-Үстек инде. Барыбыз да хатын-кызлар. Төскә-биткә ару гына идек. Апайлар сигезне бетерүгә авылдан чыгып тайдылар, да берсе Төрекмәнгә китте, икенчесе Үзбәкстанга. Мине инде әнкәй үз янында калдырырга теләде. Тормышлар бераз гына булса да яхшыра башлаган кебек иде бит.
-Фәймә, мин әллә нишләп киттем әле, Атлас Гөлиянең атасы дигәч. Соң сез бит күп йөрмәдегез аның белән. Ул мине берничә тапкыр озата килде дә, кулымны сорады. Мин сезнең арада ул-бу булганны да белмәдем.
Ул мине мәктәптә укыганда да качып-посып озатып йөргәләде. Мин бит инде ни ата назы күрмәгән, ни абый-мазар юк. Нәселебездә үк гел кызлар бит. Аңны-туңны гел аңламаганмындыр инде. Үбешергә дә ояла идек бит инде, кая инде ул чагында нинди дә булса серне кешегә чыгару. Сиңа да серемне сөйләмәдем шул. Хәзер генә ул бала чагасы да бөтен нәрсәне белеп туа. Әллә Атласның кочаклауларыннан эреп киткәнменме, башымны югалтканмынмы, әйтә алмыйм инде хәзер. Шулай килеп чыкты да инде.
-Ә Атлас ...белдеме соң синдә баласы булачагын.
-Белде инде, ничек белмәсен. Мансурга үзе димләде бит ул. Мансур бит бик йомыкай, оялчан егет иде. Минем саф булмавымны да әллә аңламады, әллә шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бәлкем, мине кызгангандыр.
-Әйе шул, Мансур бик әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Әй, Фәймә, әллә ничек килеп чыкты әле бу сөйләшү. Мин бит гомер буена белми яшәдем. Картым бер тапкыр да бу хакта бер нәрсә дә сөйләмәде. Мин шул Алмазыбызны үстерү, аякка бастыру белән мәш килдем инде. Гомер буена колхоз эшеннән бушаган арада хуҗалыкта инде.
-Беләм мин сезнең тормышыгызны. Килеп карамасам да, аралашмасак та, бер авыл бит, барысы да күз алдында. Төрле чаклары булгандыр инде сезнең тормышның да, нишлисең.
-Юк, юк, без бик әйбәт яшәдек, Аллага шөкер. Атлас мине какмады-сукмады, күп сүзле түгел иде, иркәләшеп тормасак та, караватлар аерым булмады.
-Ярар, агасы сулар аккан, явасы карлар явып узган инде. Менә мин әйттем бит әле, гозерем бар дип. – Фәймә кесәсеннән урталай бөкләнгән бер конверт чыгарды. – Бу Атласның хаты... Ул Мансур үлгәнче дә Мансур янына кергәләштерә иде. Тик безнең беркайчан да аның белән ике сүз дә аерым гына сөйләшкәнебез булмады. Алар үзара ни хакта сөйләшкәннәрдер, мин анысын белмим. Бу хатны миңа Атлас үләренә бер ел чамасы калгач, язган иде. Мә, укы.
Тәскирә калтыранган куллары белән хатны кулына алды. Күзләренә килеп тыгылган яшьләре аша кәгазь битендә сикерешкән хәрефләргә-сүзләргә текәлде.
-Исәнме, Фөймә. Гомерем буена сине рәнҗетеп, мыскыллап калдырганым өчен вәҗдан утында янам. Мин бит гомерем буена сине генә яратып яшәдем. Тәскирә белән узган гомеремне заяга үтте дип санамыйм. Ул начар хатын булмады, йорт-җиребез яхшы, чиста, каралты-кураларыбыз нык, малларыбыз ишле, улыбыз гаиләсе белән оныкларыбызны үстереп ята. Әмма мин гомерем буена синең җылы кочагыңны сагынып яшәдем. Үземне гел синең яныңда итеп хис иттем. Кырларга чыгып утырып, күз алдыма сине китерә идем, белмим бу гөнаһка керәме икән? Кызым Гөлия алдында мин бик зур гөнаһлы бит. Баламның бер генә тапкыр да, кызым, дип башыннан сыйпамадым, алларыма утыртып сөймәдем. Бер кулүяулык та алып бирмәдем бит ичмасам. Менә хәзер, үлем көтеп ятканда, барысы да күз алдыма килә- нишләп мин шул хатле куркак булдым икән? Сине рәнҗеткәнем генә җитмәгән минем бит улым белән кызым да бер-берсенә туган икәннәрен белми гомер иттеләр. Юк, болай булырга тиеш түгел. Фәймә, кичерә алсаң, кичер мине. Ходай каршына барып җавап бирәсем бар. Кызыма, Гөлиягә мин үлгәч барысын да сөйләп аңлат. Ул синең характерлы, сабыр, акыллы хатын. Аңлар, мине ул да гафу итәр дип өметләнәм. Гафу итмәсә дә аны гаепләмим. Миңа баламның күз яшьләре төшкәндер, шуңа миңа Ходай якты дөньяда ук җәзасын биргәндер. Фәймә, сез бит Тәскирә белән яшь чагыгызда дуслар идегез. Бар син аның янына. Аның бер якын кешесе дә юк бит инде. Балалар гел шәһәргә китү турында уйлыйлар. Китәрләр, заманасы шундый. Ташлама син, Фәймә, Тәскирәне. Аның синең алда гаебе юк. Мин, мин генә гаепле икегез алдында да. Улым Алмаз да дивана түгел. Ул да белергә тиеш Гөлия апасы турында. Тәскирәгә укытырсың бу хатны. Ул Алмаз белән сөйләшсен. Тәскирә дә аңлар. Гаеп итмәс. Хатым әллә ничек килеп чыкты.
Тәскирәнең күз яшьләреннән кәгазь бите манма булды. Калтыранган куллары белән карчык хатны Фәймәгә сузды. -Я Аллам, бу хатны укыганчы үлгән булсам миңа җиңелрәк булыр иде, дип пышылдады.
Фәймә саубуллашып чыгып киткәч тә байтак урыныннан кузгала алмый утырды әле карчык. Тәмам караңгы төшеп беткәч кенә исенә килеп, малларын ябып, капка келәләрен элеп керде дә, балалар кайтырга берничә көн бар, аларга ничек җиткерергә бу хәбәрне дип уйлана- уйлана йокларга ятты.
ДӘВАМЫ БАР.