Литература
10 Августа , 07:09

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 6 ӨЛЕШ. Ий, чыгып китәбез дигәч тә, алай гына чыгып киттеләр ди! Әллә балалары өчен эчтән янып-көеп йөрүдән, әллә вакыты җитеп, Алмазның әтисе авырый башлады.

Ий, чыгып китәбез дигәч тә, алай гына чыгып киттеләр ди! Әллә балалары өчен эчтән янып-көеп йөрүдән, әллә вакыты җитеп, Алмазның әтисе авырый башлады. Район хастаханәсенә салып дәвалау да ярдәм итмәде, ирләрдә була торган авыру белән ике ел җәфаланып йөргәннән соң бөтенләй урын өстенә калды. Ашый-эчә алмыйча, тире-сөяккә калып, бик озак урында ятып, ахирәткә күченде. Кайнатасын югалтуны барысына караганда да Мәрьям авыр кичерде. Ире белән аралары җылынса да, барыбер йөрәге урынында түгел, күңелендәге җәрәхәтләре төннәрен үтереп сызлап, йокысын качырды. Моңа хәтле бар таянычы, ышанычы булган кайнатасын соңгы юлга озатканнан соң да аның күңелендә һаман, Алмаз тагын чит хатыннар янына йөри башламасмы, тагын оятка калдырмасмы дигән курку яши бирде. Өйдәге бар эш Алмаз белән Мәрьям кулына күчте. Ирен соңгы юлга озатканнан соң Тәскирә өчен дә якты дөньяның яме, яшәвенең мәгънәсе калмады. Сәгатьләр буена тәрәзәдән күзен алмыйча кымшанмыйча утыруларына балаларының әйткән сүзләрен дә ишетмичә гел үз эченә бикләнүенә балалары чик куярга, игътибарын башкага юнәлтергә тырыштылар, әледән әле я тегесен я монысын сорадылар, балаларны әбиләре яныннан читкә җибәрмәскә тырыштылар. Читтән караганда улы белән килененең тормышына да, оныкларының исән-саулыгына да исе китмәгән кебек тоелды Тәскирәнең. Кем белә, картының елына Казан шәһәрендә яшәүче, гомере буена психоневрология бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән килендәше кайтып, аның үз- үзен сәеррәк тотышына игътибар итмәгән булса, нинди авыру бәреп егар иде кайнанасын?
Галимәнең белдеклелеге врачларныкыннан бер дә ким түгел иде. Казанга кайтуга ук ул кирәкле даруларын табып, махсус аптекаларда гына бирелә торганнарын да юнәтеп, районга кайтучы автобус шоферы артыннан җибәрде. Районда автобусны Алмаз каршы алып, дарулар белән дәвалауны Мәрьям үз өстенә алды. Бер-ике атнадан ук кайнанасының күз карашлары үзгәреп киткәндәй булды, ул ачылыбрак сөйләшә башлады, тора-бара үз эченә йомылып, сәгатьләр буена бер ноктага текәлеп утырулары да бетте.
Инде бар да рәтләнгән кебек иде. Иде генә шул... СССР дигән илне тар-мар итү чоры башланды. Әле халык аңына килеп беткәнче, фермалардан машиналарга төяп сыерларны, чучкаларны, сарыкларны, атларны төяп озаттылар. Имеш, миллионер колхозның дәүләт алдында бик тә нык зур бурычы булган икән, бар мал да шул чыгымнарны капларга киткән. Фермаларны тулысынча бушаткач, эшсез халык бөтенләй аптырашка калды. Авылда эшеннән чыгарылганнар алдына гаиләне ашату проблемасы килеп басты. Үзгәртү чоры башлануга колхозның исәп-хисап счетындагы акчалары да каядыр җилгә очты, шул исәптән колхозчыларның алырга тиешле акчалары да бухгалтерия кенәгәсендә генә язылып калды. Малларны таратып бетергәч, колхозның йөри һәм йөрми торган техникасы хәрәкәткә килде, алары да ниндидер уйдырма бурычларны капларга китеп бетте. Амбардагы ашлыкка кадәр ниндидер яңа хуҗаларныкы булып чыкты. Байлыгы таланып беткән хәерче колхозның беркемгә дә кирәге калмады. Аны әллә ничәгә бүлгәләп , җаваплылыгы чикләнгән җамгыятьләр ясадылар. Билгеле инде бу “җәмгыятьләрнең” хуҗалары итеп әлеге дә баягы колхозны сатып бетергән рәисләр, элекке партоешма һәм авыл советлары секретарьлары билгеләнде. Шулай итеп, Алмаз да , кызы туганнан соң колхоз ашханәсендә повар булып эшләүче Мәрьям дә эшсез калды. Бер кайнанасының пенсия акчасына яшәп булмаслыгын аңлап, Мәрьям тагын Алмазга шәһәргә күчү турында сүз башлады.
-Алмаз, җаным, илдә чыпчык үлми. Күрәсең бит, авылдан кешеләр таралалар. Бар да я нефтьле Себер ягына, я Казан, Чаллы шәһәрләренә күченә. Инсаф үсеп бетте. Аңа тагын берничә елдан үз юлын сайларга кирәк. Авылда башлангыч мәктәп кенә калачак икән дигән сүзләр йөри. Ә Айгөлне кайда укытырбыз? Әле икебез дә эшләрлек чагында, әйдә, берәр якка юл тотыйк. Казан бит бездән ерак түгел, йөз илле чакрымны машинада күп дигәндә өч сәгатьтә узарга була. Әнкәй әле матур гына йөреп тора. Атна саен кайтып торырбыз янына. Җәйгә балалар янында булыр. Мин әнкәй белән сөйләшеп караган идем инде, ул, мин риза, тик мин үз өемдә, шушы нигездә яшәячекмен, атагызның каберен ташлап китмим,диде.
-Белмим инде, Мәрьям, ни әйтергә дә белмим. Шушы гәүдәм белән, шушы сәламәтлегем белән мин трактор урынына үзем җигелеп тартырга да риза сабанны, тик аның бит басу җирләре дә билгесез кемнеке икәне. Җыелышта һәрберегезнең пай җире бар , аласыгыз килсә, алып эшкәртегез үзегез дигәннәр иде. Без, тракторчы-механизаторлар яңа хуҗа янына кергән идек, үз пайларыбызны сорап, ул гомумҗыелышта халык кабул иткән карар нигезендә пай җирләре берләштерелеп миңа арендага бирелде диде. Менә шул, кадерлем, җир бар да кебек, әнә тәрәзәдән күренеп кенә тора, но ул юк та кебек. Инвесторлар килде имеш авылга, нинди инвестор булсын алар, алпавытлар! Үз җиреңне бүлеп ала алма инде,ә!
Әнисе белән дә озаклап сөйләшеп, шул бер карарга килделәр- район үзәгендә яшәүче таза-сау ирләр үзләре дә күчмә кошлар кебек гел шабашкада, анда эш табуы икеле, шулай булгач, тотарга да башкалага китәргә!
Башта җәйгә хәтле әллә торып торабызмы соң дип икеләнеп алсалар да, буласы булган инде, ятып калганчы атып кал диләр, дип ир-хатын юлга кузгалды.
Казан аларны язгы җепшек кар белән каршы алды. Көч-хәл белән җиңгәләренә барып кереп, планнарын сөйләп бирделәр. Галимә дә үз чиратында Казанда да шундый ук проблемалар икәнен, завод-фабрикаларны пыран-заран китереп сатып таратып бетерүләрен, халыкның айлар буена хезмәт хакы күрмәвен сөйләп биргәч, авылныкылар башка куркып калдылар. - Эшлим дигән кеше барыбер таба инде. Әнә Казан тулы хатын-кыз олы капчыклар өстерәп базарда сату итә. Кибеттә товар юк бит хәзер, бар әйбер дә базарда сатыла. Теләсәң, мин эшләгән психушкага санитарка булыр керә аласың. Тик анда нык характерлы була белергә кирәк. Син бит Мәрьям бик йомшак күңелле. Анда йомшак характерлылар эшли алмый, түзә алмый инде. Бәй, Алмаз, син дә анда санитар булып эшкә керә аласың.-Галимә җиңгәләре көлеп куйды. -Анда синең кебек санитарлар кирәәәк!
-Юк, юк, мәңге анда урнашмаячакмын. Мин бит тракторчы, нүжәли Казанга бер генә тракторчы да кирәк түгелме икән. Әле бүген урамнарны көчкә ерып килдек, җепшек кар , машина бара алмый юлдан. Ә җыештыручы тракторлар күренми.
-Әйе шул, энем, бик дөрес әйтәсең. Тракторчылар кирәк бугай ул. Син иртәгә үк ЖКУларга, юллар төзәтү-караучы предприятиеләргә кереп чык. Ә син, килен, кая урнашырсың икән?
-Мин белемем буенча повар инде. Кибетче булып та эшләдем. Повар булып та. Бәлкем миңа да Алмаз янында эш табылыр. Бергә барып карарбыз иртәгә. Икебез бер оешмага урнашсак, бәлкем берәр почмак та биреп куярлар.
-Һии, килен, нинди почмак ди ул! Үземдә торырсыз. Болын кебек бит квартирам. Ике бүлмә, дәү абыегыз үлгәннән бирле, ун ел бит инде, йокы бүлмәсенең карават җәймәсен дә ачканым юк. Менә шушы диванда телевизор да карыйм, шушында ашыйм да, шушында йоклыйм да. Кыенсынып тормагыз, тотыгыз да йокы бүлмәсендә яши башлагыз. Миңа да берүземә бик күңелсез бит. Балалар кайсы-кая таралышып беттеләр шул. Менә сез дә авылдан Казанга килдегез, Казаннныкылар- Мәскәү дип, Ленинград дип саташа инде. Шунда укыдылар да. Гаилә кордылар. Елга бер кайтып күренәләр. Үзем барам инде, берәр ай торып кайтам. Җибәрәселәре килми, ну мин барыбер Казанны сагынам. Шуңа кайтам, югыйсә балалар, мама оставайся с нами дип кенә торалар, оныкларым да бабулечка дип янымнан да китмиләр.
-Әллә татарча бөтенләй сөйләшмиләрме балаларыгыз? Оныкларыгыз да белми әллә туган телләрен? Менә минем Мәрьямем, Машенькам бит марҗа булса да татар телендә теттереп сөйләшә. -Алмаз Мәрьямгә яратып карады да, янына шуышыбрак килеп иңсәсеннән кочып алды. Мәрьямгә дә ничектер рәхәт булып китте. Кич буе әллә ниләр турында уйланып, хыялланып, ярты төнне уздырдылар. Иртәгесен эш эзләргә дип Казанга чыгып киттеләр.
Чынлап та тракторчыга эш күп икән Казанда. Бар хуҗалар да бүген үк эшли башларсың. Хезмәт хакың зур булачак, торак мәсьәләсен дә хәл итәрбез дип әллә ниләр вәгъдә итсәләр дә, урамга чыгып, шушы оешмаларда еллар буе эшләүчеләр белән сөйләшеп алгач, вәгъдәләрнең кош канатына гына язылганлыгын аңладылар. Шулай да бер торак -коммуналь хуҗалык җитәкчесе, әгәр хатының ишек алды җыештыручы булса, үзең тракторга утырсаң, алты айдан бер бүлмә бирәм, дип ышандырды. Нишләсеннәр инде, тормышның төбеннән үк эз салып күтәрелергә кирәк иде, Мәрьям дә, Алмаз да эшкә керергә риза булдылар. Гаризалар язып калдырып, авылга юл алдылар. Тәскирә карчык балаларының исән-сау урап кайтуларына бер шатланса, икесенең дә эшле булуына тагын бер шатланды. Балаларны бүлмә алганчы сиңа калдырып торсак, ни әйтерсең икән, әнкәй, диюләренә , ул бик шатланып риза булуын әйтте.
-Мин аларны болай да күз күрмәгән җиргә чыгарып җибәрергә тормый идем әле. Мин соң аларсыз монда ничек яшәмәк булыр идем. Алар бит минем сердәшләрем дә, ярдәмчеләрем дә. Һич кенә дә икеләнеп тә уйлап та тормагыз. Балалар монда укырга, монда торырга тиеш. Атна азагында кайтырсыз, монда ял итеп, мунчалар кереп китәрсез. Улым, җиңги кешедә тору бик җайлы булмас ул. Карт кешенең характеры да көзге көн кебек. Бер кояшлап ала, аннары пыскаклый, я буранлый да башларга мөмкин. Сез бүлмә алганчы дип түгел, бер атна-ун көн эчендә үзегезгә куыш табыгыз. Лутчы чит кешегә фатирга кереп акча түләп яшәгез, туганның да көйле-көйсез вакытлары була, дип балаларына кат-кат искәртеп куйды.
Чынлап та шулай иттеләр дә, бер атна дигәндә эш урыннарыннан ерак та түгел Дружба бистәсендә бер карчыкка фатирга күченделәр. Эшләре генә ай-һай авыр булды. Мәрьям иртәнге дүрттә торып биш подъездлы йорт алдын, тротуарларны кырып себерергә, кешеләр йокысыннан уянганчы комын сибеп куярга тиеш иде. Җитмәсә көндезләрен җепшетеп, ә кичләрен катырып аяк астын йөрмәслек итә.Ул каткан бозны тимер саплы балта белән көн-төн чабып Мәрьям тәмам эштән чыкты, ябыкты, аякларын көчкә өстерәп йөри башлады. Алмаз тракторы белән көн-төн кар-боз эттерде, аның да хатынына ярдәм итәргә көче дә, вакыты да юк иде. Ниһаять җир йөзенә җылы язлар килде, аяк асты кипшерде, Мәрьямнең дә эше бераз җиңеләйде. Ничек кенә булса да алар Казанга килеп урнашуларына шат иде, чөнки торак-коммунал хуҗалыкта һәр айның хезмәт хакын вакытында түләделәр. Атна саен түгел, өч ай буена кайта алмаган ата-ана, күчтәнәчләрен җыештырып авылга юл тотты.
Ярты елдан вәгдә ителгән бүлмә генә генә түгел, хуҗалык җитәкчесе үзе дә эшен ташлады. Аның урынына килгән яна җитәкче, минем буш бүлмәләрем юк дип җавап бирде. Бу хуҗа алда тагын карлы-бозлы кышлар киләчәген уйлап тормаган булса кирәк, Алмаз инде ярты ел эчендә күп кенә хуҗалыклар белән танышып, кайда яхшы, кайда начар икәнне аера башлаган иде. Шул ук көнне икесе дә гариза язып эшләреннән киттеләр.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас