

Вәт купты кара тавыш Алмазлар йортында! Тавыш кынамы сиңа! Кара тузан купты, алай гына да түгел әле, акырыш- бакырыш төнгә чаклы дәвам итте. Соң, шулай булмыйча, инде болай да Алмаз өстеннән теләсә кем белән типтергәнен бөтен авыл белеп торганы җитмәгән, оятсыз хатын Алмаз өендә пәри туе уздырып, үзе шунда берсе белән уйнаш туе ясаган бит! Алмаз иртән ни булса шуны капкалап эшкә чыгып киткән инде, ә Саниясы киерелеп-сузылып йоклап калган. Өен җыештырып, тәмле ашлар, бәлеш пешереп көтәсе урынга, иренә “сюрприз” ясаган! Әллә көне шундый булган, әллә берәрсе Алмазга өеңә кайтып кара әле, анда ни эшләгәннәрен күрерсең дип колагына пышылдаган, - Алмаз кайтып кергәндә авылның ике “данлыклы” бичәсе чит ирләр куенына сеңеп бетеп, ике бүлмәдә мәхәббәт уены ясап яталар икән. Көчле музыка тавышына ишектә кеше барын да ишетмәгәннәр. Ишекнең келәсен каптырып кую башларына да килмәгән инде. Хәер, Сания Алмазны болай да гел аңгыра сарык дип йөрткәч, ник ишек бикләп маташсыннар инде! Алмаз башта бу хәлгә үзе әздән генә аңын югалтып егылмаган, аннары олы бүлмәдә кочакланышып яткан таныш түгел шәрә ир белән шәрә хатынны , алар аңнарына килгәнче, берсен кулыннан, икенчесен озын чәченнән өстерәп урамга алып чыгып, икесенә дә бик әйбәтләп йомшак җирләренә ботинкалы аягы белән пичәт басып, капканы шапылдатып ябып, икенче парны, ягни Санияне чираттагы сөяркәсе белән ярырга дип өйгә кергән. Ир ушлый булган ахрысы, тәрәзә аша бакча ягына йөгергән, чалбарын да култык астына кыстырып чапканын гына күреп калган Алмаз. Елгалар яз көне ярларыннан ташыган кебек, аның да ачуы хәттин ашкан булган инде, югыйсә, берни булмагандай өстенә эчке күлмәген кигән көе елмаеп басып торган Санияне дә бөдрәләткән чәчләреннән умырып тотып, идәнгә таба башын бөгеп, урамга өстерәп алып чыкмас иде! Ул Саниясе акырган, чинаган, ул акырган саен Алмазның җене котырган. Шул тирәдә яшәүче ир-атлар да, хатын-кызлар да аю биеткәнне карарга килгән кебек бу күренешне телләрен шартлатып, башларын чайкап күзәткәннәр. Хатын-кызлар үзләренең дә ирләрен бер генә аздырмаган Санияне үзләре үк барып сытардай булып, аз , Алмаз, аз, тагын өстә, минем ачуны да ал ул кабәхәттән дип кычкырып дәрт тә биреп торганнар җитмәсә. Ярый кемнеңдер, авыл советына хәбәр итәргә башына килгән, югыйсә белмим, Сания ничек котылыр иде икән Алмазның гайрәтле кулларыннан. Аны Саниядән көч-хәл белән каерып алып, төрмәдә башыңны черетәсең киләмени, Алмаз, тынычлан. Кем икәнен белеп, күреп тордың бит, дип тынычландырганнар. Ул арада Сания үз өенә дә кереп тормыйча, бу көнне каядыр юкка чыгкан. Алмаз аның булган бар кием-салымын, бизәнү-ясану әйберләрен койма аша Саниянең ишек алдына томырып бетергән. Соңыннан гына билгеле булган, Сания бер эчке күлмәктән алты чакрым ераклыктагы авылда яшәүче, үзенең чираттагы сөяркәсенә, ялгыз иргә барып егылган. Шуннан үзенең туган авылында аны бик күрүче булмаган. Теге ирне дә ияртеп каядыр еракка чыгып тайган икән дигән хәбәрләр генә килеп ирешкән авылга. ..
Шул көннән Алмаз, ишеген бикләп туган йортына, әти-әнисе янына кайтып урнашса да, Мәрьям белән эшләре пешмәде. Киресенчә, үзе өстеннән чит хатын белән азып-тузып йөргән иренә эндәшү, күтәрелеп карау түгел, яныннан узганда да ниндидер бер чиркану хисе кичерде хатын. Кайнанасы ничек итеп булса да араларын җылытырга, мөнәсәбәтләрен яхшыртырга теләп, килененең бер алдына, биш артына төште, әмма файдасызга. Кайнатасының, килен, балалар бар бит, дөньяда була торган хәл инде, ялгышты шул Алмаз нык ялгышты, әмма ялгыш өчен кешене үтереп булмый бит, әйдәгез, үзем генә никах укып куйыйм, булмаса диюенә дә юк дип башын гына селкеде. Йокларга да үз янына кызы Айгөлне алып ята торган булды. Алмаз исә улы Инсаф аша Мәрьям йөрәгенә ачкыч яратырга тырышса да барыбер барып чыкмады. Көннәрдән беркөнне Мәрьям кайнанасына болай диде:
-Әнкәй, мин болай яши алмыйм. Әгәр сез риза булсагыз, мин беразга Инсафны монда, сездә калдырып торып , үзем шәһәргә китеп урнашырга телим. Эшкә урнашып, Айгөлне балалар бакчасына бирүгә, Инсафымны да кайтып алыр идем.
Тәскирәне аяз көнне яшен суккандай булды.
-Кызым, син ни сөйлисең? Кит инде, алай ярамый бит. Кичерә белергә кирәк. Аллаһыбыз эчтә ачу сакларга ярамый дигән. Ул бит бик олы гөнаһ санала. Безнең мөселман динендә, килен...сезнекендә дә шулайдыр инде. Балалар хакына гына дим бит,килен. Балаларны ятим итмә инде. Алмаз бит сине ярата.
-Безнең яратулар беткән инде, әнкәй. Ул мине, марҗа кызын алып ялгышкан, димәк. Әле яшь ул, үзенә туры килердәй хатынны табар. Мин инде аңа комачауламам. Сезгә дә нинди генә хәсрәтләр китермәдем. – Мәрьям менә-менә түгелергә торган күз яшьләрен кайнанасына күрсәтмәскә теләп башын читкә борды.
Тәскирә килеп киленен иңнәреннән кочып, үзенә таба тартты да аның үксүдән калтырана башлаган гәүдәсен ныгытып кочаклап үзе дә елап җибәрде.
-Ий,кызым, кызым. Без бит сине үз балабыз кебек яраттык. Кайнатаң дә гел, безнең Мәрьям дип кенә тора. Ни, башта без бит бик аңлап бетермәдек. Авыл кешеләре бит инде без, үпкәләттек тә бугай инде үзеңне. Юк, кызым. Безгә бернинди дә башка килен кирәкми. Син безнең киленебез, безнең кызыбыз. Әнә оныкларыбыз нинди матур булып үсеп киләләр. Аларны әби-бабай мәхәббәтеннән мәхрүм итәрсеңме? Әтиләреннән аерып алып китәрсеңме? Ай бала,бала...
Гомерендә дә үз анасыннан болай итеп кочагына алып иркәләүне күрмәгән Мәрьямнең кайнанасы кочагыннан чыгасы килмәде, шунда эреп бетеп, гел шушылай торыр иде дә, ишектә кайнатасы күренде.
-Әллә кочаклашып балавыз сыгалар инде болар? Ни булды, миңа да җиткерегез инде хәбәрегезне.
-Әтисе, Мәрьям китәм ди. Айгөлне алып, шәһәргә китәм ди.
Тәскирә тагын мышык-мышык борынын тарта башлады.
-Алааай. Кичермәдең инде, ә килен? Начилно мил ни будиш диләр бит әле. Нишләп тә булмый инде. Үзең теләмәгәч, кал дип тә әйтә алмыйм, калма дип тә әйтәлмим. Тик шуны бел, синең өчен безнең капкабыз, безнең өебез һәрвакыт ачык. Кайчан кайтып керсәң дә. Ә балаларны ни эшләтергә уйлыйсың?
Мәрьям кайнанасына әйткәнчә кайнатасына да үзенең планнарын җиткерде. Кайнатасы ишек алдындагы эшләрне караштырган арада юкка чыкты. Ул улы Алмаз берәр начар эшләп куймасын дип, аның янына китте. Улына җай белән аңлатып, тормышта ясаган хаталар өчен кайчан да булса җавап бирергә туры киләсен әйтте. Алмаз бу төнне тагын үзе салган йортта уздырды. Тик берүзе.
...Мәрьям Айгөлнең беренче айларда кияргә кирәк булачак кием-салымнарын, үзенең киемнәрен салган юл сумкасын тотып, кызы Айгөлне күтәреп ишеккә таба атлады. Ишек артында гына торган диярсең, ул ишек тоткасына тотынуга ишек ачылып китте. Алмаз тупсага куллары белән таянып ялварулы күзләрен Мәрьямгә төбәде.
-Машенка, Мәрьямкәем, китмәә, мин синсез, балаларсыз яши алмаячакмын. Алдыңа тезләнеп гафу үтенәм. Бер сүзеңнән дә чыкмам. Юк, чыгармыйм! Бер кая да җибәрмим мин сине. Син бит минем бердәнберем, Мәрьям! дип ялварды. Мәрьям дә түзә алмады, баласын кочкан көе елап җибәрде.
-Аңлыйм мин ,Алмаз. Мин инде сине гафу да иттем кебек. Тик йөрәгем урынында түгел. Урамга чыгарга , кеше күзенә күренергә оялам. Барысы да миннән көләләр , артымнан мыскыллап калалар кебек.
Алмаз сак кына тупсадан торып, Мәрьямнең кулындагы сумканы алып, читкә этәрде дә, хатынын баласы белән кочагына алды. Бу минутта ул бик бәхетле иде. Сөекле хатыны, тач әнисе кебек алтынсу чәчле кызы аның кочагында! Ул арада, йоклаган урыныннан Инсаф та чыгып әти-әнисен кочаклап алды. Бала гына булса да ул да әти-әнисенең бергә булуын бик тели иде.
Олы як ишеге пәрдәсе артыннан балаларының кушылу бәхетенә сөенеп тын гына елап торган кайната белән кайната бер-берсенә күрсәтмәскә тырышып күз яшьләрен сөртте.
МәрЬямне кочаклаган килеш Алмаз олы якка үтмәкче булган иде, ишек артында әти-әнисен күреп, көлеп җибәрде.
-Һии, картлачлар, сез монда шпионнар кебек торасызмени әле? Барыгыз бар, безгә әле икебезгә генә калып сөйләшәсе бар дип, икенче кулы белән аларга ишек ягына күрсәтте. Әбисе килене кулыннан оныгын, бабасы Инсафны алып тышка чыгып киттеләр.
НиһаятЬ, ничә ел буена җыелып килгән сагынылган үбешү мизгелләре. Икесе дә күз яшЬләрен тыя алмыйча, бер-берсенә карап әле көлештеләр, әле шаркылдап көлделәр, елаштылар. Мәхәббәткә вакыт җитми икән шул. Ике-өч сәгать буена чупылдашып үбешеп утырып, ашау турында да оныттылар, хәтта балалар да исләреннән чыгып китте бу мәхәббәт кошларының. Ул арада Инсаф белән бабасы мунча тирәсендә кайнашты, Айгөл белән әбисе, лотореяга машина откандай, кош кебек очып кына магазинга китте. Кичкә яшләр никах яңартып, бергә мунча кереп чыктылар...
Мунчада Мәрьям үзенең барыбер авылдан китәсе, шәһәргә күченәсе килүен әйтте. Алмаз инде Мәрьям бу турыда оныткандыр дип уйлап, ялгышты, әмма хатынына каршы килмәде, сөеклем, син кайда, мин шунда. Шәһәргә тек шәһәргә. Илдә чыпчык үлми. Мин эшләрмен, син өйдә балалар белән утырырсың, дип хатынын кочаклады.
ДӘВАМЫ БАР.